#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Валентинкаларны үз кулыбыз белән

6-7(Мастер-класс)

Гашыйклар бәйрәменә кәгазьдән кайчы белән йөрәкне ничек ясарга һәрберебез белә, әмма аны матур һәм оныта алмаслык итеп эшләргә бөтен кешенең хәленнән килми. Вак тәм-томнар белән кечкенә “презент” ясыйсыгыз киләме? Үзегезнең икенче яртыгызны драже конфетлы кызыклы Валентинка белән шаккаттырыгыз. Мондый бүләккә аеруча баллыны яратучылар бәя бирәчәкләр.

Эш өчен кирәк:

* төсле кәгазь;

* кайчы;

* җилем (клей) яисә степлер;

* драже

Сез төсле кәгазьгә төрле язулар язылган йөрәкләр шаблонын компьютерда бастырыгыз яисә кулдан...

Подробнее...

Мин качам, син тот

(Уен)

Укучылар кулга-кул тотынышып, парлап басалар. Анда, аларга каршы, уенны алып баручы баса. Балалар бергәләп:

“Без, балалар, яратабыз качыш-тотыш уйнарга. Әйдә безне тотып кара, көчең җитсә тотарга”, - дип әйтүгә, беренче булып басып торган пар кулларын ычкындыра. Һәм икесе ике якка йөгереп китә. Уенны алып баручы аларның берсен тотарга тиеш. Тотылган кеше уенны алып баручы була.

Интернеттан.

“Үзенчәлекле” балалар өчен Яңа ел кичәсе

1-4Төмән районының Индрәй фельдшер-акушерлык пунктында Яңа ел бәйрәме оештырылды. Әйе, гаҗәпләнмәгез, авыл медпунктына сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар һәм әти-әниләре җыелды бу көнне.

- Бүген сабыйлар өчен, Индрәй фельдшер-акушерлык пункты мөдире, фельдшер Сенера Вальтер инициативасы белән, Яңа ел алдыннан бәйрәм үткәрергә уйладык. Чөнки беркайчан да мондый чараның оештырылганы юк иде. Яңалык кертергә булдык, балаларга да бер-берсе белән аралашырга мөмкинлек туачак. Безгә Боровский больницасы начальнигы Сергей Чилимов, поликлинасы мөдире Екатерина Красикова, Индрәй хакимияте башлыгы Раил...

Подробнее...

Слайм ясау

1-3(Мастер-класс)

Хәзерге заман балаларында еш слайм күрәбез. Аны кулларында тәгәрәтеп, әвәләп нинди генә формага кертмиләр. Слаймнар төрле төстә, ялтыравыклылары да очрый. Кибетләргә керсәк, витриналарда үтә күренмәле пластмасс савытларга салынган слаймнарны күрәбез. Бигрәк популяр уенчык, шуның кадәр үзенә җәлеп итә, сабыйлар гына түгел, олыларның да аны сатып алып уйныйсылары килә.

Слайм – яисә лизун – стресска каршы уенчык, салмак, яхшы сузыла, ябышкак һәм бер үк вакытта масса бердәмлеген саклый. Аны кулларда әвәләү җанга рәхәтлек бирә, тынычландыра.

Интернеттан алган...

Подробнее...

Хәйрия чыршы бәйрәме

1-622 нче декабрь көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә, традициягә кереп өлгергән, күп балалы һәм бәхетсезлеккә дучар булган гаиләләр, сәламәтлек яктан мөмкинлеге чикле булган, ятим калган балалар өчен Яңа ел кичәсе үткәрелде. Зал бәйрәмчә бик матур бизәлгән, ә уртага гаҗәеп зур, гүзәл чыршы утыртылган. Балалар да бик әзерләнеп килгәннәр, карнавал костюмнары киеп, чыршы, Яңа ел, Кыш бабай турында шигырьләр, җырлар өйрәнгәннәр иде. Чараны үзәк хезмәткәре Стелла Шакирова алып барды.

Кунакларны шәһәр Думасы депутаты Андрей Лазарев, “Альянс” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Михаил Мельцер, “Оптимист” яшь инвалидлар оешмасы...

Подробнее...

“Хыялы тормышка ашсын”

«Футбол» сүзен ишеткәч, күз алдыбызга ямь-яшел чирәм, зәңгәр күк һәм туп артыннан куып йөрүче егетләр килә. Данлыклы Роналдо, Зидан, Марадона, Леонель Месси, легендар Пелены искә төшерәбез. Аларга сокланып та, кызыгып та куябыз әле. Яз җитеп, кара җир күренүгә, яшүсмерләр кулларына футбол тубы тотып, урамга атылалар. Футбол популяр уен, аны күп малайлар бик яраталар. Камил Элдар улы Сәгыйтовка 11 яшь, 5 сыйныфта белем ала. Бал биюләре белән шөгыльләнеп, Элвин Грей җырларын тыңлый. Ләкин боларның барысыннан да Камил футболны өстенрәк күрә. Каян килгән шундый кызыксыну? Әйдәгез, үзеннән...

Подробнее...

Ямбай мәктәбендә шахмат турниры узды

44-10Ямбай урта мәктәбендә традициягә кергән Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Сөләйман Колчак улы Биктимиров истәлегенә багышланган Төмән районы мәктәпләре арасында 8 нче шахмат буенча турнир узды. Ул Төмән районы муниципаль хакимиятенең спорт һәм яшьләр политикасы идарәсе, “Лидер” оешмасы, “А.Карпов исемендәге шахмат буенча өлкә спорт мәктәбе” һәм Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән оештырылды.

Турнирның тантаналы өлешендә 21 мәктәптән килгән 143 укучы, аларның тренерлары, җанатарларны, кунакларны сәламләп авыл хакимияте башлыгы Дина Бурундукова, район татар...

Подробнее...

Беренче сыйныф укучыларын бүләкләделәр

44-9Аслана күчмә мәдәният комплексы белгечләре быел “Беренче сыйныф укучысы” Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашырга карар кылдылар. Алар “1 нче сыйныф укучысына күчмә мәдәният комплексыннан сюрприз” дип исемләнгән акция оештырып, 5 октябрь көнне Ялутор районындагы кечкенә татар авылларына барып, яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән укучыларны Уку елы белән котлап, бүләкләр тапшырдылар. Бүләк җыелмалары дисклардан, татар телендәге китаплардан, шулай ук канцелярия һәм уку кирәк-яракларыннан тупланган иде. Калмаклар, Күлавыл, Бумаер һәм Рауды авылларыннан быел 7 укучы парта артына кереп утырган.

Алар -...

Подробнее...

Газетабызның яшь укучысы

40-7“Яңарыш” газетасын яратып укып баручы кызыбыз – Милена Ярмөхәммәтова белән, балалар, без җәй көне Тубыл районында узган өлкә Сабан туенда танышкан идек. Ул Төмән районының муллаш авылында яшәүче әбисе һәм бабасы – Тәския, Дамир Нәҗметдиновлар белән “Милли ризыклар” бәйгесендә катнашып, баланнан төрле аш-су әзерләргә ярдәм итте. Милена 4 нче сыйныфта укый. 3 сыйныфны ул бары “5”ле билгеләренә генә тәмамлады. Шул сәбәпле һәм 10 яше тулу уңаеннан әбисе белән бабасы аңа зур бүләк ясап, Париж шәһәренә экскурсиягә алып барганнар.

Ул анда конструктор Густав Эйфель проекты буенча төзелгән...

Подробнее...

Алма җылысы

(Әкият)

Бер авылда өч егет, бәхет эзләп, сәфәргә җыеналар икән. Берсе – бай малае, икенчесе – сәүдәгәр улы, өченчесе – гади бакчачы малае, ди. Бай малае, иртән тору белән, өстәлдәге өем-өем икмәк-күмәчләрне, кабартма-коймакларны капчыгына тутыра башлаган, шул рәвешле юлга күп итеп ризык алган. Сәүдәгәр улы да, атасының кибетенә кереп, иң тәмле тәгамнәрне җыйган. Ә менә бакчачы малаеның хәле шәптән түгел икән, өйдә авыз тутырып ашарлык ризык табылмагач, анасы, бакчага чыгып, улына алма өзеп биргән. Һәм әйткән:

- И улым, шушы алмадан башка ашар ризыгыбыз юк, ул сине туйдырыр да...

Подробнее...

Төзүче тукыр

Чыпчыклар отрядыннан булган бу нәни кошка “тукыр” (ткач) атамасы юкка гына бирелмәгән – ул үзе тукып ясаган оясы белән таң калдыра.

Тукырларның күпчелек төрләре Африкада яши. Ә безнең якта очрый торган иң якын туганнары – кызылтүш. Бу семьялыкка керүчеләр барысы да бик чуар бизәкле булалар.

Тукыр үзенең оясын гадәттә яфрак һәм ботаклардан “тукый”: ботакларны озын яфраклардан ишелгән бау белән бәйләп беркетә.

Бүтән кошлардан аермалы буларак, тукыр оясында бер пар кош кына тормый – зур агачны сарып алып тукылган ояда 100дән алып 300гә кадәр “гаилә” яшәргә мөмкин. Саклану максатыннан...

Подробнее...

Пластилиныгыз бармы?

(Әти-әниләргә)

Пластилин белән әвәләп ясау бер караганда гап-гади шөгыль кебек. Ә аның бала сәламәтлеге һәм үсеше өчен булган файдасы бик зур. Балагызга 2 яшь тулганда аны пластилин белән таныштыра башларга да була. Бүгенге көндә кибет киштәләрендә пластилинның нинди генә төрләрен очратмыйсың! Хәзер хәтта суда йөзә ала торган һәм караңгыда янучы пластилиннар да бар. Кечкенә бала өчен балавыздан (прополис) ясалган пластилинны алсагыз яхшырак. Мондый төр пластилин бик җиңел йомшара, аны әвәләргә җайлы. Иң элек балага пластилин биргәнче үзегезнең кулда аны әвәләп, йомшартып, төрле формаларга...

Подробнее...

Җил кемгә исә?

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән уйнар өчен уен

Балалар түгәрәкләр буенча урындыкларга утыралар. Бер урындык җитми. Алып баручы мондый җөмләне әйтә: “Җил иртән ботка ашаган балаларга исә” яисә “Җил өендә йорт хайваны булган балаларга исә” һәм башкасы. Әлеге фикерләр туры килгән балалар җил уңаена икенче урындыкка күчеп утыра, әмма алып баручы буш урынга утырырга омтыла. Буш урынга утырырга өлгермәгән бала алып баручы вазифасын башкара. Әлеге уенда серле сүз дә бар, ул - “давыл”. Әлеге сүз яңгырауга, барлык балалар да урындыкларыннан тора һәм урыннарын алышына.

...

Подробнее...

Якты киләчәгебез

36-7Төмән өлкәсендә быел 24 мең 500 бала 1 нче сыйныфка укырга керде. Сабыйларның һәрберсе үзенчәлекле, төрле. Мәсәлән, мәктәп бусагасыннан беренче тапкыр атлаган Арина Әсәдуллина җырларга ярата. Тавышы моңлы, көчле. Караокега кушылып популяр җырларны башкара, сүзләрен, музыкасын тиз ота. Киләчәктә җырчы булуына шик юк. Хәрефләрне таный, исәпләргә дә өйрәнгән.

Шулай ук быел беренче сыйныфка укырга кергән Раниф Әхәтов шаян, шук малай. Аралашучан, аңа бөтен нәрсә кызыклы. Дуслары күп, туганнарын да бик ярата. Шушы сабыйларга укуларында уңышлар теләп калабыз. Алар безнең якты...

Подробнее...

Үрмәкүч һәм Кояш

(Әкият)

Бервакыт Җир белән Күк арасында шундый хәл булган.

Зур йортның түбәсе астында бик сәер бер Үрмәкүч яшәгән, ди. Ни өчен сәерме? Башка үрмәкүчләр үз ятьмә-пәрәвезләренә чебен-черки тотып азапланганда, бу Үрмәкүч күктәге Кояшны эләктерергә хыяллана икән. Иртә таңнан торып, өйнең бер кыегыннан икенче кыегына кадәр пәрәвез үреп куя да һәр көнне офыктан нурларын балкытып килеп чыга торган Кояшны сагалый башлый, ди.

Әмма һич кенә дә тота алмый икән галәмне гизеп йөрүче нур йомгагын. Аны караңгы чормасына якты лампа итеп элеп куя алмый икән... Үрмәкүч үзенең чорма ярыгыннан акрын...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836