#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күңелле балачак

Җәй башында туган авылым Түбән Тәүде районы, Киндерледә племянник-племянницаларымның, икедән туганнарымның, дусларымның төрле яшьтәге балаларына карап, хәзерге сабыйлар күмәкләшеп нинди уеннар уйнауларына игътибар иттем. Урамда да, өйдә дә иң яраткан уеннары “Качыш” икән. Берәү “гали” була, ул – эзләүче. Санамышларны 3-4 яшьлек сабыйлар да белә, 5 сангача исәплиләр дә әле. Зурларга кушылып алар да уйныйлар. 5-6 яшьлек малайларның иң яраткан уенчыклары – агачтан олылар ясап биргән мылтык. Кайбер ата-аналар балаларының өчәр сәгать планшет, телефон тотып утыруларына зарланалар. Ә шушы балаларның...

Подробнее...

ГАИшник Тимур

31-13Машина йөртүчеләр өчен юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән очрашу бер дә күңелле хәл түгеллеген, балалар, сез якыннарыгыздан ишетеп беләсез инде. Әмма шуны онытырга ярамый - бу һөнәр ияләре юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, травма алу куркынычын кисәтү максатында киңкырлы эшчәнлек алып баралар.

Менә без дә бу көннәрдә Төмән шәһәре янындагы татар авылына чираттагы командировкага барган арада, юлыбызны мотоциклына атланган ГАИшник бүлде.

Фуражкасы белән бергә санаганда бер метрлап кына булган әлеге инспектор, сырлы таягын кулында өерә-өерә, яныбызга килеп җитеп...

Подробнее...

Менә дигән дус ул Румил!

27-9“Көзнең соңгы көннәре. Талмы авылы күленә беренче юка боз ятты. Бозның ышанычсыз вакыты әле.

31 октябрьдә өч дус бергә йөргәндә, Румил һәм Радмир иң кечкенәләре Мансурның аерылып китүен сизми дә калдылар. Ул елгага якын килде, бозга менде - кызыксынып, аның ныклыгын тикшерү уе белән берничә метр алга узды.

Кинәт, бер мизгел эчендә аяк астында боз ватылып, ул суга кереп китте. Үзе чыга алмаслыкны аңлап, «Коткарыгыз!», - дип кычкырды.

Румил тиз генә корсагы белән бозга ятып, дусты суга төшеп киткән җиргә шуышып барды. Мансурга кулын сузды һәм бар көчен куеп кырыйга сөйри башлады. Барысы да...

Подробнее...

Бөтенроссия бәйгесендә катнашып

27-11Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Росгвардия “Минем Росгвардия. Бөек Җиңү варислары” исемле Бөтенроссия балалар өчен рәсемнәр бәйгесе игълан итте. Ул быел 3 нче тапкыр һәм 7-17 яшьлекләр арасында үткәрелде.

Һәр бәйгене хуп күреп каршы алып, укучыларына тәкъдим итүче Төмән районының Ямбай авыл клубында сынлы һәм декоратив-кулланма сәнгать юнәлеше буенча эшләүче Лилия Хәлиуллина бу юлы да читтә калмый. Алар ясаган рәсемнәрне бәйгегә җибәргәч, 5 баланың иҗат җимешләре финалга сайланалар.

Һәм илнең 300ләгән яшь рәссамы арасында ныклы көрәш башлана. 1 июнь көнне онлайн-тавыш бирү юлы белән иң күп тавыш...

Подробнее...

Мәчеттә җәйге ял оештырылды

27-10Ялутор шәһәре мәчетендә 3 июньнән 28 июньгә кадәр мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге ял дәресләре узды. Монда Ислам һәм әхлак нигезләре, гарәп теле, билгеле кешеләр белән очрашулар, аралашу, уеннар, мастер-класслар һәм башкалар үткәрелде. Балалар өчен татар халкының мәдәнияте, көнкүреше һәм гореф-гадәтләре, ата-бабаларыбызның теле турында да әңгәмәләр булды.

- Бу җәйге мәйданчык “Благосфера” гаилә проекты кысаларында алып барыла, - дип сөйләде аның оештыручысы Гөлнара Мәхмүтова. – Быел дәресләргә 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге 65 кеше йөрде.

Мәчетебезнең имамы Раил хәзрәт...

Подробнее...

Тубылда балалар өчен Сабантуй

27-815 нче этномәдәни компонентлы мәктәп каршында милли бәйрәмебез - Сабантуй ел саен үткәрелә. Быел “Кояшкай” балаларны сәламәтләндерү лагерының башлыгы Нүрилә Шамратова бәйрәм чарасына шәһәрнең башка мәктәпләр каршында эшләүче лагерьларларда ял итүчеләрне дә чакырган. Бәйрәм башында балаларны шәһәр мәчетенең имамы Фәннүр хәзрәт Казыймов милли бәйрәмебез Сабантуй белән котлады. Аларга дус, тату яшәргә, күңелле һәм файдалы ял итүләрен теләде. 300гә якын төрле милләт балалары милли бәйрәмебез турында кызыклы мәгълүмат алдылар. Бәйрәм сәхнәсеннән рус, татар телендә җырлар яңгырады.

Балаларның...

Подробнее...

Беренче сынау

23-12Майның соңгы декадасында Төмәннең 89 нчы мәктәбендә 2 нче сыйныфта укучы балалар рус әдәбияты, тирә-якны өйрәнү һәм инглиз теле фәннәреннән беренче тапкыр имтихан тапшырдылар. Без 2 ”г” классында белем алган Ләйсән Хәбибуллинадан бу вакыйга турында сорадык.

- Класс җитәкчебез – Дарья Владимировна Черных. Безгә шушы өч фәннән берне сайлап алырга мөмкинлек бирелде. Мин рус әдәбиятыннан “5” билгесенә имтиханны тапшырдым.

Класска керер алдыннан нык дулкынландык. Анда безне өч укытучы көтте. 9 нчы билет эләкте. Хайваннар турында сөйләргә кирәк иде. Халык әкияте “Төлке һәм торна”ны да бәян иттем...

Подробнее...

Керпенең киеме ни өчен энәле?

(Әкият)

Борын-борын заманнарда Керпенең киеме энәле булмаган. Ул көнен дә, төнен дә, язын да, көзен дә шәп-шәрә йөргән. Әмма бер вакыйгадан соң Керпе өстендәге киемен үзгәртергә булган.

Беркөнне гөмбә җыеп кайтып килгәндә, соры Бүрегә тап булган ул. Ач бүре авызына чак кына эләкми калган. Әле ярый йомгак булып бөтерелгән дә таудан тәгәрәп төшеп киткән. Әмма барыбер явыз бүредән котыла алмаган мескенкәй, аның үткен тырнаклы тәпиенә килеп эләккән. Шулай да Бүре аны кабып йота алмаган. Керпене нәрсә коткарып калган дисезме? Чыршы ботакларыннан урман сукмагына коелган ылыс бөртекләре...

Подробнее...

Балалар бакчасы белән саубуллашып, мәктәпкә әзерләнәләр

23-11Диана Ярашова белән Азиз Әминов Калмаклар авылы балалар бакчасына йөриләр. Аларга 6 яшь. Биредә тәрбияче Галия апалары Хөснетдинова аларны мәктәпкә әзерләп, язарга, укырга, санарга, мисаллар чишәргә өйрәтә. Диана белән Азиз 3 яшьләреннән сәхнәдә, гел бергә катнашалар.

Диана бик актив кыз, ул Аслана мәдәният йорты уздырган һәр чарада теләп катнаша, ул җырлый да, ике телдә сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли. Хәзер инде ул Миләүшә Яценович җитәкчелегендәге “Веселинки” бию төркемендә бии.

Газизне дә үзе белән биергә чакыра, тик ул әлегә батырчылык итми, чөнки иң элек 1 нче класска кереп...

Подробнее...

Сак булыгыз – талпан!

Талпан – арка һәм баш миен боза торган энцефалит чирен таратучы корт ул. Дөрес, һәр талпан да түгел, ә чама белән йөздән бере генә йогышлы була.

Талпан очрый торган айларда, майдан алып сентябрьгә кадәр урманда, бакчада, паркта тыгыз тукымадан тегелгән киемнәр киеп йөрергә киңәш ителә.

Әгәр талпан шулай да кадалса нишләргә соң? – Иң беренче эш – ипләп кенә аны тәннән алырга кирәк. Тирән кадалган булса, өстенә керосин я май тамызырга киңәш итәләр, шулай иткәндә талпан тын алалмый һәм үзе чыга башлый. Аны тән тиресеннән нык итеп кисәк тартсаң, башы өзелеп калырга мөмкин, шүңа күрә сак эш...

Подробнее...

Җәйге айларга сынамышлар

* Җәй көне миләш уңса, арыш яхшы булыр, шомырт уңса, арыш начар булыр.

* Балтырган көпшәсе юан булса, киндер бик уңар.

* Кура җиләге дә, каен җиләге дә күп булса, киләсе елга арыш яхшы булыр. Кура җиләгенең элек өлгергәне эре булса, ашлыкның иртә чәчкәне уңар.

* Миләш уңган елны арышны күп чәчәргә кирәк: уңышы күп булачак.

* Ногыт борчагы биек булса, киндер бик уңар, сабан ашлыгы да уңар.

* Чикләвек агачында бөре күп булса, солы уңар.

* Шомырт уңган елны ачлык булыр, алма уңган елны туклык булыр.

* Җәй көне гел томан булса, гөмбә күп булыр.

* Беренче күк...

Подробнее...

Бик кирәкле койрыклар

Файдасыз койрык булмый, төрле хайваннарга ул төрлечә кирәк.

Күпләр өчен койрык – таяну ноктасы, өстәмә аяк кебек. Көнгерә, мәсәлән, койрыгына утыра. Борынгы кәлтәләргә дә зур койрык шуның өчен кирәк булган. Ә кошлардан койрыгына тукран таяна.

Кайбер маймыллар өчен койрык өстәмә кул ролен үти. Мәсәлән, үкерүче маймыллар ботактан-ботакка аяклары белән генә түгел, койрыклары белән урала-урала да йөриләр.

Америкада яши торган опоссум дигән хайван койрыгына асылынган көе ял итә, ашый. Ә еланнарның бөтен гәүдәләре бер озын койрык төсле. Тиен һәм борындык өчен койрык...

Подробнее...

Чын дус

Татар теле буенча 4 класс укучылары өчен өлкә олимпиадасында бирелгән биремнәр арасында “Чын дус” темасына кечкенә хикәя дә төзергә кирәк иде. Укучыларыбыз игътибарына иң яхшы хикәяләрне тәкъдим итәбез.

Минем мәктәбемдә бер кыз бар. Исеме – Җәмилә. Ул минем дустым. Миңа булыша һәм мин дә аңа булышам. Ул матур һәм иң яхшы дус, 4 нче сыйныфта укый. Әнисе Роза апа укытучы булып эшли, әтисе Фәнис абый Җәмиләгә булыша. Җәмиләнең апасы, сеңлесе, абыйсы да бар. Ул “4” һәм “5” билгеләренә укый. Без бер-беребезгә бүләкләр бирәбез. Ул минем чын дустым.

...

Подробнее...

Кем теремкәйдә яши?

18-13Курчак театры – кечкенә тамашачыларга сәнгать чараларының бербөтен комплексы белән тәэсир итә. Курчак театры спектакльләрен күрсәткәндә нәфис сүз дә, күрсәтмәле образ да – курчак, матур декоратив күренеш тә, музыка да – җыр, музыка белән башкару кулланыла. Курчак театрын белеп куллану көндәлек эшчәнлектә зур ярдәм булып тора.

Балалар курчак театры спектакльләрен карарга бик яраталар. Ул аларга якын, аңлаешлы. Ләкин курчак театрына күңел ачу чарасы итеп кенә карарга кирәкми. Аның тәрбияви мәгънәсе бик мөһим.

Кечкенә балаларның тирә-юньгә мәхәббәте, характеры, кызыксынуы...

Подробнее...

Чын бака белән уенчык бака

Ике бака яшәгән, ди. Берсе чын сазлык бакасы булган. Икенчесе ниндидер малай кулыннан төшеп калган уенчык бака икән.

Чын бака чын бака инде. Ул көне буе чебен-черки куган, кичләрен, башка бакаларга кушылып, җыр сузган.

Уенчык бака көннәр буе сазлыкта тик яткан. Башкалар кебек, көндезге эссе кояштан куркып, камышлар астына да качмаган, телен салындырып, черки дә куып йөрмәгән, сазлык суында да коенмаган. Чын бака уенчык баканың бу сәер тормышыннан көлгән генә. Әмма тегесе җанлы кардәшенең бу көлүенә һич үпкәләмәгән, тын гына утыра биргән.

Бервакыт әлеге ике бака яшәгән сазлыкка кыр...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836