#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубылда балалар өчен Сабантуй

27-815 нче этномәдәни компонентлы мәктәп каршында милли бәйрәмебез - Сабантуй ел саен үткәрелә. Быел “Кояшкай” балаларны сәламәтләндерү лагерының башлыгы Нүрилә Шамратова бәйрәм чарасына шәһәрнең башка мәктәпләр каршында эшләүче лагерьларларда ял итүчеләрне дә чакырган. Бәйрәм башында балаларны шәһәр мәчетенең имамы Фәннүр хәзрәт Казыймов милли бәйрәмебез Сабантуй белән котлады. Аларга дус, тату яшәргә, күңелле һәм файдалы ял итүләрен теләде. 300гә якын төрле милләт балалары милли бәйрәмебез турында кызыклы мәгълүмат алдылар. Бәйрәм сәхнәсеннән рус, татар телендә җырлар яңгырады.

Балаларның...

Подробнее...

Беренче сынау

23-12Майның соңгы декадасында Төмәннең 89 нчы мәктәбендә 2 нче сыйныфта укучы балалар рус әдәбияты, тирә-якны өйрәнү һәм инглиз теле фәннәреннән беренче тапкыр имтихан тапшырдылар. Без 2 ”г” классында белем алган Ләйсән Хәбибуллинадан бу вакыйга турында сорадык.

- Класс җитәкчебез – Дарья Владимировна Черных. Безгә шушы өч фәннән берне сайлап алырга мөмкинлек бирелде. Мин рус әдәбиятыннан “5” билгесенә имтиханны тапшырдым.

Класска керер алдыннан нык дулкынландык. Анда безне өч укытучы көтте. 9 нчы билет эләкте. Хайваннар турында сөйләргә кирәк иде. Халык әкияте “Төлке һәм торна”ны да бәян иттем...

Подробнее...

Керпенең киеме ни өчен энәле?

(Әкият)

Борын-борын заманнарда Керпенең киеме энәле булмаган. Ул көнен дә, төнен дә, язын да, көзен дә шәп-шәрә йөргән. Әмма бер вакыйгадан соң Керпе өстендәге киемен үзгәртергә булган.

Беркөнне гөмбә җыеп кайтып килгәндә, соры Бүрегә тап булган ул. Ач бүре авызына чак кына эләкми калган. Әле ярый йомгак булып бөтерелгән дә таудан тәгәрәп төшеп киткән. Әмма барыбер явыз бүредән котыла алмаган мескенкәй, аның үткен тырнаклы тәпиенә килеп эләккән. Шулай да Бүре аны кабып йота алмаган. Керпене нәрсә коткарып калган дисезме? Чыршы ботакларыннан урман сукмагына коелган ылыс бөртекләре...

Подробнее...

Балалар бакчасы белән саубуллашып, мәктәпкә әзерләнәләр

23-11Диана Ярашова белән Азиз Әминов Калмаклар авылы балалар бакчасына йөриләр. Аларга 6 яшь. Биредә тәрбияче Галия апалары Хөснетдинова аларны мәктәпкә әзерләп, язарга, укырга, санарга, мисаллар чишәргә өйрәтә. Диана белән Азиз 3 яшьләреннән сәхнәдә, гел бергә катнашалар.

Диана бик актив кыз, ул Аслана мәдәният йорты уздырган һәр чарада теләп катнаша, ул җырлый да, ике телдә сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли. Хәзер инде ул Миләүшә Яценович җитәкчелегендәге “Веселинки” бию төркемендә бии.

Газизне дә үзе белән биергә чакыра, тик ул әлегә батырчылык итми, чөнки иң элек 1 нче класска кереп...

Подробнее...

Сак булыгыз – талпан!

Талпан – арка һәм баш миен боза торган энцефалит чирен таратучы корт ул. Дөрес, һәр талпан да түгел, ә чама белән йөздән бере генә йогышлы була.

Талпан очрый торган айларда, майдан алып сентябрьгә кадәр урманда, бакчада, паркта тыгыз тукымадан тегелгән киемнәр киеп йөрергә киңәш ителә.

Әгәр талпан шулай да кадалса нишләргә соң? – Иң беренче эш – ипләп кенә аны тәннән алырга кирәк. Тирән кадалган булса, өстенә керосин я май тамызырга киңәш итәләр, шулай иткәндә талпан тын алалмый һәм үзе чыга башлый. Аны тән тиресеннән нык итеп кисәк тартсаң, башы өзелеп калырга мөмкин, шүңа күрә сак эш...

Подробнее...

Җәйге айларга сынамышлар

* Җәй көне миләш уңса, арыш яхшы булыр, шомырт уңса, арыш начар булыр.

* Балтырган көпшәсе юан булса, киндер бик уңар.

* Кура җиләге дә, каен җиләге дә күп булса, киләсе елга арыш яхшы булыр. Кура җиләгенең элек өлгергәне эре булса, ашлыкның иртә чәчкәне уңар.

* Миләш уңган елны арышны күп чәчәргә кирәк: уңышы күп булачак.

* Ногыт борчагы биек булса, киндер бик уңар, сабан ашлыгы да уңар.

* Чикләвек агачында бөре күп булса, солы уңар.

* Шомырт уңган елны ачлык булыр, алма уңган елны туклык булыр.

* Җәй көне гел томан булса, гөмбә күп булыр.

* Беренче күк...

Подробнее...

Бик кирәкле койрыклар

Файдасыз койрык булмый, төрле хайваннарга ул төрлечә кирәк.

Күпләр өчен койрык – таяну ноктасы, өстәмә аяк кебек. Көнгерә, мәсәлән, койрыгына утыра. Борынгы кәлтәләргә дә зур койрык шуның өчен кирәк булган. Ә кошлардан койрыгына тукран таяна.

Кайбер маймыллар өчен койрык өстәмә кул ролен үти. Мәсәлән, үкерүче маймыллар ботактан-ботакка аяклары белән генә түгел, койрыклары белән урала-урала да йөриләр.

Америкада яши торган опоссум дигән хайван койрыгына асылынган көе ял итә, ашый. Ә еланнарның бөтен гәүдәләре бер озын койрык төсле. Тиен һәм борындык өчен койрык...

Подробнее...

Чын дус

Татар теле буенча 4 класс укучылары өчен өлкә олимпиадасында бирелгән биремнәр арасында “Чын дус” темасына кечкенә хикәя дә төзергә кирәк иде. Укучыларыбыз игътибарына иң яхшы хикәяләрне тәкъдим итәбез.

Минем мәктәбемдә бер кыз бар. Исеме – Җәмилә. Ул минем дустым. Миңа булыша һәм мин дә аңа булышам. Ул матур һәм иң яхшы дус, 4 нче сыйныфта укый. Әнисе Роза апа укытучы булып эшли, әтисе Фәнис абый Җәмиләгә булыша. Җәмиләнең апасы, сеңлесе, абыйсы да бар. Ул “4” һәм “5” билгеләренә укый. Без бер-беребезгә бүләкләр бирәбез. Ул минем чын дустым.

...

Подробнее...

Кем теремкәйдә яши?

18-13Курчак театры – кечкенә тамашачыларга сәнгать чараларының бербөтен комплексы белән тәэсир итә. Курчак театры спектакльләрен күрсәткәндә нәфис сүз дә, күрсәтмәле образ да – курчак, матур декоратив күренеш тә, музыка да – җыр, музыка белән башкару кулланыла. Курчак театрын белеп куллану көндәлек эшчәнлектә зур ярдәм булып тора.

Балалар курчак театры спектакльләрен карарга бик яраталар. Ул аларга якын, аңлаешлы. Ләкин курчак театрына күңел ачу чарасы итеп кенә карарга кирәкми. Аның тәрбияви мәгънәсе бик мөһим.

Кечкенә балаларның тирә-юньгә мәхәббәте, характеры, кызыксынуы...

Подробнее...

Чын бака белән уенчык бака

Ике бака яшәгән, ди. Берсе чын сазлык бакасы булган. Икенчесе ниндидер малай кулыннан төшеп калган уенчык бака икән.

Чын бака чын бака инде. Ул көне буе чебен-черки куган, кичләрен, башка бакаларга кушылып, җыр сузган.

Уенчык бака көннәр буе сазлыкта тик яткан. Башкалар кебек, көндезге эссе кояштан куркып, камышлар астына да качмаган, телен салындырып, черки дә куып йөрмәгән, сазлык суында да коенмаган. Чын бака уенчык баканың бу сәер тормышыннан көлгән генә. Әмма тегесе җанлы кардәшенең бу көлүенә һич үпкәләмәгән, тын гына утыра биргән.

Бервакыт әлеге ике бака яшәгән сазлыкка кыр...

Подробнее...

Язга, май аена сынамышлар

Язгылык урманда зәңгәр чәчәк күп булса, ашлыкны кырау алмас, карабодай бик уңар.

Кәккүк яз көне агачлар яфрак яргач та кычкырса, ачлык булыр.

Яз көне балык тотканда алабуга белән юрша күбрәк тотылса, бодай, арпа, арыш, борай уңар.

Яз көне терлекләр башлап көтүгә чыкканда авызларына үлән яки тамыр кабып кайтсалар, терлекләргә ул җәй азык начар булыр.

Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә – уңышлы елга.

Май ае салкын булса – игенгә туклык.

Май алтысында булса чык – ул ел кыярга тук.

Майның яңгырлы булуы иген-печәнгә файда, җимешкә – зыян.

Май суык булса –...

Подробнее...

“Һөнәр дөньясына сәяхәт”

14-5Төмән районы, Муллаш авылы балалар бакчасында тәрбиячеләр «Һөнәр дөньясына сәяхәт” дигән квест үткәрделәр. Максат булып балаларда төрле һөнәрләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, танып-белү, кызыксынуларын, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү торды. Балаларга ата- аналар белән бергә профессор компьютерыннан серсүз табарга кирәк иде, ул электрон видео-юллама җибәрде. Карта һәм биремнәр алдылар. Уен вакытында балалар һөнәрләр белән таныштылар; полиция хезмәткәрләре белән очрашу булды. Профессор полиция эше турында әңгәмә үткәрде .Фунтик белән җинаятьченең фотороботын ясаганнар.

Ә...

Подробнее...

“Әпипә” ансамбле юбилее

14-7Күптән түгел Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә “Әпипә” балалар корал ансамбленең 10 еллык юбилеена багышланган отчет концерт уздырылды. “Күңелле уен-көлке” юбилей версиясен Әкиятче кыз (Зөлфинә Минибаева) белән Йорт иясе (Рафаэль Рәхимов) алып бардылар. Тамашачыларны хуш күреп ике клоун каршы алды. Менә сәхнәдә урындыкларга тезелеп утырган ансамбль артистлары - кашыкчы кызларны зур алкышлар белән каршы алдылар. Алар кашыкларда “Во кузнице”, “Барыня” җырлары көйләрен уйнап чараны ачтылар.

10 ел дәвамында барган иҗади тормышларын якташларыбыз рәсемнәр аша экраннан карадылар. Чыгыш...

Подробнее...

Әминәнең уңышлары

14-8Өлкәдә узган татар мәдәнияте көннәре кысаларында Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә үткән “Таң йолдызы” балалар иҗаты бәйгесендә Әминә Юсупова нәфис сүз остасы номинациясендә 1 урынны яулады. Яулады, дип һич тә арттырмадым, чөнки шигырь сөйләүче балалар саны күп иде. Әмма Әминә үзенең чаялыгы белән генә түгел, сүзләрне дөрес әйтүе һәм укытучысы өйрәткән йөз һәм кул хәрәкәтләрен артистларча оста башкаруы белән аерылып торды.

Әминәгә 7 яшь, ул шәһәрнең 30 нчы мәктәбенең 1 “Б” сыйныфында белем ала. Ә туган телендә сөйләшергә, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләргә аны “Этнос” балаларга...

Подробнее...

Туплы

Бер туп белән күпме уен уйнарга була! Футбол, баскетбол, лапта,...”Тупны тапшыр”дигән гап-гади уен бар. Бер алып баручы сайлана, калганнар уенчылар. Бар да түгәрәккә басып, тупны бер-берсенә ыргыта. Алып баручы тупны тотып алырга тиеш. Кемнең кулыннан “ала”, шул кеше уртага чыгып, туп артыннан чаба. Җиңел уен дисезме? Минемчә – юк! Җитезлек, анализлый белү һәм тиз реакция таләп ителә. Тагын бер “танылган” уен: “ашарга яраклы, ашарга яраксыз” – кече яшьтәге мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен кулай уен. Уенчы тупны ашарга яраклы яки яраксыз предмет исемен әйтеп ыргыта, уенчы...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836