#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җәйге айларга сынамышлар

* Җәй көне миләш уңса, арыш яхшы булыр, шомырт уңса, арыш начар булыр.

* Балтырган көпшәсе юан булса, киндер бик уңар.

* Кура җиләге дә, каен җиләге дә күп булса, киләсе елга арыш яхшы булыр. Кура җиләгенең элек өлгергәне эре булса, ашлыкның иртә чәчкәне уңар.

* Миләш уңган елны арышны күп чәчәргә кирәк: уңышы күп булачак.

* Ногыт борчагы биек булса, киндер бик уңар, сабан ашлыгы да уңар.

* Чикләвек агачында бөре күп булса, солы уңар.

* Шомырт уңган елны ачлык булыр, алма уңган елны туклык булыр.

* Җәй көне гел томан булса, гөмбә күп булыр.

* Беренче күк...

Подробнее...

Бик кирәкле койрыклар

Файдасыз койрык булмый, төрле хайваннарга ул төрлечә кирәк.

Күпләр өчен койрык – таяну ноктасы, өстәмә аяк кебек. Көнгерә, мәсәлән, койрыгына утыра. Борынгы кәлтәләргә дә зур койрык шуның өчен кирәк булган. Ә кошлардан койрыгына тукран таяна.

Кайбер маймыллар өчен койрык өстәмә кул ролен үти. Мәсәлән, үкерүче маймыллар ботактан-ботакка аяклары белән генә түгел, койрыклары белән урала-урала да йөриләр.

Америкада яши торган опоссум дигән хайван койрыгына асылынган көе ял итә, ашый. Ә еланнарның бөтен гәүдәләре бер озын койрык төсле. Тиен һәм борындык өчен койрык...

Подробнее...

Чын дус

Татар теле буенча 4 класс укучылары өчен өлкә олимпиадасында бирелгән биремнәр арасында “Чын дус” темасына кечкенә хикәя дә төзергә кирәк иде. Укучыларыбыз игътибарына иң яхшы хикәяләрне тәкъдим итәбез.

Минем мәктәбемдә бер кыз бар. Исеме – Җәмилә. Ул минем дустым. Миңа булыша һәм мин дә аңа булышам. Ул матур һәм иң яхшы дус, 4 нче сыйныфта укый. Әнисе Роза апа укытучы булып эшли, әтисе Фәнис абый Җәмиләгә булыша. Җәмиләнең апасы, сеңлесе, абыйсы да бар. Ул “4” һәм “5” билгеләренә укый. Без бер-беребезгә бүләкләр бирәбез. Ул минем чын дустым.

...

Подробнее...

Кем теремкәйдә яши?

18-13Курчак театры – кечкенә тамашачыларга сәнгать чараларының бербөтен комплексы белән тәэсир итә. Курчак театры спектакльләрен күрсәткәндә нәфис сүз дә, күрсәтмәле образ да – курчак, матур декоратив күренеш тә, музыка да – җыр, музыка белән башкару кулланыла. Курчак театрын белеп куллану көндәлек эшчәнлектә зур ярдәм булып тора.

Балалар курчак театры спектакльләрен карарга бик яраталар. Ул аларга якын, аңлаешлы. Ләкин курчак театрына күңел ачу чарасы итеп кенә карарга кирәкми. Аның тәрбияви мәгънәсе бик мөһим.

Кечкенә балаларның тирә-юньгә мәхәббәте, характеры, кызыксынуы...

Подробнее...

Чын бака белән уенчык бака

Ике бака яшәгән, ди. Берсе чын сазлык бакасы булган. Икенчесе ниндидер малай кулыннан төшеп калган уенчык бака икән.

Чын бака чын бака инде. Ул көне буе чебен-черки куган, кичләрен, башка бакаларга кушылып, җыр сузган.

Уенчык бака көннәр буе сазлыкта тик яткан. Башкалар кебек, көндезге эссе кояштан куркып, камышлар астына да качмаган, телен салындырып, черки дә куып йөрмәгән, сазлык суында да коенмаган. Чын бака уенчык баканың бу сәер тормышыннан көлгән генә. Әмма тегесе җанлы кардәшенең бу көлүенә һич үпкәләмәгән, тын гына утыра биргән.

Бервакыт әлеге ике бака яшәгән сазлыкка кыр...

Подробнее...

Язга, май аена сынамышлар

Язгылык урманда зәңгәр чәчәк күп булса, ашлыкны кырау алмас, карабодай бик уңар.

Кәккүк яз көне агачлар яфрак яргач та кычкырса, ачлык булыр.

Яз көне балык тотканда алабуга белән юрша күбрәк тотылса, бодай, арпа, арыш, борай уңар.

Яз көне терлекләр башлап көтүгә чыкканда авызларына үлән яки тамыр кабып кайтсалар, терлекләргә ул җәй азык начар булыр.

Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә – уңышлы елга.

Май ае салкын булса – игенгә туклык.

Май алтысында булса чык – ул ел кыярга тук.

Майның яңгырлы булуы иген-печәнгә файда, җимешкә – зыян.

Май суык булса –...

Подробнее...

“Һөнәр дөньясына сәяхәт”

14-5Төмән районы, Муллаш авылы балалар бакчасында тәрбиячеләр «Һөнәр дөньясына сәяхәт” дигән квест үткәрделәр. Максат булып балаларда төрле һөнәрләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, танып-белү, кызыксынуларын, балаларның иҗади сәләтләрен үстерү торды. Балаларга ата- аналар белән бергә профессор компьютерыннан серсүз табарга кирәк иде, ул электрон видео-юллама җибәрде. Карта һәм биремнәр алдылар. Уен вакытында балалар һөнәрләр белән таныштылар; полиция хезмәткәрләре белән очрашу булды. Профессор полиция эше турында әңгәмә үткәрде .Фунтик белән җинаятьченең фотороботын ясаганнар.

Ә...

Подробнее...

“Әпипә” ансамбле юбилее

14-7Күптән түгел Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә “Әпипә” балалар корал ансамбленең 10 еллык юбилеена багышланган отчет концерт уздырылды. “Күңелле уен-көлке” юбилей версиясен Әкиятче кыз (Зөлфинә Минибаева) белән Йорт иясе (Рафаэль Рәхимов) алып бардылар. Тамашачыларны хуш күреп ике клоун каршы алды. Менә сәхнәдә урындыкларга тезелеп утырган ансамбль артистлары - кашыкчы кызларны зур алкышлар белән каршы алдылар. Алар кашыкларда “Во кузнице”, “Барыня” җырлары көйләрен уйнап чараны ачтылар.

10 ел дәвамында барган иҗади тормышларын якташларыбыз рәсемнәр аша экраннан карадылар. Чыгыш...

Подробнее...

Әминәнең уңышлары

14-8Өлкәдә узган татар мәдәнияте көннәре кысаларында Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә үткән “Таң йолдызы” балалар иҗаты бәйгесендә Әминә Юсупова нәфис сүз остасы номинациясендә 1 урынны яулады. Яулады, дип һич тә арттырмадым, чөнки шигырь сөйләүче балалар саны күп иде. Әмма Әминә үзенең чаялыгы белән генә түгел, сүзләрне дөрес әйтүе һәм укытучысы өйрәткән йөз һәм кул хәрәкәтләрен артистларча оста башкаруы белән аерылып торды.

Әминәгә 7 яшь, ул шәһәрнең 30 нчы мәктәбенең 1 “Б” сыйныфында белем ала. Ә туган телендә сөйләшергә, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләргә аны “Этнос” балаларга...

Подробнее...

Туплы

Бер туп белән күпме уен уйнарга була! Футбол, баскетбол, лапта,...”Тупны тапшыр”дигән гап-гади уен бар. Бер алып баручы сайлана, калганнар уенчылар. Бар да түгәрәккә басып, тупны бер-берсенә ыргыта. Алып баручы тупны тотып алырга тиеш. Кемнең кулыннан “ала”, шул кеше уртага чыгып, туп артыннан чаба. Җиңел уен дисезме? Минемчә – юк! Җитезлек, анализлый белү һәм тиз реакция таләп ителә. Тагын бер “танылган” уен: “ашарга яраклы, ашарга яраксыз” – кече яшьтәге мәктәп укучылары, мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен кулай уен. Уенчы тупны ашарга яраклы яки яраксыз предмет исемен әйтеп ыргыта, уенчы...

Подробнее...

Мәңге үлмәс Муса

10-8Февральдә Тубыл шәһәре һәм районы мәктәпләрендә, мәдәният йортларында татар халкының мәңге онытылмас улы - Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көненә багышланган конкурслар, кичәләр, очрашулар үткәрелде. Шулар арасында Ворогушино 9 еллык мәктәбендә эчтәлекле кичәгә чакырулары буенча Тубылда күренекле шәхес – педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков һәм мин, РФ атказанган укытучысы, катнашып кайттык. Кичәдә укытучы һәм укучыларны кызыксындырганы – Клим Солтан улының үзе язган “Муса Җәлил көрәштәше – Себер егете Сәлим Аникин турында истәлекләр” (2013) китабы буенча чыгышы...

Подробнее...

Шигырь сөйләүчеләр конкурсы

10-9Тубыл районы, Лаемтамак авылында яшь буын бөтен көче белән туган телне сакларга тырыша. Балалар туган телне мәктәптә өйрәнәләр, гаиләдә сөйләшәләр, үз халкының танылган һәм җирле шагыйрьләренең шигырьләрен ятлыйлар. Милли традицияләрне, мәдәниятне пропагандалаучы, популярлаштыручы төрле конкурсларда, бәйрәмнәрдә катнашалар. Аларга укытучылар, китапханәче, авыл клубы хезмәткәре булыша.

Мәдәниятне һәм татар телен саклауда укучылар зур казанышларга ирешәләр. Мәсәлән, 15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнендә шигырь сөйләүчеләр конкурсында катнаштылар. 4 нче сыйныф укучысы...

Подробнее...

Чараларда актив катнашалар

10-10Төмәннең Кырынкүл мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары шәһәр күләмендә үткән “Таң йолдызы” балалар иҗаты бәйгесендә призлы урыннар яуладылар. Шушы бәйгедә Алинә Хөснетдинова II, ә Денис Джабаров III дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар. Дарина Динмөхәммәтова белән Вероника Бикмулина Катнашучы дипломнарын алдылар.  

Вероника татар шагыйрәсе Эльмира Шәрифуллинаның «Дуслык, чын дуслык!» шигырен бик матур сөйләде. Ә Дарина сөйләгән шигырь - Шәүкәт Галиевның «Дуслык балы» булды. Денис сәхнәдән Нәби Дәүлинең «Бәхет кайда була?» дигән шигырен яңгыратты. Алинә әниләргә багышлап, Булат Сөләймановның «Син кояшым минем» шигырен сөйләде.

Бу...

Подробнее...

“Туган телемә Гүзәлия апа мәхәббәт уятты”

5-89 январь көнне узган өлкә олимпиадасында татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән 1 урыннарны яулаган Төмән районы, Шыкча урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ләйсән Әйдбаева бу көннәрдә Казан шәһәрендә үткән регионара олимпиадасында да үзен сынатмады. Без Ләйсәнне татар теленнән 1 урын яулавы белән чын күңелдән котлыйбыз.

Ләйсән тыйнак кына: “Тема җиңел булды. Үзебез яшәгән регионда яшәп иҗат иткән язучы яки шагыйрь турында инша язарга кирәк иде. Мин Булат Сөләйманов турында яздым”, - диде.

Ләйсән Төмән шәһәрендә туа, шуңа карамастан, аның теле саф татарча ачыла. Әмма балалар бакчасына...

Подробнее...

Киемеңә тап төшсә...

Үзебезнең яисә башкаларның саксызлыгы аркасында киемгә тап утырту булгалый торган хәл. Тапны бетерү өчен иң беренче юл – сабынлы җылы су белән юу.

Иң элек, әлбәттә, щетка белән әйберне тузаннан арындыралар. Таплы урын астына чиста чүпрәккә төрелгән такта кисәге куялар. Төсле тукымага тигән тап булса, башта шул тукыманың кечкенә кисәген алып, төсе уңу-уңмавын сынап карау яхшы.

Бензин, ацетон кебек чистарткычлар кулланганда сак эш итәргә, шырпы сызмаска кирәк.

Яңа гына тамган кара табын сыегайтылган нашатырь спиртына чәй содасы (1 стакан суга 1-2 бал кашыгы) салып чистартырга...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836