#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Вак яңгыр сибәләгәндә...

Безнең урманның матурлыгын, мәгънәлелеген, акылын беләсегез килсә, аның эченә көзге вак яңгыр яуганда керегез. Керегез...

Вак кына аланнарда икешәр, өчәр булып моңаеп утырган печән кибәннәре. Аларны киртә белән әйләндереп алганнар, ул киртәләрнең кайрысын пошилар килеп каезлаган. Карт юкәләр, вак яңгыр тамчыларын өсләренә җыеп, акрын гына шыбырдап утыралар. Каен инде саргаеп яфрак коя. Юеш киртәле печән кибәннәре, җиләк исе бәреп торган, коры ылыс түшәлгән чыршы төпләре – барысы да көзне көтеп уйга калган. Шулар янында көз килгәнне тыңлап тору рәхәт тә, сагышлы да...Киләсе елда да шулай...

Подробнее...

Төмән кызы ләйсән

32-6Таныш булыгыз балалар: рәсемдә Төмән кызы Ләйсән Хәбибуллина. Ул шәһәрнең 89 мәктәбендә яхшы билгеләргә укый, быел икенче сыйныфка керә. Китаплар укырга ярата, нәни сабыйларны сөя. Балалар бакчасыннан бирле Евромәктәпкә инглиз телен өйрәнергә йөри. Аның дус кызлары күп: Амалия, Сафина, Алинә, Аделина, Милена. Сафина Түбән Тәүдедә, Аделина Киндерледә яшиләр. Быел өлкә һәм Төмән шәһәре Сабантуйларында төрле уеннарда катнашып төрле бүләкләргә лаек булды. Ләйсән телевизордан “Татарстан - Яңа гасыр” каналын яратып карый. Кечкенә вакытында “Яшьлек” тапшыруында балалар биегәнне күрсә, яулык бәйләп...

Подробнее...

Сәләтле егет Айдар

32-5Төмән өлкәсенең иң актив укучылары ел саен Татарстанның «Сәләт” лагерендә ял итә. Тубыл шәһәреннән быел бер төркем укучылар дипломнар белән бүләкләнеп кайттылар. 15нче мәктәпнең сигезенче сыйныф укучысы Айдар Ниязов үткән елны да “Сәләт”тә булган. Айдар унбишенче июньнән егерме беренче июньгә кадәр Изге Болгарда, аннары бер атна Изге Биләрдә файдалы, кызыклы оештырылган ял көннәрен сагынып искә алды.

“Болгарда без палаткаларда яшәдек. Төмән өлкәсеннән унҗиде сәләтле бала, яшьләр катнашты. Изге Болгар җирләрендә бабаларыбыз яшәгән, Ислам дине кабул ителгән.

Монда бик матур...

Подробнее...

Сәлимә

Безнең Вәли абый узган ел уракка төшүгә яшьләр өмәсе ясады. Өмәдә безнең ише унөч-ундүрт яшьлек малайлар белән яшь кызлар күбрәк иде. Мин башта ук иң кырыйда, Сәлимә янында булып чыктым. Бәлки, аның биленә төшеп торган кара-коңгырт чәч толымнары күзгә чалынгандыр? Әллә иягенә таба очлаеп килгән матур коңгырт битенә ялгыш кына ябышып калган мәк орлыклары кебек вак кына сипкелләре сөйкемле күрендеме? Ул ягын тикшереп торган юк. Сәлимә ура, мин урам. Ул сөйләшми, нишләптер, мин дә сөйләшмим. Аның янында миңа сөйләшмичә дә бик рәхәт...Шуның өстенә тагын Сәлимә сулагай ура...

Подробнее...

Бүләк кемгә?

(Әкият)

Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын – Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне үзенә чакырып алган.

- Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә уңганрак? Шуңа бүләк бирәм, - дигән.

Ә бүләк бик затлы икән – уч тутырып йолдызлар бирергә уйлаган Кояш.

Сүзне Көз башлаган:

- Үзегез дә яхшы беләсез, мин басуларның уңышын җыйдым, бар дөньяны алтынга күмдем. Кошларны җылы якка озаттым, балаларны мәктәпкә чакырдым. Бүләк миңа тиеш!

Әллә мин аз эшләдемме?! – дип сикереп торган Яз.

- Мин карларны эреттем, басуларга иген чәчтем, кошларны чакырып кайтардым, агачларны яфрак ярдырдым, болыннарны...

Подробнее...

Алмагачның хикмәте

Бервакытны бакча өебездә төн кундым. Әллә төшкә керде: төне буе ике алмагач сөйләшкән сыман тоелды. Яшь алмагач карт алмагачка әйтә, имеш:

- Без синең белән кышны да, язны да күрдек. Инде менә август аена кердек. Әйт, әле, апам, - безнең өчен иң әйбәт вакыт кайчан булды?

Карт алмагач, хәйләлерәк тавыш белән:

- Ә үзең ничек уйлыйсың? – ди имеш.

- Миңа ап-ак чәчәкләргә төренеп утырган чагым бик ошады. Быел беренче кат чәчәк аттым бит мин! Ап-ак күлмәк кигән кәләш төсле булдым. Бөтенесе миңа сокланып карады. Күбәләкләр, бал кортлары янымнан китми оча-куна йөрделәр. Бер абзый, гармунын...

Подробнее...

Көтеп алган балалар Сабан туе

27-8Тубыл шәһәренең 15нче этно-мәдәни компонентлы мәктәбендә укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашында Сабантуй узды. Шәһәр мәчетеннән Фәннур хәзрәт Казыймов кунакларны котлап тыныч күк йөзе, имин тормыш, каникулларын күңелле һәм файдалы үткәрүләрен теләде. Гореф-гадәт, йолаларыбызны саклаучы укучыларга, киләчәктә дә изге эшләрен дәвам итүләрен теләп, бәйрәмгә фатиха биреп, догаларын юллады. “Кояшкай” лагере балалары көче белән әзерләнгән бәйрәм программасын тамашачылар яратып карадылар, үзләре дә теләп катнаштылар.

Сабантуйның нәни тамашачылары спорт ярышларында...

Подробнее...

Җиңүгә рухландыручы себер егете

27-714-17 июнь көннәрендә Түбән Тәүде рйоны, Киндерле урта мәктәбенең 5нче сыйныфына күчкән Вилдан Әхтәриев әтисе Ринат Ильяс улы белән Казанга Франция-Австралия матчын карарга бардылар. Без җанатар (болельщик) егет белән очрашып, Татарстан каласына ясаган сәяхәте турында сораштык.

- Матчка билетны интернет аша заказ биреп алдык. Төмәндә “җанатар паспорты”на ия булдык. Казанда кунакханәдә яшәдек. Матч 16 июньдә 45 мең тамашачы сыешлы “Казан-Арена” стадионында барды. Мин Франциягә ставка куйдым, ул 2-1 хисабы белән Австралияне отты.

Стадион искиткеч зур, яңа технологияләр белән эшли...

Подробнее...

“Ратники” лагеренда ял

27-620-27 июнь көннәрендә Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбенең 5-7 сыйныф укучылары физкультура укытучысы Эмиль Ришат улы Зәйнетдинов җитәкчелегендә Төмәннең “Аванпост” үзәгенең “Ратники” оборона-спорт палата лагеренда ял иттеләр. Без 7нче сыйныфка күчкән Реналь Әсәдуллин белән очраштык, лагерь турында тәэсирләре белән бүлештек.

- Без, төрле сыйныфларда укучы балалар – Дамир, Илдан Гыйльмановлар, Марат Сәйдуллин, Ваня Соколов, Илдар Фәйзуллин, Самир Рахмонов, Илназ Умбитов, Илнар Гыйльфанов бер атнага чын армия тормышына чумдык.

Сменада 150 кеше ял итте. Бер палаткада 8...

Подробнее...

“Ике шагыйрь – ике йолдыз”

27-5Ялутор районы, Аслана татар мәдәният үзәгендә өлкә татар яшьләренең “Яшь буын” оешмасы һәм үзәк хезмәткәрләре оештыруында икенче ел бөек шагыйрьләребез Габдулла Тукай, Муса Җәлил иҗатларына багышланган “Ике шагыйрь – ике йолдыз” шигырь сөйләүчеләр бәйгесе үтә.

“Быел бәйгедә районның татар авылларыннан, Яркәү районының Тархан авылыннан сабыйлардан алып 78 яшькә кадәрге шигырь яратучылар катнаштылар. Шигырьләр татар һәм рус телләрендә яңгырады.

Яшьләренә карап төрле төркемнәргә бүлеп, алар арасында җиңүчеләр билгеләнде. “Яшь буын” оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов һәр катнашучыга...

Подробнее...

Мәктәп белән саубуллашу

22-9Соңгы көннәрдә мәктәпләрдә 9 һәм 11 класс укучылары өчен соңгы кыңгырау тавышлары яңгырады. 9 класслар өчен әле урта белем алу мөмкинлеге булса, 11ләр инде олы мөстәкыйль тормыш юлына аяк бастылар. Алган белем, осталыкларын бердәм дәүләт имтиханнарында сынап, урта һөнәри һәм югары уку йортларына укырга керер чор да җитте.

Төмән районы мәктәпләрендә 680 укучы 11 классны тәмамлый. Бу турыда Индрәй урта мәктәбенең Соңгы кыңгырау бәйрәменә килгән район хакимияте мәдәният бүлеге баш белгече, район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин хәбәр итте.

Бәйрәмдә Индрәй...

Подробнее...

Җырчы кыз Регина

22-8Регина Мостафина Яркәү мәдәният йортында эшләп килүче “Казачата” (җитәкчесе Елены Пешехонова) җыр ансамбленә 6 яшеннән йөри башлый. Үзеннән-үзе гел җырлап-көйләп йөргән кызының бу сәләтен үстерер өчен бирегә аны әнисе алып килә. Бераздан Регинаның бию осталыгы да күренә һәм аны күренекле “Калинка” бию ансамбленә биергә дә чакыралар. Бүгенге көндә Регина 6 сыйныфта, “4” һәм “5” билгеләренә генә укый. Ул оста рәсем ясый, төрле кул эшләре белән дә шөгыльләнә. Киләчәктә профессиональ җырчы булырга хыяллана. “Таң йолдызы” район балалар бәйгесендә ул “Идел бит ул тирән бит ул” татар халык җырын...

Подробнее...

Тырыш корт

22-7Бал кортын кеше элек-электән бал алу өчен кулланган. Камыш һәм чөгендердән шикәр алырга өйрәнгәч тә, балның кыйммәте югалмаган. Бүген дә бал корты иң файдалы бөҗәк санала.

Бал корты канатын секундка 200 тапкыр җилпи. Һәм шул ешлыктагы безелдәү тавышы чыгара.

Бал корты кызыл төсне аермый, ул аңа күк я кара булып күренә. Аның каравы, без күрми торган ультра-миләүшә төсне күрә. Шәмәхә, зәңгәр төсләрне ныграк ярата.

Бал корты бал һәм серкә җыярга яхшы урын тапса, умартага кайтып бу турыда иптәшләренә “сөйли”. Белешмәләр кәрәз өстендә бию аркылы тапшырыла.

Умартага керү тишеге...

Подробнее...

Өй сакчысы эт түген - мәче

22-6Ел саен июль аенда балаларыбыз үз машиналарына утырып, диңгез буена ял итәргә баралар. Өзелеп яраткан мәчеләре Джулияне безгә тапшыралар. Алар ялда йөреп кайтканчы, тормыш иптәшем белән фатирларында яшибез. Джулия, әлбәттә, искиткеч матур мәче: кара “тунлы”, озын куе йонлы, койрыгы, әйтерсең, тиеннең. Кәефе шәп булганда койрык көлтә шикелле сырт өстендә, ә кәефе булмаганда идән себерә, арттан сөйрәлеп йөри. Ике күз – ике якты ай диярсең. Зур сары күзләр янып торалар.

Тик, чү! Аны барлык мәчеләрне сыйпаган шикелле сыйпыйм дип кулыңны суза күрмә. Кул өстеңдә тырнак эзләре калыр, канга...

Подробнее...

Пионер-герой Надя Богданова

20-8Надя Богданова Бөек Ватан сугышы башланганда 10 яше дә тулмаган гади белорус кызы була. 1941 елны Надя яшәгән балалар йортын Фрунзе (Бишкек) шәһәренә эвакуациялиләр. Кыз берничә бала белән тукталышларның берсендә фронтка китү өчен поезддан төшеп кала. Дуслары белән (14 яшькәчә балалар) белорус партизаннарына кушыла. 9 яшендә Надя “Дядя Ваня” Дьячковның партизан отрядында теләнче кыз ролен уйный, фашистлар арасында йөри, күргәнен, белгәнен кайтып сөйли, кыйммәтле мәгълүматлар китерә. Партизаннар белән бергә фашист штабын шартлаталар, хәрби кораллы эшелонны юлдан тайпылдыралар, объектларга...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836