#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Оста шигырь сөйләүче кызчыклар

14-9Азалия һәм Азалина Мадеевалар белән Яркәү мәдәният йортында узган “Таң йолдызы” район балалар бәйгесендә таныштык. Анда алар Нәҗип Мадьяровның “Татар теле – туган телем” дигән шигырьне бик сәнгатьле итеп сөйләп, 2 дәрәҗәдәге лауреат дипломына һәм тамашачыларның алкышларына лаек булдылар. Кызларыбыз Ваңгы авылында яшиләр. Авылда башлангыч мәктәп ябылу сәбәпле, укучылар Яңа Александровка урта мәктәбендә 2нче сыйныфта белем алалар. Менә Азалия белән Азалинага да көн саен күрше авылга махсус автобус белән йөреп укырга туры килә.

Класс җитәкчеләре Венера Изил кызы Ашербакиева аларны...

Подробнее...

Бәла-казадан дару

Аягы бик авыртканга чыпчыкның кәефе юк иде. Ярый әле әнисе гел янында. Ә ул аны: “Икенче атнага тереләсең, Аллаһ теләсә”, дип юата. Чыпчык малае кечкенә наратның юатуын, тынычландырырга тырышуын искә алды. Нишли икән анда кечкенә нарат?!

Күрәсе иде үзен. Әнисе чиста су алыйм дип чишмәгә киткән иде. Шуңа да чыпчык малаена бигрәк тә ямансу бит... Шунда ул якында гына: “Исәнме, чыпчык дускай” дигәнне ишетте. Борылып караса, ап-ак күгәрченне күрде.

- Исәнмесез, рәхим итеп керегез!

- Сине күрүемә шатмын, чыпчык туганым, - диде күгәрчен, – тизрәк терел инде. Дустың кечкенә нарат...

Подробнее...

Розалинадан үрнәк алыйк

9-19Розалина Даудова Ялутор районының Коктюль урта мәктәбенең 5нче сыйныфында укый. Ул үзенә игътибарны район “Таң йолдызы–2018” балалар иҗаты бәйгесендә Ләйсән Сираеваның “Ал чәчәкле туган җиребез” шигырен сәнгатьле итеп сөйләве белән җәлеп итте. Татар теле дәресләрен укымаган кызчыкның сәхнәгә чыгып басуы, бары тик аның туган телен, туган ягын, әти-әнисен хөрмәт итүеннән дип уйлыйбыз. Туган тел дәресләренә ул мәктәптән соң, туган авылы Рауды китапханәсендә эшләүче Ләйлә Уразова җитәкчелегендә үзе теләп өйрәнә. Авылда узган бәйрәм чараларында, район бәйгеләрендә дә бик теләп катнашып, призлы...

Подробнее...

Турай кызы Алинә

9-20Таныш булыгыз сабыйлар: рәсемдә Төмән районы “Таң йолдызы” балалар иҗаты фестиваленең смотр-конкурсы катнашучысы Турай кызы Алинә Шәрипова. Ул бәйгедә нәфис сүз номинациясе буенча IIнче, вокалдан III урыннарны яулады. Сөйкемле, чая, шаян кыз белән очрашып, үзе турында сораштык.

- Миңа 10 яшь, Ямбай мәктәбенең 4”а” сыйныфында яхшы билгеләргә укыйм. Әтиемнең исеме - Наил, әниемнең – Регина. Минем 7 яшьлек энем Данил, 10 айлык сеңлем Самирә бар. Мәктәптә татар теле дәресләренә бик теләп керәм, туган телебезне ифрат яратам.

Минем Том исемле песием, әбиемнең Бусинка исемле мәчесе, Джек...

Подробнее...

Кызлар, сезгә! Үз кулларың белән

9-18Айсылу белән Гөлназ 8 Мартка алдан ук әзерләнделәр.

Менә бу “кесә”не дәү әниләренә бүләк иттеләр. Бәйләү энәләре, кайчы ише кирәк-ярак салырга бик уңайлы “кесә” булып чыкты ул. Әзерләве бер дә кыен түгел икән. Айсылу 30-35 см озынлыктагы тукымага кесәләр текте, ә Гөлназ аның тирәсен челтәр энәсе белән мережкалап (аркау җепләрен суырып алып, материягә эшләнгән челтәр) чыкты.

Аннары Айсылу кызыл тукыма кисәгеннән (25х12см) кечкенә капчык-төенчек ясады, аның аскы очын җыеп бөрде дә, әйләндереп, эченә мамык тутырды. Гөлназ исә яшел җеп алып, бөрелгән урынны чигеп куйды. Энәләр...

Подробнее...

Песи белән тычканнар

(Уен)

Бу - почмак алыш уеннарының бер төре. Уенга биш бала катнаша. Уйнаучыларның берсе песи була. Калган дүртесе тычкан булып, дүрт почмакта урын алалар. Песи уртада тора. Тычканнар үз почмакларында торганда, ул аларга тимәскә тиеш. Тычканнар һәрвакыт урыннарын алмашырга йөгереп торалар. Шул чагында песи аларның берсен тотарга тырыша. Шуңа күрә урыннарын алмашырга теләгән тычканнар элек бер-берсенә күз белән, яки кул белән ымлап, я булмаса йөткереп, “әйдә урыннарны алмашабыз!” дигән серне белдерәләр. Шул вакыт песи башын аска игән, күзен йомган булып астан гына аларны күзәтеп тора...

Подробнее...

Март аеның айлы кичләре

Безнең өебез урамнан эчкәрәк кертеп салынган һәм кышларын без мәһабәт кар дәрьясы эчендә ялгыз утырып калабыз. Март ае җитсә, бөтен кояш безнеке. Тәрәзә белән тигезләп салынган кар дәрьясы җем-җем итә; өйгә әллә бүрәнәләрдән, әллә тәрәзә пәрдәләреннән алсу нур тулган, әни мич томалап йөри, ә өстәлдә алсу тышлы дәфтәр. Мин аңа язып утырам: “Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр...” Ал тышлы дәфтәрнең бер ягында күзен кысып, бераз хәйләкәррәк елмайган Ленин рәсеме. “Нихәл, агайне, укырга-язарга өйрәнәсеңме?” – дип якын итеп сорый сыман...

Алсу тышлы дәфтәр миңа әле дә март...

Подробнее...

Яз хәбәрчесе

Табигать календаре үзенең яңа исәбен марттан башлый.

Мартта бүреләр, бурсыклар, кондызлар һәм тиеннәр балалый.

Төлке һәм куяннарның, йорт хайваннарының йоны-ябагасы коела башлый. Пошиларның январь аенда төшеп калган иске мөгезе урынына яңасы төртеп чыга.

Кошлар арасында да зур җанлану сизелә. Март уртасында кара каргалар очып килә, ә бер-ике атнадан тургай, сыерчык, бибекләр күренә.

Су асты патшалыгы йокыдан уянып килә. Балык, бигрәк тә чуртан, яхшы чиртә башлый.

Агачларга әле җанланырга иртәрәк. Бары кызыл тал белән зирекнең генә песиләре күренгәли. Кайбер елларда март...

Подробнее...

Раудыда каникуллар күңелле узды

5-4Яңа ел бәйрәме балаларның гына түгел, ата-аналарның да көтеп алган яраткан бәйрәмнәре. Яңа елдан һәркем тылсымлы могзиҗа, күңелле маҗаралар, яхшы якка үзгәрешләр, яңалыклар көтә. Шуны күздә тотып Рауды авылы китапханә-клуб бинасында китапханә мөдире Ләйлә Уразова Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре (җитәкчесе Ильяс Бакиев) белән берлектә авыл балалары өчен Яңа ел бәйрәмен бик күңелле итеп оештырдылар. Ләйлә Уразова үзе җитәкләгән “Күңелгә якын көйләр” түгәрәгенә йөрүче өлкән класс укучылары белән “Ничек Кыш бабай бүләкләрне югалтты” дигән театраль күренеш тәкъдим...

Подробнее...

Февраль ае бәйрәмнәре

14 февраль – Изге Вәли көне.

Соңгы вакытларда бәйрәм “Гашыйклар көне” исеме астында уздырыла, мөселман динендәге татарлар өчен болай атау уңышлырак, аның дини эчтәлеге арткы планга күчә.

1.Коридорларга почта тартмалары куела. Бу көнне укучылар үзләре яраткан егет һәм кызларга гына түгел, укытучыларына, иптәшләренә дә мәхәббәтләрен аңлаталар;

2.Мәктәптә югары сыйныф укучыларыннан почта хезмәте булдырыла. Алар хатларны һәм котлау открыткаларын адресатларына илтеп тапшыралар;

3.Кичен “Сораулар буенча концерт”. Көндез тәнәфестә диварлар янында шаян уеннар:

а) “Кемнең...

Подробнее...

Татар мәдәният үзәгендә чыршы бәйрәме

1-11Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә балалар өчен “Бервакыт әкияти урманда” дип исемләнгән чыршы бәйрәме үтте. Бәйрәмгә балалар әти-әниләре, әби-бабайлары белән килгәннәр. Килгән кунакларга әкият геройлары – Тиен, Куян, хәйләкәр Төлке, Аю, Бүре тамаша күрсәтеп, балалар белән кызыклы, шаян уеннар, бәйгеләр үткәрделәр, табышмаклар әйтеп күңелләрен ачтылар.

Бераздан бергәләп һәр Яңа ел бәйрәмендә көткән кунакларны – Кыш бабай белән Кар кызын чакырдылар. Алар чыршы утларын “кабызгач”, Яңа ел белән котлап, аларга иминлек һәм уңышлар юлдаш булуын теләделәр. Аннары күңелле тамаша башланып...

Подробнее...

Иң яхшы укытучы

Беренче сыйныфка укырга керүче улларына ата-анасы иң яхшы укытучыны сайлыйлар. Ә иртәгәсен оныгын мәктәпкә бабасы алып бара. Мәктәп ишек алдына килеп кергәч, аларны укучылар әйләндереп алалар да:

- Бу нинди көлкеле карт! Сиңа монда нәрсә калган? Ә син бу симез оныгыңны укырга китердеңме ни? – дип мыскылларга керешәләр. Шулчак дәресләр башланганын белдереп укытучы кыңгырауга баса, укучылар дәрескә йөгерәләр. Ә бабай оныгын кулыннан тотып, мәктәп ишек алдыннан алып чыгып китә. Бу хәлгә:

- Ура! Мин укымаячакмын! - дип шатлана оныгы.

- Син, улым, һичшиксез укыячаксың, ләкин бу...

Подробнее...

Биюче кыз Энҗе

48-15Таныш булыгыз балалар, рәсемдә биюче кыз - Энҗе Фәткуллова.

Җәй үтте, оныклар шәһәргә киттеләр. Энҗе (Анжела) Фәткуллова да һәр җәйге айларны Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында үткәрә. Ул мәктәп каршында эшләп килүче сәламәтләндерү лагерена яратып йөри, төрле конкурс-бәйгеләрдә катнаша. Көз җитү белән Энҗе шәһәргә ашкына. Быел ул Төмәннең 45нче мәктәбенең 4 “а” сыйныфында укый. И-и аның тырышып укуы! И-и аның ташка кадак кагуы! Сыйныф җитәкчесе дә данлыклы Төмән шагыйрәсе – Елена Архипова-Поддубная.

Ул Энҗе күңеленә сәнгать орлыгы чәчә. Ә хыялын чынга кыз “Орфей” мәдәният...

Подробнее...

Талымхан “егет” Фәрхат

48-14Төмән районы, Талымхан авылында яшәүче “егет” Фәрхат Сабировка 3 яшь. Шаян, шук, сөйкемле шушы бала белән очрашкач, Әниләр көненә багышланган “Кояшым, минем” дигән шигырьне сөйләде. Шигырьне сәнгатьле итеп сөйләргә балалар бакчасында тәрбиячеләр өйрәткәннәр. Сабый бик теләп фотога төште. Матур итеп татарча сөйләшә, үзе кояш шикелле балкый. Ул Талымхан авылының киләчәге, өмете. Уңышлар сиңа, Фәрхат!


Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Подробнее...

Булган кыз

44-7Төмән районының Червишево урта мәктәбе филиалы саналган Акъяр белем йортында узган семинарда 1 класс укучылары матур итеп “Шалкан” рус халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Алар арасында алып баручы ролен башкаручы Эльвина Мирьяминованың татарча матур, төгәл сөйләменә игътибар итми мөмкин түгел иде. Укытучысы Динара Кәримова Эльвинаның мәктәпкә килгәндә үк хәрефләрне белүе, хәзер инде укырга өйрәнүе турында сөйләде.

- Бу сөйкемле кыз – авылдашыбыз, гомере буе алдынгы сыер савучы булып эшләгән хезмәт ветераны, җыр остасы Ләлә апа Мирьяминованың оныгы. Эльвина да балалар...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836