#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Юлия биегәндә идәннәре бөгелә

18-9Быел Яркәү районы “Таң йолдызы” балалар фестивалендә Кызылъяр мәктәбе укучылары бию номинациясе буенча дәрәҗәле урыннарны беркемгә дә бирмәделәр. Җиңүчеләр арасында Юлия Корманова да булды. Ул укытучысы Гөлназ Юсупова белән өйрәнгән “Су буенда” дигән җитез биюне башкарып, 2 урынны яулады. Юлия 6 сыйныфта гел яхшы билгеләргә генә укый. Биергә аны 9 яшендә Фатыйма апа Кучемова өйрәткән. Хәзер Юлия авыл мәдәният йортында оештырылган “Шаян кызлар” төркемендә дә бии һәм шунда ук җырлый да. Күптән түгел Яркәү авылында узган “Барсы да бииләр” район бәйгесендә төркемнәре белән биеп беренче, өченче...

Подробнее...

Пионер-герой – Марат Казей

18-8Марат Иванович Казей 1929 елның октябрендә Дзержинск районы, Станьково авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлангач, Маратның әнисе Анна Казей Минск шәһәрендә  идән астында яшерен эш алып баручылар белән хезмәттәшлек итә (үзендә яралыларны яшереп аларны дәвалаган). 1942 елны моның өчен фашистлар аны асалар.

Маратның хәрби биографиясе әнисе үлеменнән соң башлана. Апасы Ариадна белән Октябрьнең  25 еллыгы исемендәге партизан отрядына теркәләләр. Чая, курку белмәс малай немецларның гарнизонына берничә тапкыр үтеп керә, иптәшләре янына һәрчак кыйммәтле информация белән кайта...

Подробнее...

Яралар күчә килә

1941 елның 22 июнендә сугыш башлангач, икенче көнне үк ирләрне фронтка озата башлыйлар. Ул чакта япь-яшь булган әбием дә, яңарак кына туган баласын кочаклап, ирен озатып кала. Озак та үтми, баласын бәләкәй арбага салып, кырга уракка йөри башлый, кичләрен фронттагы иренә сагынычлы хатларын яза. Ләкин җавап хатлары килми.

Бервакытны бабамның сугышта һәлак булуы турында “кара кәгазь” килә. Хат ташучы аны китергәндә әбием кырда эштә була, кайгылы хатны әбиемнең энесе Рафаил абый алып кала. Нишләргә дә белми үзе, ахыр чиктә бу турыда әбиемә әйтмәскә, кәгазьне яшереп калырга була.

Ниһаять...

Подробнее...

Бәйрәм үзәгендә - балалар

14-624-26 март көннәрендә Төмәннең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында “Салават күпере” балалар сәнгать иҗаты конкурсы - XVII өлкә милли фестивале уздырылды. Чараны милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мәдәният департаменты, өлкә милли-мәдәни автономияләр, милли иҗтимагый оешмалар һәм “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йорты оештырды. Фестивальдә  200дән артык балалар иҗат коллективлары катнашты. Башка шәһәрләрдән, районнардан килүче сабыйлар ...

Подробнее...

Шатлык өләшүчеләр

14-7Рәсемдәге бәхетле елмаючы балалар - Яңа Кәешкүл авылының “Отрада” ансамбле биючеләре. Без алар белән Яркәү мәдәният йортында узган “Таң йолдызы” район конкурсында таныштык. Алар бәйгедә “Ярашу” дип аталган бию башкарып, 3 урын яуладылар. Яуладылар дип әйтү һич тә арттыру булмас, билгеле булганча, бәйгедә оста биючеләр саны күп иде. Ансамбль өчен бу чын-чынлап зур җиңү булды, чөнки җитәкчесе Альбина Евина төркемне ноябрь аенда гына оештырган. Һәм шушы кыска вакыт эчендә биючеләребезне тамашачы да яратып өлгергән. Чыгышларын ялкынлы алкышларга күмеп, сәхнәгә чакырып кабат биетәләр. Биюче...

Подробнее...

Аю, бүре, төлке

(Татар халык әкияте)

Бервакытны Аю, Бүре һәм Төлке үзара сөйләшеп, бер фикергә килгәннәр, ди. “Без хаҗга барып кайтыйк, моннан соң беркемгә дә тимик, үз көчебез белән көн итеп торыйк”, – дигәннәр алар. Шулай итеп, болар беркемгә дә зарар итмәскә  сүз куешканнар, ди.

 Болар юлга чыгып китәләр.Юлда барганда бер Дөягә юлыгалар, ди. Дөя алардан:

- Кая киттегез, дуслар? – дип сорый икән, ди.

Болар:

- Менә без хаҗга киттек, беркемгә дә зарар итмәскә сүз куештык, - диләр.

Дөя әйтә:

- Ярый алай булгач, мине дә үзегез белән алып...

Подробнее...

“Таң йолдызы” йолдызчыгы

9-18Яркәү районы, Яңа Кәешкүл урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Айдар Абдразаков татар мәдәнияте көннәрендә район «Таң йолдызы» бәйгесендә үзенең яраткан җырчысы Ринат Рәхмәтуллин репертуарыннан “Тукта, яңгыр” җырын башкарып, тамашачыларны дәртләндерде. Җырга осталыгы аның әтисеннән күчкән, күрәсең, чөнки балачагында Марат та авылдашларын матур җырлар белән сөендергән, төрле бәйгеләрдә катнашып дәрәҗәле урыннар яулаган. Ә хәзер Айдар әтисенең иҗат юлын дәвам итә. Ә менә сәхнәдә үзеңне тоту тәртипләренә, җырларның сүзләрен өйрәтү, милли костюм булдыру кебек эшләрне укытучылары Оксана Тимергалиева...

Подробнее...

Борынгыдан килгән бәйрәм

9-17Күптән түгел Төмән шәһәре мәдәният үзәгендә балалар өчен “Әмәл” бәйрәме үткәрелде. Чарада шәһәрнең 94нче мәктәбенең  2”д” сыйныфы  укучылары катнаштылар. Класс җитәкчеләре – Галина Ижбулаева.

Залда сәхнә янында ике яклап урындыкларга  шушы балалар тезелеп утырдылар. Бәйрәмгә ата-аналар, бирегә  төрле түгәрәкләргә йөрүче сабыйлар килделәр. Алгы рәттә утыручы жюри әгъзалары чыгышларга  бәя бирделәр. Аны Төмән мәдәният, сәнгать һәм социаль технологияләр академиясе, Төмән шәһәре хакимиятенең мәдәният департаменты белгечләре тәшкил итте.

Экраннан “Әмәл”&nbsp...

Подробнее...

Халкыбызның кәсепләре белән танышу

9-16Күптән түгел Төмәннең 123нче балалар бакчасында “Халык кәсепләре” дигән  тематик атна үткәрелде. “Чәчәкләр” мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияче Рамилә  Апшанова 6 яшьлек Данил Калиевның әбисе Гөлнара Гобәйдуллина белән балаларны татар мәдәниятенең үзенчәлеге, халкының йолалары, кәсепләре белән таныштырдылар. Сабыйлар кызыксынып мини-музей экспонатларын карадылар, яулыкларны, кәләпүшләрне киделәр, бизәкле әйберләргә, аяк киемнәренә карап сокландылар. Гөлнара Хәмит кызы чәй эчү йоласын  күрсәтте...

Подробнее...

Боксчы Динар

9-19Динар Булатовны атасы 8 яшендә бокс секциясенә алып килә. Спорт белән шөгыльләнү бу тиктормас, шук балага бик ошый. Уңышлар да көттермиләр, ярышларга еш бара. Хәзер Динарга 12 яшь, әнә күпме медаль алып өлгергән инде! Күптөрле шәһәрләрдә булган, бигрәк тә Казан, Яр Чаллы, Новоуральскта үткән бөтенроссия бәйгеләрендә бәхет елмайган үзенә: 1 урын алып кайткан. Бер дә буш вакыты юк. “Әле бокстан тыш футбол уйнарга йөри, кышын шугалакны (каток) ярата инде. Шат күңелле, кызыксынучан, аралашучан энем өйдә дә әти-әнисенең беренче ярдәмчесе”, - ди аның турында апасы Рузилә.

Бокс...

Подробнее...

Хәйләкәр әтәч

Борын-борын заманда бик матур, батыр бер әтәч булган. Әтәч бервакыт урамда йөргәндә алтын балдак таба да, муенына кия. Моны бер бай күреп: “Алтын балдагыңны бер атнага миңа биреп тор, мин сиңа тары бирәмен”, - ди. Әтәч тиз күнә. Байга бер атнага балдакны биреп, тары алып кайтып китә.

Бер атна үткәч, әтәч байдан барып балдакны сорый, ә бай бирмичә куып  җибәрә. Әтәч ике көн үткәч, бай янына тагын бармакчы була. Бара торгач, әтәчкә бер зур аю очрый. 

- Әтәч, кая барасың? – ди аю.

- Мин байга алтын балдагымны сорарга барам, - ди әтәч.

- Мин дә барыйм әле, -...

Подробнее...

Балачак киредән кайтмый

1-9Ял көне, оныклар барысы да әби-бабайга кунакка килгәннәр. Быел бит аларның алтысы да мәктәптә укыйлар. Көн җылы булгач, олыраклар ишегалдының карын чистартып, тыштагы техникаларны караштырып йөргән бабайга ярдәм итәләр. “Аллага шөкер, Әмир белән Абдрахман Ахияровлар ирләр эшенә яраклы була башладылар”, - дип куанып куйдым. Үзем кухняда тәмле-томлы пешерәм. Оныкларны, иң кадерле кунаклар килгәндәй, шатланып каршы аласың. Алар бит һәрберсе үзенә бертөрле - әйбәтләр, матурлар. Әни мәрхүм: “Бервакытта да кеше алдында балаларыгызны матурларым дип сөймәгез”, - дия торган иде. Әйтәләр бит: “Аю да...

Подробнее...

“Әкияттә кунакта!”

1-8Шушы арада Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә “Әкияттә кунакта!” исемле балалар өчен бәйрәм үткәрелде. Үзәк хезмәткәрләре тарафыннан сабыйларга “Морозко” әкияте буенча сәхнәләштерелгән конкурс-әкият программасы куелды. Чыршы бәйрәменә опекунлыкка алынган ятим, ата-аналары инвалид булган балалар, патронат, күп балалы гаиләләр һәм билет буенча кергән шәһәр сабыйлары килделәр. Мәсәлән, биредә өлкә татар Конрессы каршында эшләп килүче бәйрәмне оештыручы “Бездә ятим бала юк” хәйрия фонды чакыруы буенча Төмән районы, Талымхан авылыннан йортлары янган 8 балалы Сөлхәрнәевлар, Түбән Тәүде районы...

Подробнее...

Безнең “йолдызлар” кабынганда

1-10Шыкча авылының мәдәният йортында шагыйрьләребез - Муса Жәлил hәм Габдулла Тукайга багышланган “Ачык буяулар” (“Яркие краски”) hәм “Ике шагыйрь – ике йолдыз” (“Два поэта – две звезды”) исемле тематик кичәләр үткәрелде. Кичәләрне оештыруда авылыбызның мәдәният хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәттеләр. Катнашучыларның чыгышларына бәя бирүчеләр - Төмән дәүләт региональ мәгариф үстерү институты белгече Рафаэль Гадиев, педагогия хезмәте ветераны Фәhимә Хәсәнова hәм өлкәбезнең “Яшь буын” татар яшьләре иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов булдылар.

Кичәләрдә Явызбы авылының балалар...

Подробнее...

Чыршыны бизәгәндә

1980нче елларда Совет чорында яшәгәндә чыршыны бизәр өчен ясалган уенчыклар хәзергеләрдән аерыла иде. Бүгенге көндә кибетләрдә ассортимент зур, тик уенчыклар нигездә пластмасс һәм пластиктан эшләнгән.  Ул заманнарда уенчыклар экологик яктан чиста иде. Чыршыга катыргыдан, пыяладан, агачтан ясалганнарны элдек. Фольгадан эшләнгән серпантин, мишуралар белән бизәдек. Мәктәп чыршысын бизәгәндә фантазиябезгә сокланырлык иде. Төсле кәгазьләрдән чылбырлар ясап, Киндерле мәктәбе спорт залының уртасында утырган гаять зур чыршы агачын шуның белән урадык. Кәгазь фонарьлар, кар бөртекләре...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836