#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Игътибарның үзәгендә - балалар

32-15Төмәннең 430 еллык юбилейлы туган көне киң колач белән  үткәрелде. Һава торышы үзен сынатмады: кояшлы, җылы көн бүләк итте. Шәһәрнең  Республика урамыннан Ленин урамынача транспорт хәрәкәте туктатылды, юлның ике ягына да халык тезелеп басып, Бразилиядәге шикелле карнавал йөрешен көтте. Менә беренче булып җайдаклар төркеме пәйда булды. Монда иллегә якын атлылар Төмәннең тарихын чагылдырдылар: баһадирлар да, казаклар да, пулеметлы тачанкада кызылармиячеләр дә һәм башкасы бар иде. Атларның ниндие генә юк! Гарәп чабышкылары, авыр йөк атлары һәм башкасы.

...

Подробнее...

Чит кеше чиясе

Бүген Җәмиләләр шәһәр читендәге бакчаларына бардылар. Ул бакча зур, йорты агачтан, якында гына урман. Ә иң мөһиме – бакчада Җәмилә бик ярата торган кура җиләге үсә.

 - Тәмлетамак, - диде әтисе аңа шаяртып, җиләк сутына буялып беткән кызының куаклар арасыннан чыгып килгәнен күргәч, - я, туйдыңмы соң инде?

...Монда Җәмиләгә тынгы бирми торган тагын бер нәрсә бар иде, - күршеләрнең бакчасында чия агачы үсә! Чияләре шундый кызарып пешкән! ”Койма булмаса, мин анда керер идем дә, чияләрен ашап чыгар идем”, - дип кызыга ул...

Ишегалдында уйнап, күрше чияләренә кызыгып йөргәндә, ул...

Подробнее...

Әниләр һәм бәбиләр

- Император пингвинның биш атналык балалары “балалар бакчасына” җыелалар. Салкында туңмас өчен бер-берсенә елышып басалар. Ә ата-аналары бу вакытта диңгезгә балык ауларга китә, алар килгәнче балаларны “тәрбияче” пингвиннар саклый. Биш айлык булгач, яшь пингвиннар инде үзләре диңгезгә ауга чыгып китәләр.

- Аю баласы анасыннан ике яшь тулгач кына аерылып китә. Ләкин кайберләре аннан соң да кала – яшь туганнарын тәрбияләшер өчен.

- Тавык чебие йомырка эчендә чакта гимнастика белән шөгыльләнә башлый: башын алга-артка селкетә. Вакыты җиткәч, шундый хәрәкәт белән йомырка кабыгын ватып...

Подробнее...

“Мәктәп корабле”

29-6Җәйнең нәкъ уртасы. Айдан артык дәвамында өлкә мәктәпләре каршында балалар өчен сәламәтләндерү көндезге лагерьлар эшләп килә. Без лагерьдагы хәлләр, сабыйларның каникуллары турында Түбән Тәүде районы, Киндерле мәктәбе директоры Мөнирә Хикмәтулла кызы Калиевадан сорадык.

- Киндерле мәктәбе - Түбән Тәүде белем учреждениесенең  филиалы. Районда икенче рәсми мәктәп – Велижан мәгариф учагы. Лагерьга (площадка) беренче сменага 77 бала йөрде, икенчегә 20. Ике сменаның да лагерь начальнигы -  Гөлнара Фәйзуллина.

Беренче сменада тәрбиячеләр – Альбина Әхтәриева, Татьяна Герт...

Подробнее...

Абыйлы-сеңелле ташбулатовлар

29-4Таныш булыгыз, балалар! Рәсемдә Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы Сабан туенда уздырылган “Татар егете” бәйгесендә шушы исемне яулаган Реналь һәм “Татар кызы” бәйгесендә беренче урынга лаек булган Арина Ташбулатовлар. Молодцы! Алар искиткеч матур, күз явын алырлык милли костюмнары белән халыкны хәйран калдырдылар. Бик нәни булсалар да, сәхнәдә үзләрен лаеклы тоттылар. Реналь чын “егет”, сеңлесе егылып китмәсен дип, сагалап кына торды. Ә сеңлесе абыйсы янында үзен ышанычлы сизде.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Подробнее...

Чәчәкләрне ничек сакларга?

29-5Вазадагы чәчәкләрнең гомерен озайтыйк дисәк, аларны кайчан өзәргә икәнен дә белергә тиешбез. Лаләләрне (тюльпан), мәсәлән, чәчәк бөресенә төс кергәч, ачылганчы ук, ә нәркисне (нарцисс) муены сузылгач, ачыла башлауга өзәләр. Чалма чәчәкне (пион) һәм гөлчәчәкне (роза) ярым ачылгач кисәләр. Канәфер һәм кыңгырау чәчәкләрен дә яртылаш ачылгач, гладиолусны бер-ике чәчәге ачылуга кисәргә мөмкин. Бер еллык кашкарыйны (астра) һәм хризантеманы чәчәкләре ачылгач кына өзәргә кирәк. Чәчәк сабагын үткен пычак белән, кыеклап киссәң әйбәтрәк. Нәркис, лалә, канәфер, хризантема, кашкарыйны сындырып кына алырга...

Подробнее...

Хикәяләр язучы кыз

Тубыл шәһәренең Н.Д. Лицман исемендәге гимназия укучысы Ләйсән Бикшанова ”Петербург укучылары форумы” бөтенроссия мәдәни-иҗади проектына үзенең “Сукыр” дип аталган хикәясен тәкъдим итеп, беренче урын яулады. Хикәядә яшүсмерләр арасындагы гади булмаган мөнәсәбәтләр, аларның мөмкинлекләре чикле булган балаларга карашлары турында сөйләнә. Бәйгедә катнашырга теләк белдергән 350 кеше арасыннан сайлап алынган 22 укучыны Санкт-Петербург шәһәрендә бүләкләделәр. Биредә алар язучылар, актерлар белән очраштылар, шәһәр буенча экскурсиядә йөрделәр, китапханәләрдә, музейларда, күргәзмәләрдә булдылар. Шуны...

Подробнее...

Гаиләм белән горурланам

23-6Миңа 12 яшь. Туган җирем – Нефтеюганск шәһәре. Төмәннең 52нче мәктәбендә 6нчы сыйныфта укыйм. Безнең мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытыла. Татар теле укытучысы – филология фәннәре кандидаты Халидә Хәлидулла кызы Кирамова. Ачык дәресләр, бәйгеләр, башка төрле класстан тыш чаралар татар телендә алып барыла. Безнең мәктәптә төрле милләт балалары укый, шулай да һәр укучы рус теле белән янәшә татар телен дә өйрәнә.

Әтием – Вячеслав Рәис улы Яркәү районы, Карагай авылында, әнием – Гөлфрүз Зиннур кызы Яркәү районы, Бурбар авылында туып үскәннәр. Әнием урта мәктәптән соң, юрист...

Подробнее...

Тукай иҗатына сәяхәт

23-7Индрәй урта мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәгеләр бүлегенең “Гномики” төркеме бөек шагыйребез Г.Тукайның юбилее уңаеннан “Тукай шигырьләре һәм әкиятләре дөньясына” “сәяхәткә” чыктылар. Кунакка әти-әниләре дә килгән иде.

Беренче тукталышта шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштылар. Монда балалар гына түгел, әти-әниләр дә рәхәтләнеп белгәннәрен искә төшерделәр. Аннары шигырьләр белән тукталыш булды. Берәүләр сәнгатьле итеп шигырь сөйләсәләр, Диана Агунова белән Риналь Кәримов (рәсемдә) “Бала белән күбәләк”не сәхнәләштереп күрсәттеләр, ә Рәдиф Сиябутдинов “И туган тел”не оста итеп...

Подробнее...

“Без Тукайлы халык мәңгегә”

19-826 апрель көнне Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының татар мәдәнияте бүлеге хезмәткәре, педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев җитәкчелегендә “Без Тукайлы халык мәңгегә!” дигән әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Чараның беренче бүлегендә тамашачыларны үзләренең матур җырлары белән “Дуслык” (җитәкчесе Х.Мирхәйдәров) халык җыр ансамбле сөендерде. Халык аларның уен-бию элементлары кертеп башкарылган җырларын бик яратып тыңлап, һәр чыгышларын алкышларга күмделәр.

Татар халкының бөек...

Подробнее...

Уңышлар баскычы - 2016” фестивале үтте

19-921нче апрель көнне Ялутор районы, Аслана авылы мәдәният йортында район мәдәният һәм ял үзәге оештыруында ел саен үтә торган “Уңышлар баскычы-2016” район балалар һәм яшүсмерләр сәнгате фестивале булып үтте. Фестивальнең төп бурычы - халык сәнгатен саклау һәм үстерү, сәләтле балаларны, иҗади коллективларны барлау, аларның сәләтләрен үстерү, үзара тәҗрибәләр белән бүлешү, милләтләр арасындагы дуслыкны ныгыту. Бәйгедә катнашучылар 4 номинация  – ялгыз һәм күмәк җыр, хореография, театраль жанр буенча ярыштылар...

Подробнее...

Минем сеңлем

19-6Мин үземнең сеңлем Вероника турында язам. Аңа 9 яшь, ул 2 нче сыйныфта гел “5” һәм “4” билгеләренә генә укый. Вероника бик тырыш кыз. Класста, мәктәптә үтә торган чараларда актив катнаша. Ул кечкенәдән татар телен үзләштерә. Иң беренче Төмән шәһәренең “Этнос” балалар үзәгендә өйрәнде, ә хәзер татар телен өйрәнүне Төмәннең 52нче мәктәбендә дәвам итә. Ул шигырьләр бик оста сөйли. Халыкара “Мәскәү язы” бәйгесендә нәфис сүз остасы номинациясендә 3 урын алды. Сеңлемнең иң яраткан шөгыре – ул нәфис гимнастика. Гимнастика белән Вероника биш яшеннән шөгыльләнә. Ул төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы...

Подробнее...

Төмән шәһәренең 52нче мәктәбе укучылары яза

Хәтер - мәңгелек

Мин – Айгөл Хәбибулина Төмән шәһәренең 52нче мәктәбендә 7”а” сыйныфында укыйм. Безнең мәктәп Кырынкүл авылында урнашкан. Авылыбызда чик сакчылары паркында төрле һәйкәлләр бар. Берсе Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыма багышланган. Анда минем бабаемның исем-фамилиясе дә бар. Мин авылыбыз тарихы белән кызыксынам. Быел Нуретдин абый Ибраһимов һәм Вилдан абый Кәримов мәктәбебездә эзләнү алып бара торган клуб оештырдылар. Мин дә шушы клубка йөрим. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларым турындагы бик күп мәгълүматларны китапханәчебез Вәлимә апа Нәбиева...

Подробнее...

Талымханда карга боткасы

Талымхан урта мәктәбендә “Карга боткасы” бәйрәме узды. 6 нчы сыйныф укучылары Алинә Юскаева белән Ләйсән Абдразакова бәйрәмне матур итеп алып бардылар. Каргалар булып киенешеп, биеп-очып килгән 3 нче сыйныф укучыларын  Әби каршы алып, “Карга боткасына” чакырды. Каргалар белән бергә балалар өйдән-өйгә йөрделәр, сый-хөрмәт җыйдылар. Балалар һәрбер  өй янына килеп, җырлар җырлап, такмаклар әйтеп әлеге өйгә, аның хуҗаларына изге теләкләр теләделәр. Авыл халкына бик зур рәхмәт, ...

Подробнее...

Сәхнә йолдызчыклары

15-6Рөстәм белән Алинә Төмән шәһәренең “Этнос” балаларга гуманитар белем бирү үзәгенә 2 ел йөриләр. Анда укытучылары Наисә Гайнельянова аларны сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләргә, җырларга, биергә өйрәтә.

Быел Рөстәм Ташбулатов “Таң йолдызы” шәһәр конкурсында беренче мәртәбә катнашты. Ул көчле, моңлы тавышы белән “Туган як” җырын башкарып, тамашачылар мәхәббәтен яулады. Тамашачылар дәртләнеп, аның чыгышын алкышларга күмделәр. Рөстәм шәһәрнең 72нче мәктәбендә 3 “Б” сыйныфында яхшы билгеләргә генә укый. Ул Наисә Камил кызы алып барган татар теле дәресләренә бик теләп йөри, айкидо спорт төре белән...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836