Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бүләк кемгә?

(Әкият)

Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын – Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне үзенә чакырып алган.

- Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә уңганрак? Шуңа бүләк бирәм, - дигән.

Ә бүләк бик затлы икән – уч тутырып йолдызлар бирергә уйлаган Кояш.

Сүзне Көз башлаган:

- Үзегез дә яхшы беләсез, мин басуларның уңышын җыйдым, бар дөньяны алтынга күмдем. Кошларны җылы якка озаттым, балаларны мәктәпкә чакырдым. Бүләк миңа тиеш!

- Әллә мин аз эшләдемме?! – дип сикереп торган Яз.

- Мин карларны эреттем, басуларга иген чәчтем, кошларны чакырып кайтардым, агачларны яфрак ярдырдым...

Подробнее...

Советлар чорындагы көзләр

Балачактагы, Советлар чорындагы көз айлары үзенчәлекләре белән истә калган. Алар хәзерге заманнан аерылып торды, чөнки бүгенге мәктәп балалары күмәкләшеп колхоз кырларына ярдәмгә чыкмый. Безнең Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында «Большевик» колхозы нык көчле иде. Ел саен көзен, нәкъ менә октябрь аенда, мәктәп укучыларын еш кырда тырма яки озын таяк белән чабылган культураларны әйләндерергә чакырдылар. Машина әрҗәсенә укытучылар, берничә сыйныф укучылары төялешеп кырга киләбез. Кызу эш башлана, менә төш тә җитә, кем өеннән нәрсә алып килгән, бер урынга җыелышып ашап алабыз, аннан янә хезмәт...

Подробнее...

Искер музеенда

41-7Август аенда Тубыл шәһәре янында урнашкан Искер җирендә узган “Искер җыен” халыкара фестивалендә катнашучылар арасында балалар да күп булды. Аларның кайберсе җырлап-биеп сәхнәдән тамашачыларның күңелен ачтылар. Күпләре “Нәфис сүз” бәйгесендә ярыштылар. Рәсемдәге балалар да әлеге бәйгедә катнашып, җирле шагыйрь-шагыйрәләребезнең иҗат җимешләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Шул арада алар Искер ханлыгы музеенда булып, экспонатлар белән таныштылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Подробнее...

Безнең колхозда

Безнең колхозда басулар бик күп һәм әллә ничә төрле. Арыш, бодай, борчак басулары күз күреме җитмәслек киң мәйданнарда җәелеп ята... Игеннәр, без өлгерәбез инде дигәндәй, бер-берсенә кагыла-кагыла шаулыйлар һәм шаулаган саен җитлегә баралар. Бу вакытларда башак тавышларын ишетеп, куанып бетә алмыйм мин.

Безнең сап-сары чәчәк аткан көнбагыш участоклары көндезләрен генә түгел, караңгы төннәрдә дә төтенсез янган карнавал утларын хәтерләтәләр.

Безнең зәп-зәңгәр чәчәктә утырган җитен басуларыбыз да бар...

Ә инде карабодай басуларына таба атласаң, табигать аны, яман күзләрдән...

Подробнее...

Санак артында озак утыру сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый

Санак каршында утырганда укучы бала гел бер позада утыра: үзе экранга карый, куллары я клавиатурада, я «тычканда», шушы халәттә ул эше беткәнче утыра. Чикләнгән позада утыру кайбер авырлыклар тудырырга мөмкин.

- Сулау процессы чикләнә. Алга юнәлтелгән куллар күкрәк читлегенең хәрәкәт итүен чиклиләр һәм бу төрле тын юлы авыруларына китерергә мөмкин.

- Остеохондроз. Бик озак җилкәләр төшкән килеш утырганда сөяк – мускуллар системасының үзгәрүе барлыкка килә, умыртка баганасы кыегаюы мөмкин.

- Кул буыннарының авыртуы. Санак алдында эшләгәндә куллар бик күп төрле хәрәкәтләр...

Подробнее...

Җәйге каникул

36-9Мин быел җәйге каникулымның зур өлешен Төмәндә уздырдым. Берничә тапкыр Яркәү районы, Карагай авылындагы өебезгә бардым, Түбән Тәүде районы, Киндерледә туганнарымда булдым.

Төмән шәһәре Сабан туе күңелемә нык ошады. Икедән туган энем Костя белән Заречный микрорайонындагы яр буе ял зонасы территориясенең бөтен почмагында булдык. Төрле уеннарда катнашып, көч сынашып жетоннар җыйдык, аннары алар белән түләүсез батутта сикердек. Ял көннәрендә песиебез «Киса» ны алып дачага бардык. Анда мин әтиемә-әниемә бакча эшләрендә булыштым: яшелчәләргә су сиптем, утадым, җиләк-җимеш җыйдым, мунчага утын...

Подробнее...

“Бәхетле елмайган йөзләре дәлил”

36-8Төмән өлкәсендә мәктәп каршындагы балаларны сәламәтләндерү лагерьлары ябылды.

Төмәннең Кырынкүл авылында урнашкан 52 нче мәктәптә җәйге айларда өч смена лагерь эшләде. Без өченче смена лагере начальнигы тырыш, энергияле, җаваплы югары категорияле тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Алена Әхмәдъяновадан лагерь турында сораштык.

- Лагерь начальнигы булып беренче тапкыр эшләдем, минем өчен бу сыналмаган гамәл иде. Бераз каушадым, чөнки тәрбия эше бөтенләй башка, педагогия эшчәнлегенең катлаулы өлеше. Төрле яшьтә булуларын күздә тотып, балаларны көнозын ничек уйнатырга? Мәктәп коллективының...

Подробнее...

Сентябрь ае

Сентябрь – җәйге ай түгел, көзге ай дип тә атарга авыр. Көз – ул яңгырлар, эсселек, туңдыру. Сентябрь аенда көндез кояш яхшы кыздыра. Әмма кояш горизонтка керүгә, табигать көз турында искә төшерә. Шунда ук салкыная, чөнки җир кыска көзге көн аркасында җылына алмый. Иртәнге сәгатьләрдә дә салкын белән бөрки.

Агачлар яфракларын теләмичән генә алыштыралар. Тик көннән-көн агачларда чуар яфраклар арта бара. Табигать үзгәрә, яшел буяулар салмак кына сары, көрән, кызыл төсләргә алышына. Паркларда, скверларда, урманнарда матурлык төсләрнең табигый төрлелеге белән таң калдыра. Сентябрь аенда барысы...

Подробнее...

Эш үткәч, үкенүдә файда юк

Матур җәй көне иде. Марат берүзе бакчада уйнап йөри. Ул күлмәк итәгенә вак ташлар җыйган да, әле бер, әле икенче агач янына барып, таш ата. Шулай итеп, ул кошларны куркыта. Аларга таш тидерә алмавына эче поша.

Менә бер кош аның баш очыннан ук очып үтте дә, ерак түгел юл кырыена барып кунды. Шулчак Марат, аңа төбәп, бер таш атып җибәрде. Таш кошның башына барып тиде. Ул шунда ук егылды һәм канатлары белән бер генә җилпенде дә үлде.

Марат тиз генә кош янына йөгереп барды. Кошның урман чикләвеге зурлыгындагы башыннан бер тамчы гына кан тамган. Ә нәни томшыгыннан яфрак корты күренеп...

Подробнее...

Динозавр һәм тычкан

(Әкият)

Урманда динозавр яшәгән. Ул гел боек булган, беркем белән исәнләшмәгән һәм һичкемгә елмаймаган. Урманда бөтен хайваннар динозаврдан курыкканнар, чөнки һичкайчан елмаймаган җәнлектән ни көтәргә? Ул үтеп барганда хайваннар аннан куркып качканнар, кеме куак арасына, кеме оясына. Алар шулай яшәгәннәр.

Бервакыт, динозавр бер биек урында йоклап китә. Аның бит үзенең өе дә булмый, нәрсәгә ул? Аңа барыбер һичкем килми, дуслары да юк. Ул тычкан оясына ятып, үзенең зур яны белән аның ишеген каплап куюын белми.

Тыныч кына йокыга талган, ә бу вакытны тычкан өенә кайта. Йортының ишеге...

Подробнее...

Тәкъдим

Төмән өлкәсе балаларына Бөтенроссия балалар хәрәкәте авторлары булырга тәкъдим итәләр. Россия Президенты яңа хәрәкәт булдыруны хуплады һәм балаларның аның нинди булачагын үзләре хәл итәчәген билгеләде. Төмәнлеләрнең үз идеяләрен тәкъдим итү мөмкинлеге бар.

Төмән яшьләре инде берничә тапкыр үз талантларын федераль дәрәҗәдә күрсәтте. Мәсәлән, узган елның ноябрь аенда ике укучы «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Ә хәзер 11 яшьтән 18 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар командалары конкурста катнаша һәм исем, логотип, кием дизайны һәм яңа балалар хәрәкәте өчен башка...

Подробнее...

“Осталар бистәсе” лагеренда ял

32-12Җәй ул балаларны тәрбияләү, аларны төрле чараларга җәлеп итү өчен менә дигән вакыт. Күз ачып йомганчы тиз генә үтә дә китә. Бу чорда сабыйларның сәламәтлекләрен ныгытып, яңа көч туплап калсыннар дип тырышасың.

Менә август ае да керде. Өлкә мәктәпләре каршында гөрләп эшләгән сәламәтләндерү лагерьларының да инде өченче сменасы тәмамлана.

Без белем йорты яңалыклары, лагерь турында кызыксынып, Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбе директоры Мөнирә Калиевадан сораштык.

- Узган уку елында 12 укытучы 132 укучыга белем бирде. Быел физкультура фәненнән яңа укытучы киләчәк. Коллектив яшь, өч...

Подробнее...

Сөйкемле кыз Равия

32-14Равия Маняпова белән без Турай авылында узган Төмән районының Сабан туенда таныштык. Равия анда «Гүзәллек» бәйгесендә катнашты. Үзең белән саф татар телендә таныштыру, чулпылар тагылган озын чәч толымын, милли костюмны тәкъдим итү, иҗади номер күрсәтү кебек номинацияләрдә катнашкан 8 кыз арасында Равия иң кечеләре булды. Шуңа карамастан, сәхнәдә үзен бик иркен тотты, бер мизгелгә дә йөзеннән сөйкемле елмаюы китмәде.

Равия тамашачыларны, жюри әгъзаларын үзе белән бик оста итеп таныштырды. Җирле шагыйрә Галия Абайдуллинаның «Бәхетле бала» дигән шигырен сәнгатьле итеп сөйләде, татар...

Подробнее...

Юл хәрәкәте иминлеген өйрәнделәр

32-13Төмән районы, Явызбы авылында «Кояшкай» балалар бакчасында «Юл хәрәкәте иминлеге» дигән темага багышланган чара узды. Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру буенча кызыклы һәм танып -белү тематик дәресләре үткәрелде. Балалар бик теләп «Светофор», «Бибика» хәрәкәтле музыкаль уеннарда катнаштылар. «Төсле автомобильләр», «Светофорлар» биюләрен башкардылар.

Юл йөрү кагыйдәләре буенча рәсемнәр ясадылар, Сергей Михалковның «Дядя Степа - милиционер» дигән шигырен укыдылар. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә балалар юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар һәм...

Подробнее...

Игътибарның олысы – балаларга

32-15Төмән шәһәре Сабантуенда балаларга игътибар зурдан булды. Кем бармый калган, күпне югалткан. Заречный микрорайонындагы елга яры ял зонасы мәйданында нинди генә уеннар, ярышлар оештырылмады. Монда спорт көрәшләре өчен махсус кораллар китерелгән иде. Мәсәлән, турникта беркүпме секунд, минут ике кул белән тотынып торсаң, акча бирделәр. Аның күләме күпме тотынып торуыңнан иде. Төрле уеннарда, ярышларда уйнап, отсаң – жетон бирделәр.

Ул жетоннарны җыеп, балл буенча түләүсез батутта сикерәсең яисә «үгезне» егәрләп, аның белән көрәшәсең. Ул сине өстеннән төшермәкче була, бирешмисең. Аны сабыйлар нык яраттылар, чиратта...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836