#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җәйге каникул

36-9Мин быел җәйге каникулымның зур өлешен Төмәндә уздырдым. Берничә тапкыр Яркәү районы, Карагай авылындагы өебезгә бардым, Түбән Тәүде районы, Киндерледә туганнарымда булдым.

Төмән шәһәре Сабан туе күңелемә нык ошады. Икедән туган энем Костя белән Заречный микрорайонындагы яр буе ял зонасы территориясенең бөтен почмагында булдык. Төрле уеннарда катнашып, көч сынашып жетоннар җыйдык, аннары алар белән түләүсез батутта сикердек. Ял көннәрендә песиебез «Киса» ны алып дачага бардык. Анда мин әтиемә-әниемә бакча эшләрендә булыштым: яшелчәләргә су сиптем, утадым, җиләк-җимеш җыйдым, мунчага утын...

Подробнее...

“Бәхетле елмайган йөзләре дәлил”

36-8Төмән өлкәсендә мәктәп каршындагы балаларны сәламәтләндерү лагерьлары ябылды.

Төмәннең Кырынкүл авылында урнашкан 52 нче мәктәптә җәйге айларда өч смена лагерь эшләде. Без өченче смена лагере начальнигы тырыш, энергияле, җаваплы югары категорияле тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Алена Әхмәдъяновадан лагерь турында сораштык.

- Лагерь начальнигы булып беренче тапкыр эшләдем, минем өчен бу сыналмаган гамәл иде. Бераз каушадым, чөнки тәрбия эше бөтенләй башка, педагогия эшчәнлегенең катлаулы өлеше. Төрле яшьтә булуларын күздә тотып, балаларны көнозын ничек уйнатырга? Мәктәп коллективының...

Подробнее...

Сентябрь ае

Сентябрь – җәйге ай түгел, көзге ай дип тә атарга авыр. Көз – ул яңгырлар, эсселек, туңдыру. Сентябрь аенда көндез кояш яхшы кыздыра. Әмма кояш горизонтка керүгә, табигать көз турында искә төшерә. Шунда ук салкыная, чөнки җир кыска көзге көн аркасында җылына алмый. Иртәнге сәгатьләрдә дә салкын белән бөрки.

Агачлар яфракларын теләмичән генә алыштыралар. Тик көннән-көн агачларда чуар яфраклар арта бара. Табигать үзгәрә, яшел буяулар салмак кына сары, көрән, кызыл төсләргә алышына. Паркларда, скверларда, урманнарда матурлык төсләрнең табигый төрлелеге белән таң калдыра. Сентябрь аенда барысы...

Подробнее...

Эш үткәч, үкенүдә файда юк

Матур җәй көне иде. Марат берүзе бакчада уйнап йөри. Ул күлмәк итәгенә вак ташлар җыйган да, әле бер, әле икенче агач янына барып, таш ата. Шулай итеп, ул кошларны куркыта. Аларга таш тидерә алмавына эче поша.

Менә бер кош аның баш очыннан ук очып үтте дә, ерак түгел юл кырыена барып кунды. Шулчак Марат, аңа төбәп, бер таш атып җибәрде. Таш кошның башына барып тиде. Ул шунда ук егылды һәм канатлары белән бер генә җилпенде дә үлде.

Марат тиз генә кош янына йөгереп барды. Кошның урман чикләвеге зурлыгындагы башыннан бер тамчы гына кан тамган. Ә нәни томшыгыннан яфрак корты күренеп...

Подробнее...

Динозавр һәм тычкан

(Әкият)

Урманда динозавр яшәгән. Ул гел боек булган, беркем белән исәнләшмәгән һәм һичкемгә елмаймаган. Урманда бөтен хайваннар динозаврдан курыкканнар, чөнки һичкайчан елмаймаган җәнлектән ни көтәргә? Ул үтеп барганда хайваннар аннан куркып качканнар, кеме куак арасына, кеме оясына. Алар шулай яшәгәннәр.

Бервакыт, динозавр бер биек урында йоклап китә. Аның бит үзенең өе дә булмый, нәрсәгә ул? Аңа барыбер һичкем килми, дуслары да юк. Ул тычкан оясына ятып, үзенең зур яны белән аның ишеген каплап куюын белми.

Тыныч кына йокыга талган, ә бу вакытны тычкан өенә кайта. Йортының ишеге...

Подробнее...

Тәкъдим

Төмән өлкәсе балаларына Бөтенроссия балалар хәрәкәте авторлары булырга тәкъдим итәләр. Россия Президенты яңа хәрәкәт булдыруны хуплады һәм балаларның аның нинди булачагын үзләре хәл итәчәген билгеләде. Төмәнлеләрнең үз идеяләрен тәкъдим итү мөмкинлеге бар.

Төмән яшьләре инде берничә тапкыр үз талантларын федераль дәрәҗәдә күрсәтте. Мәсәлән, узган елның ноябрь аенда ике укучы «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Ә хәзер 11 яшьтән 18 яшькә кадәрге мәктәп укучылары һәм студентлар командалары конкурста катнаша һәм исем, логотип, кием дизайны һәм яңа балалар хәрәкәте өчен башка...

Подробнее...

“Осталар бистәсе” лагеренда ял

32-12Җәй ул балаларны тәрбияләү, аларны төрле чараларга җәлеп итү өчен менә дигән вакыт. Күз ачып йомганчы тиз генә үтә дә китә. Бу чорда сабыйларның сәламәтлекләрен ныгытып, яңа көч туплап калсыннар дип тырышасың.

Менә август ае да керде. Өлкә мәктәпләре каршында гөрләп эшләгән сәламәтләндерү лагерьларының да инде өченче сменасы тәмамлана.

Без белем йорты яңалыклары, лагерь турында кызыксынып, Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбе директоры Мөнирә Калиевадан сораштык.

- Узган уку елында 12 укытучы 132 укучыга белем бирде. Быел физкультура фәненнән яңа укытучы киләчәк. Коллектив яшь, өч...

Подробнее...

Сөйкемле кыз Равия

32-14Равия Маняпова белән без Турай авылында узган Төмән районының Сабан туенда таныштык. Равия анда «Гүзәллек» бәйгесендә катнашты. Үзең белән саф татар телендә таныштыру, чулпылар тагылган озын чәч толымын, милли костюмны тәкъдим итү, иҗади номер күрсәтү кебек номинацияләрдә катнашкан 8 кыз арасында Равия иң кечеләре булды. Шуңа карамастан, сәхнәдә үзен бик иркен тотты, бер мизгелгә дә йөзеннән сөйкемле елмаюы китмәде.

Равия тамашачыларны, жюри әгъзаларын үзе белән бик оста итеп таныштырды. Җирле шагыйрә Галия Абайдуллинаның «Бәхетле бала» дигән шигырен сәнгатьле итеп сөйләде, татар...

Подробнее...

Юл хәрәкәте иминлеген өйрәнделәр

32-13Төмән районы, Явызбы авылында «Кояшкай» балалар бакчасында «Юл хәрәкәте иминлеге» дигән темага багышланган чара узды. Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру буенча кызыклы һәм танып -белү тематик дәресләре үткәрелде. Балалар бик теләп «Светофор», «Бибика» хәрәкәтле музыкаль уеннарда катнаштылар. «Төсле автомобильләр», «Светофорлар» биюләрен башкардылар.

Юл йөрү кагыйдәләре буенча рәсемнәр ясадылар, Сергей Михалковның «Дядя Степа - милиционер» дигән шигырен укыдылар. Үткәрелгән чаралар нәтиҗәсендә балалар юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар һәм...

Подробнее...

Игътибарның олысы – балаларга

32-15Төмән шәһәре Сабантуенда балаларга игътибар зурдан булды. Кем бармый калган, күпне югалткан. Заречный микрорайонындагы елга яры ял зонасы мәйданында нинди генә уеннар, ярышлар оештырылмады. Монда спорт көрәшләре өчен махсус кораллар китерелгән иде. Мәсәлән, турникта беркүпме секунд, минут ике кул белән тотынып торсаң, акча бирделәр. Аның күләме күпме тотынып торуыңнан иде. Төрле уеннарда, ярышларда уйнап, отсаң – жетон бирделәр.

Ул жетоннарны җыеп, балл буенча түләүсез батутта сикерәсең яисә «үгезне» егәрләп, аның белән көрәшәсең. Ул сине өстеннән төшермәкче була, бирешмисең. Аны сабыйлар нык яраттылар, чиратта...

Подробнее...

Йолдыз яңгыры

Агачларда көз хәбәрчесе – сары яфрак күренә башлады. Ләкин җәй әле үтмәгән! Тубылгы һәм ала миләүшәләр үз төсләрен дә җуймаган. Кырларда сары көнбагышлар, зәңгәр җитен чәчәкләре: берсе – алтын кояшны, икенчесе – җәйге күкне хәтерләтә.

Хәер, табигатьтә нинди генә төс юк! Як-якка очлы мыекларын тырпайтып, чикләвек тәлгәшләре саргая. Урманда кызыл һәм кара бөрлегәннәр өлгерә. Мүк җиләгенә дә алсулык йөгереп, чырай сыттырырлык әчкелтем тәм керә.

Августта кыр эшләре көчәя. Комбайнда, ындыр табагында олылар белән бергә малайлар, кызлар да эшли.

Кырда эш кызулыгы кимү белән көннәр...

Подробнее...

Күңелле, файдалы җәйге ял

28-10Латыйфа Мәмәтова Татарстанның «Милләтебез хәзинәләре» профильле балаларны сәламәтләндерү җәйге лагерьдан ял итеп кайтты. Сменаны оештыручылар – «Идел» яшьләр үзәге, татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы.

Быел да «Идел» лагеренда илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче татар балаларын берләштерү, туган телгә, халкыбызның гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү максаты белән балаларны сәламәтләндерү сменасы ачыла.

Лагерьда илебезнең 16 төбәгеннән 180 бала ял иткән. Беренче мәртәбә лагерьда булган Латыйфа Мәмәтова...

Подробнее...

“Туган телем” тукталышында бүләк откан Сафина

28-8Рәсемдәге бу кызчыкны Төмән шәһәренең Кырынкүл авылы мәктәбе каршында узган балалар Сабан туенда фотога төшереп алдым. Миңа бу сабыйның үтә кызыксынучанлыгы ошады. Аны читтән күзәтеп утыру, балачакта кичергән хис-тойгыларны яңартты... Кызчык сәхнәдә матур милли киемнәрдә биегән, җырлаган балаларны күрүгә, әбисе яныннан торып, алгы рәттәге урыннарга барып утырып, аларның һәр хәрәкәтен зур игътибар белән күзәтергә керешә. Сәхнәгә өлкәннәр чыкса, әбисе янына килеп, кыска чәченә тыгылган үрелгән чәче белән уйнарга керешә.

Янәшәсендәгеләр аның чәченә игътибар итсәләр, шатлыгы эченә...

Подробнее...

Хәерле көн юллыйм сезгә!

28-9Таныш булыгыз! Мин – Милена Ярмөхәмәтова. Табигатьнең матур почмагында урнашкан, Муллаш авылында яшим.

Гаиләбез зур түгел. Әтием - Тимур, әнием - Диләрә, сеңелем – Ясминә һәм мин! Юк әле! Картатам да, әннәүем дә, әбием бар, абый, апаларга нәселем бик бай минем.

Быел алтынчы сыйныфны тәмамладым, билгеләрем гел бишлеләр. Жырларга да, укырга, барысына да өлгерәм. Мәктәбемне, дусларымны, укытучыларны яратам.

Яхшы укуым һәм бәйгеләрдә җиңүем өчен, Казанга «Дуслык» лагерена юллама белән бүләкләндем.

Чыгыш ясыйм төрле сәхнәләрдә. Чәчләремә чулпылар тагам. Әбиемнең әбисенең...

Подробнее...

Ямбайның талант ияләре

28-7Төмән районы, Ямбай авылында узган Авыл көнендә «Ямбай авылы хакимиятенең талант ияләре» дигән фестиваль мәйданчыгы эшләде. Аны авыл китапханәсенең китапханәчесе Гөлфара Гарипова алып барды. Биредә күбрәк укучылар катнаштылар. Берәүләр җырладылар, икенчеләре биеделәр, кул эшләрен, рәсемнәрен, пешергән ризыкларын тәкъдим иттеләр. Шул арада без матур рәсемнәргә игътибар итеп, аның авторы белән кызыксындык. Авыл мәчетен шулай оста ясаучының 2 нче сыйныф укучысы икәнен белгәч, гаҗәпләнү һәм соклануыбыз тагын да артты.

Солтан Дәүләтов безгә берничә рәсемен күрсәтеп, балачактан яратып...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836