Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
“Яңарыш” газетасын башлап җибәрүче беренче мөхәррире Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов белән 9 елга якын бергә эшләдек. Азат абый җитәкче буларак, эшебез белән генә кызыксынмады, тормышыбызда да зур терәк булды. Гадел, кешелекле иде, һәркемнең хәленә керә белде. Хезмәткәрләрнең балалары бер вакыттарак тудылар, бер чорда үстеләр. 2001 елның башында кызыма бер ярым яшь тулды. Энем, карыйм, дигәч, эшкә чыктым. Ул июнь аенача карады, аннары арыды, авылга кайтып китте. Аны да аңлыйм, төнен сакчы булып объект саклады, көнозын бала карады. Мәгариф идарәсендә яследә урын август аенда гына була дип әйттеләр...
Азат абый турында язарга дип кулыма каләм алгач, Яркәү районы, Бурбар мәктәбендә 23 ел хезмәт дәресләрен алып барган ветеран укытучы Наил Әхәт улы Мөхәммәтовның газетабызның беренче мөхәррире турында ихластан: “Бик зирәк, тирән белемле һәм бик тә мәрхәмәтле кеше иде”, - дигән сүзләре хәтергә төште. Ә баксаң исә, 1962-1963нче елларда Азат абый аны Байкалово кичке мәктәбендә 10нчы сыйныфта укыткан һәм класс җитәкчесе булган. Шул елларны искә төшереп Наил Әхәт улы укытучысы турындагы истәлекләре белән бүлеште. Спортчы, яшь, чибәр абыйсының Укытучылар көненә багышланган концертта ачык, моңлы...