#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Якын дус

25-12«Иптәшләр бик күп булса да,
Якын дус берәү генә”.

Әйе, бу дөньяда һәркемнең дә дуслары бик күп була, ә якын дус авырлыкта, кайгы килсә сынала. Минем дә бик якын дустым бар - ул Тимербикә Ниязова-Сафарова.

Кечкенә генә вакыттан, әле укырга да кермәгәннән, без бергә уйнап үстек, бергә башлангыч классларны Яркәү районы, Яңакәешкүл (Сала) авылы мәктәбендә Галимә апада укыдык. Ул, күрәсең, безнең белемгә тирән нигез салган укытучы.

Унынчы класска кадәр бергә укып тәмамладык. Без шулкадәр дус булдык, бер авыр сүз әйтешү булмады, һәрвакыт бер-беребезгә ярдәмгә килеп, дәрес әзерләүдә дә...

Подробнее...

Күңелем белән дә чик буенда сакта

25-9Чик сакчылары бәйрәменә милләттәшләребез Төмән өлкәсенең көньяк районнарына керүче авыллардан да җитешкәннәр. Алар арасында Салаир авылында туып-үскән, бүгенге көндә Яңавылда гаиләсе белән көн күрүче Гомәр Сираҗетдин улы Азаматов хәрби киемдә килгән. Аның күкрәгенә тагылган медальләре кояш нурларында ялт-йолт итеп китә. Кырынкүлнең чик сакчылары скверында Гомәр Сираҗетдин улын очраткач, аны да игътибар үзәгеннән читтә калдырмадык. Ул сорауларыбызга бик теләп җавап бирде.

“Мин ел саен монда киләм. Чик саклаучылар бәйрәме елдан-ел матур традициягә кереп, зур бәйрәм төсе ала...

Подробнее...

Иҗат чишмәләре саекмасын

Яркәү районы, Шатан авылында авылдашларыбыз Җиңү бәйрәмен бик күңелле уздырганнар. Клуб мөдире Зөлфирә Басыйрова оештыруында бик күңелле концерт куйганнар.Олы яшьтә булса да, Мәнифә Хисаметдинова яхшы доклад сөйләсә, елый-елый тыңлый идек. Татар җырларын Зөлфирә үзе дә, кызы да бик яхшы җырлый, рәхмәт Зөлфирәгә, авылыбызның барлык үзешчәннәренә.

Клуб җыештырылган, Мәһди үзе язган шигырьләрен укыды, кем нинди һөнәр белә - барысын да күрсәттеләр. Һәр бәйрәмдә яхшы концерт куялар безнең авылыбызда. Киләчәктә дә концертларын карарга язсын, иҗат чишмәләре бер вакытта да...

Подробнее...

“Эшләмәсәм – авырый башлыйм”

25-10Асылбикә Сираҗ кызы Халикова: “Сугыш чоры балаларыныкы кебек минем дә балачагым булмады, дияргә була, ятимлек ачысын да татыдым, әмма үземне бик бәхетле хатын, әни, әби дип саныйм. Тормыш иптәшем Закирҗан белән 48 ел бик тату яшәп 2 бала тәрбияләдек. Тик ул безне зур кайгыга салып, 7 ел урында ятып авырганнан соң, 2003 елда вафат булды. Хәзер зур өйдә ялгызым. Балаларым, 3 оныгымның югары уку йортларында белем алып, сау-сәламәт эшләүләренә, уңышларына сөенеп яшим. Ялларда шәһәрдән бала-оныклар кайтып, хуҗалык эшләрен башкарып китәләр. Көннәремне телевизор карап, газета-журналлар укып...

Подробнее...

Ямбай музее 20 ел эшли

52-9Төмән районы, Ямбай авылы музее үзенең 20 еллык юбилеен билгеләде. Бәйрәм чарасы дәүләт вәкилләре, иҗтимагый оешмалар әгъзалары, тарихчылар, мәдәният белгечләре, авыл хакимияте, музей хезмәткәрләренең түгәрәк өстәл артында очрашып, музейның бүгенге хәле һәм киләчәге турында фикер алышу белән башланды. Музей җитәкчесе Розалия Бакиева кунакларны сәламләгәннән соң, музей тормышы белән таныштырып: “Студентлар, укучылар белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Авыллар һәм Төмән шәһәре мәктәпләре, балалар бакчаларына барып төрле халык уеннары, бәйгеләр, кичәләр үткәрәбез. Концертлар оештырып, шунда халык белән аралашып...

Подробнее...

“Казан егетләре” тубылда

52-10Концертның беренче өлешен  тубыллылар сынап карадылар. Энергияләре ташып торган яшь җырчылар “Синтез” мәдәният сараеның концерт залында тамашачыларның мәхәббәтен тиз арада яулап та алдылар. «Казан егетләре”нең яңа составы башкаруында ретро җырлар - “Чайкала иген кырлары”, “Өммегөлсем”, “Җомга”, «Әниемә“ өлкән яшьтәге тамашачыларны яшьлек елларына алып кайттылар.  Программага бу җырларны кертү, артистларның киенү стильләре, тамашачы  белән тыгыз...

Подробнее...

Җаным теләгән эш

Кечкенәдән үк ак халатлы табиб, шәфкать туташлары тормышымда һәрчак үзенә бер аерым урын алып тора иде. Һәркайсыбызның үз холкы, үз дәвалау ысуллары һәм хәтта сөйләшү рәвеше дә...

Юк, соңгы арада да еш очрый торган тупас һәм илтифатсыз медицина хезмәткәрләре турында түгел сүзем. Минем белгәннәрем – ак күңелле, ак уйлы, йомшак телле, җиңел куллылар. Мин яши торган  Ямбай авылында амбулаториядә менә шундый табиблар һәм башка хезмәткәрләр эшлиләр.

Шуларның берсе – үз эшенең остасы, процедура кабинетының югары категорияле шәфкать туташы Нәсимә Нуриәхмәт кызы Латфуллина. Ул...

Подробнее...

Тырыш хезмәткәрләр

47-2Тубыл шәһәрендә күп катлы яңадан-яңа йортлар төзелә. Шәһәрнең ООО «Лифтсервис» оешмасының диспетчерлар бүлекчәсендә эшләүчеләрнең күпчелеге милләттәшләребез. Ел ахырында хезмәтләренә нәтиҗә ясап, оешманың эшчәнлеге турында алар фикерләре белән уртаклаштылар. Лифтчы, оператор, диспетчер – аларның хезмәте җәмгыять өчен кирәкле эшләрнең берсе булып санала. Коллегаларының хөрмәтен яулаган, 1998 елдан бу юнәлештә хезмәт иткән Әлфия Шакирҗан кызы Кириллова: (өстәге рәсемдә) ”Кешене хезмәт бизи», дип юкка гына әйтмиләр. Безнең бүлектә тырыш, җаваплы милләттәшләребез хезмәт итә. Күңелләренә...

Подробнее...

Яхшыга яхшылар гына юлдаш булсын

47-6Кешелек дөньясы елдан-ел ваемсызлана, үзе өчен генә яши кебек тоелса да, эш буенча берәр чарага барганда гаҗәеп кешеләр белән очрашасың. Шуларның берсе – Вәлия Айзатулла кызы Абдуллина Ваңгыда туып-үссә дә, Яркәү районы, Шатан авылында яшәвенә 50 ел вакыт үтеп киткән инде. Бу көннәрдә 70 яшьлеген каршы ала.

- Килен булып төштем мин монда, - дип сүз башлады ул. – 30 елдан артык китапханәдә эшләдем. Аңа кадәр, Тубыл пединститутыннан соң, 10 еллап Аксарино, Антипино мәктәпләрендә белем бирдем. Шатанда мәктәп ябылды, шуңа күңел сызлый. Яңадан булдырыр өчен тырышып карадык, әлегә уңай җавап...

Подробнее...

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә дан!

Түбән Тәүде районы авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Олег Мулин әйтүенчә, районда урып-җыю эшләре соңаруга карамастан, уңышлы тәмамланган. Бөртекле, кузаклы һәм башка культураларны В.М.Шабалинның, В.П.Кнакнинның крестьян-фермер хуҗалыклары; индивидуаль эшкуарлар – Шармазановның, Девятьяровның, Сирачевның, Шириковның хуҗалыклары беренчеләрдән урып бетергәннәр.

- Быел урып-җыю эшләрен ике атнага соңгарак башладык, чөнки Англиядән яңа ашлык киптергеч алдык, подрядчылар аны куеп бирү белән безне тоткарладылар. Бодай югары дымлылык белән урылды, ә аны киптермичән җыярга ярамады. Уңыш яхшы...

Подробнее...

Хөрмәтнең төбе - хезмәт

17-9Бар бит шундый кешеләр, эшләрен алар шулкадәр яраталар, бирелеп башкаралар, бераз тәҗрибә туплауга ук алыштыргысыз хезмәткәргә әвереләләр. Шундыйларның берсе Түбән Тәүде районының Киндерле авылында туып-үскән Асия Хаҗиәхмәт кызы Фазлуллина да, мәктәпнең сигез классын тәмамлауга, фермага хисапчы булып урнаша.

Һәм менә инде 50 ел ул анда тырыш, үз бурычларын җиренә җиткереп үтәгән, хезмәте буенча югары белемле белгечләр белән тиңләшерлек тәҗрибә туплаган иң яхшы, хөрмәтле эшче булып исәпләнә.

Асия апа ярты гасыр эчендә фермадагы барлык эшләрне дә башкарырга өлгерә: хисапчыдан сыер...

Подробнее...

Себернең ерак почмагында

17-10- Саз артындагы Лайтамак, Нешшә, Күкрәнде, Ләчектә берничә тапкыр булганыбыз бар. Агытбаш, Аусак авылларында булып кайтырга да күптән хыяллана идек. Узган ел бу ике авылга Корбан бәйрәменә сарык алырга акча җибәрдек. Бик яраттылар, рәхмәтләр белдерделәр, безне чакырып калдылар, - дип сөйләде Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмәндәге мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин чираттагы сәяхәттән кайткач. - Быел ныклап планлаштырып, бу якларга юл тоттык. Юл ерак, Тугыз авылына кадәр юл әйбәт, аннары авырая, чайкалып, сикертеп бара торгач, Агытбашка килеп җиттек. Халык урамга чыгып, хөрмәт...

Подробнее...

Таяныч һәм булырлык җиңги

16-15Төмән шәһәре, Яңавылның Хөсәенов урамында мөлаем йөзле, сабыр, җитез хезмәт ветераны - Рәүфә Фәйзулла кызы Сөләйманова яши. Җирле шагыйрь Булат Вәликә улы Сөләймановның җиңгие булуын белгәч, кызыксынып, үзе белән очраштык.

Без аннан тормышы, Булат Сөләйманов турында истәлекләрен сораштык. Рәүфә апа искиткеч кызыклы әңгәмәдәш икән, аның белән сөйләшеп вакытның ничек узганын да сизми калдык.

-1934 елны Төмәндә Яңавылда тудым. Үсмер чак Муса Җәлил урамында урнашкан өебездә, су буенда узды. Һәр елны, йортыбызны су баскан саен, түбәсенә менеп яши идек. Әтием Фин һәм Бөек Ватан...

Подробнее...

Кәсәйкүл әбиләре теләкләре

16-14Аромаш районы, Чумык авылында туып-үскән Заидә Мәмәтбакый кызы Хәсәнова Көсәйкүл авылы егете Галиәскәр исемле егет белән гаилә корып, бу авылда төпләнеп калалар. Бер-бер артлы алты бала туа, тормыш иптәше белән йортлар төзеп, гомернең үткәнен сизми дә калалар. Заидә апа Галиәскәр абыйны соңгы юлга озатканына да инде күп еллар узган. Сиксән яшен узган Заидә әби бүген дә авылыбызның кунакчыл әбиләренең берсе. Ул тормыш юлын тәфсилләп сөйләп: ”Бөек Ватан сугышы халкыбызга алып килгән михнәтне, югалтуларны, ачлык күргән буын кешеләре без. Мин яшүсмер вакытымда Вагай районында агач эшендә эшләп...

Подробнее...

Сезне искә алу - шатлык

16-13Аромаш районы, Көсәйкүл авылында гомер итүче Зәхифә әби Сөнгатуллина гомер буе колхозда, аннары “Дружба” совхозында фермада эшләп лаелы ялга чыга. Өлкән яшьтәге әбинең Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы җитешсезлек, ачлык еллары яшьлегенең чәчәк аткан вакытына туры килә. Үсеп җитеп, тормыш корып яшәүләр дә җиңел булмый аңа. “Фермада сыер савучыларның эшләре иртәнге биштән башлана иде, озак йокларга яраткан кеше фермада эшли алмады, бары эштән курыкмаган хатын-кызлар хезмәт иттеләр. Һәркайсыбыз тырышып, иренмичә көн күрдек, бакчада кирәген утыртырга, мал-туар асрарга тырыштык. Тормышка чыккач...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836