#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хөрмәтнең төбе - хезмәт

17-9Бар бит шундый кешеләр, эшләрен алар шулкадәр яраталар, бирелеп башкаралар, бераз тәҗрибә туплауга ук алыштыргысыз хезмәткәргә әвереләләр. Шундыйларның берсе Түбән Тәүде районының Киндерле авылында туып-үскән Асия Хаҗиәхмәт кызы Фазлуллина да, мәктәпнең сигез классын тәмамлауга, фермага хисапчы булып урнаша.

Һәм менә инде 50 ел ул анда тырыш, үз бурычларын җиренә җиткереп үтәгән, хезмәте буенча югары белемле белгечләр белән тиңләшерлек тәҗрибә туплаган иң яхшы, хөрмәтле эшче булып исәпләнә.

Асия апа ярты гасыр эчендә фермадагы барлык эшләрне дә башкарырга өлгерә: хисапчыдан сыер...

Подробнее...

Себернең ерак почмагында

17-10- Саз артындагы Лайтамак, Нешшә, Күкрәнде, Ләчектә берничә тапкыр булганыбыз бар. Агытбаш, Аусак авылларында булып кайтырга да күптән хыяллана идек. Узган ел бу ике авылга Корбан бәйрәменә сарык алырга акча җибәрдек. Бик яраттылар, рәхмәтләр белдерделәр, безне чакырып калдылар, - дип сөйләде Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмәндәге мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин чираттагы сәяхәттән кайткач. - Быел ныклап планлаштырып, бу якларга юл тоттык. Юл ерак, Тугыз авылына кадәр юл әйбәт, аннары авырая, чайкалып, сикертеп бара торгач, Агытбашка килеп җиттек. Халык урамга чыгып, хөрмәт...

Подробнее...

Таяныч һәм булырлык җиңги

16-15Төмән шәһәре, Яңавылның Хөсәенов урамында мөлаем йөзле, сабыр, җитез хезмәт ветераны - Рәүфә Фәйзулла кызы Сөләйманова яши. Җирле шагыйрь Булат Вәликә улы Сөләймановның җиңгие булуын белгәч, кызыксынып, үзе белән очраштык.

Без аннан тормышы, Булат Сөләйманов турында истәлекләрен сораштык. Рәүфә апа искиткеч кызыклы әңгәмәдәш икән, аның белән сөйләшеп вакытның ничек узганын да сизми калдык.

-1934 елны Төмәндә Яңавылда тудым. Үсмер чак Муса Җәлил урамында урнашкан өебездә, су буенда узды. Һәр елны, йортыбызны су баскан саен, түбәсенә менеп яши идек. Әтием Фин һәм Бөек Ватан...

Подробнее...

Кәсәйкүл әбиләре теләкләре

16-14Аромаш районы, Чумык авылында туып-үскән Заидә Мәмәтбакый кызы Хәсәнова Көсәйкүл авылы егете Галиәскәр исемле егет белән гаилә корып, бу авылда төпләнеп калалар. Бер-бер артлы алты бала туа, тормыш иптәше белән йортлар төзеп, гомернең үткәнен сизми дә калалар. Заидә апа Галиәскәр абыйны соңгы юлга озатканына да инде күп еллар узган. Сиксән яшен узган Заидә әби бүген дә авылыбызның кунакчыл әбиләренең берсе. Ул тормыш юлын тәфсилләп сөйләп: ”Бөек Ватан сугышы халкыбызга алып килгән михнәтне, югалтуларны, ачлык күргән буын кешеләре без. Мин яшүсмер вакытымда Вагай районында агач эшендә эшләп...

Подробнее...

Сезне искә алу - шатлык

16-13Аромаш районы, Көсәйкүл авылында гомер итүче Зәхифә әби Сөнгатуллина гомер буе колхозда, аннары “Дружба” совхозында фермада эшләп лаелы ялга чыга. Өлкән яшьтәге әбинең Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы җитешсезлек, ачлык еллары яшьлегенең чәчәк аткан вакытына туры килә. Үсеп җитеп, тормыш корып яшәүләр дә җиңел булмый аңа. “Фермада сыер савучыларның эшләре иртәнге биштән башлана иде, озак йокларга яраткан кеше фермада эшли алмады, бары эштән курыкмаган хатын-кызлар хезмәт иттеләр. Һәркайсыбыз тырышып, иренмичә көн күрдек, бакчада кирәген утыртырга, мал-туар асрарга тырыштык. Тормышка чыккач...

Подробнее...

Күренекле мәдәният хезмәткәре

16-12Тубыл шәһәрендә яшәүче Роза Нәби кызы Яхина 1942 елда, гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килә. Зирәк, хезмәт сөючән кыз мәктәптә укыган елларында ук үзенең җырлау, бию, нәфис сүз сөйләү буенча сәләтләрен күрсәтеп сәхнә йолдызы булып йөри. Хезмәт юлын 1959 елда башлый. 1964 елдан Омск өлкәсенең Олы Тебенде авылында мәдәният йорты җитәкчесе булып эшли. Җиде ел дәверендә комсомол оешмасы секретаре һәм авыл советы депутаты, ә 1969 елда авыл советы рәисе булып сайлана. 1970 елдан Омск өлкәсенең Мало-Бегенск хакимияте профсоюз клубы җитәкчесе булып эшли. Анда эшләгән елларында “Чишмә” фольклор...

Подробнее...

“Язгы гөрләвекләр” гөрләделәр

15-8“Язгы гөрләвекләр-2014” дигән балалар һәм яшүсмерләр фестивале Тубыл шәһәрендә 12 нче тапкыр оештырылды. Бу чарада шәһәр һәм район мәктәпләреннән балалар чыгыш ясадылар. Катнашучыларның саны илледән артык булды. Жюри рәисе шәһәр мәдәният һәм туризм комитеты рәисе урынбасары Лилия Дмитриева балаларны котлап уңышлар теләде. Биш сәгать дәвамында мәдәният үзәге сәхнәсендә катнашучылар уен коралларында уйнадылар, җыр, бию, нәфис сүз жанрлары буенча көч сынаштылар. Декоратив–гамәли сәнгать түгәрәкләрендә шөгыльләнүче балаларның иҗат эшләре буенча оештырылган күргәзмәне һәркем кызыксынып карады...

Подробнее...

Тагын бер дөнья чемпионы

15-10Өлкәбездә радиоспорт буенча дөнья чемпионы Зыятдин Низамовны белмәгән кеше юктыр. Бу актив шәхес балалар, өлкәннәр белән еш очрашуларда катнаша, геройлар хөрмәтенә дипломнар булдырып, аларны лаек затларга тапшыра, “Этнос” балалар үзәгендә теләүчеләргә радио серләрен төшендерә һәм бу эшләре, танылган кешеләр, оешмалар һәм башкалар турында китаплар яза. Шул китапларның берсендә тагын бер дөнья чемпионы – Нургали Миннибаев турында укырга мөмкин. Аның Россия өчен чит илләрдә дөнья чемпионатларында катнаша башлавына быел 20 ел була.

Нургали Дәүләт улы Түбән Тәүде районының Тарман...

Подробнее...

Йөзьяшәр әби

15-6Төмән шәһәрендә яшәүче йөзьяшәр Нурсәя әбинең туп-тулы гасыр эчендәге гомер юлын бәян итәбез.

Бу көннәрдә генә әби белән очраштык. Сөбханалла, маш Алла, әйтерсең, “картлык” дигән усал бабай, әбинең дөньяда барлыгын онытып, каядыр китеп барган. Ишектән керүгә, Нурсәя әби ай кебек балкып үзе каршы алды, аның нурлы йөзе мине күргәч тагын да яктырып китте. Ә мин, берара һушсыз калып, әбинең йөзеннән җыерчыклар эзләдем, маңгайлар шоп-шома, гадәттәгечә, карт әбиләрнең какчыл сөякчел куллары булса, ә Нурсәя әбинең куллары да матур, буыннары да чыгып, тырпаеп тормый. Бу бит чып-чын могҗиза. Иң...

Подробнее...

Гимн женщине

«Я помню чудное мгновенье:
Предо мной явилась ты.

Как мимолетное виденье,

Как гений чистой красоты.»

Первое упоминание о женской красоте свидетельствует скульптурный проект Нефертити, найденный в 1912 году археологами в Египте. Как указано в Большой Советской энциклопедии, Нефертити в переводе с древне-египетского на современный язык - “красавица грядет”. Древняя красавица жила в 14 веке до нашей эры, была женой Аменхотепа IY, мачехой Тутанхамона – 19 летнего фараона, убитого ударом тупым предметом по затылку, гробница которого найдена неразграбленной.

Гораздо позже, в том же...

Подробнее...

Үрнәк әти

«Аллаһы Тәгалә шундый атаны сөя, кайсы чын күңелдән кыз баласына сабырлы. Шул хиснең бәясен белә», - дип Коръән китабында язылган. Иң кадерле, бердәнбер, гомер буе чиксез яратып, йөрәк түрендә һәрвакыт саклап йөртүче - минем әтием ул.

Тимер кебек нык йөрәкле, тау кебек олы йөрәкле әтием - Вафрат Зиннәтулла улы Туйчиков Тубыл пединститутын тәмамлап, Тарман урта мәктәбендә тарих фәннәрен укыта башлый. Үз хезмәтен ул яратып башкара. Гомер юлында үзенең тормыш иптәшен, әниемне - Зәмфирә Әүхәт кызын очратып, тормыш коралар. Алар өч кызларына тормыш бүләк итеп, бу дөньяда шатлык-бәхет белән...

Подробнее...

Медальләре калдылар

Безнең әти-әниебез ятим үскәннәр. Бик авыр тормыш күреп икесе дә йөрәк авырулы булганнар. Без, 11 бала, алардан авыру булып туганбыз. Әтиебез - 76 яшендә, әниебез - 70 яшендә, аннары бертуганыбыз инсульттан вафат булдылар.

Әтиебез Хәлит Хәбибулла улы 1937 елда Тубыл районы, Урман авылына укытучы булып килә. Сугыш башлангач, ул Төмәндә училище тәмамлап сугышка китә, 1943 елда яралангач, 14 январьда сугыштан кайта. Әтиебез авылда укытучы, колхоз рәисе, урман каравылчысы булып эшли. Барлык авыл халкына ярдәм итеп ризык, балык, ит табып торган. Әтиебезне белгән кешеләр әле искә төшереп рәхмәт...

Подробнее...

Җыр-моң яраткан авылдашларым

Безнең Яркәү районы, Тархан авылы халкы элек-электән җыр-моң яратучы, кунакчыл. “Авылда безнең сырма дигән каш (тау) бар. Шул сырма каштан Әкрам Кармышаков төшеп килә икән гармунда уйнап, икенче очтан Мәсхүт Мукминов каршысына килә гармунында сыздырып. Шулай авылыбыз гөрләп торган, эшкә дә җырлашып, гармуннар белән йөргәннәр”, – дип сөйлиләр картларыбыз. Әти-әниемнәр гармун белән җырлашып кунакка йөриләр иде. Берәрсенә кунак килсә, бөтен авыл чакырып алган. Мин, 12-13 яшьлек кызчык, табак-савыт юып өлгермим. Таип абыем баянда уйный, әтием белән әнием җырлыйлар, шулай кунак карыйлар иделәр...

Подробнее...

Прекрасной души человек

Газету «Янарыш» всегда с интересом читали и читают в нашей семье, и сейчас, когда любимой сестре, Кондратьевой Шакире Садыровне исполняется 55 лет, мы с радостью обращаемся в Вашу газету.

Шакира Садыровна родилась и выросла в д. Тоболтура Тобольского района в простой рабочей семье. С самого детства у нее была тяга к знаниям: несмотря ни на погодные условия, ни на расстояния ходила в соседнее село в библиотеку и ночами, единственным временем свободным от домашних хлопот, зачитывалась произведениями известных писателей. Неудивительно, что когда она выросла, захотела и другим прививать эту...

Подробнее...

Казан егетләре Шыкчада

“Казан егетләре” ансамбле матур концерт алып килделәр. Казанда узган “Татар моңы” фестивалендә икенче дәрәҗәле лауреат исеменә лаек булган җырчыбыз – Зарина да матур җырлар бүләк итте. Артистларыбыз уеннар оештырып, җырлап, халыкны биеттеләр дә әле. Алар һәр уйнаучыга фотосурәтләрен һәм дискларын бүләк иттеләр.

Кунак егетләргә халык рәхмәт сүзләрен әйтеп, җәй көне килегез, дип чакырып таралыштылар.

Фойеда музыкантыбыз Гаяз Габдуллин һәм һәрбер чарада бергә уйнап торучы пенсионерыбыз Илгиз Бариев биючеләрне дәртләндереп, баянда уйнадылар. Әбүзәр Миннебаев та тик...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836