#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мин сугыш чоры баласы

Мин Ялутор районы, Кактамак авылында 1932 елның 21 июлендә туганмын. Сугыш башланганда миңа 9 яшь була.

Зур абыем 18 яше тулып хезмәттә иде, ул аннан фронтка озатылды. Әтиемә дә чакыру кәгазе килеп, аны да алып киттеләр. Әниемнең җилкәсендә мин һәм энем калдык.  Бөтен авырлык хатын-кызлар, бала-чагага калды.

Мин 1943 елны 4 класс тәмамлагач, колхозда эшли башладым. Әнием мәрхүмә бик җаваплы булган күрәсең, кышын фермада каравылчы, җәен кырда трактор, урып-җыю коралларын саклады. Миңа аның белән бергә авыр еллар кичерергә туры килде. Булган игенне хөкүмәткә тапшырдылар.

Ачлык...

Подробнее...

Уллары сугыштан кайтмадылар

«Әтием – Таеп Хәмидулла улы Вагитов 1918 елны туган. 1943 елның 8 июлендә Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак була. Әнием – Халисә Вәли кызы Вагитова (Нуруллина) 1918 елның сентябрендә Ялутор районы, Аслана авылында туган, 2009 елны мәңгелеккә яныбыздан китте. Әни бер сыйныфта мәктәптә укымаган, ләкин латин графикасында исемен яза белә иде. Миңа 6 ай булганда әти сугышка китә. Әни, мин, әнинең сеңлесе, әтисе (бабаем Вәли Нуруллин 1946 елны 63 яшендә авырып үлә) бергә яшибез. Әни авыру әтисен дә карый, колхозда ат урынына көне-төне эшли. Җәен колхозда 5-6 кибән куя, берсе үзебезгә кала. Бер...

Подробнее...

Олыатам һәм өннәм истәлегенә

29-8Олыатам Хәкимҗан Сәгыйтулла улы Ногманов 1922 елның 18 апрелендә Кызылбай авылында дүрт баланың өченчесе булып дөньяга килә. Аның әтисе Сәгыйтулла Ногман улы указлы мулла, ә әнисе Җәмилә Мөхәммәдталиб кызы сәүдәгәрләр гаиләсеннән булалар.

Хәкимҗан үз авылында татар мәктәбендә 4 класс белем ала. Гарәп графикасында һәм латинча яза белә. Яшь вакытында гармунда, тальянда уйнарга өйрәнә.

1941 елның август аенда 19 яшендә армиягә алына. Омск шәһәренә җибәрелә. Черемушкида 3 ай хәрби әзерлек үтә. Шунда бергә укыган дусты, остазы 35 яшьлек Азизҗан Әйтнәков белән бергә сугыш юлларын үтә...

Подробнее...

Кулик егетләре

29-7Минем кулымда 1937 елда төшерелгән фоторәсем. Өч дус Кызыл армия сафына китәр алдыннан истәлеккә фоторәсемгә төшәләр. Алда нәрсә буласын беркем дә белми, күз алдына да китерми.

Гомәр абый Ибраһимов сугыштан ике кулын да калдырып кайта. Бибинур апа белән Уралда бер кыз, бер егет үстерәләр. Соңгы елларда мин аны перчатка кидерелгән протез белән күргәли идем. Җәйгә Куликка кайталар иде. Кызы Урал якларында тормыш көтә, ә малае Рафаэль лаеклы ялга чыккач, Ямбай авылында көн күрә. Малае, кызы, оныклары белән әйбәт кенә яшиләр. Пенсиядә булса да, тик ятмый, матур итеп өй төзеп чыкканнар. 94 яшьлек...

Подробнее...

Фәрештә җанлы Сәлиха апа

29-5Тубыл шәһәрендә яшәүче Сәлиха Сәхаветдин кызы Камалетдинова күп балалы гаиләдә туа. Аның әтисе 1938нче елны репрессияләнә, озакламый аны атып үтерәләр. Илебез тарихындагы фаҗигале вакыйгаларны искә алу Сәлиха апага авыр. Кыерсытылган гаилә күп еллар мохтаҗлыкта көн күрә. Ятимлек ачысын, сугыш фаҗигасен белеп үскән кыз яшьли колхозда эшли.  Сатылган мәктәбендә укып, аннары Тубылның 15 мәктәбен тәмамлагач, зур хыяллар белән рухланып, татар педучилищесына укырга керә. Бер ел укып, җәйге каникул вакытында...

Подробнее...

Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнгән булган

29-6Россия күләмендә уздырылган “Үлемсез полк” дигән акциядә һәм Җиңү көненә багышланган башка күп кенә чараларда халкыбызның актив катнашуы буыннарның ныклы бәйләнешенә дәлил булып тора. Бу акция һәркемнең күңел кылларын тибрәтеп, берәүне дә ваемсыз калдырмады. Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннары гына түгел, ерак туганнары, авылдашлары турында интернетта, архивларда мәгълүматлар эзлиләр.

Тубыл районы, Ләчек авылында яшәүче 84 яшьлек Зията Мәлик кызы Кәримова әнисенең бердәнбер энесе – 1914 елда Вагай районы, Әшле авылында туган, сугыш башлану белән үзе теләп фронтка киткән...

Подробнее...

Мәрхәтле, олы йөрәкле әби

26-11Сугыш чоры балалары кичергән михнәт-газапларны әйтеп бетерерлек түгел. Алар ачлык һәм ялангачлыкны үз җилкәләрендә татып үскәннәр, олылар белән бергә көне-төне кырда тир түккәннәр, фронтта хәбәрсез югалган, һәлак булган әтиләренең үлеменә ышанмыйча, газизләрен гомер буе көткәннәр, бернинди ярдәмсез, фәкать үз көчләренә генә таянып тормышка аяк басканнар.

Эске авылында яшәүче, анда ук туып-үскән, Әлфия Мәүлид кызы Харунова да миллионлаган сугыш чоры балалары язмышын кичергән. Сугыш башланганда аңа нибары 10 яшь була. Әтисе Мәүлид 1941 нче елда гына яраланып туган авылына кайта...

Подробнее...

“Һәр солдатның үз язмышы”

26-10Күптән түгел Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылында туып үскәннәр, хәрби академия тәмамлап, гомерләрен хәрби хезмәткә багышлаган, бик нык туган җирләрен, анда яшәгән халкын яратучы, тарихы белән кызыксынучы якташларыбыз – Вилдан Галимҗан улы Кәримов һәм Касыйм Ярхәм улы Бикчәнтәев яшьләр, балалар, эзләнү отрядлары (методик кулланма) өчен 172 битле калын “Онытылмас исемнәр” дигән китап бастырдылар. Ул авылдашларының сугышчан язмышына, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгына багышланган. Бөек Ватан сугышына авылдан 42 ир-егет киткән, шуларның 23е яуда мәгелеккә ятып калган.

Без Вилдан Кәримов...

Подробнее...

Ул көннәр онытылырга тиеш түгел

26-9Шундый тарихи вакыйгалар була: аларның роле еллар буена кимеми, ә киресенчә, изгелеге, олуглыгы, кыйммәте яки ачы хәсрәте белән күңелләрдә уелып кала. Бөек Ватан сугышында халкыбызның җиңеп чыгуы да шундый ук вакыйгаларның берсе. Совет халкы тынычлыкны нинди югалтулар аша яулаганын киләчәк буын күңелендә сакласын, кадерен белсен өчен һәр сугыш һәм тыл ветеранының хәтере гасырлардан гасырларга күчәргә тиеш дип уйлыйм...

Каршымда 2003 нче елда Вагай районының “Сельcкий труженик” газетасында басылган авылдашым, сугыш ветераны Кәрим Хәнәфи улы Сәетовның “Ул көннәр онытылырга тиеш түгел”...

Подробнее...

Себер халкы токымыннан

22-12Бөек Ватан сугышы елларында батырлык күрсәткән, сугыштан соң кайтып авыл хуҗалыгында тырышып хезмәт иткән, үзенең динен, милләтен саклап калган якташларыбыз турында язмаларыбызны дәвам итәбез.

Садыйр Уркнутдин улы Әбсәләмов 1924 елда 2 июнь көнне Тубыл районы, Тубылтора авылында дөньяга килә. Алар – ошбу Себер җирендә яшәп килгән борынгы себер халкы токымыннан. Садыйрның балачагы коллективлаштыру елларына туры килә. Бу вакытта Тубылтора авылы хуҗалыгы – бодай үстерү, хайван асрау буенча беренчеләрдән булып исәпләнә. Малайның бала чагы авылда, өлкәннәр белән беррәттән колхозда авыр хезмәттә...

Подробнее...

Капитан Алеев

22-11Дәһшәтле, кан коюлы сугышта минем Казанлы авылымнан гына 110 кеше катнашты. Шуларның 65-е илебез азатлыгы өчен барган каты сугышларда һәлак булдылар. Ул каһарманнарны онытырга безнең хакыбыз юк. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк сугышка алынып, азатлык һәм бәйсезлек байрагын күтәреп, бөтен Европаны айкап Берлинга кадәр барып җиткән авылдашым, укытучы, политрук, капитан Сәлах Мәхмүт улы Алеев шул батырларның берсе.

Сәлах абый 1908 елда Тубыл округы Вагай районының Бигәтен авылында тирә-якта абруйлы булган хезмәтчел 8 балалы Мәхмүт гаиләсендә туган.

Тумыштан...

Подробнее...

Мәңгегә исебездә

Җиңүнең юбилее һәркем өчен зур шатлык. Без ул елларда мәктәптә укыдык. Беренче укытучыбыз Адилә апа Карачева белән бу шатлыкны ишетеп еладык.

Илебез бу канлы алышта Җиңүнең инде 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнүенә карамастан, сугыш эзләре безнең иксез-чиксез ватаныбызның төрле гаиләләрендә тирән уелган. 1941 елны Меткә авылында 40 өй бар иде. Һәрберсендә сугышта катнашканнар, яисә вафат булучылар бар. Авыл советының беренче председателе Айбатов, Чанбай Айнуллин, Ибәтулла Ногманов, Кәрим Хәсипов, Бакый Сөләйманов, Ариповлар һәм башкалар канлы көрәштә башларын салдылар. Ә Мөхмәтулла Юмин...

Подробнее...

Тыл ветераны сөйли

21-141927 нче елны Тубыл районы, Өстамак авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган Мөнирә апа Речапова илебездәге үзгәрешләрне күреп, Бөек Ватан сугышы чоры авырлыкларына чыныгып, кече яшеннән ятимлек ачысын белеп үсә. Ул 1948 нче елны Якуб Ногъман улы Речапов белән гаилә корып матур гомер юлын уза. Коллар авылында бу тырыш, хезмәт сөючән гаиләне үрнәк итеп сөйли авылдашлары. Речаповлар гаиләсендә бер-бер артлы ун бала туа. Балаларны үстерү, тәрбия бирү аларга җиңел булмагандыр. Мөнирә апа: ”Ул елларны әниләргә өчәр ел декрет ял бирелмәде. Балаларыбыз бер-берләрен карап үстеләр. Мәктәптә укып...

Подробнее...

Әти бәгърем

21-13Менә инде миңа да 76 яшь тулды, гомер буена тәмле, кадерле “әтием” сүзен әйтә алмадым. Әтием 1941 елның июнь аенда илебезне, үз туган җиребезне саклап калырга җибәрелә. Әнием өйдә 30 яшендә 4 бала белән утырып кала. Без күргән авырлыкларны Ходай Тәгалә бер кайчан да бер кемгә дә күрсәтмәсен. 6-7 яшь чагында яз көне бакчаларда черек бәрәңге казып эзләп йөргән чаклар искә төшә. Болыннарда кыр суганын, безнекечә әйткәндә “юа”ны, иртәдән кичкә кадәр җыеп шатланып кайта идек. Чөнки ул үлән безнең өчен ул вакытта иң тәмле, бик туклыклы азык булып санала иде.

1947 елда безнең Ялутор...

Подробнее...

Без горурланабыз

21-15Шыкча хакимиятенә кергән Талмы, Шыкча, Явызбы, Криводанова авылларында да Җиңүнең 70 еллыгына багышланган төрле чаралар үтте. Яңгыр яуганда да митингка килүчеләр күп булды, халык үз геройлары фоторәсемнәрен алып килгән иде. Балаларның һәркайсы туганының сугышта күрсәткән батырлыгы турында хәбәрдар. Һәркайсында ветераннарны тәбрикләүләр белән бергә, балалар чыгышлары булды, һәйкәлләр янында сакта тордылар. Шыкчада 70 килограмм сыешлы казанда хәрби ботка пешереп, теләүчеләрне сыйладылар, кайнар чәй эчерделәр. Музейда махсус күргәзмә оештырылган, экскурсия үткәрелә.

7 майда хакимият...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836