#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнгән булган

29-6Россия күләмендә уздырылган “Үлемсез полк” дигән акциядә һәм Җиңү көненә багышланган башка күп кенә чараларда халкыбызның актив катнашуы буыннарның ныклы бәйләнешенә дәлил булып тора. Бу акция һәркемнең күңел кылларын тибрәтеп, берәүне дә ваемсыз калдырмады. Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннары гына түгел, ерак туганнары, авылдашлары турында интернетта, архивларда мәгълүматлар эзлиләр.

Тубыл районы, Ләчек авылында яшәүче 84 яшьлек Зията Мәлик кызы Кәримова әнисенең бердәнбер энесе – 1914 елда Вагай районы, Әшле авылында туган, сугыш башлану белән үзе теләп фронтка киткән...

Подробнее...

Мәрхәтле, олы йөрәкле әби

26-11Сугыш чоры балалары кичергән михнәт-газапларны әйтеп бетерерлек түгел. Алар ачлык һәм ялангачлыкны үз җилкәләрендә татып үскәннәр, олылар белән бергә көне-төне кырда тир түккәннәр, фронтта хәбәрсез югалган, һәлак булган әтиләренең үлеменә ышанмыйча, газизләрен гомер буе көткәннәр, бернинди ярдәмсез, фәкать үз көчләренә генә таянып тормышка аяк басканнар.

Эске авылында яшәүче, анда ук туып-үскән, Әлфия Мәүлид кызы Харунова да миллионлаган сугыш чоры балалары язмышын кичергән. Сугыш башланганда аңа нибары 10 яшь була. Әтисе Мәүлид 1941 нче елда гына яраланып туган авылына кайта...

Подробнее...

“Һәр солдатның үз язмышы”

26-10Күптән түгел Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылында туып үскәннәр, хәрби академия тәмамлап, гомерләрен хәрби хезмәткә багышлаган, бик нык туган җирләрен, анда яшәгән халкын яратучы, тарихы белән кызыксынучы якташларыбыз – Вилдан Галимҗан улы Кәримов һәм Касыйм Ярхәм улы Бикчәнтәев яшьләр, балалар, эзләнү отрядлары (методик кулланма) өчен 172 битле калын “Онытылмас исемнәр” дигән китап бастырдылар. Ул авылдашларының сугышчан язмышына, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгына багышланган. Бөек Ватан сугышына авылдан 42 ир-егет киткән, шуларның 23е яуда мәгелеккә ятып калган.

Без Вилдан Кәримов...

Подробнее...

Ул көннәр онытылырга тиеш түгел

26-9Шундый тарихи вакыйгалар була: аларның роле еллар буена кимеми, ә киресенчә, изгелеге, олуглыгы, кыйммәте яки ачы хәсрәте белән күңелләрдә уелып кала. Бөек Ватан сугышында халкыбызның җиңеп чыгуы да шундый ук вакыйгаларның берсе. Совет халкы тынычлыкны нинди югалтулар аша яулаганын киләчәк буын күңелендә сакласын, кадерен белсен өчен һәр сугыш һәм тыл ветеранының хәтере гасырлардан гасырларга күчәргә тиеш дип уйлыйм...

Каршымда 2003 нче елда Вагай районының “Сельcкий труженик” газетасында басылган авылдашым, сугыш ветераны Кәрим Хәнәфи улы Сәетовның “Ул көннәр онытылырга тиеш түгел”...

Подробнее...

Себер халкы токымыннан

22-12Бөек Ватан сугышы елларында батырлык күрсәткән, сугыштан соң кайтып авыл хуҗалыгында тырышып хезмәт иткән, үзенең динен, милләтен саклап калган якташларыбыз турында язмаларыбызны дәвам итәбез.

Садыйр Уркнутдин улы Әбсәләмов 1924 елда 2 июнь көнне Тубыл районы, Тубылтора авылында дөньяга килә. Алар – ошбу Себер җирендә яшәп килгән борынгы себер халкы токымыннан. Садыйрның балачагы коллективлаштыру елларына туры килә. Бу вакытта Тубылтора авылы хуҗалыгы – бодай үстерү, хайван асрау буенча беренчеләрдән булып исәпләнә. Малайның бала чагы авылда, өлкәннәр белән беррәттән колхозда авыр хезмәттә...

Подробнее...

Капитан Алеев

22-11Дәһшәтле, кан коюлы сугышта минем Казанлы авылымнан гына 110 кеше катнашты. Шуларның 65-е илебез азатлыгы өчен барган каты сугышларда һәлак булдылар. Ул каһарманнарны онытырга безнең хакыбыз юк. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк сугышка алынып, азатлык һәм бәйсезлек байрагын күтәреп, бөтен Европаны айкап Берлинга кадәр барып җиткән авылдашым, укытучы, политрук, капитан Сәлах Мәхмүт улы Алеев шул батырларның берсе.

Сәлах абый 1908 елда Тубыл округы Вагай районының Бигәтен авылында тирә-якта абруйлы булган хезмәтчел 8 балалы Мәхмүт гаиләсендә туган.

Тумыштан...

Подробнее...

Мәңгегә исебездә

Җиңүнең юбилее һәркем өчен зур шатлык. Без ул елларда мәктәптә укыдык. Беренче укытучыбыз Адилә апа Карачева белән бу шатлыкны ишетеп еладык.

Илебез бу канлы алышта Җиңүнең инде 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнүенә карамастан, сугыш эзләре безнең иксез-чиксез ватаныбызның төрле гаиләләрендә тирән уелган. 1941 елны Меткә авылында 40 өй бар иде. Һәрберсендә сугышта катнашканнар, яисә вафат булучылар бар. Авыл советының беренче председателе Айбатов, Чанбай Айнуллин, Ибәтулла Ногманов, Кәрим Хәсипов, Бакый Сөләйманов, Ариповлар һәм башкалар канлы көрәштә башларын салдылар. Ә Мөхмәтулла Юмин...

Подробнее...

Тыл ветераны сөйли

21-141927 нче елны Тубыл районы, Өстамак авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган Мөнирә апа Речапова илебездәге үзгәрешләрне күреп, Бөек Ватан сугышы чоры авырлыкларына чыныгып, кече яшеннән ятимлек ачысын белеп үсә. Ул 1948 нче елны Якуб Ногъман улы Речапов белән гаилә корып матур гомер юлын уза. Коллар авылында бу тырыш, хезмәт сөючән гаиләне үрнәк итеп сөйли авылдашлары. Речаповлар гаиләсендә бер-бер артлы ун бала туа. Балаларны үстерү, тәрбия бирү аларга җиңел булмагандыр. Мөнирә апа: ”Ул елларны әниләргә өчәр ел декрет ял бирелмәде. Балаларыбыз бер-берләрен карап үстеләр. Мәктәптә укып...

Подробнее...

Әти бәгърем

21-13Менә инде миңа да 76 яшь тулды, гомер буена тәмле, кадерле “әтием” сүзен әйтә алмадым. Әтием 1941 елның июнь аенда илебезне, үз туган җиребезне саклап калырга җибәрелә. Әнием өйдә 30 яшендә 4 бала белән утырып кала. Без күргән авырлыкларны Ходай Тәгалә бер кайчан да бер кемгә дә күрсәтмәсен. 6-7 яшь чагында яз көне бакчаларда черек бәрәңге казып эзләп йөргән чаклар искә төшә. Болыннарда кыр суганын, безнекечә әйткәндә “юа”ны, иртәдән кичкә кадәр җыеп шатланып кайта идек. Чөнки ул үлән безнең өчен ул вакытта иң тәмле, бик туклыклы азык булып санала иде.

1947 елда безнең Ялутор...

Подробнее...

Без горурланабыз

21-15Шыкча хакимиятенә кергән Талмы, Шыкча, Явызбы, Криводанова авылларында да Җиңүнең 70 еллыгына багышланган төрле чаралар үтте. Яңгыр яуганда да митингка килүчеләр күп булды, халык үз геройлары фоторәсемнәрен алып килгән иде. Балаларның һәркайсы туганының сугышта күрсәткән батырлыгы турында хәбәрдар. Һәркайсында ветераннарны тәбрикләүләр белән бергә, балалар чыгышлары булды, һәйкәлләр янында сакта тордылар. Шыкчада 70 килограмм сыешлы казанда хәрби ботка пешереп, теләүчеләрне сыйладылар, кайнар чәй эчерделәр. Музейда махсус күргәзмә оештырылган, экскурсия үткәрелә.

7 майда хакимият...

Подробнее...

Егерме елдан соң очрашу

Үткән гасырның кырыгынчы елларында әниемнең сеңлесе Асия апам хәрби кешегә тормышка чыгып Литвага китә. Бер елдан соң, 1941 елның июль аенда ялга авылга кайтырга җыеналар. Бу вакытта инде апам көмәнле дә була, баласын әнисе янында табарга хыяллана.

22 июнь. Ял көне булса да, ире частькә барып кайтырга була. Шул китүдән кире әйләнеп кайтмый.

Бераздан күршесе кереп, сугыш башланганын әйтә. “Кешеләр урманга китә, әйдә син дә безнең белән”, - ди. Шул көннән, шул минуттан апамның тормышы куркыныч төшкә әйләнә. Урманда күршесе утырган килеш кенә сыярлык чокырлар казып, шул чокырда атыш...

Подробнее...

Сугыш кырында хәбәрсез югалган солдат кызы истәлеге

Кече Уват күле өстендә
Тезелешеп йөзә аккошлар.

Инде авылыма кайта алмам
Шулай куша миңа язмышлар.

Вагай районы, Тугыз авылыннан 15 чакрым ераклыкта күл буена Кече Уват авылы урнашкан. Күлдән елга агып чыга. Ул Агыт елгасына барып тоташа. Агыт елгасы (Агытбаш авылыннан башланган булыр) Тугыз авылы уртасыннан узып Вагай елгасына, аннары Иртешкә коя.

... 1933 елда Омск өлкәсе, Дубровное районы, II Сала авылыннан Нурмөхәммәт Әбүбәкир улы Уразов Кече Уват авылы мәктәбенә башлангыч классларны укытырга җибәрелә. Адия Кәлимулла кызы белән гаилә корып яшиләр. 1937 елда мин тугач, Айнихәят...

Подробнее...

Хезмәт фронтында

Быел Бөек Җиңүгә 70 ел тула. 1418 көн барган дәһшәтле сугышта якыннарыбыз зур батырлыклар күрсәтеп, илгә җиңү яулап алдылар. Сугышка киткән ир-атларны хатын-кызлар, яшь малайлар алыштырдылар. Завод-фабрикалар хәрби көчкә әверелде. Хатын-кызлар станок артына басты. 14-15 яшьлек малайлар, ФЗОда һөнәргә өйрәнеп, хәрби заводларда тәүлек буе корал ясадылар.

Авыл хуҗалыгының әһәмиятен истә тотып, тиз генә тракторчылар курслары оештырылды, кызлар яңа һөнәрне үзләштереп, тракторга утырдылар. Үзләрен аямыйча, бар көчләре белән тырышып, фронтны һәм тылны икмәк белән тәэмин итүгә зур өлеш...

Подробнее...

Медальләр тапшырдылар

15-1425 нче март көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Ялутор районы, Аслана мәдәният йортында Яңа Атьял, Калмаклар, Күлавыл, Аслана авылларында яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарын котладылар.  Район хакимияте башлыгы А.Гильгенберг белән район ветераннар советы рәисе Н.Ралка хөрмәтле картларыбызга изге теләкләр юллап, юбилейлы медальләр тапшырдылар. Укучылар аларга открыткалар бүләк иттеләр. Чара барышында тамашачыларга сугыш чоры фотохроникасын карарга тәкъдим ителде. Аннары ветераннарыбызны котлап һәр авыл мәдәният йорты үзешчән артистлары матур концерт куйдылар.

...

Подробнее...

Иманлы гатаулла оста

15-18Сугыш кырларында көрәшеп, яраланып, утны-суны үтеп чыккан безнең абыйлар, бабайларның күпләре сугыштан соң, тыныч елларда да ахыр көннәренә кадәр үз диннәрен саклап, изге юлда хезмәт иттеләр.

“Җиңүче солдатлар – дин юлында чыныга” дигән китапка авыллардан ветераннарның балалары, оныклары тарафыннан мәгълүматлар килеп тора.

Яркәү районы, Кызылъяр авылында сугыш ветераны Гатаулла Сәлах улы Мингазиев күп еллар үз авылында гына түгел, ә тирә-якта да имам вазифасын үтәп торган.

Гатаулла 1903 елның 15 мартында Татарстан Республикасының Кайбыч авылында дөньяга килә. Малайга...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836