#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Егерме елдан соң очрашу

Үткән гасырның кырыгынчы елларында әниемнең сеңлесе Асия апам хәрби кешегә тормышка чыгып Литвага китә. Бер елдан соң, 1941 елның июль аенда ялга авылга кайтырга җыеналар. Бу вакытта инде апам көмәнле дә була, баласын әнисе янында табарга хыяллана.

22 июнь. Ял көне булса да, ире частькә барып кайтырга була. Шул китүдән кире әйләнеп кайтмый.

Бераздан күршесе кереп, сугыш башланганын әйтә. “Кешеләр урманга китә, әйдә син дә безнең белән”, - ди. Шул көннән, шул минуттан апамның тормышы куркыныч төшкә әйләнә. Урманда күршесе утырган килеш кенә сыярлык чокырлар казып, шул чокырда атыш...

Подробнее...

Сугыш кырында хәбәрсез югалган солдат кызы истәлеге

Кече Уват күле өстендә
Тезелешеп йөзә аккошлар.

Инде авылыма кайта алмам
Шулай куша миңа язмышлар.

Вагай районы, Тугыз авылыннан 15 чакрым ераклыкта күл буена Кече Уват авылы урнашкан. Күлдән елга агып чыга. Ул Агыт елгасына барып тоташа. Агыт елгасы (Агытбаш авылыннан башланган булыр) Тугыз авылы уртасыннан узып Вагай елгасына, аннары Иртешкә коя.

... 1933 елда Омск өлкәсе, Дубровное районы, II Сала авылыннан Нурмөхәммәт Әбүбәкир улы Уразов Кече Уват авылы мәктәбенә башлангыч классларны укытырга җибәрелә. Адия Кәлимулла кызы белән гаилә корып яшиләр. 1937 елда мин тугач, Айнихәят...

Подробнее...

Хезмәт фронтында

Быел Бөек Җиңүгә 70 ел тула. 1418 көн барган дәһшәтле сугышта якыннарыбыз зур батырлыклар күрсәтеп, илгә җиңү яулап алдылар. Сугышка киткән ир-атларны хатын-кызлар, яшь малайлар алыштырдылар. Завод-фабрикалар хәрби көчкә әверелде. Хатын-кызлар станок артына басты. 14-15 яшьлек малайлар, ФЗОда һөнәргә өйрәнеп, хәрби заводларда тәүлек буе корал ясадылар.

Авыл хуҗалыгының әһәмиятен истә тотып, тиз генә тракторчылар курслары оештырылды, кызлар яңа һөнәрне үзләштереп, тракторга утырдылар. Үзләрен аямыйча, бар көчләре белән тырышып, фронтны һәм тылны икмәк белән тәэмин итүгә зур өлеш...

Подробнее...

Медальләр тапшырдылар

15-1425 нче март көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Ялутор районы, Аслана мәдәният йортында Яңа Атьял, Калмаклар, Күлавыл, Аслана авылларында яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарын котладылар.  Район хакимияте башлыгы А.Гильгенберг белән район ветераннар советы рәисе Н.Ралка хөрмәтле картларыбызга изге теләкләр юллап, юбилейлы медальләр тапшырдылар. Укучылар аларга открыткалар бүләк иттеләр. Чара барышында тамашачыларга сугыш чоры фотохроникасын карарга тәкъдим ителде. Аннары ветераннарыбызны котлап һәр авыл мәдәният йорты үзешчән артистлары матур концерт куйдылар.

...

Подробнее...

Иманлы гатаулла оста

15-18Сугыш кырларында көрәшеп, яраланып, утны-суны үтеп чыккан безнең абыйлар, бабайларның күпләре сугыштан соң, тыныч елларда да ахыр көннәренә кадәр үз диннәрен саклап, изге юлда хезмәт иттеләр.

“Җиңүче солдатлар – дин юлында чыныга” дигән китапка авыллардан ветераннарның балалары, оныклары тарафыннан мәгълүматлар килеп тора.

Яркәү районы, Кызылъяр авылында сугыш ветераны Гатаулла Сәлах улы Мингазиев күп еллар үз авылында гына түгел, ә тирә-якта да имам вазифасын үтәп торган.

Гатаулла 1903 елның 15 мартында Татарстан Республикасының Кайбыч авылында дөньяга килә. Малайга...

Подробнее...

Ветераннарны бүләкләделәр

15-16Вагай районында сугыш һәм тыл ветераннарына “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан” исемле юбилей медальләре тапшырдылар.

Ветераннарны бүләкләү тантанасында район башлыгы Рамай Сөнгатуллин, Коллар авылы хакимияте  башлыгы Хөҗҗәт Марганов һәм район хакимияте вәкилләре катнаштылар. Р.Сөнгатуллин: ”Бу бүләкне тапшыру Россия Президенты В.Путин Указы нигезендә башкарыла. Без сезне якынлашып килгән Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз, сәламәтлек, озын гомер, аяз, тыныч күк йөзе телибез. Вагай районыннан 9800 кеше Бөек Ватан сугышына китте. Аларның 6 меңе исән...

Подробнее...

“Туйганчы ашасам...”

15-17Безнең әтиебез – Арипов Әптелхәмит Әптелвахит улы 1915 елда Индрәй авылында күп балалы гаиләдә туа. Иң олылары ул була. Алар җиде бала булалар, әтиебез, Мансура, Наилә апаларым, абыйлар - Әптелкавый, Әнвәр, Ришад, Әптелхак. Әтием сугышка кадәр “Красный рыбак” колхозында балык тотучы булып эшләгән. 1938 елда РККАга алына. Ул Ерак Көнчыгышта Иман шәһәрендә хезмәт итә. 1940 елда кайта, ә 1941 елның 15 июлендә сугышка китә. Әтиебез Украинада, Смоленскида, Эстониядә, Литвада сугыша. 1945 елның ахырында өйгә кайта. Сугышка хәтле гаиләдә 2 бала – абыем Мәкъсүд, апам Равия була, аннан соң тагын 9...

Подробнее...

Сугыш кайтавазы

Кечкенә генә авылда ике Тәкыя иде. Без кунакка йөри торган карчыкны “Куян Тәкыя” дип йөрттеләр. Тәкыя маманы  бүгенгедәй хәтерлим. Әкрен тавышлы, басып торса, безнең белән бер буйлы иде. Ул вакытта без мәктәптә укымый идек. Бәнсә  нәнәм пәнҗешәмбе саен хәер-садака биреп безне Хөсәен дәдәгә җибәрә иде. Тәкыя мама белән алар бер ишек алдында яшәделәр. Хөсәен дәдәдән соң без Тәкыя мамага керә идек. Ул аз сүзле булганлыктан микән, безнең белән озак сөйләшми иде. Учларыбызга чөчеләр (кәнфит) салып тиз генә озатып җибәрә иде. Карчык үлгәч генә, аның мендәр астындагы пенсия китапчыгы...

Подробнее...

Җиренә җиткереп эшли

12-8Шәмсетдинов Сәет Мөхәммәдсафа улы 1909 елда Төмән районының Индрәй авылында дөньга килә. Сугыш башлангач, аны беренче көннәрдә үк фронтка җибәрәләр. Фашистлар белән каты бәрелешләрдә, Сталинград өчен көрәштә катнаша. Хәтта 4 ай чамасы Сталинград блокадасында чолганышта кала, ачлы-туклы дошманга каршы сугыш алып барыла. Каты яралана, уң аягын тубыктан югары кисәләр. “Кызыл йолдыз” ордены, “Сталинградны азат иткән өчен” медале белән бүләкләнә. Сугыштан кайткач, Сәет бабай туган авылында мулла вазифасын үти, дини тәртипләрне җиренә җиткереп эшли белә. Халыкны исламга тартуда, авылда иман нуры...

Подробнее...

Ветеранның якты истәлегенә

12-9Тубыл районы, Саускан авылында яшәгән Тагилбаевлар гаиләсеннән 4 егет сугышка китә. Яу кырыннан аларның өчесе яраланып кайта. Күп балалы, тату, бер-берләренә ярдәмчел гаиләдә туып-үскән Хәлилулла Айнулла улы Тагилбаевка сугыш башланганда 36 яшь була. 1941 елың 27 июль көнендә Иртеш буенда урнашкан зур, матур татар авылы халкы да ир-егетләрен сугышка озата. Айнулла абый белән Бибиҗамал апага бу көн бигрәк тә авыр була. Чөнки аларга 4 улларын да берьюлы озатырга туры килә. Әхмәтулла, Мөхәммәтулла, Хөҗҗәтулла, Хәлилуллага да гаиләләрен, әти-әниләрен калдырып китәсе җиңел булмагандыр. Хәлилулла...

Подробнее...

Сугыш ятимнәре

1 нче мартта Вазифа Имаметдин кызы Сәйдимовага 80 яшь тулды. Әтисе Имаметдин Шәмсетдин улы – “Красный рыбак” колхозы бригадиры 1942 нче елның май аенда сугышка китә.

- Сугышлар каты, исән-сау балалар бәхетенә кайта алсам ярар иде, - дип язган хаты 10 сентябрьдә килә. 20 сентябрьдә кара кәгазен алалар.

- Картым белән 15 кенә ел яшәдек, сугышка алдылар, мин 7 бала белән утырып калдым. Олы балама 14 яшь иде, - дип сөйләгән иде елап Бибиҗамал әби. (Ул 1980 елда вафат булды).

Имаметдин агай Смоленск өлкәсе Демидово шәһәрендә туганлыклар каберенә күмелгән.

Вазифа әби үзе дә 7...

Подробнее...

Сугыш елларында тубыл шәһәрендә балалар йортлары

Сугыш барган елларда һәм аннан соң Тубыл шәһәре, якын-тирә авыл-район мәгариф өлкәсендә күп үзгәрешләр булды. Элекке эшләп торган 50 җидееллык һәм унъеллык мәктәптәге укучыларны берләштереп, күпчелек мәктәп биналарын интернат-мәктәп, балалар йортларына тапшыралар. Сугыш елларында тубыллылар чын-чынлап зур кайгыртучанлык күрсәттеләр.

1941-43 нче елларда Ленинград, Мәскәү тирәсендәге шәһәр, авыллардан, Запорожье, Новочеркасск балалар йортларындагы ятим балалар яңа ачылган Байкал районы, Булашова авылында, Вагай районы, Черныйда, Тубыл районы, Сузгунда урнашалар.

1935 нче елга...

Подробнее...

Балалар йорты һәрвакыт күңелдә

Тубыл татар балалар йорты, ничектер, минем күңелдә җуелмаслык эзләр калдырган. Өлкәнәйгәч уйланырга вакыт җитәрлек. Балачак хатирәләре миндә тик балалар йорты булып күңелдә тора.

Сугышның авыр 1943 нче елы 3 яшьлек энем белән мине балалар йортына алып килә.

Үзем ана булып җитешкәнче ятимлек, кимчелек хисләре белән яшәдем. Әниләренә җитәкләнеп йөргән балаларга кызыгып, көнләшеп карадым.

13 ел балалык, яшүсмер елларында кешелекле, миһербанлы Шәмсия Хөсәенова, Маһинур Хәсәнова, Агния Филимоновна, Мәрьям Коммунарская апалар (барысы да вафатлар) һәм башка тәрбиячеләр күңелдән чыкмыйлар...

Подробнее...

“Хат ташучы эше җиңел түгел”

8-23 нче февральдә Күкрәнде авылы клубында Тубыл районы татар мәдәният үзәге артистлары матур концерт программа белән чыгыш ясадылар. Авыл халкы әлеге чараны түземсезлек белән көтеп алган. Сәхнә түренә чыккан үзәк артистлары татар һәм рус телендә җырлар башкардылар, күңелле биюләр күрсәттеләр. Алып баручы Лилия Фәизова район мәдәният бүлеге исеменнән авыл халкын якынлашып килгән татар мәдәният көннәре белән котлап, милләт йөзен күрсәткән мәдәнияте, теле, моңлы җырлары турында сөйләде. Яраткан җырчылар Нурхәят Шаһбанова, Зөфәр Янгулов, Гөлфирә Шәмсетдинова һәм башка җырчылар башкаруындагы...

Подробнее...

Тынычлык кадерен белүче ветераннар

7-1Коллар авылының иң өлкән кешеләренең берсе - ике Ана даны һәм башка юбилейлы медальләр белән дә бүләкләнгән Рәисә Җаббар кызы Айтнякова быел 83 яшен каршы алырга җыена. Әби салкын кышкы айларда Тубыл шәһәрендә кызы Рәхилә, кияве Атыш Тагилбаевлар тәрбиясендә яши. Ул сугыш чоры истәлекләре белән уртаклашып: ”Сугыш елларында халык күргәнне барысын да кичердем. Әтием 1941 елны сугышка китте. Ул елларны без Тубысы авылында яшәдек. Һәр гаилә фронттан яхшы хәбәр, хат көтте, якыннарының исән-имин кайтуларына ышанып яшәде. Авыр сугыш елларын онытып булмый. Тылда һәр көнебез хезмәттә үтте”, - дип...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836