Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сугыш ятимнәре

1 нче мартта Вазифа Имаметдин кызы Сәйдимовага 80 яшь тулды. Әтисе Имаметдин Шәмсетдин улы – “Красный рыбак” колхозы бригадиры 1942 нче елның май аенда сугышка китә.

- Сугышлар каты, исән-сау балалар бәхетенә кайта алсам ярар иде, - дип язган хаты 10 сентябрьдә килә. 20 сентябрьдә кара кәгазен алалар.

- Картым белән 15 кенә ел яшәдек, сугышка алдылар, мин 7 бала белән утырып калдым. Олы балама 14 яшь иде, - дип сөйләгән иде елап Бибиҗамал әби. (Ул 1980 елда вафат булды).

Имаметдин агай Смоленск өлкәсе Демидово шәһәрендә туганлыклар каберенә күмелгән.

Вазифа әби үзе дә 7...

Подробнее...

Сугыш елларында тубыл шәһәрендә балалар йортлары

Сугыш барган елларда һәм аннан соң Тубыл шәһәре, якын-тирә авыл-район мәгариф өлкәсендә күп үзгәрешләр булды. Элекке эшләп торган 50 җидееллык һәм унъеллык мәктәптәге укучыларны берләштереп, күпчелек мәктәп биналарын интернат-мәктәп, балалар йортларына тапшыралар. Сугыш елларында тубыллылар чын-чынлап зур кайгыртучанлык күрсәттеләр.

1941-43 нче елларда Ленинград, Мәскәү тирәсендәге шәһәр, авыллардан, Запорожье, Новочеркасск балалар йортларындагы ятим балалар яңа ачылган Байкал районы, Булашова авылында, Вагай районы, Черныйда, Тубыл районы, Сузгунда урнашалар.

1935 нче елга...

Подробнее...

Балалар йорты һәрвакыт күңелдә

Тубыл татар балалар йорты, ничектер, минем күңелдә җуелмаслык эзләр калдырган. Өлкәнәйгәч уйланырга вакыт җитәрлек. Балачак хатирәләре миндә тик балалар йорты булып күңелдә тора.

Сугышның авыр 1943 нче елы 3 яшьлек энем белән мине балалар йортына алып килә.

Үзем ана булып җитешкәнче ятимлек, кимчелек хисләре белән яшәдем. Әниләренә җитәкләнеп йөргән балаларга кызыгып, көнләшеп карадым.

13 ел балалык, яшүсмер елларында кешелекле, миһербанлы Шәмсия Хөсәенова, Маһинур Хәсәнова, Агния Филимоновна, Мәрьям Коммунарская апалар (барысы да вафатлар) һәм башка тәрбиячеләр күңелдән чыкмыйлар...

Подробнее...

“Хат ташучы эше җиңел түгел”

8-23 нче февральдә Күкрәнде авылы клубында Тубыл районы татар мәдәният үзәге артистлары матур концерт программа белән чыгыш ясадылар. Авыл халкы әлеге чараны түземсезлек белән көтеп алган. Сәхнә түренә чыккан үзәк артистлары татар һәм рус телендә җырлар башкардылар, күңелле биюләр күрсәттеләр. Алып баручы Лилия Фәизова район мәдәният бүлеге исеменнән авыл халкын якынлашып килгән татар мәдәният көннәре белән котлап, милләт йөзен күрсәткән мәдәнияте, теле, моңлы җырлары турында сөйләде. Яраткан җырчылар Нурхәят Шаһбанова, Зөфәр Янгулов, Гөлфирә Шәмсетдинова һәм башка җырчылар башкаруындагы...

Подробнее...

Тынычлык кадерен белүче ветераннар

7-1Коллар авылының иң өлкән кешеләренең берсе - ике Ана даны һәм башка юбилейлы медальләр белән дә бүләкләнгән Рәисә Җаббар кызы Айтнякова быел 83 яшен каршы алырга җыена. Әби салкын кышкы айларда Тубыл шәһәрендә кызы Рәхилә, кияве Атыш Тагилбаевлар тәрбиясендә яши. Ул сугыш чоры истәлекләре белән уртаклашып: ”Сугыш елларында халык күргәнне барысын да кичердем. Әтием 1941 елны сугышка китте. Ул елларны без Тубысы авылында яшәдек. Һәр гаилә фронттан яхшы хәбәр, хат көтте, якыннарының исән-имин кайтуларына ышанып яшәде. Авыр сугыш елларын онытып булмый. Тылда һәр көнебез хезмәттә үтте”, - дип...

Подробнее...

Изге бурычны үтәп

7-4Без, Төмән өлкәсендә яшәүче татарлар, Бөек Җиңү көненең 70 еллыгын бик зур әзерлек белән каршы алырга тиеш. Чөнки ошбу сугышта җиңеп чыгуда безнең якташларыбызның - әти-бабаларыбызның өлеше иксез-чиксез. Коръән китабында әйтелә: “Ватанны саклау – ул мөселманның изге бурычы”. Пәйгамбәребезнең хәдисендә: “Ватанны сөю – иманның бер өлеше”, - диелә. Безнең киләчәк тормышыбыз өчен сугыш кырларында кан түккән, яраланган, кайтып авыл хуҗалыгында хезмәт иткән, лаеклы ялга чыгып, соңгы гомерләрен Аллаһы Тәгалә юлына багышлаган, имам вазифасын үтәп барган, намазларын калдырмаган бабайларыбыз турында хәбәр итсәк...

Подробнее...

Авылыбыз көзгесе

Зур Акъяр авылында яшәүче Хөсния Әбделбарый кызы Вәлеевага 28 нче январьда 85 яшь тулды. Авыр елларның ачысын-төчесен татыган сугыш чоры баласы Зур Акъяр авылында крестьян гаиләсендә туып-үсә. Әтиләрен һәм абыйларын Мәкъсуд белән Әхмәтатыйны сугышка алып киткәч, Хөсния апа әнисенең терәге һәм ярдәмчесе булып кала. Аягына чабата киеп яшүсмер кыз кырда сыерга тырма тагып җир эшкәртә, чанага төяп утын ташый. Хөсния апа сөйләгәндә сыкранып утырдым. Үзеннән соң туган Котдус һәм Варис энеләренең тамакларын туйдырыр өчен Хөсния апага черек бәрәңгедән һәм алабутадан ләпәтәйләр, кычыткан, чөгендер...

Подробнее...

Менә нинди булган безнең әти

44-5Ил халкы Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеена әзерләнгән чорда, мин, Талымхан авылында яшәүче Зәйтүнә Мөхәммәди кызы Сабирова, үземнең әтием турында язарга булдым.

Мөхәммәди Рөстәм улы Калиев 1914 елның 13 июнендә Ялутор районы, Сәел авылында туа. Быел аңа 100 яшь тулган булыр иде. Бөек Ватан сугышында батырларча сугышкан, аны башыннан ахырына кадәр үткән, исән-сау әйләнеп кайткан. Аның бик күп медальләре, Рәхмәт хатлары бар. “Кызыл йолдыз” орденын алыр алдыннан аның “Бүләкләү бите”н төзегәннәр. Анда: “Калиев М.Р. – сержант, командир отделения, шофер 481 автороты подвоза, 361 отряда Карачевской...

Подробнее...

Чын мәгариф хезмәткәре

44-6Вагай районының Томская авылында Ишмөхәммәт Ханнан улы Гайсин 1944 елның 25 октябрендә ишле гаиләдә дөньяга аваз сала. Заманасында аның бабасы абруйлы, күренекле мулла булган, оныгына аның исемен биргәннәр.

“Габдулла Тукай Бакый Урманче иҗатында” дигән альбомда (аны Ф.В.Урманче төзегән) Троицкидагы укытучылар әзерли торган “Вазифа” мәдрәсәсендә Ишмөхәммәт Дусмөхәммәт улының шәкертләр арасында төшкән фоторәсеме дә бар. Әтисе – Ханнан Ишмөхәммәт улы дүрт сыйныф белем белән 1950 нче елга кадәр хисапчы булып Сталин исемле колхозда эшләгән. Ул 1957 нче елда авырып вафат була, әнисе – Нәфисә...

Подробнее...

Әтиемнең зәңгәр тышлы дәфтәреннән

(Дәвамы. Башы 5 нче, 9 нчы саннарда).

Быел август аенда Төмән өлкәсе 70 еллык юбилеен билгеләде. 2015 елның язында Бөек Җиңүгә 70 ел тулачак. Сугыш салган яралар һаман төзәлми. Аның эзләре бигрәк тә әтисез үскән сабыйларга нык салынган. Ул вакыттагы балаларның балачаклары да булмаган, алар Җиңүне тизләтү өчен олылардан калышмый эшләгәннәр. Әтием - Шамил Сәфәрбәк улы Фәхретдиновның калын тышлы дәфтәреннән истәлекләрен якташларына тәкъдим итүне дәвам иттерәм.

“1945 елның җәендә әни миңа җәй буе ат белән колхозда эшләячәгем турында “күңелле” хәбәр китерде. Язын безгә колхоз (ул...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836