#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Фәтхетдиновлар гаиләсе турында кызыклы фактлар:

48-13Салават тормыш иптәшенә яратып «Карчыгым» дип эндәшә.

Салават хатыны турында: «Акыллы усал кеше ул», - дип әйтә.

Ләйсән иреннән 9 яшькә кечерәк.

Салават армиядән кайтканда, Ләйсән өченче сыйныфта укыган була.

Беренче очрашулары турында: «Мин аны хәтерлим, ә менә Ләйсән юк. Ул вакытта әле ул өстәл астында йөри иде».

Өч балалары, өч оныклары бар.

Кызлары Алина Голливудта укыган, Николас Кейдж классын тәмамлаган.

Уллары Рөстәм - автоузышлар буенча үсмерләр арасында Россия чемпионы.

Салаватның беренче укытучысы – хатыны Ләйсәннең әнисе.

Студент чагында Салават - Җәвит, ә...

Подробнее...

Россиядә 2022 елга яшәү минимумы күләме расланды

Россиядә яшәү минимумының күләме 2022 елда җан башына - 12 654 сум, хезмәткә яраклы халык өчен - 13 793 сум, пенсионерлар өчен - 10 882 сум, балалар өчен - 12 274 сум тәшкил итәчәк.

2022-2024 елларга федераль бюджет проектына Владимир Путин шундый төзәтмә кертте. Бу саннар, дәүләт башлыгының тагын ике төзәтмәсе белән бергә, җомга көнне Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты тарафыннан хупланды, дип яза РИА Новости.

Пәнҗешәмбе көнне узган социаль мәсьәләләр буенча киңәшмәдә Владимир Путин 2022 елга яшәү минимумы һәм минималь хезмәт хакы күләмен 8,6 процентка, ягъни...

Подробнее...

Өзелгәнсең сиреньнән...

Өйалды бакчасында үскән сирень – канәфер куагы быел да аксыл-шәмәхә төстәге чәчәкләргә күмелде. Битараф кына карый алмый аларга Фәния. Канәфер чәчәкләре аңа балалык елларын, күрше малае Фәнилне искә төшерә. Дөрес, балачакта өй алдыңда канәфер куаклары үсми иде әле. Алар канәфер чәчәкләрен, Разия ападан рөхсәт сорап, аның бакчасыннан бергә өзәләр иде. Әмма бүген аның үзәген шул исемдәге җыр сүзләре өзә:

Яши миндә синең тавыш, синең сагыш, синең сүз.,
Мөмкинме соң танышырга, кавышырга, сиреньсез!..

Шагыйрь әйтерсең лә...

Подробнее...

Чәчләрне көн саен юаргамы?

Көн саен иртән чәчләрегезне юасыз, ә кичкә инде ул кыяфәтен югалта. Төрле шампуньнар да кулланып карадыгыз (ләкин алай эшләргә ярамый икән!); «Чәчне сирәгрәк юарга, шул тәртипкә күнектерергә кирәк», дип «акыллы» киңәш бирүчеләр сүзенә дә колак салдыгыз (монысы бөтенләй зыянлы киңәш!) – файдасы гына юк. Баш тиресе майлана, кавык, кызарулар, ялкынсынулар барлыкка килә... Тузан, пычрак, май бизләре бактерияләр өчен уңай шартлар тудыра, чәч тамырларына файдалы матдәләр эләгә алмый кала.

Бит тиресе кебек үк, баш тиресе дә төрле була. Кемгәдер чәчләрен өч көнгә бер юу да җитә, ә...

Подробнее...

Өй туе

42-16Яңа йортка күчү уңае белән оештырылган гаилә бәйрәме - өй туена, гадәттә, туганнар, дуслар һәм күршеләр чакырыла, алар яңа торакны җиһазлауда ярдәм итү өчен акчалата яки әйберләтә бүләкләр китерәләр.

Өй туе хуҗаларга бәрәкәт, сәламәтлек һәм байлык теләп дога кылудан башланып китә. Еш кына өлкәннәр өчен, мулла яисә абыстайны чакырып, аерым коръән ашлары уздырыла.

Өй туе ХХ йөзнең 2 нче яртысында массакүләм торак төзелеше киң колач алган шәһәр җирләрендә аеруча еш оештырыла. Шәхси корылмаларга өстенлек бирелгән авыл җирләрендә йорт төзелешенең аерым этапларын чагылдырган борынгы...

Подробнее...

Сабырлык кешене бизи

Минем язмам озак еллар күршедә яшәгән Закирҗан абый белән Рәшидә апа кызы Мәдинә Сәйдуллина турында. Алар икесе дә 6 бала тәрбияләп, тормыш юлына бастырдылар. Рәшидә апаның Миңнегаян исемле сеңлесе бар иде, олы кызы Мәдинә анда тәрбияләнде. Хәзерге көндә алар бар да вафатлар, урыннары җәннәттә булсын. Мәдинә “Большевик” колхозында сыер савучы булып эшләп, эшенә бәя биреп “Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме белән бүләкләнеп лаеклы ялга чыкты.

Иптәше Фәрит белән 2 кыз үстереп, кияүгә бирделәр, 5 оныклары бар. Фәритнең инсульт булуына 3 ел тула, коляскада йөри. Аларның бергә...

Подробнее...

Үги итмәгез

Бүген заманага карап кеше үзгәрәме? Әллә кешеләргә карап замана үзе үзгәрәме?.. Без – сугыш чоры балалары. Арада атасыз, олатасыз, агасыз үскән туган-дуслар күп булды. Тол калган, кияүгә бармый калган кызлар да аз булмады. Шул заманадагы язмышлар – язылып бетмәгән күп томлы романнар булырлык. Исән калганнар тырышып, зур көчләр куеп, үзебездән кеше ясарга тырыштык. Дөрес һәм тугры яшәдек. Шулай алга зур өметләр баглап, балалар үстереп, гадел көн күреп, бердәй һәм бердәм генә яшәп ята идек... Мондый тормыш кемнәргәдер ошамады. Узган гасырның 90 нчы елларыннан, ялгыш яшәгәннәрдән үрнәк алып...

Подробнее...

Авылдашларына үрнәк булып яшиләр

38-8Аромаш районының Көсәйкүл авылында яшәүче Габдрахмановларның йорт алды һәм бакчалары җәен-көзен төрле төстәге чәчәкләргә төренә. Яшелчә бакчаларында нәрсә генә үсми: кыяр, помидор, кабак, шалкан, карбыз, ташкабак, бәрәңге... Лаеклы ялда булган өлкән яшьтәге якташларыбыз, сиксәнне узсалар да, бүген авылдашларына үрнәк булып яшиләр.

Хәмидә апа 1940 нчы, аның тормыш иптәше Камил абый 1935 нче елны туа. Аларның балачак еллары Бөек Ватан сугышы чорына туры килә. Ул еллар артта калса да, күргән ачлык, җитешсезлекләрне Габдрахмановлар әле дә онытмыйлар. Икесе дә авыл мәктәбен тәмамлыйлар. Хәмидә апа...

Подробнее...

Бала тууга бәйле йолалар

38-7Элек бала тууга бәйле йолаларда бөтен эшне баланы кабул итеп алучы өлкән яшьтәге кендек әбиләре башкарган; бала туган гаиләдә аларга аерым кадер-хөрмәт күрсәтелгән.

Кендек әбисе сабыйның кендеген кискән, аны юындырган, әтисенең күлмәгенә төргән (әтисе яратсын өчен). Әстерхан татарларында баланы әбисенең күлмәк итәге белән ураганнар (аның яшенә җитсен өчен), сәламәт, кайгы-хәсрәтсез үсүен теләп дога укыганнар, авызын бал-май белән майлаганнар («авызландыру» йоласы).

Кендек әбисе, баланың беренче чүпрәкләрен юып, чарлактагы яисә идән астындагы туфракка күмгән; шулай ук җен-пәриләрне...

Подробнее...

Сез һаман да истә, классташларым һәм сабакташларым

35-6“Искә төшерү йомгагының җебеннән тартсаң, йомгак үзе иксез-чиксезлеккә тәгәри”.

Халык фикере.

1 сентябрь бөтен илебез халкы өчен зур бәйрәм – Белем көне. Иң нәни укучылар беренче тапкыр чәчәк бәйләмнәре тотып, шатланып мәктәпкә киләләр. Мин аларны чын күңелемнән котлыйм һәм киләчәк тормышларында зур уңышларга ирешүләрен телим.

Нәкъ 75 ел элек без игезәкләр – Гайния һәм Гани Хисамовлар - Ялутор районы, Кактамак башлангыч мәктәбенең 1 нче классына укырга бардык. Өченче тапкыр сугышта булып, исән кайткан әтиебез китап-дәфтәр алыр өчен безне, яланаяклы балаларын, бишәр сум акча тоттырып озатып калды. Безнең, сугыш чоры балаларының, чиста дәфтәр, кәгазь...

Подробнее...

Нәрсәгә тотынса да – кулы ята

Минем язмам иптәшемнең энесе мәрхүм Бәхетгәрәй Хәбибуллин кияве – Кыткүл авылы егете Харис Булатов турында. Әтисе Равил мәрхүмнең фаҗигале рәвештә вафат булуына да бик күп еллар үтте. Әнисе – Рәхимә апа мәктәп яшендә булмаган 3 бала белән калып, аларны укытып, тормыш юлларына бастыра. Әнисенең дә мәрхүмә булуына шактый инде. Хәзерге көндә туганнары арасыннан Харис үзе генә калды. Харисның да хатыны Лариса, кечкенә 2 баланы калдырып, яшьли үлеп китте. Харис ике бала, Фирүзә бер бала белән кушылып, уртак кызлары Венера туа. Балалар үзара бик тату, бер-берсенә булышып яшиләр.

Балалары...

Подробнее...

Хөрмәтебез чиксез аңа

34-3Безнең Югары Егәнле авылында яшәүче Сабирә апа Рафикова (Ихсанова) 1940 нчы елда, күп балалы гаиләдә туып-үсә. Әтисен, олы яшьле булу сәбәпле, фронтка алмыйлар, колхоз рәисе итеп билгелиләр. 16 яшендә генә аны үзеннән 10 яшькә зур егеткә - Мөнир Әхмәди улына кияүгә бирәләр. Ул бик эшчән, тырыш егет була. 4 нче сыйныфны тәмамлау белән, 12 яшьтән колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 4 ел армиядә хезмәт иткәннән соң, Коммунар авылына барып, механизатор һөнәренә укый һәм 46 ел, лаеклы ялга чыкканчы, тракторчы булып алдынгылар рәтендә эшли.

Ул һәрьяктан да уңган, оста куллы була –...

Подробнее...

Мәхәббәт һәм хөрмәтләрен расладылар

34-4Чын мәхәббәт, ул алтын кебек: беркайчан да сүнми, еллар узу белән бары тик кыйммәтлерәк була бара. 50 ел бергә гомер итү - гаилә тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе. Бу юбилейның символы да бик кыйммәтле һәм матур металл - алтын. Алтын туй – ул гаилә елъязмасының мөһим сәхифәсе, онытылмаслык бәхетле мизгеле.

5 август көнне Тубыл шәһәре ЗАГСында, пандемия сәбәпле кертелгән бар таләпләрне үтәп, “Алтын” парларны хөрмәтләүгә багышланган дулкынландыргыч, җылы чара узды.

Биредә ярты гасыр бергә яшәгән Шәрифә Шәрәфетдин кызы белән Әбделхәй Әхәт улы Юмашевлар бер-берсенә булган мәхәббәтләрен...

Подробнее...

Бариевларның гаилә бәхете

29-5Зур һәм тату гаиләләр халык арасында һәрчак хөрмәткә лаек. Көчле ил һәм тотрыклы җәмгыять ныклы гаиләдән башлана.

Минсифа Абдулла кызы һәм Таһир Мөхәммәткалый улы Бариевлар - Вагай районы, Аксурка авылында хөрмәтле кешеләр. Бергә бәхетле булуларына, мәхәббәттә һәм татулыкта яшәүләренә - 44 ел. Өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Гүзәл - ике бала анасы, әти-әнисе белән авылда яңа йортта яши, мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшли. Гөлзифа белән Зөлфия белем алып, Тубыл шәһәрендә эшлиләр, үз гаиләләрен корганнар. Алар еш кына әти-әниләре янына кунакка киләләр. Балалар җәй көне әби-бабай...

Подробнее...

Авылны яшәтүчеләр

29-11«Ялутор районы, Кулик авылында үзенең кече ватанын чын күңелдән яратучы кешеләр яши. Шундыйларның берсе дип Наталья Барсукованы әйтер идем», - дип әйтә Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев.

Наталья Барсукова янына актив, энергияле һәм туган якларын яраткан авылдашларын җыеп, авылны төзекләндерү буенча гадәти мәсьәләләрне бергәләп хәл итәләр, бәйрәмнәрдә нинди мәдәни чаралар уздыру турында киңәшләшеп, әзерлек эшләрен зур җаваплылык белән башкаралар.

Әлбәттә, авылда шундый тынгысыз җаннар яши икән, димәк, аның киләчәге дә өметле, якты. Мәсәлән, 8 июль - Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көнендә Аслана...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836