Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Минем язмам иптәшемнең энесе мәрхүм Бәхетгәрәй Хәбибуллин кияве – Кыткүл авылы егете Харис Булатов турында. Әтисе Равил мәрхүмнең фаҗигале рәвештә вафат булуына да бик күп еллар үтте. Әнисе – Рәхимә апа мәктәп яшендә булмаган 3 бала белән калып, аларны укытып, тормыш юлларына бастыра. Әнисенең дә мәрхүмә булуына шактый инде. Хәзерге көндә туганнары арасыннан Харис үзе генә калды. Харисның да хатыны Лариса, кечкенә 2 баланы калдырып, яшьли үлеп китте. Харис ике бала, Фирүзә бер бала белән кушылып, уртак кызлары Венера туа. Балалар үзара бик тату, бер-берсенә булышып яшиләр.
Балалары...
Безнең Югары Егәнле авылында яшәүче Сабирә апа Рафикова (Ихсанова) 1940 нчы елда, күп балалы гаиләдә туып-үсә. Әтисен, олы яшьле булу сәбәпле, фронтка алмыйлар, колхоз рәисе итеп билгелиләр. 16 яшендә генә аны үзеннән 10 яшькә зур егеткә - Мөнир Әхмәди улына кияүгә бирәләр. Ул бик эшчән, тырыш егет була. 4 нче сыйныфны тәмамлау белән, 12 яшьтән колхозда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. 4 ел армиядә хезмәт иткәннән соң, Коммунар авылына барып, механизатор һөнәренә укый һәм 46 ел, лаеклы ялга чыкканчы, тракторчы булып алдынгылар рәтендә эшли.
Ул һәрьяктан да уңган, оста куллы була –...
Чын мәхәббәт, ул алтын кебек: беркайчан да сүнми, еллар узу белән бары тик кыйммәтлерәк була бара. 50 ел бергә гомер итү - гаилә тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе. Бу юбилейның символы да бик кыйммәтле һәм матур металл - алтын. Алтын туй – ул гаилә елъязмасының мөһим сәхифәсе, онытылмаслык бәхетле мизгеле.
5 август көнне Тубыл шәһәре ЗАГСында, пандемия сәбәпле кертелгән бар таләпләрне үтәп, “Алтын” парларны хөрмәтләүгә багышланган дулкынландыргыч, җылы чара узды.
Биредә ярты гасыр бергә яшәгән Шәрифә Шәрәфетдин кызы белән Әбделхәй Әхәт улы Юмашевлар бер-берсенә булган мәхәббәтләрен...
Зур һәм тату гаиләләр халык арасында һәрчак хөрмәткә лаек. Көчле ил һәм тотрыклы җәмгыять ныклы гаиләдән башлана.
Минсифа Абдулла кызы һәм Таһир Мөхәммәткалый улы Бариевлар - Вагай районы, Аксурка авылында хөрмәтле кешеләр. Бергә бәхетле булуларына, мәхәббәттә һәм татулыкта яшәүләренә - 44 ел. Өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Гүзәл - ике бала анасы, әти-әнисе белән авылда яңа йортта яши, мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшли. Гөлзифа белән Зөлфия белем алып, Тубыл шәһәрендә эшлиләр, үз гаиләләрен корганнар. Алар еш кына әти-әниләре янына кунакка киләләр. Балалар җәй көне әби-бабай...
«Ялутор районы, Кулик авылында үзенең кече ватанын чын күңелдән яратучы кешеләр яши. Шундыйларның берсе дип Наталья Барсукованы әйтер идем», - дип әйтә Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев.
Наталья Барсукова янына актив, энергияле һәм туган якларын яраткан авылдашларын җыеп, авылны төзекләндерү буенча гадәти мәсьәләләрне бергәләп хәл итәләр, бәйрәмнәрдә нинди мәдәни чаралар уздыру турында киңәшләшеп, әзерлек эшләрен зур җаваплылык белән башкаралар.
Әлбәттә, авылда шундый тынгысыз җаннар яши икән, димәк, аның киләчәге дә өметле, якты. Мәсәлән, 8 июль - Мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык көнендә Аслана...
Биредә йөклелек срогы унике атналык вакытта медицина учреждениесенә исәпкә баскан хатын-кызларга билгеләнгән 708,23 сум күләмендәге иске пособие хакында сүз бара.
1 июльдән түләнә торган айлык пособиедән тыш, көмәнле хатын-кызларның кайберләре бер тапкыр бирелә торган пособие дә алырга мөмкин, дип белдерделәр «Российская газета»сына Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Бер тапкыр бирелә торган пособие 2021 елның 1 июленә кадәр шундый хокукка ия булган хатын-кызларга түләнәчәк. Алга таба ул бирелмәячәк», — дип ачыклык керттеләр...
Төмән районының матур табигать кочагында урнашкан Талымхан авылында данлыклы Бәшировлар гаиләсе яши. Ник ул кадәр данлыклы соң алар, диярсез. Хәзер аңлатам.
1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көнендә, «Гаилә» төбәк үзәгендә тантаналы рәвештә «Ел гаиләсе–2021» Бөтенроссия конкурсының муниципаль һәм региональ этапларында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Быел конкурс дистанцион форматта узды, анда 118 гаилә катнашты.
“Катнашучылар безнең төбәкнең иң яхшы хезмәт, мәдәни һәм милли традицияләрен саклау, арттыру үрнәге булып тора һәм оештыручыларны илһамландыра, чөнки сәхнәдә аларның иң яхшылары басып...
Вице-премьер Татьяна Голикова Президентка ана капиталын куллану мөмкинлекләрен киңәйтергә тәкъдим итте.
Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Известия» газетасына сылтама белән хәбәр итә.
Әйтик, басма чыганаклары сүзләренчә, биредә ике юнәлеш буенча кагыйдәләргә төзәтмә кертү хакында сүз бара. Беренчесе – ана капиталын гаиләләргә бала дөньяга килүгә үк шәхси йорт төзү һәм реконструкция ясау ихтыяҗларына сарыф итү мөмкинлеген бирү (хәзер бу балага өч яшь тулгач кына рөхсәт ителә). Икенче вариант – аны тиешле лицензиясе булган шәхси эшкуарлар күрсәтә торган белем бирү хезмәтләре өчен түләгәндә...
Яңа җыелган чәй яфрагында С витамины лимонга караганда 4 мәртәбә күбрәк, ә яшел чәйдә, кара чәйгә караганда бу витамин 10 тапкыр күбрәк. Менә шушы витаминнарга бай булганга күрә дә, чәй кеше организмына уңай тәэсир ясый, акыл активлыгын үстерә, арыганлыкны бетерә, ашкайнатуны яхшырта, күтәренкелек хисе уята. Дәвалау үзлегенә ия үсемлекләр арасында чәй иң мактаулы урыннарның берсен алып тора.
* Әгәр арысагыз, башыгыз авыртса, дару йотарга ашыкмагыз, бер чынаяк куе чәй эчеп куегыз.
* Әгәр туңсагыз, бер чынаяк чәй сезне җылытып кына калмас, салкын тиюдән дә, зарарлы...
Июльне июньнең дәвамы итеп санарга мөмкин. Ни өчен дигәндә, күпчелек эшләр әле дәвам гына итә: мәсәлән, туфракны йомшарту, су сибү, ашлау һ.б.
Июльнең төп мәшәкатьләре булып су сибү һәм үсемлекләрне ашлау тора дияргә мөмкин. Моның өчен кояшта җылынган суны иртәнге яки кичке сәгатьләрдә сибәргә киңәш ителә. Аннан соң туфракны йомшартырга онытмагыз.
Җәй уртасы – бакчаларыбызның иң гүзәл чорыдыр: бар утыртылган үсемлекләр күкрәп үсә, күпләре инде уңышын да өлгертә, гөлләр берсен-берсе уздырып чәчәк аталар. Ләкин, матурлыкларга-уңышларга сокланып кына торып булмый, июльдә бакча...
20 июньнән документларны тапшырырга мөмкин булачак һәм аларны кабул итү 29 июльгә кадәр дәвам итә.
Быел чыгарылыш сыйныф укучылары биш университетка унга кадәр гариза бирә алачак. Бу хакта РФ фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәсендә хәбәр итте.
«Без абитуриентларның әзерлек юнәлешләрен сайлау мөмкинлекләрен киңәйттек. Әгәр алдагы елларда абитуриентлар өч белгечлек һәм юнәлеш буенча биш югары уку йортына керү өчен гариза бирергә хокуклы булса, быелдан укырга керүчеләр биш университетка унга кадәр...
Зур һәм нык гаиләләр - үсеп килүче буын өчен чын үрнәк һәм төбәкнең бербөтен, гармонияле һәм имин үсеше өчен ныклы фундамент.
Бу хакта Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор, 14 майда төбәк хөкүмәтендә Халыкара гаилә көне уңаеннан уздырылган тантаналы кабул итүдә белдерде.
«Гаиләләргә ярдәм итү, балаларны тәрбияләү һәм үстерүдә, аларның ялын оештыруда ярдәм итү региональ хакимият органнарының төп стратегик бурычларыннан берсе булып кала», – дип ассызыклады губернатор. Александр Моор ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга күңел җылылыгы һәм мәхәббәт бүләк итүче, аларга ныклы аякка...
Төмән өлкәсе иҗтимагый палатасының чираттагы утырышы булып узды. Анда гаилә гореф-гадәтләрен саклау һәм яшь гаиләләрдә рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру мәсьәләләре каралды. Сәхнәгә күп балалы гаиләләр чакырылды.
Алар арасында Төмән районы, Муллаш авылыннан Гөлфия Сәлимҗанкызы белән Илгиз Мансур улы Бабшановлар да бар иде. Алар «Ел гаиләсе-2020» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында «Гаилә – гореф-гадәтләрне саклаучы» һәм «Авыл гаиләсе» номинацияләрендә 3 нче урынны яуладылар.
Бу гаилә «Төмән муниципаль районының супер гаиләсе» район конкурсында, балык спорты буенча ярышларда...
Туган көн һәрбер кешенең гомерендә истәлекле вакыйга, ә инде 8 дистәне тутыру ул аеруча күңелле мизгел. 10 май көнне Тәмән районы, Явызбы авылында яшәүче хөрмәтле якташыбыз Әгъзам Хисмәтулла улы Баязитов та үзенең 85 яшьлек юбилеен каршы алды. Аллага шөкер, 85 яшен тутырып, хәләл җефете Галия апа белән 62 ел бергә гомер иткән әлеге матур пар бүген дә яшьлек ямен җуймыйча, үзләре биргән тәрбия җимешләрен татып, бәхетле картлык кичереп яши.
Хуҗа һәм хуҗабикә гомер буе намуслы хезмәт иткәннәр. Бүген үзләренең җыйнак кына, нурлы өйләрендә һәрнәрсәдән канәгать булып бәхетле картлык...
Авылда сыйфатлы продуктларга, көнкүреш химиясенә һәм башка товарларга ихтыяҗ һәрвакыт бар. Сазъяк якларында яшәүчеләргә якындагы эре гипермаркет яки сәүдә үзәгенә барып җитү җиңел түгел.
Шәхси эш - хезмәт базарында гамәлгә ашыру һәм лаеклы керем алу мөмкинлеге ул. Агытбаш авыл хакимиятенә кергән Картавыл авыл җирлегеннән Флора Алимчан кызы Тимербулатова авылдашлары өчен кибет ачарга булган. Идеяне гамәлгә ашыру өчен ул акча тапкан, теркәү процедураларын узган.
Шәхси эшмәкәр халыкны, беренче чиратта, азык-төлек, эчемлекләр, җиләк-җимеш, яшелчә, кондитер һәм казылык әйберләре, хуҗалык тауарлары...