Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Быел мәктәпне тәмамлаучылар биш югары уку йортына ун гариза бирә ала

20 июньнән документларны тапшырырга мөмкин булачак һәм аларны кабул итү 29 июльгә кадәр дәвам итә.

Быел чыгарылыш сыйныф укучылары биш университетка унга кадәр гариза бирә алачак. Бу хакта РФ фән һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков Россия Президенты Владимир Путинның Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәсендә хәбәр итте.

«Без абитуриентларның әзерлек юнәлешләрен сайлау мөмкинлекләрен киңәйттек. Әгәр алдагы елларда абитуриентлар өч белгечлек һәм юнәлеш буенча биш югары уку йортына керү өчен гариза бирергә хокуклы булса, быелдан укырга керүчеләр биш университетка унга кадәр...

Подробнее...

Александр Моор Халыкара гаилә көне алдыннан күп балалы ата-аналар белән очрашты

Зур һәм нык гаиләләр - үсеп килүче буын өчен чын үрнәк һәм төбәкнең бербөтен, гармонияле һәм имин үсеше өчен ныклы фундамент.

Бу хакта Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор, 14 майда төбәк хөкүмәтендә Халыкара гаилә көне уңаеннан уздырылган тантаналы кабул итүдә белдерде.

«Гаиләләргә ярдәм итү, балаларны тәрбияләү һәм үстерүдә, аларның ялын оештыруда ярдәм итү региональ хакимият органнарының төп стратегик бурычларыннан берсе булып кала», – дип ассызыклады губернатор. Александр Моор ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга күңел җылылыгы һәм мәхәббәт бүләк итүче, аларга ныклы аякка...

Подробнее...

Гаилә гореф-гадәтләрен саклаучылар

21-6Төмән өлкәсе иҗтимагый палатасының чираттагы утырышы булып узды. Анда гаилә гореф-гадәтләрен саклау һәм яшь гаиләләрдә рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру мәсьәләләре каралды. Сәхнәгә күп балалы гаиләләр чакырылды.

Алар арасында Төмән районы, Муллаш авылыннан Гөлфия Сәлимҗанкызы белән Илгиз Мансур улы Бабшановлар да бар иде. Алар «Ел гаиләсе-2020» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабында «Гаилә – гореф-гадәтләрне саклаучы» һәм «Авыл гаиләсе» номинацияләрендә 3 нче урынны яуладылар.

Бу гаилә «Төмән муниципаль районының супер гаиләсе» район конкурсында, балык спорты буенча ярышларда...

Подробнее...

Авыл аксакалына 85 яшь

Туган көн һәрбер кешенең гомерендә истәлекле вакыйга, ә инде 8 дистәне тутыру ул аеруча күңелле мизгел. 10 май көнне Тәмән районы, Явызбы авылында яшәүче хөрмәтле якташыбыз Әгъзам Хисмәтулла улы Баязитов та үзенең 85 яшьлек юбилеен каршы алды. Аллага шөкер, 85 яшен тутырып, хәләл җефете Галия апа белән 62 ел бергә гомер иткән әлеге матур пар бүген дә яшьлек ямен җуймыйча, үзләре биргән тәрбия җимешләрен татып, бәхетле картлык кичереп яши.

Хуҗа һәм хуҗабикә гомер буе намуслы хезмәт иткәннәр. Бүген үзләренең җыйнак кына, нурлы өйләрендә һәрнәрсәдән канәгать булып бәхетле картлык...

Подробнее...

Авылның шәхси эшмәкәре

16-10Авылда сыйфатлы продуктларга, көнкүреш химиясенә һәм башка товарларга ихтыяҗ һәрвакыт бар. Сазъяк якларында яшәүчеләргә якындагы эре гипермаркет яки сәүдә үзәгенә барып җитү җиңел түгел.

Шәхси эш - хезмәт базарында гамәлгә ашыру һәм лаеклы керем алу мөмкинлеге ул. Агытбаш авыл хакимиятенә кергән Картавыл авыл җирлегеннән Флора Алимчан кызы Тимербулатова авылдашлары өчен кибет ачарга булган. Идеяне гамәлгә ашыру өчен ул акча тапкан, теркәү процедураларын узган.

Шәхси эшмәкәр халыкны, беренче чиратта, азык-төлек, эчемлекләр, җиләк-җимеш, яшелчә, кондитер һәм казылык әйберләре, хуҗалык тауарлары...

Подробнее...

Бергә күтәрсәң – йөк тә җиңел була

16-9Соңгы елларда яшәү шартларыбыз үзгәрде, шушы үзгәрешне тормышка ковид вирусы кертте. Минемчә, аеруча өлкәннәргә кыен, үзбикләнеп, яшеренеп утырудан башка чарабыз юк. Шуңа карамастан, тормыш туктамый, үз көенә ага да ага.

Бүген кулыма каләм алуның сәбәпчеләре - Тубыл шәһәрендә яшәүче якын туганнарыбыз - Зәйнүрә Мөхтәбәр кызы һәм Шәүкәт Шәяхмәт улы Сагачеевлар. Алар гаиләсендә ике юбилей икән: бергә яшәүләренә 50 ел, Шәүкәт киявебезнең 10 апрельдә 75 яшьлек юбилейлы туган көне дә.

50 ел эчендә тормышларында шатлыгы да, сөенече дә, борчу-мәшәкатьләре һәм сынаулары да булгандыр. Ләкин алар язмыш җилләренә...

Подробнее...

“Әти, әни, мин - интеллектуаль гаилә”

16-1125, 29, 30 март көннәрендә “Ата-аналар тарафыннан бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру көне” Бөтенроссия акциясе кысаларында “Әти, әни, мин – интеллектуаль гаилә” фестивале Тубыл шәһәрендә узды. Имтиханнар үткәрү чараларын укучылар, әти-әниләр ничек кабул итәләр? Мәктәп тормышы, балаларының киләчәге, имтиханнарны үтәп чыгулары турында кызыксынган ата-аналар балалары белән бергә уку кабинетларында парта артларына утырдылар.

Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә дә укучылар әти-әниләре белән бергә имтихан биремнәрен үтәделәр. Рус теленнән инша яздылар, башка фәннәрдән дә сорауларга җавап...

Подробнее...

Россиядә балалар пособиесе түләү кагыйдәләре үзгәрде

Балаларына бер яшь тулган ата-аналарга социаль түләүләрне исәпләү өчен кирәкле документларны җыярга һәм шәхсән тапшырырга кирәк булачак.

1 марттан гариза язмаган очракта Россиядә яшәү минимумыннан азрак керем туры килгән гаиләдәге өч яшькә кадәрге балаларга пособие түләнмәячәк.

Элек процедураны пандемия сәбәпле кыскартканнар иде, пособие автомат рәвештә озайтылды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Хәзер балаларына 1 яшь тулган ата-аналарга ташламаны озайту өчен социаль түләүләрне исәпләү өчен кирәкле документларны җыярга һәм шәхсән тапшырырга кирәк булачак. Шулай ук балага ике яшь...

Подробнее...

“Мин әни-2020” конкурсына йомгак ясалды

13-66 март көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан чәй табыны артында, җылы бәйрәмчә бизәлгән шартларда “Мин әни-2020” бәйгесендә катнашучы әниләрне бүләкләү тантанасы булып узды.

Әлеге бәйге Төмән районының, хәтта өлкәнең яшь әниләрен берләштереп, милли татар мәдәниятен, туган телебезне саклау, балаларны милли рухта тәрбияләү, бер-берләре белән тәҗрибә уртаклашу, иҗади потенциалны ачу максатыннан оештырылган.

2020 елның февралендә “Татледи” клубы (рәсми исеме - Төмән өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы) тарафыннан оештырылган өлкә конкурсы “Мин әни – 2020” игълан ителгән...

Подробнее...

Тормыш сукмагыннан 55 ел бергә

13-7Төмән өлкә Думасы депутаты Николай Токарчук «Бердәм Россия» волонтерлары белән бергә Алиевлар гаилә парын Зөбәрҗәт туйлары белән котлады. Бу хакта “Бердәм Россия”нең Instagram рәсми төркемендә хәбәр ителә.

Әгъзам һәм Сәйникамал Алиевлар бергә гомер итүләренә 55 ел тулган. Алар инде ярты гасырдан артык шатлыкта да, авыр минутларда да бер-берсенә терәк, ярдәм итүче нык гаилә үрнәге булып торалар. Күп еллар дәвамында иңне-иңгә куеп ирле-хатынлы Алиевлар сәнәгать предприятиеләрендә эшләп Төмән шәһәре файдасына хезмәт күрсәткәннәр.

Бүгенге көндә алар Төмән районы, Индрәй авылының хөрмәтле пенсионерлары һәм...

Подробнее...

Хөкүмәт ана капиталын торак шартларын яхшыртуга тоту кагыйдәләрен гадиләштерде

Үзгәрешләр ана капиталы акчаларын торак йортны төзегәндә яки реконструкцияләгәндә тотуга кагыла.

* Ана капиталы сертификатын алган ата-аналарга әлеге акчаларны торак шартларын яхшырту өчен куллануны гадиләштерә торган кагыйдәләр билгеләнде. 27 февральдә чыккан карарны Россия хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалаган.

* 7 мартта хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган документта әйтелгәнчә, үзгәрешләр ана капиталы акчаларының торак йортны төзегәндә яки реконструкцияләгәндә чыгымнарны компенсацияләүгә юнәлдерелүе очракларына кагыла.

* Хәзер башкарылган төзелеш эшләре актыннан...

Подробнее...

Нык, тату гаилә

8-10Дөньяда һәркемебезнең үз юлы, киләчәге, бәхете, тормыш сынаулары... Тубыл шәһәрендә Вафеевлар тормышның мәгънәсен, кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып, бер-берләрен яратып, кайгыртып, саклап, хөрмәтләп кырык ел кулга–кул тотынып яшиләр.

Гаилә бәхете турында аларның үз фикерләре бар. Нурия Туктасын кызы: ”Язмыш юлымда булачак тормыш иптәшемне беренче мәртәбә күргәндә аңа игътибар итмәдем. Татар булмас, рус милләте кешесе булыр дип уйладым.

Аннары шәһәрнең аскы өлешендәге театрга “Чын күңелдән” дигән кичәгә бардык. Татар булганына шатландым. Бу күрешү гомерлек гаилә бәхетенә әверелер...

Подробнее...

Менә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми

«Ничек инде?» – дияр кемдер шунда ук. – Туганыңнан сер яшерү буламы? Бигрәк сәер киңәш бирәсез...» Алай кырт кисәргә ашыкмагыз әле. Безнең генә киңәш түгел бу – гомер иткән, тормышта төрлесен күргән тәҗрибәле кешеләр шулай әйтә. Алар сүзенә колак салу кирәктер. Туганнарның барысына да әйтеп бетерергә ярамаган нәрсәләр, чыннан да, бар.

Менә ул исемлек.

Нәрсәләр хакында сөйләмәү хәерлерәк:

Күпме акча...

Подробнее...

Чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләренә

Бу сайлау алдында мин инде өченче тапкыр. Башта – үземә, аннары – улыма, хәзер менә кызыбыз да шушы яшькә җитеп килә. Киләчәктә кем булырга? Нинди һөнәр сайларга? Без хәзер менә шушындый сорау каршысында торабыз. Кечкенә чакта врач булам дип йөргән иде кызыбыз, хәзер менә икеләнеп калды. Спортны үз иткән балабыз киләчәктә дә үзен спортта күрергә тели. Аптыраган...

Мондый сайлау алдында калучылар бер без генә түгелдер ул. Шуңа да төрле киңәшләргә колак салу зыян итмәс.

Мәктәптә ничәгә укуың мөһим түгел

Һөнәр...

Подробнее...

Гаиләдә күп бала кирәкме?

Ике яшь йөрәкнең гаилә кору уңаеннан үткәрелгән туй мәҗлесендә утырганда бик күпләр аларны котлап, өй тулы бала-чага табарга киңәш итсәләр дә, бүгенге көндә гаиләдә балалар саны ике яки өчтән артмый. Ике бала табуның сере бик гади инде аның, чөнки икенче балага хөкүмәт «ана капиталы» бирә. Ә ул азмы-күпме гаилә бюджетына өлеш кертә. Җитмәсә, квартир да ипотекага алынган булса...

Ә өченче бәбигә риза булучылар сирәк шул, кызганыч...

Гаиләдә ничә бала булырга тиеш соң? Бу хакта төгәл җавап бирүче юктыр. Әгәр сорый калсаң, һәр җавап бирүче үзен хаклы саный. Берәүләр, күп бала...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836