#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Соңгы поезд кайчан?

Алар хатыны белән соры бер көнкүреш алып барган гаилә иде. Башкача мөмкин дә түгел. Бик яратышып өйләнештеләр, тик балалары булмады. Баласыз йорттагы куркыныч тынлык тормышны авырайтып, араларны суытмый калмый шул. Беренче ун елны өмет итеп, тагын бер дистә елны бу хакта уйламыйча, башкача яшәргә тырышып үткәрделәр. Тик аралары суына гына барды. Күңел борчуы сизелми калмый, ул аларның тышкы кыяфәтендә дә чагылды. Көннәрдән бер көнне шул танышымны очраттым. Яшәреп киткән кебек, күзләре янып тора, һәрвакыт җитди кыяфәт белән йөргән ирнең йөзендә елмаю чаткылары...

Тимерханның кечкенә...

Подробнее...

Бәхетле яшим дисәң

Төрле чараларда, язмалар әзерләгәндә, күрешеп сөйләшкәндә мин ир-атлардан да, хатын-кызлардан да гаилә бәхетенең сере турында төпченергә яратам. Ул бәхетне һәркем үзенчә күрә, үзенең тәҗрибәсенә таянып сөйли. Һәркемнең кечкенә генә үз рецепты бар. Мин ул фикерләрне блокнотыма туплап барам. Бүген шуларның берничәсе – тормышта сыналганнары белән бүлешәм.

Бәхетле яшәүнең 10 матур кагыйдәсе:

* Үзегезнең тормыш иптәшегезгә укытучы ролен үтәмәгез. Аны нәрсәгә дә булса өйрәтүнең бердәнбер юлы – ярату.

* Бәхетле булыр өчен тормыш иптәшеңне барлык капризлары...

Подробнее...

Уразаевлар династиясеннән

Дамир Камил улы һәм килене Лена Изил кызы Уразаевлар Вагай районы, Юрмы авылында рус теле һәм әдәбияты, җәмгыять белеме дәресләрен укыталар. Лена Изил кызы югары категорияле укытучы, Тубыл педагогия институтының филология бүлеген тәмамлаган. Вагай районында “Педагог года-2010” конкурсы лауреаты. Бердәм дәүләт имтиханнарына укучыларны бик яхшы әзерләү һәм уңышлы тапшыру өчен Вагай районы муниципаль белем бирү идарәсеннән һәм Төмән өлкә белем һәм фән департаментыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Лена һәм Дамир кызы Диана Уразаева– педагогик династиянең дүртенче буын...

Подробнее...

Үрнәк алырлык гаилә

9-9Түбән Тәүде районы, Эске авылында яшәүче Мөнәвәрә һәм Данир Мадеевларның бергә гомер итүләренә 23 февральдә 50 ел тулды. Балалары – Ирек, Азат һәм Гөлшат үз тормышлары белән яшиләр. Ирек озак еллар 506 нчы автобуста “Төмән – Малая Заморозовка” маршрутында эшли. Кешелекле, һәркемнең хәленә керергә тырыша, бик хөрмәт итәләр үзен. Азат ерак рейсларга йөрүче шофер. Гөлшат техникум тәмамлады. Ата-аналарына килеп, хәлләрен белешеп китәләр, 6 оныклары бар.

Гаилә җылысы – бер-береңне яратып, кайгыртып, хөрмәт итеп яшәү, киләчәкне ышанып тапшырырдай балалар тәрбияләп үстерү, бер-береңә тугрылыклы...

Подробнее...

Хыяллар кая китерә?

9-82015 елда минем әтиемнең - Азат Гомәр улы Гомәровның вафатыннан соң, бабам Гомәров Гомәр Вәли улы архивы кулыма килеп эләкте. Бу тарих шулай башланып китте.

Башта мин 200дән артык документ һәм борынгы фотографияләрне табып анализларга булдым. Фоторәсемнәр реставрацияләүгә тапшырылды, документларны сканерлап чорлар буенча папкаларга урнаштырдым: революциягә кадәр, революциядән соң Бөек Ватан сугышы елларында, сугыштан соң бабамның үлеменә кадәр.

Әтиемнең соңгы елларында без аның белән гаилә тарихы турында аудиоматериал яздырдык. Әтинең сөйләве буенча, әти токымы бохарлылардан чыкканын белдем...

Подробнее...

Гомер иткән ирем мин уйлаганча ышанычлы булмаган

Гомерем буе аның өчен генә яшәдем мин. Кая барсам да, ни генә эшләсәм дә, бары тик аны гына уйладым. Ашады микән, туңмады микән, арымадымы икән дип борчылдым. Аны кирәгеннән артык яраттым, якладым бугай. Ә ул моның кадерен белмәгән, күрәсең.

Ислам белән үткән гомеребез бәхетле булды. Ул мине, мин аны интектермәдек, гел үзебез дигәнчә яшәдек. Ике улыбыз бар, Аллага шөкер. Ирем бераз төксерәк булса да, аның кырт кисеп әйткән сүзләренә түзеп яшәдем, ничектер җаен таба белә идем аның. Туганнар гел: “Гөлфия, мондый ир белән ничек яшисең, каныңны эчеп бетергәндер бит?” – дип сорыйлар иде. Юк...

Подробнее...

Күп балалы ана бәхете

3-8Дөньяда ана мәхәббәте дип аталган зур хис бар. Ул башкаларга охшамаган үзенә башка төрле хис. Ана булу, билгеле булганча, бу мәхәббәткә һәм шатлыкка коену гына түгел, ә җиңел булмаган көндәлек хезмәт тә. Хатын-кыз бит ул – иң беренчедән, ана, игелек, уңайлылык, йорт учагын сабыр саклаучы.

Хикәямнең төп герое - Вагай районының Кече Кундан авылында яшәүче Алия Әйтмөхәммәт кызы Корманова. Мине аның аерым сыйфатлары таң калдырды – күңел җылылыгы, балаларына чиксез мәхәббәте, якыннары турында кайгыртуы, ярдәмчеллеге. Аның холкы авыр тормыш белән чыныккан. Алия Әйтмөхәммәт кызы үз гомерендә сигез тапкыр әни булу...

Подробнее...

Бергәләшеп гаилә бәйрәмендә

3-10Төмән шәһәренең Мельникайте урамы, 86\2 йортта урнашкан һәм оештырылган ислам дәресләре мәктәбендә һәр көнне диярлек файдалы, әһәмиятле чаралар уздырылып тора. Яңарак кына монда зур мәҗлес оештырылды.

Галеевлар гаиләсе: Гафур Габделбәр улы белән Рауза Сәлим кызының бергә яшәүләренә 45 ел тулган. Алар икесе дә Татарстан Республикасы, Балтач районында туып үскәннәр. 1987 елдан Төмәндә яшәүләренә 32 ел. Ике егет тәрбияләп үстергәннәр, 3 оныклары да бар. “Яңарыш” газетасын беренче саныннан бирле алдырабыз һәм бик яратып укыйбыз, дип әйттеләр.

Бүгенге көндә икесе дә Ислам дәресләренә йөриләр...

Подробнее...

Ир-егетнең яратуын ачыклый беләсезме?

Кызларның гашыйк булуын ачыклау кыен түгел. Ул яраткан кешесенә ярарга тырыша, аны тәрбияли. Ә ир-егетләр хисләрен үзләрендә тотучан. Шулай да тикшерүчеләр егетләрнең гашыйк булуын ачыклап булуын әйтә. Түбәндәге үзенчәлекләрне ир-егетләр үзләре әйткән.

1. “Сөйгәнемнең сүзләренә колак салам”. Әгәр дә ирегезгә янган лампочканы алыштырырга кирәклеген 10 нчы тапкыр әйтәсез икән, нәтиҗәне аңлагансыздыр инде.

2. “Аның мавыгуларын үземнекеннән өстен куям”. Ир-егеткә яраткан кешесенә ярарга тырышу ошый. Әгәр дә боевик урынына, һинд киносы карарга риза икән - яратуында...

Подробнее...

Гаилә - гомер чишмәсе

51-11Бу көннәрдә Яркәү клубында зур бәйрәм үтте. Кичәне оештыручы “Туган тел” ансамбле үзенең программасын Кәримовлар гаиләсе белән бәйләде. Бу күп балалы гаиләнең әти-әнисе бакыйга күчсәләр дә, өстәл артында Сабира Мөхәммәтчан кызының, Наил Әхмәтсалих улының 6 баласы, оныклары җыелдылар.

Сабира апа белән Наил абый Ватан сугышы чоры балалары. Аларга сугыш вакытында олылар кебек күп эшләргә туры килде. Сабира апа 1932 елда Төмән районы, Явызбы авылында туа. Наил абый Бурбар урман хуҗалыгында машина йөртүче булып эшли.

Ә Сабира апа 1955 елда шәһәрдә эшли. Ул Бурбарга кунакка килә. Үзе...

Подробнее...

2020 ел нәрсә елы булачак?

51-10Дуңгыз елы ахырына якынлаша. Киләсе 2020 ел - Күсе елы булачак. Әйбәт ел булачак, ди астрологлар. Кәбисә елын начарга юраучыларның гына кәефе китәр - чөнки киләсе ел кәбисә елы.

Күсе елы шатлык китерсен өчен Яңа ел алдыннан күбрәк изге эшләр эшләргә өлгерергә, бүләкләргә акча кызганмаска һәм өйгә песи алып кайтырга киңәш итәләр.

Яңа 2020 елны каршы алганда, бәйрәм өстәлендә нәрсә булырга тиеш: 2020 ел ак металл төсендәге күсе билгесе астында узачак. Бәйрәм өстәлен әзерләгәндә түбәндәге ризыклар һәм эчемлекләр булырга тиеш, ди астрологлар: сыр, майсыз итләр - бозау яисә сыер, тавык...

Подробнее...

Төмән районы Яңа елны каршылый

51-12Безнең районда авылыбыз тормышына өлеш кертүче кешеләр аз түгел, алар безнең өлкә үсешендә актив катнашалар. Конкурсларда катнашу - кешеләр һәм безнең район хакимияте арасында элемтәнең яхшы оештырылуын раслый.

“Дуслар, һәр кешенең яраткан бәйрәме - Яңа ел алдыннан без конкурс үткәрергә хәл иттек. Төмән районында яшәүчеләргә иҗатта һәм фотомастерлыкта ярышырга мөмкинлек бирәбез. Конкурс безнең төркемебездә 2 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр үткәреләчәк. Бу чорда үз бистәгезнең яки авылыгызның Яңа елга әзер булганлыгын сезнең конкурска төшереп урнаштырылган фоторәсемнәрегездән аңлаячакбыз...

Подробнее...

“Кызлар аңарга җәннәткә керергә ярдәм итәр”

Төмән районының Талымхан авылында яшәүче Ләйлә һәм Роберт Юскаевлар гаиләсендә 1992 елның 18 мартында кызлары аваз сала. Алар аңа Луиза дип исем кушалар. Балачагы туган авылында үтә. Кечкенә чагыннан ул эш сөеп үсә. Ата-анасы кызларын тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирәләр, аны тыйнаклыкка, киң күңелле һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтәләр. Һәм шулай булып чыкты да. Луиза 2 нче класстан “Ләйсән” вокал группасына йөри башлый. Сәләтле кыз җырларга да, биергә дә өйрәнә.

1998-2009 елларда авыл мәктәбен уңышлы тәмамлый. 2000-2006 елларда хореография бүлегендә укый. Аннары тырыш кыз Төньяк...

Подробнее...

Айдар Галимов: “Ирләрнең читкә йөрү-йөрмәве хатыннан тора”

”Артистмы ул, шофермы — ирләрнең читкә йөрү-йөрмәве күбрәк хатыннан тора. Иреңнең читкә йөрмәвенә үзеңнең яхшылыгың, назың, сафлыгың, кешелеклелегең, сексуальлегең белән генә ирешеп була. Соңгысы, хәтта, гаилә тормышында төп рольне уйный дип әйтсәк тә була”, - дигән иде ул бер әңгәмәсендә. Ә мәхәббәт?!

— Мәхәббәт ул — җан белән җан арасындагы аңлатып булмый торган тойгы, аңа дөрес аңлатманы тик Ходай Тәгалә үзе генә бирә аладыр. Мин Зиләгә көннән-көн гашыйк була барам. Ул җыр-моңга сәләтле, кешелекле, мәдәниятле, укымышлы, тарихны яхшы белә. Әнә шул сыйфатлар да бик күп йогынты ясый. Иҗат...

Подробнее...

50 ел бергә яшәгән бәхетле тормыш

46-9Ноябрь аенда безнең классташыбыз Нуригөл Мөбарәк кызы һәм аның тормыш иптәше Нурислам Нуриәхмәт улы Раимбакиевларның гаилә корып бергә яшәүләренә 50 ел тулды.

Алар икесе дә, пар килгән аккошлар кебек, тынгысыз, күңелләре белән бик матур кешеләр. Бәрәкәтле, лаек тормыш корып, әлегәчә яшәп киләләр.

Нуригөл Вагай районының Икенче Вагай авылында Кормандаевлар гаиләсендә икенче бала булып туа. Зур гаиләнең беренче кызы була һәм әнисенең өй хезмәтендә зур ярдәмчесе булып үсә. Ул тырыш, тыйнак кыз буларак, кече энеләрен, сеңелләрен карауда зур булышлык күрсәтә.

Икенче Вагай сигезьеллык мәктәбен гел...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836