#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Фәйрушатовлар нәселеннән ул

21-8“Әтием - Фәйрушат Рәхмәтулла улы Фәйрушатов Әремзән авылының беренче совет мәктәбе укытучысы була. Ул мәктәпләр, уку-йортларын (избы-читальни) оештыручы булып та эшли. 1930 нчы елларны чыгып килгән “Урак һәм чүкеч” газетасы редакторы вазифасын башкара. Язмыштыр, аңа эш буенча Омск шәһәрендә яшәргә дә туры килә, анда чыгып килгән “Сталин юлы” газетасында эшли башлый. Бу турыда якташыбыз, тарих фәннәре кандидаты Юлия Сафаралеева “Рухи шытымнар” себер татарларының тарихи мирасына багышлап язган китабында белдерә, ул мәдрәсәләр, халык мәктәпләре, өлкәннәр арасында белемсезлекне бетерүчеләр...

Подробнее...

Акъяр авылында бәби туе

21-9Безнең динебез буенча яңа туган балага 7 көннән соң исем кушу, чәчен алу, сөннәткә утырту һәм Корбан - акика үткәрү файдалы һәм бик әһәмиятле чаралар дип хуплана. Нәнинең саләмәтлегенә яхшы - тиешле тәэсир итә. Хәдистә әйтелә: Пәйгамбәребез, үзенең оныклары - Хәсән белән Хөсәеннең 7 көннән соң чәчләрен алдырган һәм тиешле садакасын - көмеш акчалар өләшкән. Шулай ук, Аллаһы Тагәләнең ризалыгын алу һәм баланың сау-таза булуын теләп корбан чалына. Кыз бала булса бер, ир бала булса ике сарык тиешле. Балага матур һәм әһәмиятле исем кушу да - әти-әнинең изге бурычы булып санала.

Абу Дарда (радыйаллаху...

Подробнее...

Күп балалы тырыш гаилә

16-6Хуҗайлан авылында күп балалы Зәнкиевләр гаиләсе яши. Сания Таип кызына, Миршат Мифтах улына 2012 елны губернатор Владимир Якушев Рәхмәт хатларын да тапшырган иде. Биш баланың әнисе Сания апа “Ана даны” медале белән бүләкләнде. Алар авылның хөрмәткә лаеклы, хезмәт сөйгән, үрнәк итеп сөйләрлек кешеләре. Сания Таип кызы Тубыл шәһәрендә үзе дә күп балалы гаиләдә туа. Ул мәктәпне тәмамлап, тегү фабрикасында, аннары озак еллар сатучы булып эшли. Хуҗайлан егете Миршат Мифтах улына кияүгә чыга. Гомер буе каенанасы белән тату бер йортта яшиләр.

Сания белән Миршат үзләренең биш баласына да...

Подробнее...

Тырыш гаилә

Безнең Казанлы авылы турында ун ел элек “Ул – перспективасыз авыл, тиздән юкка чыгачак”, - дип мөһер сукканнар иде. Яши бит әле Казанлыбыз. Мәктәп, аптека һ.б. халык ихтыяҗларын тәэмин итүче шартлар булмаса да, кешеләр тормышка җайлаша, яшьрәк гаиләләр хайван асрап табыш алалар, яисә читтә эшлиләр, йорт-кураларын төзеклиләр – авыл бер дә бетеп бара торган төстә түгел. Әле бер-ике гаилә йорт сатып алып авылда яшиләр. Күп балалы гаиләдә үскән Вахит Бикмуллин турында язарга булдым. Ул Миңлегөл һәм Хәмитнең зур гаиләсендә туа. Балалары – Гөлнур, Гөлсу, Гөлфирә, Гөлсем, Фәрит – югары һәм урта уку...

Подробнее...

Бала баласы балдан татлы

Гаиләләр күп, әмма барысының да тормышлары ал да гөл түгел шул. Күпчелеге “үрнәк алырлык гаиләләр” дип мактап язабыз. Кайгы-хәсрәт, бәла-каза капкаларын какмаган гаиләләр бар микән? Ә бит тормыш юлы сикәлтәле дип, юкка гына әйтмиләр. Беркемнең дә җайлы гына аккан сулар кебек бармый. Һәр әти-әнинең теләге: балалары бәхетле булсыннар, матур гаилә корып, үз сабыйларын тигезлектә үстерсеннәр. Ләкин тормыш син уйлаганча гына барса икән лә...

Олы гына яшьтәге апа белән очраштык, билгеле булганча, әгәр дә исем-фамилияләрен алыштырып язсак кына, тормыш юлларын сөйләргә ризалык бирәләр...

Подробнее...

Гомер көзегез алтын булсын

Озын гомерле әби-бабайлар – авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык үрнәге. Өлкәннәребезнең гомер юлы сикәлтәсез, җиңел генә үтмәгән. Бөек Ватан сугышы китергән авырлыклар, якыннарын югалту ачысы, ат шикелле җигелеп эшләү – болар барысы да 80, 90 яшьләрен тутырган әби-бабайларның башыннан үткән сынаулар.

Шушы ел башыннан Тубыл районы, Күкрәнде авылында да юбилейларын тутыручы өлкәннәрне тәбрикләп үтү традициягә әйләнде.

Бөтен гомерләрен туган авылларында үткәргән юбилярлар - Насифә Кәүсәр кызы Ташбулатованы 90 яшьлек юбилее белән 8 январьда тәбрикләсәләр...

Подробнее...

Ул минем хәләл җефетем

Дөнья яхшы кешеләргә бай. Үз гомеремдә андый кешеләрне күп очратырга туры килде. Шундыйларның берсе - Касыйм Хәлил улы Мусин. Ул Түбән Тәүде районының Эске авылында эшчән, тату зур гаиләдә туып-үсә. Бала чагыннан әти-әнисенә хуҗалыкта ярдәм итеп, үзеннән кече эне-сеңелләрен карашып үстерә. Шул заманның барлык авыл балалары кебек, совхозда тракторчы булып хезмәт юлын 16 яшеннән башлый. Армия сафларында хезмәт итә. Үз теләге белән 18 яшеннән кан бирүче булып китә. Бүгенге көндә аңа 66 яшь һәм әле дә елына 2 тапкыр кан биреп, кешеләр гомерен саклап кала. Менә шундый искитмәле, яхшы күңелле кеше...

Подробнее...

Бәхет – ул җан вә күңел тынычлыгы

Майсәрә апа белән сазлыклар арасында урнашкан ерак бер авылга барганыбызда таныштык. Шәһәрдән, районнардан кунак-төшем аларга киләләр икән. Авыл саен шундый кунакчыл йортлар була. Сәфәрчеләрне ашатып-эчертеп, хөрмәт итеп җибәргән хуҗаларны Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый. Үзләре дә тырыш, уңган булганга күрә, тормышларында бәрәкәт, муллык, өйләрендә тынычлык хөкем сөрә андый гаиләләрнең.

Инде Майсәрә апа белән Хәмит абый сиксәнне узсалар да, һаман да йөгерәләр, һаман да сафта. Яхшы күңелле, юмарт кешеләр картаймый диләр бит, бу сүзләр хактыр.

Сикәлтәле һәм чуер ташлы...

Подробнее...

Зәңгәр якут туйлары белән котладылар

Бу көннәрдә Кактамак авылында яшәүче Рәкыя Сәлимгәрәй кызы белән Әхмәт Фатыйх улы Бикчәнтаевлар үзләренең Зәңгәр якут туйларын бәйрәм иттеләр. Авылның хөрмәтле парын котларга Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Ялутор районының иҗтимагый оешмасы рәисе Вера Вахменина, Аслана күчмә мәдәният комплексы һәм авыл мәдәният хезмәткәрләре, авылдашлары, якыннары җыелганнар иде. Вера Владимировна юбилярларга мөрәҗәгать итеп: “Сез 45 ел бергә гомер кичереп бер-берен чынлап яратучы, хөрмәт итүче, бербөтен гаиләгә әйләндегез. Киләчәктә дә бала-оныкларыгызның хөрмәтен, ихтирамын тоеп, бәхетле, парлы озын...

Подробнее...

Хуҗабикә киңәшләре

* Сөттә пешкән тәмле ботка ашыйсыгыз килсә, дөге, тары, солы кебек ярмаларның сөттә суга караганда озаграк бүрткәнен истән чыгармаска кирәк. Шуңа күрә аларны алдан суда күпертеп, аннары сөттә пешереп бетерергә кирәк.

* Шиңгән яшелчәләрне (үләннәрне) алдан кайнар, аннары салкын суга тыгып алып “терелтергә” була.

* Кулланып бетмәгән суганны нинди дә булса май белән сылап куйсагыз, ул сыйфатын югалтмаячак.

* Ачылган томат пастасын, аның капкачына аз гына горчица сөртеп, яки өстенә вак тоз белән май салып, күгәрүдән сакларга була.

* Каты итне квас, әчегән сөт, кыяр яки кәбестә...

Подробнее...

Язмышыбыз шулай башланды

7-4Тубыл районы, Нешшә дигән авылда ун балалы Фазыловлар гаиләсендә биш ир малай арасында Изел исемлесе дөньяга килә. Аның әти-әнисе эшчән, тырыш, кунакчыл – барлык узган-барган – атлымы, җәяүлеме Фазыловлар гаиләсендә тукталып, кунак булып киткәннәр. Һәркемгә дә кайнар чәй, җылы аш, якты караш табыла бу йортта. Ирле-хатынлы Зәкиулла, Сәлия Фазыловлар сабырлыклары, акыллылыклары белән дә башкалардан аерылып торалар. Тупырдап үскән сәламәт балалар арасында Изел дә башта бернәрсәсе белән дә аерылмый. Яшь тулып тәпи йөри башлагач кына әти-әнисе андагы үзгәрешне сизәләр.

Баланың бер аягы...

Подробнее...

Күпне күргән сабыр гаилә

51-71958 елның 29 декабрендә бер-берсен сөйгән ике яшь йөрәк тормыш юлына аяк басалар. Гаилә башлыгы булган Вил Бикмөхәммәт улы Таштимиров 8 бала арасында өченчесе булып, ә аның тормыш иптәше Каян Аилман кызы биш бала арасында икенче бала булып дөньяга киләләр.

Вил абыйның әтисе Бикмөхәммәт Нияз улы Акъяр җидеелык мәктәбендә директор булып эшләгән. Сугыш кырларында ул мәңгегә ятып калган. Әнисе Бибинур апа сигез баланы үз канаты астына алып үстерә.

Каян апаның әтисе Аилман да сугышта һәлак була. Биш баланы аякка бастырган Айниҗамал апа да сугышның ачысын–төчесен татыган...

Подробнее...

Алтын туегыз котлы булсын!

51-14Халкыбызның матур сыйфатларының иң мөһимнәре – тыйнаклык, сабырлык, мәрхәмәтлелек, татар җанлылык. Зур Акъяр мәдәният йортында 3 ел эшләү дәверендә миңа шундый гаилә белән бик якыннан танышып, бергә эшләргә туры килде.

Бу - Әлфирә апа һәм Фәрхәт абый Хәмидуллиннар гаиләсе.

Аларның токым тамырлары Зур Акъярга тоташкан.Гаилә башлыгы Фәрхәт абый Мотыйгулла белән Наҗия Хәмидуллиннарның беренче балалары. Әтисе Мотыйгулла Сафиулла улы сугыш кырыннан 1943нче елда яраланып кайта.

Аларның тагын дүрт балалары туа. Әмма әтиләре белән бергә тулы гаилә булып яшәүләре озакка сузылмый...

Подробнее...

Төп бурычыбыз – балалар тәрбияләү

51-6Төмән шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераннары – Мәдинә Фәйзулла кызы һәм Әгъзам Мөхәммәтсадыйк улы Якубовларның иңне-иңгә куеп, дус-тату гомер кичерүләренә тиздән 65 ел тула.

Шушы парга сокланып карамаган кеше юктыр. Төмән шәһәренең Яңавыл өлешендә татарлар элек-электән тупланып, бердәм яшәгәннәр. Бер-берсе белән аралашкач, кемнең ничек яшәве һәркемгә мәгълүм булган. Мәдинә апа белән Әгъзам абый турында гел мактап сөйләгәннәрен ишетә идем. Ә менә үзләре белән очрашып, якыннан танышкач, дөньяда матур яшәү серләре ишекләре тулаем ачылгандай булды.

Аларның бергә кавышулары да кызыклы...

Подробнее...

Әби түгел, күбәләк әле ул

46-8Төмән шәһәрендә үз йорты белән Сания Сәмигулла кызы Вахитова ипле генә көн күрә. Кайсы кеше картлыкка бирешми. Бу инде Сания апага кагыла. Ул җыйнак кына гәүдәле, биткә-йөзгә матур, бик текәлеп карамасаң, җыерчыклар да күренми. Тиздән 85 яше тулачагын кешедән ишетеп белмәсәң, һич тә ул яшьне аңа бирмисең. Кызы Гөлсөяр ярдәмендә узган еллар Кара диңгез буйларында ял итеп кайтса, быел махсус Казан каласына барып кайтканнар. Бигрәк тә әбигә Кол-Шәриф мәчете бик ошаган, андагы күргәннәрен, хис-тойгыларын сөйләп бетерә алмый. Кергән бер кешегә фоторәсемнәрне күрсәтә.

Бөтерчек кебек әле...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836