#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Ситсы туебыз болай купшы булмады”

46-526 октябрь көнне Муллаш авылының мәдәният йортында авылдашларының олы хөрмәтенә ия булган ветеран укытучылар – Фәрхия Фәйзулла кызы белән Ильяс Йосыф улы Назметдиновларның Алтын туйлары тантанасы үтте. Тормыш сукмагыннан кулга-кул тотынып, бер-берсенең абруен күтәреп яшәгән, яшь гаиләләр өчен үрнәк булган бу матур парны Мендельсон маршы яңгыраган залда көчле алкышлар белән каршыладылар.

- Бер-берегезгә булган мәхәббәтне 50 ел буена саклап, авырлыкларны бергә җиңеп, уңышларга куанып, бер-берегезгә терәк булып яшисез. Кызыгыз Наилә белән улыгыз Илгизгә яхшы тәрбия бирдегез, гомерлек һөнәр алырга...

Подробнее...

Ирне җайлау тылсымы

Ирем өйдә булышмый, аяк астындагы эшне дә күрми, эштән соң кайта... Танышмы сезгә мондый хәлләр? Таныш булса, димәк, үзгәрәбез! Әйе, әйе, үзгәрәбез! Үзебез! Кешене үзгәртеп булмый, ә менә үзеңне үзгәртергә мөмкин.

Әгәр дә ирегез инде кайчаннан бирле китап киштәсен беркетеп куймый икән (ул теләсә нинди әйбер булырга мөмкин), «Кайчан беркетәсең инде бу киштәне? Шуны да кешечә эшләп куя алмыйсың бит!» – дип әйтү ТЫЕЛА.

Аның урынына: «Матурым, әйдә, икәү шул киштәне беркетеп куйыйкчы? Шуны беркетеп куйсаң, менә боларның барысы да шунда кереп бетәр иде, бу урын бушар иде. Бер тотынсаң...

Подробнее...

«Кайда сез ялантәпи йөргән сукмаклар?»

43-6Туган якның юкка чыккан авылларының тарихы электән үк кызыксындыра иде. Авылларның таркалуы кызганыч күренеш, аларның сәбәбен эзлисең.

Түбән Тәүде районы, Яңа Казанлы (Травное) Новотроицк авыл хакимиятенә керде. Ул 1918 елны барлыкка килгән. Авыл Төмән өлкәсенең көнбатышында, тайга яны зонасында, Травное күле янында, Түбән Тәүде район үзәгеннән турыдан чама белән көньяк-көнбатыш якка 28, автоюл буенча 42 чакрым ераклыкта урнашкан.

Интернет мәгълүматларына карасак, 1926 елны Яңа Казанлыда 29 хуҗалык булган. Административ яктан Төмән округы Урал өлкәсе, Яркәү районы, Канчәбер авыл советына кергән...

Подробнее...

Никахлар теркәлде

2022 нче елда никахларын теркәү өчен, төмәнлеләр 22 саны белән бәйле матур даталарны сайладылар.

Өлкә ЗАГС идарәсендә иң популяр көн 22.07.2022 булды, бу көнне 117 никах теркәлде.

Икенче урында шул ук күрсәткеч белән 22.02.2022 көндә 112 пар кавышканнар.

Тагын 75 туй 22.09.2022 көнне булган. Бу көнне рәсми рәвештә мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерү өчен Төмәннән 56 пар, Ялутордан дүрт һәм Тубылдан бер пар сайлап алганнар.

Никах алу турында гаризаны шәхсән яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша бирергә мөмкин. Никахны яшәү урынына бәйсез рәвештә РФ ЗАГСының теләсә...

Подробнее...

Какие пособия и льготы могут получить многодетные семьи

В России многодетной семьёй считают ту, в которой воспитывают трёх и более детей младше 18 лет. При этом каждый регион вправе сам определять такой статус.

Сейчас разберём особые меры поддержки для многодетных семей:

Почётное звание матери-героини и денежная выплата.

Звание «Мать-героиня» могут получить женщины, которые родили и воспитали десятерых детей. За вклад в развитие нации им полагается единовременная выплата в размере 1 млн рублей.

Орден «Родительская слава» и денежное поощрение.

Семьи, воспитывающие семерых и более детей, награждаются орденом «Родительская...

Подробнее...

Всё о социальной поддержке семей военнослужащих

По данным ОбъясняемРФ:

* Супруги военнослужащих имеют приоритет при поступлении на работу в государственные организации и воинские части.

В случае сокращения они останутся в штате.

* Супруг военнослужащих первыми направляют на профессиональное обучение.

При получении дополнительного образования очно им сохраняется средняя заработная плата.

* Дети и члены семей военнослужащих имеют право на отдых и лечение в санаториях, домах и на базах отдыха, в пансионатах и так далее по стоимости путевки. Она определяется указанными федеральными органами исполнительной власти и федеральными...

Подробнее...

Тормыш матур шундый бәйрәмнәр белән

38-10«Тормыш матур аны сөйгәннәргә,
Матурлыгын күрә белгәннәргә...
Аллаһым, рәхмәт сиңа
Бу тормышны безгә биргәнеңә».

Тубыл шәһәрендә яшәүче кияү-улым Мидхәт Хәсәновның 13 сентябрьдә 60 яшен тутырган гомер бәйрәме үтте. Кызым Алсу белән бергә яшәүләренә дә быел 35 ел булды. Алар өч егетне тәрбияләп, аларга югары белем алырга булыштылар, эшләп-тормышның ямен табып яшәргә киңәшләрен, мөмкинлекләр бирәләр.

Иң әһәмиятлесе: олы уллары Марат сентябрь аенда әти-әниләренә килен дә бүләк итте. Никахлары да бик матур әзерләнгән иде.

Мидхәт белән Алсуны улларының гаилә кору бәйрәмнәре...

Подробнее...

Бәхет шәүләсе

(Хикәя)

Тиранның төрлесе була. Кул күтәреп, җәберләп кенә торучыны түгел, кешене рухи яктан басып, иреген чикләп яшәүчеләргә карата да әйтелә ул. Карап торышка менә дигән ир, кайгыртучан әти дип уйларлык кешеләр дә гаиләдә тиран булып чыгарга мөмкин.

Мин аны бу тарихны сөйләргә чак күндердем. «Минем кебекләр белән дөнья тулы, кемгә кызык ул», – дип, бик озак ризалашмады. «Бәлки, кемдер гыйбрәт алыр, син ясаган хатаны кабатламас. Бәлки, кемгәдер тәвәккәлләргә, тормышын үзгәртергә булышырсың», – дигәч, бик авырлык белән генә тормышында булган хәлләрне сөйләтә алдым. Исемнәрнең барысы да...

Подробнее...

«Ел гаиләсе-2022» Бөтенроссия конкурс җиңүчесе билгеләнде

33-10«Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсы 2022 елда җиденче тапкыр үткәрелде. Ел саен барлык Россия төбәкләреннән 3 000нән артык гаилә катнаша. Конкурс гаиләдә яшәү рәвеше, гаилә кыйммәтләренең, җаваплы ата-аналарның иҗтимагый абруен күтәрүгә юнәлдерелгән һәм биш номинация буенча үткәрелә: «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авыл гаиләсе», «Алтын гаилә», «Гаилә - традицияләрне саклаучы».

2022 елда конкурсны оештыру комитеты Россия Федерациясенең 85 субъектыннан конкурсның төбәк этапларында җиңүчеләрдән биш номинация буенча 353 гариза кабул итте.

«Гаилә - традицияләрне саклаучы» номинациясендә җиңүчеләр булып Яркәү...

Подробнее...

Тормыш яме - яшәүдә, яшәү яме - гаиләдә!

33-11Агач – яфрагы, кеше – гаиләсе белән матур. Кешенең иң зур бәхете, иң зур байлыгы – аның гаиләсе. Гөлчәрә һәм Фәрит Назметдиновлар гаиләсе моңа дәлил.

Әлеге күркәм гаиләгә моннан 40 элек нигез салына һәм алар 6 августта «Рубин туй»ларын билгеләп үттеләр. Гаилә корганның беренче көненнән башлап бүгенге көнгә кадәр алар бер-берсенә карата мәхәббәт, тирән хөрмәт хисләрен югалтмыйча, балалары һәм оныклары өчен үрнәк булып яшиләр.

Күзгә артык бәрелеп тормаган, итагатьле, тыйнак һәм аз сүзле бу гаилә пары бер-беренә гомерлеккә тугры калган. Фәрит абый тиң ярын әллә кайдан эзләми, туган авылында...

Подробнее...

Халкы аларга карап тора

33-12Түбән Тәүде районы, Казанлы авылында Розалия апа һәм Хәлим абый Гайнуллиннар туганнан бирле гомер кичерә. Инде олы яшьтә булуларына карамастан, сарыклар, казлар, тавык-чебешләр үстереп, матур гына яшәп яталар. Элек тә яхшы йортта мал-туар асрап, бал кортлары үрчетеп яшәгәннәр. Аларны авылдашлары, яхшы бакчачылар, да диләр.

Хәлим Хафиз улы авылда күп еллардан бирле мулла вазифасын да үти. Бөтен авыл аңа карап тора. Зират мәсьәләләре буенча да барлык эшләрне ул оештыра. Садака акчаларын җыеп, зиратны тәртипкә китерү эшләренә тотына. Алар тормыш иптәше Розалия Мөхәммәдша кызы белән 5 кыз үстерәләр, 5...

Подробнее...

Еллар аша мәхәббәт

31-12Җирдә яшәү – сынау бит ул, диләр,
Авырлыкны бергә җиңдегез,

Тормыш сукмагыннан бергә атлап,

Зөбәрҗәт туегызга җиттегез!

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнне Аромаш район үзәгенең тантаналар залында муниципалитет җитәкчесе Игорь Власов дистәләрчә еллар тату гомер иткән парларны котлады.

Бирегә бер-берсе белән дистәләр еллар якыннан таныш, туган кешеләр җыелганнар. Алар бөтенесе дә сугыш чоры балалары, сугыштан соңгы буын вәкилләре. Ил язмышы алар язмышына әйләнгән, кемнәр-кемнәр, ә алар бәхетнең бәясен беләләр, аның кадерен бөтен кешегә караганда да ныграк аңлаучылар алар да инде.

Игорь Власов юбилейлы...

Подробнее...

Төп хәзинә - балалар

31-13Вагай районы, Юрмы авылында яшәүче Мөхәммәтрәхимовлар гаиләсенә 17 май көнне Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор балаларны тәрбияләүдә, гаилә кыйммәтләрен саклап калуда һәм торгызуда күрсәткән хезмәтләре өчен «Ана даны» һәм «Ата батырлыгы» медальләрен тапшырды.

Гөлфия һәм Зинур Мөхәммәтрәхимовлар 28 ел инде кулга-кул тотынып гомер итәләр. Бу еллар эчендә алар биш бала үстергәннәр, аларны мәхәббәт һәм хөрмәт атмосферасында тәрбиялиләр.

Зинур һәм Гөлфия 1993 елда Юрмыда танышканнар, ә бер елдан инде туй үткәргәннәр. Алар әле дә ул вакытларны елмаеп искә алалар. Тәкъдим ясаганнан соң, мөселман...

Подробнее...

Бездә бүген тантана

26-13Төмән районы, Талымхан урта мәктәбенең «Мәктәпкәчә тәрбия» бүлекчәсендә май ахырында балалар бакчасының матур бизәлгән залында чыгарылыш кичәсе узды.

Тәрбияче Тәнзилә Хәмитова алып барган бәйрәмдә балалар да, ата-аналар да актив катнаштылар. Килгән кунаклар сокланып карап утырдылар.

Мәктәп җитәкчесе Эльмира Садыйкова балаларны тәбрикләп: «Сезнең юлыгызда чыгарылыш тантаналары әле бик күп булыр», - дип аларга зур уңышлар, күңелле җәйге яллар теләде, мәктәпкә укырга чакырды.

Тәрбияче-логопед Олеся Низамова балаларны дөрес сөйләшергә, аңлашырга, сүзләрдәге авазларны дөрес әйтергә өйрәтте. Эшенең...

Подробнее...

Авырлыкларны бергәләп узганнар

26-14Тормыш сукмагыннан 55 ел бергә гомер юлы үткән мөхтәрәм парларны Тубыл шәһәрендә котладылар. Сафрыгиннар гаиләсе 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер сукмактан тату гына, бер-берсенә таяныч булып яшиләр. Аларның яшьлеге, тормышлары, сугыштан соңгы елларга туры килә. Хезмәткә, гаилә тормышына зур җаваплылык белән карап яшәгән гомер юлларын искә алып, алар хатирәләре белән уртаклаштылар. Фәния Хәлит кызы: «Тормыш иптәшем Валдимарның әтисе Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган. Әниләренең кулында 6 бала кала. Валдимар 6 яшеннән колхозда эшләгән.

Колхоз кырларында...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836