#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Турайның сугыш чоры баласы

19-10Бөек Ватан сугышы тарихын кайберәүләр ничек кенә инкяр итәргә тырышсалар да, барып чыкмый, шаһитлар исән. Юк ителгән 26 миллион Совет кешесе гомерен кая куярга? Россиядә сугыш кагылмаган бер генә дә гаилә юктыр. Кемгә генә мөрәҗәгать итмә, һәрберсенең я бабае, я абыйсы, я туганы сугышта катнашалар, тылда хезмәт иткән һәм башкасы. Һәр кешенең үз язмышы. Мәсәлән, “Үлемсез полк” акциясен алыйк. Озак еллар сандыкларда яткан киләчәгебез өчен гомерләрен биргән солдатларның фоторәсемнәре күтәрелде, хәзер Җиңү көнендә безнең белән янәшә “атлыйлар”. Бөек Ватан сугышы ветераннары да инде аз калды. Ә...

Подробнее...

Аз сөйләшеп, күп эшли

Балалар зурая башлагач, токым (шәҗәрә) белән кызыксына башладылар: “Әни, ул безгә ничек туган?” – дип сорыйлар. Кыскача аңлатам. Әтиләре яктан Зәйнетдиновлар токымы, кырмыска оясы белән чагыштырырлык, сөйләп кенә аңлатырлык түгел. Уйлап кына, башта кәгазьгә, аннары 1 м клеенканың сул ягына нәсел агачы ясадым. Фломастер белән ботакларын көрәнгә, яфракларын ачык яшел, исемнәрен кара белән язып чыктым. Бик матур (карта шикелле) нәсел агачы килеп чыкты. Хәзер аңа карап кына кемгә кем туган икәнлеге күренеп тора. Шул яфраклар арасында Вәлит исеме дә бар.

Вәлит 1958 елда 3 июньдә күл...

Подробнее...

Бабаң кем дә, затың ни?

Әллә замана модасы, әллә тарихи үзаңыбызның уянуы - нәсел чылбырындагы югалган буыннарны барлау теләге көчле хәзер. Борынгы мирасның кыйммәтен аңлый барабыз, димәк. Тарих пәрдәсенең читен күтәреп, чорлар аша ерак бабаларны ничек эзләп табарга соң? Нинди тарих чыганакларга таянырга?

Шәхсән мине гаилә тарихларын нинди документларга нигезләнеп төзиләр дигән сорау күптәннән кызыксындыра иде. Ниһаять, архивка кереп, ул кулъязмалар белән үземә танышу насыйп булды.

Нәселне ачыклау, ата-бабаны, туганлык җепләрен табу эше төп ике чыганакка нигезләнеп алып барыла. “Ревизия язмалары” һәм...

Подробнее...

Кәкре киңәшләр

* Кызлар эзләмә, акча эзлә. Шуннан соң кызлар сине үзләре табар.

* Кофены коньяк белән бутама, кофесыз эч.

* Кичке ашны көн аралаш әзерләсәң, тәмлерәк була.

* Сиңа бурычлары булган яки бурычлары булмаган кешеләр белән генә ызгышырга кирәк.

* Иртән эшкә барасың килмәсә, “Форбс” журналын алып, үз фамилияңне эзлә. Тапмасаң, һичшиксез, барырга туры киләчәк.

* Хатының тавыш күтәрмәсен дисәң, һәрвакыт өстәлгә сугып ал. Әмма уклауны яшереп куярга онытма.

* Чирлисең килсә, туктаусыз зарлан – бернинди сәламәтлек тә чыдамаячак.

* Күпме гафу итә аласың – шулкадәр акча биреп...

Подробнее...

“Борынгы милли ашларыбызны сакларга кирәк”

16-9Быелгы өлкә татар мәдәнияте көннәре кысасында 2017 елда “Татар ашлары” бәйгесендә җиңү яулаган Хәмидә Әхмәдиева “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре сараенда милли аш-суларыбыз буенча мастер-класс күрсәтте. Тамашачылар аның уңганлыгына сокланып, оста итеп аңлата белүенә шатланып, рецептларны кабат-кабат сорап язып бардылар. “Яңарыш” битләрендә дә бастырып чыгаруыбызны үтенделәр. Хәмидә апа сүзендә торып, бар сөйләгәннәрен тәфсилләп язып алып килеп җиткерде. Хәзер аның сөйләгәннәрен укучыларыбыз игътибарына да җиткерербез.

“Патша” яки...

Подробнее...

Күңелле яшибез

16-10Исәт районы, Югары Егәнле авылы мәдәният йортында 20 елдан артык сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Гөлсинә Хәмзә кызы Абайдуллина турында язарга булдым. Күптән түгел эштә кыскартулар башланып, аны ярты ставкага калдырып, методист итеп куйдылар. Шуңа карамастан, үзенең вазифасын бик яратып башкарган Гөлсинә Хәмзә кызы эшен ташламаган. Чаралар уздырылган көннәрдә ул, минем эш вакытым төгәлләнде дип өенә кайтып китми, киресенчә, хәтта төнгәчә дә эшли. Мәсәлән, өлкә Сабан туена милли киемнәр, аш-су, музей экспонатлары алып барабыз. Анда ниләр генә юк – сандык, самовар, җәймәләр...

Подробнее...

Матур булырга теләсәң...

Хатын-кызның кайсы гына төз, матур гәүдәле булу турында хыялланмый икән. Ә ничек итеп бик ансат кына шуңа ирешергә? Үзеңнең ияләшкән гадәтләреңнән баш тартып, режим белән генә яшәү өчен кайдан ихтыяр көче табарга?

Франциядә бу мәсьәләгә хатын-кыз аеруча мөһим нәрсә итеп карый һәм артык тазарып китмәс өчен төрле чаралар куллана. Әлбәттә, аларда моның өчен төрле мөмкинлекләр бар. Мәсәлән, тазарып китүне булдырмас өчен таблеткалар эчәргә, массаж ясатырга мөмкин. Алай гына да түгел, гәүдә матур булсын өчен алар хәтта тәннәрен лимон согы белән уалар. Ә диетолог табиб Криста Марин артык тазарып...

Подробнее...

Мул тормыш та туйдыра икән...

Күршедә генә яшәүче Алинә (исеме үзгәртелде) белән күптәннән танышлар инде. Балаларыбыз бакчага бергә йөрделәр, хәзер бер үк мәктәптә белем алалар. Шуңа күрә якыннан аралашып яшибез. Ике күрше аралашып яшәүнең файдасы зур – балаларны эшкә барганда үземә ияртәм, ә төштән соң Алинә каршы ала. Кыскасы, яхшы, ярдәмчел күршеләр без.

Алинәгә карыйм да, безнең тормышлар җир белән күк арасы кебек, дип гаҗәпләнеп куям. Кияүгә чыкканнан бирле беркайда да эшләмичә, өйдә хуҗабикә булып кына утыра ул. Бер-бер артлы алып кайткан балаларын тәрбияли, үзен бик карый. Ә ире икешәр-өчәр атнага, кайчак...

Подробнее...

Айнуллиннар гаиләсе

10-18Шәҗәрәләргә соңгы вакытларда игътибар артты. Тик менә безнең өлкәдә нәсел агачына багышланган зур чаралар үткәрелми иде. Һәркем үз казанында кайный. Быелгы өлкә татар мәдәнияте көннәре вакытында “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре йортында “Шәҗәрә бәйрәме” үтте.

Йортның татар бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова идеясе, тырышлыгы белән тормышка ашырылган чарада горурланырлык тарихлары булган, борынгы нәсел тармакларын барлаучы Айнуллиннар гаиләсе катнашты. Җитди сәбәпләр белән икенче гаилә килә алмады.

Бәйрәмне шагыйрә Клара Кучковская белән оныгы Максим алып бардылар. “Әхтәмүшки” халык...

Подробнее...

Балалы йорт ямьле

10-16Түбән Тәүде районы, Киндерледә яшәүче Рәмзия һәм Валера Коноваленковларның зур, мәһабәт, заманча төзекләнгән йортлары авылга керү белән сул якта урнашкан. Әскәр Салих улы һәм Роза Сәйфетдин кызы Умбитовлар шушы йортта тату, кешелекле, акыллы 4 бала үстерделәр. Әскәр абыйның вафатына да инде 17 ел. Бүгенге көндә Роза апа кече кызы Рәмзия гаиләсе тәрбиясендә оныкларга шатланып, тыныч картлык кичерә. Ял көннәрендә шәһәрдән, район үзәгеннән хәлен белергә балалары кайталар.

Рәмзия Әскәр кызы белән Валера Геннадьевич, берничә ел Төмәндә яшәгәннән соң, авылга кайттылар. Валера шәһәр егете...

Подробнее...

“Исәнме, районның яңа гражданины” кичәсендә

10-17Кечкенә татар авылларында яшәүче милләттәшләребезнең гаилә тормышларында булган сөенечле хәлләрне Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре шатлыкларын уртаклашып, билгеләп үтәргә тырышалар. Бала туу – ул һәр гаилә өчен куанычлы вакыйга. Шул уңайдан Гашыйклар көнен бәйрәм итү уңаеннан мәдәният комплексы хезмәткәрләре ел саен яңа гына әти-әни булган гаиләләрне котлыйлар. Быел да алар Күлавылда Ялутор районының 85 еллыгына багышланган “Исәнме, районның яңа гражданины” дип аталган кичә уздырдылар.

Бала туу – хатын-кызга ана бәхетен татырга мөмкинлек бирә. Гүзәл белән...

Подробнее...

Халык күңелендә яши

7-7Юрмы, Әшле, Янек авылларында 45 ел медицина хезмәткәре булып эшләгән Әхтәм Рәхмәтулла улы Сәитчабаровны халык әле бүген дә хөрмәт белән искә ала. Аның хезмәте кемнәрнеңдер язмышы, тормышы, саулыгы белән бәйле булгандыр.

Сугыш елларындагы үзәк өзгеч авыр, рәхимсез ачлык-ялангачлыкны ятим калган 14 яшьлек Әхсән, 9 яшьлек Әхтәм – барысын башларыннан кичерделәр, ә 1943нче елның җәендә сеңелләре Сәкинә, энесе Мәгъзәнне балалар йортына озаттылар. Тормыш кыенлыкларына бирешми, теш-тырнаклары белән кирәкле, тиешле эшләрне башкардылар, бер генә көннәрен бушка үткәрмәделәр.

Буйга җиткән...

Подробнее...

Тормыш авырлыкларына бирешмәгән

7-6Вагай районы, Коллар авылында туып, хәзерге көндә Ворогушино авылында яшәүче хезмәт ветераны Марис Хәсим улы Марганов 17 февральдә 80 яшьлек юбилеен каршы ала.

Аның тормыш юлы иң авыр елларга туры килә, бала чагы сугыш чоры балаларыннан бер дә аерылмый.

Әтисе сугышта һәлак була, анасы 4 бала белән кала. Авыл балаларының күбесенең әтиләре сугыштан әйләнеп кайта башлыйлар. Ул балаларның шатлыклы йөзләренә карап, ул да өметләнеп, минем дә әти килеп җитмәсме икән дип, капка алдына чыгып көтеп карый.

Татар Вагай авылында 6 сыйныфны тәмамлап, укырга мөмкинлек булмау сәбәпле, 14 яшендә...

Подробнее...

Сагынырмын сине, Казан!

7-8Яңа елның салкын бер көнендә, себердән икебез Казан якларына таба юлга чыктык. Хәзер бит интернет заманы, анда эзләнә торгач, “Васильевский” санаторие турында укып белдек. Санаторий хуҗаларына шалтыратып сөйләштек, таныштык, аларның кагыйдәләре күңелебезгә ошады, сөйләгәннәренә ышанып юлга чыкмакчы булдык.

Сәяхәтебез Тубыл шәһәреннән башланды. Анда тиз йөрүче поездга утырдык, сәфәребез хәерлегә булсын, дип теләкләр теләп, кузгалып та киттек.

Тормыш кеше гомерендә үз кагыйдәләрен куя икән. Берәүләрне бәхетле, парлы итеп яшәтә, икенчеләрне кайгыларга урап, ялгызлыкта калдыра. Без дә...

Подробнее...

Гомер итү – идел кичү түгел

3-6Ялутор районының Кактамак авылында яшәүче Бикчәнтаевлар гаиләсенең бергә яшәүләренә 59 ел тулды. 1957 елны әниебез (әбиебез) Мәүзия Гәрәй кызы Тубыл педучилищесын тәмамлап, юллама белән Кактамак мәктәбенә укытучы булып китә. Эш сөючән, тырыш укытучы авыл халкының хөрмәтен тиз яулый. Әхтәр Фатыйх улы 11 балалы зур гаиләдә дөньяга килә. Әтисе аны кечкенәдән трактор йөртергә өйрәтә. 16 яшеннән тракторчы булып эшли.

1958 елны алар гөрләтеп туй ясыйлар, яңа йорт салып, аерым яши башлыйлар, 3 егет үстерәләр. Аларны кечкенәдән үк хезмәткә өйрәтәләр. Әни 39 ел, ә әти 42 елдан артык хезмәт...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836