#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Бездә ят бала юк”

3-5Балачак диюгә, һәркем үзенең әти-әнисен, әби-бабасын, апа-абыйларын күз алдына китерә. Икенче Вагай авылында яшәүче Мөхәммәтуллиннар гаиләсендә 9 бала тәрбияләнә. Бу гаиләдә Валя белән Настя Рәхимовалар, Катя һәм Настя Аширбакиевлар, Эмилия Ниязова, Яна, Карина, Измаил Атнагуловлар - бертуганнар һәм Наташа Нелюбина – әти-әни җылысын, якын, кайгыртучан кешеләрен тапкан балалар яши. Аларның балачак елларының бәхетле көннәре гаиләдә үтә. Гаиләнең тоткасы булган, җылы рәхмәт сүзләренә, хөрмәткә лаек әтиләре Биктимер Әбделхак улы күп еллар Тубыл шәһәренең төзелеш оешмаларында...

Подробнее...

Бер вакыт кына

Еллар, гомерләр уза. Яшен тизлеге белән үтә. Элек яшь вакытларда алай ук түгел иде. Кыш айлары, бигрәк тә озын булып тоела, һич тә язны көтеп алыр чама юк. Хәзерге яшьләр дә бит вакытның тиз үтүенә зарланышып хәлләре бетә, хәтта балалар да “каникуллар беттемени”, - дип, аптырашып китәләр. Бәла-каза, хәвеф-хәтәр күбәйгәннән күбәя, дөньяларның тынычлыгы юк, анда сугыш, монда сугыш учаклары кабынып тора. Адәм баласы үз ихтыяҗларының колына әйләнде”, - дип Гөлсем апа иртәдән бирле шул уйлар белән мәшгуль.

Олыгайгач, үткән гомерне барлап, уйлар дулкынында бөтерелергә кала икән. Бар иде...

Подробнее...

“Бердәнбер бит алар, бердәнбер...”

50-4Ноябрьнең соңгы якшәмбесе Аналар көне дип атала. Ни өчен «әни» сүзе безнең иң саф һәм гүзәл хисләребезне уята? Ни өчен әни тормышта иң мөһим кеше? Ни өчен «әни» сүзе баланың беренче сүзе? Ни өчен әниләр турында бик күп җылы сүзләр, шигырьләр, әсәрләр язганнар һәм язалар? Бу сорауларга җавап гади. Мәкальдә әйтелгәнчә: «Ананың балага биргән иң зур бүләге - гомер». Баланың беренче көненнән аналар гомер буе янәшәдә. Алар безне яратып, кайвакыт үзләрен дә сакламыйча, тәрбиялиләр, сөйләшергә өйрәтәләр, балага максатына ирешергә ярдәм итәләр. Әниләр бала өчен ни генә эшләми! “Җәннәт аналарның аяк...

Подробнее...

“Бәхетебез – балаларда”

50-6Төмән районы, Талымханда балаларның күплеге Төмәннән шушы авылга бара торган көндезге автобуска кергәч үк күзгә ташланды. Утыргычларга шактый күп мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныфларда укучы сабыйлар утырганнар. Шимбә көн булгач, төрле йомыш белән өлкәннәргә ияреп шәһәргә барып кайтуларыдыр.

Талымхан урта мәктәбендә 2017-2018 уку елында 109 бала белем алуын белгәч, шатландык. Хәзерге демографик кризис заманасында бер авыл өчен бу яхшы күрсәткеч.

Без 4 балалы Сабировлар гаиләсе белән очраштык. Гаилә башлыгы Фаил Риваль улы эштә иде. Безне каршы алырга башта сабыйлар йөгереп...

Подробнее...

Дөньяда андый кайнана юк

Корбан бәйрәменең беренче көнендә Тархан авылында туып-үсеп, Яркәү районында яшәгән әниебез Сания Биктимер кызы 86 яшендә вафат булды. Аны белмәгән кеше юк иде, ул аралашучан, озак еллар намаз укыган әби иде.

Ул 1931 елда дөньяга килә. Үсеп җиткәч Идрис исемле егеткә кияүгә чыга. Бер-бер артлы 6 бала дөньяга килә. Әтиләре көтмәгәндә вафат була, Сания апа 34 яшендә генә тол кала.

Тормыш юллары җиңелдән булмый, әти-әнисен дә үзе карап соңгы юлга озата. Балаларын укытып, белем-тәрбия биреп, сынмыйча-сыгылмыйча шуның хәтле кадәр яшькә җитүе үзе бер көч. Сания апа көчле рухлы, акыллы...

Подробнее...

Пуховик юу буенча киңәшләр

Пуховикны юар алдыннан төймәләрен, молниясен каптырабыз, тискәре ягы белән әйләндереп куябыз, мехы булса, аны алабыз. Кер юу машинасына пуховик янына башка бер әйбер дә салмагыз.

Теннис туплары яки юганда кулланыла торган махсус шарлар булса, машинага аны да тыгыгыз. Суның температурасы 30 градустан артырга тиеш түгел. Режимын «кул белән юа торган», «деликат юу», «одеяло» дигәнен сайлагыз. Керне сыгар өчен 400-600 әйләнешлесенә куе­гыз, иң күбе – 800, әмма ул бик сирәк очракта гына.

Пуховикны бер тапкыр чайкату гына җитми, өстәмә тагын ике-өч тапкыр чайкатыгыз. Югыйсә порошогы...

Подробнее...

Сөмбелә бәйрәме

46-7Сөмбелә – башак дигән сүз. Ул өлгергән башак, уңыш, байлык, көзге муллык дигәнне аңлата. Менә шул чорда көзге муллыкта бәйрәм ителә торган уңыш бәйрәме ул – Сөмбелә. Чама белән көзге көн белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә. Элек бәйрәмнең хуҗабикәсен сайлаганнар. Ул чибәр, уңган кыз булган. Аны Сөмбелә дип атаганнар, башаклар белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар. Бу көнне мул итеп ризык пешерелгән, кешеләр өйдән-өйгә йөреп, җырлап-биеп күңел ачканнар.

Күптән түгел Төмәннең “Этнос” иҗади һәм гуманитар белем бирү үзәгендә балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында Сөмбелә бәйрәме...

Подробнее...

Гаилә һәм йорт салу йолалары

Кеше гомеренең иң җитди вакыйгалары – туй үткәрү, бала табу, үлгән кешене соңгы юлга озату. Шулай ук өй салу, аның өчен нигез урынын сайлау, шул урынның тыныч, пакъ булуын тәэмин итүче ышануларга нигезләнгән йолаларны үтәү – кеше тормышында бик әһәмиятле һәм зарури бурыч булып тора. Әүвәл нигез казыгы кагыласы урынны җентекләп сайлыйлар иде. Әлбәттә, хәзерге заманда андый мөмкинлекләр чикле.

Йорт саласы көнне авылның бөтен балта осталары җыела, хатын-кызлар зур казаннарда аш пешерәләр. Күмәкләшеп йорт күтәрү - өмә дип атала. Борынгылар, нигез ташын, нигез ашын таратма, дигәннәр. Яңа...

Подробнее...

Минем гаиләм

42-8Минем гаиләм бик зур. Ул биш кешедән тора: әтием, әнием, сеңлем Вероника, энем Тимур hәм мин. Минем исемем Диана. Тагын да минем ике әбием, ике бабаем бар. Кечкенәдән кунакка йөрергә яратам мин. Бигрәк тә әбиләргә hәм бабайларга. Менә шулар - кадерле кешеләрем турында бүген сүз алып барам.

Минем әни ягыннан әбием белән бабаем шәhәрдә яшиләр. Мин, алар якынрак яшәгәч, күп вакыт аларда кунакта булам. Аларның исеме Әнвәр hәм Зәкия. Әнвәр бабаем һәм Зәкия әбием икәүләп яшелчәләрдән, җимешләрдән кышкыга төрлесен ясыйлар. Мине дә өйрәтәләр. Тагын да Зәкия әбием тәмле камыр ашлары...

Подробнее...

Килде-китте булмагыз

Күп кенә ир-атларның гаиләләрен ташлап, бүтән хатынга китүләрен “ирләргә игътибар җитмәүдән ул” дип, ялгыш фикер йөртәләр, минемчә. Хатыны йөгереп эшләп йөри, балалары исән-сау икән, тагын ни кирәк аларга? Гел-гел кочаклашып, сөешеп кенә дә яшәп булмый тормышта, бигрәк тә безнең илдә.

Гыйбрәтле бер хәл турында языйм әле. Ярыйсы гына акча эшләүче берәү хатынын, ике баласын ташлап, яшь хатынга китеп бара. Тиз арада ул хатынга ике бүлмәле фатир алып бирә, җиһазлый. Матур гына яшәп ятканда бу ир коенырга барган җирдән суга батып үлә. Шунысы гаҗәп, беренче хатыны да, икенчесе дә,“кирәкми ул...

Подробнее...

Авырлыклар күрергә язмасын

Тормыш йөген ирләр күтәрергә тиеш булсалар да, ни кызганыч, күп кенә гаиләләрдә аны хатын-кызлар үзләре тартып бара. Шуңа да, соңгы елларда гүзәл затларыбызның күбесе ялгыз яшәүне кулайрак күрә.

Таныш хатыным (элек күршеләр булып яшәгән идек) ире белән сигез ел яшәгәч, түзмәде, ике баласын алып сеңлесе янына күченде. Сеңлесе ике бүлмәле фатирда үзе генә яши иде. Ялгыз яшәвенә апасының “бәхетле” тормышы да сәбәп булган, күрәсең. Шушы ике балалы күршем, гаиләсе белән яшәгәндә атна саен авылына кайтып, ашау-эчүне төяп килә торган иде.

Уйламагыз, әти-әнисе хисабыннан дип, юк, ул берүзе...

Подробнее...

Улы туа, үзе үлә

Рузилә – гади авыл кызы. Мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә барып, әллә ничә төрле һөнәр ала, университет тәмамлый.

Беркөнне кызлар белән җыелышып кафега бәйрәм итәргә бардык, - ди Рузилә. – Шунда беренче тапкыр карашларыбыз очрашты. Ул егет белән карашып утырдык та, аерылыштык. Ләкин шунысы сәер тоелды: мин кайчан киләм, шул вакытта гел кафеда бу. Югыйсә, көн дә йөрмибез бит. Соңыннан мондый еш очрашуларыбызның сере мәгълүм булды: ул кафеда эшләүчеләргә “теге кыз килсә, шалтыратыгыз” дип, телефон номерын калдырган икән.

Мәхәббәт шундый нәрсә инде ул: күп сорауларга җавап юк. Нигә без...

Подробнее...

Бавырыңны сакла

Организмны пычраткан нәрсәләрдән, даруларның калдыкларыннан чистарту эше белән бавырыбыз мәшгуль. Без даруларны күбрәк эчкән, дозаларны сакламаган саен организмга килгән зыян да зуррак. Дөньяда меңнән артык дару препаратының бавырга зыян салуы мәгълүм. Даруларны күп эчүдән организмга салына торган зыянның ун проценты аңа туры килә.

Бавыр өчен иң зарарлы дару – “Парацетамол”. Бавырга зыян салучы дарулар рәтендә икенче урында ялкынсынуга каршы стероидлы булмаган дарулар тора. Аларны артритлар вакытындагы авыртуларны басу өчен кулланалар. Артрит ише чирләр хроник чирләрдән саналганга...

Подробнее...

Пар күгәрченнәр шикелле

37-6Дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганмы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Хөрмәтле Усмановлар гаиләсе -...

Подробнее...

Ирне тәрбияләргә мөмкинме?

Якыныңны ничек бар, шулай: барлык кимчелекләре һәм уңай яклары белән бергә кабул итәргә кирәк. Тик үз-үзен тотышына бераз үзгәреш кертү бер дә артык булмас. Чөнки хәзер сөйгән ярыгыз йөргән егетегез генә түгел, ә никахлы ирегез һәм гаилә башлыгы. Ә ул исә бөтенләй башка, өстәмә җаваплылык таләп итә торган дәрәҗә. Әмма ир-атлар, бигрәк тә егетләр, әлеге җаваплылыкны һәрвакытта да аңлап бетерми.

Ирегезне тәрбияләү – бала тәрбияләү кебек үк мөһим нәрсә. Тик бала тәрбияләү бермә-бер җиңелрәк. Чөнки ул саф күңелле, начар гадәтләре дә юк, башка хатын-кызларга да тартылмый, әнисен, ягъни...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836