Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Пуховикны юар алдыннан төймәләрен, молниясен каптырабыз, тискәре ягы белән әйләндереп куябыз, мехы булса, аны алабыз. Кер юу машинасына пуховик янына башка бер әйбер дә салмагыз.
Теннис туплары яки юганда кулланыла торган махсус шарлар булса, машинага аны да тыгыгыз. Суның температурасы 30 градустан артырга тиеш түгел. Режимын «кул белән юа торган», «деликат юу», «одеяло» дигәнен сайлагыз. Керне сыгар өчен 400-600 әйләнешлесенә куегыз, иң күбе – 800, әмма ул бик сирәк очракта гына.
Пуховикны бер тапкыр чайкату гына җитми, өстәмә тагын ике-өч тапкыр чайкатыгыз. Югыйсә порошогы...
Сөмбелә – башак дигән сүз. Ул өлгергән башак, уңыш, байлык, көзге муллык дигәнне аңлата. Менә шул чорда көзге муллыкта бәйрәм ителә торган уңыш бәйрәме ул – Сөмбелә. Чама белән көзге көн белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә. Элек бәйрәмнең хуҗабикәсен сайлаганнар. Ул чибәр, уңган кыз булган. Аны Сөмбелә дип атаганнар, башаклар белән бизәлгән тәхеткә утыртканнар. Бу көнне мул итеп ризык пешерелгән, кешеләр өйдән-өйгә йөреп, җырлап-биеп күңел ачканнар.
Күптән түгел Төмәннең “Этнос” иҗади һәм гуманитар белем бирү үзәгендә балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында Сөмбелә бәйрәме...
Кеше гомеренең иң җитди вакыйгалары – туй үткәрү, бала табу, үлгән кешене соңгы юлга озату. Шулай ук өй салу, аның өчен нигез урынын сайлау, шул урынның тыныч, пакъ булуын тәэмин итүче ышануларга нигезләнгән йолаларны үтәү – кеше тормышында бик әһәмиятле һәм зарури бурыч булып тора. Әүвәл нигез казыгы кагыласы урынны җентекләп сайлыйлар иде. Әлбәттә, хәзерге заманда андый мөмкинлекләр чикле.
Йорт саласы көнне авылның бөтен балта осталары җыела, хатын-кызлар зур казаннарда аш пешерәләр. Күмәкләшеп йорт күтәрү - өмә дип атала. Борынгылар, нигез ташын, нигез ашын таратма, дигәннәр. Яңа...
Минем гаиләм бик зур. Ул биш кешедән тора: әтием, әнием, сеңлем Вероника, энем Тимур hәм мин. Минем исемем Диана. Тагын да минем ике әбием, ике бабаем бар. Кечкенәдән кунакка йөрергә яратам мин. Бигрәк тә әбиләргә hәм бабайларга. Менә шулар - кадерле кешеләрем турында бүген сүз алып барам.
Минем әни ягыннан әбием белән бабаем шәhәрдә яшиләр. Мин, алар якынрак яшәгәч, күп вакыт аларда кунакта булам. Аларның исеме Әнвәр hәм Зәкия. Әнвәр бабаем һәм Зәкия әбием икәүләп яшелчәләрдән, җимешләрдән кышкыга төрлесен ясыйлар. Мине дә өйрәтәләр. Тагын да Зәкия әбием тәмле камыр ашлары...
Күп кенә ир-атларның гаиләләрен ташлап, бүтән хатынга китүләрен “ирләргә игътибар җитмәүдән ул” дип, ялгыш фикер йөртәләр, минемчә. Хатыны йөгереп эшләп йөри, балалары исән-сау икән, тагын ни кирәк аларга? Гел-гел кочаклашып, сөешеп кенә дә яшәп булмый тормышта, бигрәк тә безнең илдә.
Гыйбрәтле бер хәл турында языйм әле. Ярыйсы гына акча эшләүче берәү хатынын, ике баласын ташлап, яшь хатынга китеп бара. Тиз арада ул хатынга ике бүлмәле фатир алып бирә, җиһазлый. Матур гына яшәп ятканда бу ир коенырга барган җирдән суга батып үлә. Шунысы гаҗәп, беренче хатыны да, икенчесе дә,“кирәкми ул...
Тормыш йөген ирләр күтәрергә тиеш булсалар да, ни кызганыч, күп кенә гаиләләрдә аны хатын-кызлар үзләре тартып бара. Шуңа да, соңгы елларда гүзәл затларыбызның күбесе ялгыз яшәүне кулайрак күрә.
Таныш хатыным (элек күршеләр булып яшәгән идек) ире белән сигез ел яшәгәч, түзмәде, ике баласын алып сеңлесе янына күченде. Сеңлесе ике бүлмәле фатирда үзе генә яши иде. Ялгыз яшәвенә апасының “бәхетле” тормышы да сәбәп булган, күрәсең. Шушы ике балалы күршем, гаиләсе белән яшәгәндә атна саен авылына кайтып, ашау-эчүне төяп килә торган иде.
Уйламагыз, әти-әнисе хисабыннан дип, юк, ул берүзе...
Рузилә – гади авыл кызы. Мәктәпне тәмамлагач, шәһәргә барып, әллә ничә төрле һөнәр ала, университет тәмамлый.
Беркөнне кызлар белән җыелышып кафега бәйрәм итәргә бардык, - ди Рузилә. – Шунда беренче тапкыр карашларыбыз очрашты. Ул егет белән карашып утырдык та, аерылыштык. Ләкин шунысы сәер тоелды: мин кайчан киләм, шул вакытта гел кафеда бу. Югыйсә, көн дә йөрмибез бит. Соңыннан мондый еш очрашуларыбызның сере мәгълүм булды: ул кафеда эшләүчеләргә “теге кыз килсә, шалтыратыгыз” дип, телефон номерын калдырган икән.
Мәхәббәт шундый нәрсә инде ул: күп сорауларга җавап юк. Нигә без...
Организмны пычраткан нәрсәләрдән, даруларның калдыкларыннан чистарту эше белән бавырыбыз мәшгуль. Без даруларны күбрәк эчкән, дозаларны сакламаган саен организмга килгән зыян да зуррак. Дөньяда меңнән артык дару препаратының бавырга зыян салуы мәгълүм. Даруларны күп эчүдән организмга салына торган зыянның ун проценты аңа туры килә.
Бавыр өчен иң зарарлы дару – “Парацетамол”. Бавырга зыян салучы дарулар рәтендә икенче урында ялкынсынуга каршы стероидлы булмаган дарулар тора. Аларны артритлар вакытындагы авыртуларны басу өчен кулланалар. Артрит ише чирләр хроник чирләрдән саналганга...
Дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганмы, гомер көзләренә кергәндә җимешләр инде өлгергәнме – менә шуларны әкрен генә барлый башлыйсың. Хөрмәтле Усмановлар гаиләсе -...
Якыныңны ничек бар, шулай: барлык кимчелекләре һәм уңай яклары белән бергә кабул итәргә кирәк. Тик үз-үзен тотышына бераз үзгәреш кертү бер дә артык булмас. Чөнки хәзер сөйгән ярыгыз йөргән егетегез генә түгел, ә никахлы ирегез һәм гаилә башлыгы. Ә ул исә бөтенләй башка, өстәмә җаваплылык таләп итә торган дәрәҗә. Әмма ир-атлар, бигрәк тә егетләр, әлеге җаваплылыкны һәрвакытта да аңлап бетерми.
Ирегезне тәрбияләү – бала тәрбияләү кебек үк мөһим нәрсә. Тик бала тәрбияләү бермә-бер җиңелрәк. Чөнки ул саф күңелле, начар гадәтләре дә юк, башка хатын-кызларга да тартылмый, әнисен, ягъни...
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында Вагай район гражданнар хәле актларын теркәү бүлегенең тантаналар залында районның һәрьяктан да үрнәк булган 3 гаиләгә дәүләт бүләге - “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды. Аларның шатлыкларын уртаклашырга якыннары, хезмәттәшләре, район хакимияте вәкилләре килделәр. Чараны тантаналы рәвештә ачканнан соң, алып баручы Елена Лутохина: “Гаилә – ул үзебез төзегән дөнья. Гаилә – безне тормыш авырлыкларыннан саклаучы ныгытма ул.
Гаилә - безгә шатлык, бәхет, җан җылысы бүләк итүче дә”, - дигән сүзләр белән башлап, бүләккә лаек...
Һәр елны, язлар килгән саен, карлыгачлар килеп, безнең лапас астында тырыша-тырыша оя ясыйлар. “Сез безне сагындыгызмы? Без килдек. Балалар чыгарырга әзерләнәбез”, - дигәндәй сайрашалар.
Шуннан соң аларның тавышлары тынып тора. Ана карлыгач бала чыгарырга утырган, ә җанашы аңа азык ташый. “Озак йөреп, йомыркалары суынмасын”, - дип уйлыйдыр.
Озакламый балалары күренә башлый. Әти-әниләре балаларын бик саклыйлар. Аларны егылып төшмәсеннәр, имгәнмәсеннәр диптер, аякларыннан эләктереп куялар. Икәүләшеп балаларына азык ташыйлар. Менә аларны очырырга кирәк. Берәм-берәм очарга...
Бүгенге язмам аерым бер хатын-кызның язмышы турында - аның исеме Фәнзилә. Ул үзенең башыннан үткәннәрне сөйләгәндә, күз яшьләрен сыгарга туры килде. Уйламагыз, көчләп сыга икән дип. Кызганыч хәлләр турында тыңлаганда яисә фильм караганда алар үзләреннән-үзләре ага башлыйлар. Фәнзиләнең исемен үзгәртеп, бу язмага рөхсәт сорадым.
Татар хатыны ниләр генә күрми бу дөньяда? Ир белән яшим, гаиләне саклыйм дип, барсына да түзеп, үз балаңны корбан итү дөрес микән?
“Яшь идем, чибәр идем”, - дип Фәнзилә сүзен башлады. – Ходай сине бар яктан да матур яраткан”, - дип көнләшмәгән кеше юк...
Әти-әни һәм өч бала булган гадәти совет гаиләсендә үстем. Әти эчте һәм әнигә хыянәт итте. Эшләгәндә, якынча ярты еллап банктагы хисабәтенә акча җыйды, аннары берәр айлап шул акчаны эчте.
Әни беркайчан да әтинең хезмәт хакын күрмәде. Өч баланы ашату-эчертү, өс-башын карау өчен әти бер тиен дә акча бирмәде. Әнием фабрикада эшләп, 62 тәңкә хезмәт хакы ала иде. Аңа ялгызына гына безне үстерү бик авыр булуын бик яхшы аңлыйм. Иртәдән кичкә кадәр бер генә нәрсә: “Балаларга нәрсә ашатыйм?” – дип кенә уйлагандыр ул.
Әнием белән беркайчан да якын дуслар булмадык, ул миннән канәгатьсезлеген...
Соңгы вакытта егетем минем турында оныта башлады кебек. Ул минем белән әллә ни кызыксынмый, битараф, ә элек ул андый түгел иде. Без аның белән бер-беребездән ерак яшәгәнгә, әз аралашабыз. Мин һәрвакыт телефон аша гына аралашырга яратмыйм, очрашырга да кирәк, дип уйлыйм. Шул очракта гына мөнәсәбәтләрне саклап калырга мөмкин. Әмма безнең андый мөмкинлек бик сирәк очракта гына була. Мөнәсәбәтләрне ничек җайларга икән, зинһар, әйтегез әле.
Гөлфирә ГАЛИМЕВА.
Синең белән булган хәл миңа да бик таныш. Институтта бергә...