#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шакировларны Бәрәкәт туйлары белән котладылар

24-6Узган “Гаилә көне” уңае белән Аромаш районы, Яңа Аптулла авыл хакимияте башлыгы Ирина Таржеманова һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Марина Медведева 70 ел гомер иткән пар – Шәмсинур һәм Мәүлит Шакировларны Бәрәкәт туйлары белән котлап, өлкә хакимияте исеменнән истәлекле медаль тапшырдылар. Мондый медаль Төмән өлкәсендә беренче тапкыр бирелде. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, регионыбызда гаилә кыйммәтләрен, рухи-әхлакый традицияләрне саклау өчен күп эшләр башкарыла. Мәсәлән, күп балалы ата-аналарга хөрмәт белдереп, быел 9 анага “Ана даны” медале тапшырылачак. 14 әти – “Ата батырлыгы” медале белән...

Подробнее...

Ходай рәхмәтеннән ташламасын

24-5Төмән районы, Каскара авылында Хәмит белән Гөлфара гаиләсендә 1987 елда кыз бала дөньяга килә, аңа Гөлнара дип исем кушалар. Ул кечкенә чагыннан ук әнисенә өй һәм бакча эшләрендә булышып, авыл тормышына өйрәнеп үсә.

Тырыш кыз 2004 елда Каскара урта мәктәбен “4” һәм “5”ле билгеләренә генә укып чыга. Аннары укуга сәләтле кыз Төмән авыл хуҗалыгы академиясенең экономик факультетында белем ала һәм 2010 елда Каскарада АО “Төмән бройлеры” оешмасында эшләп башлый.

2012 елда Талымхан егете Салават Хәлитов белән танышып, бик матур туй ясап өйләнешәләр, ике балалары дөньяга килә. Яшьләр...

Подробнее...

Каенанамның урыны җәннәттәдер

“Гаилә” сәхифәсен яратып укыйм, һәм соң булса да уң булсын дип, каенанам турында язасым килә.

Вагай районының Тубысы авылында туып-үскән (анда җирләнгән) Хәтифә Алим кызы Суючбакиева-Алимова гаиләсенә 1963 нче елда мин килен булып төштем. Әтиебез Хәмит Рәхмәтулла улы Суючбакиев Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган. Ике кызын, бер улын әни үзе аякка бастырган. Зур кызы Нәсибҗамал апа укытучылык һөнәрен Тубыл татар педучилищесында ала, икенче кызы Туктабикә – сатучы, ә улы Рифхәт һөнәри училище тәмамлап эшләп китә, чөнки Свердловскида институтка укырга керсә дә, ярдәм итүче булмагач...

Подробнее...

Хөрмәтле каенанам

Нигәдер бу көннәрдә мәрхүмә каенанам искә төшә дә төшә. Шул арада өстәлгә “Гаилә учагы”на дип хат килеп ятты. Рәшидә апа Бакиева үзенең каенанасы турында мәкалә язып җибәргән. Димәк, бу сәхифә каенаналар турында була, дип шатланып куйдым.

Үзем мин Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылына 1975нче елның ноябрь аенда килен булып төштем. Ишектән керүгә үк ике хатын-кыз (берсе булачак каенанам Гөлҗиһан, аның әнисе Гайшә) каршы алдылар. Башта капкадан өйгә кадәр җәелгән келәм өстеннән уздым. Ул махсус минем өчен яисә килен төшүгә әзерләнгән икән. Бусагадан узуга мендәр өстенә бастым, бал-май...

Подробнее...

Каенана белән тыныч яшәү серләре

Кияүгә чыккан һәр хатын-кызның каенанасы барлыкка килә. Әмма аның белән мөнәсәбәтләр һәрвакытта да сез теләгәнчә килеп чыкмаска мөмкин. Шуңа күрә кайбер каенаналарга хас сыйфатларны алдан ук белеп тору комачауламас.

Ата-ананы сайлап алмыйлар, шул исәптән ирнекеләрне дә. Тормыш юлдашының әнисе белән килешеп яшәү, беренче карашка авыр тоелса да, әллә ни кыен түгел. Бары тик үз-үзеңне дөрес тотарга гына кирәк, ә калганы майлаган шикеле шома гына барачак.

Шуны исегездә тотыгыз: яхшы мөнәсәбәтләрне җимерү бик җиңел, ә аларны кире торгызу авыр һәм хәтта кайбер очракта мөмкин дә түгел...

Подробнее...

Эй, гомер юллары

Тәгәри гомер йомгагы. Артыннан куып җитәр хәл юк. Менә шулай көн артыннан көн үтеп, гомернең ничек узганын сизми дә каласың. “Без шушы дөньяның кунагы”, - диләр. Шулай икән, кунак кеше тыйнак була. Дөньялыкта тыйнак, сабыр, кешелек сыйфатларын бозмыйча, акыл белән яшәүчеләрне Аллаһы Тәгалә дә ярата.

Алар икесе дә Түбән Тәүде районы, Камай дигән авылда туып-үскәннәр һәм гомерләренең яртысын шунда кичергәннәр. Үткән гасырның башында Татарстаннан күчеп килгән татарлар шунда кара урманнар арасына кереп урнашканнар. Агачларны егып йортлар төзегәннәр, кырлар ачып иген...

Подробнее...

Яратамы, яратмыймы?

Без, хатын-кызлар, ир-егеткә гашыйк булу-булмавыбызны шундук аңлыйбыз, бик сирәк очракта гына күңелдә шик туа. Ул сөйкемле, назлы, игътибарлы, сезне бүләкләргә күмә, кайгыртучанлык күрсәтә. Әмма ул сезгә гашыйкмы соң? Бәлки, ул бары тик мавыгудыр, дәрт кенәдер?! Моны ничек аңларга? Әлеге очракта гашыйк булу билгеләрен эзләргә кирәк.

Ул сезгә тартыла

Күпчелек хатын-кызлар ир-егетнең назлы булуын мәхәббәтнең үзе дип кабул итә. Әмма ул алай түгел. Әгәр ир-егет назларга, иркәләргә тели икән, бик яхшы, чөнки мондый халәт...

Подробнее...

Күңелемнән чыкмый

7-6Тимербулат Сәгыйтулла улы һәм Сафия Усман кызы Сәитчабаровлар гаиләсенең тормыш-яшәешләре күңелемнән чыкмый. Тимербулат Әшле авылында туып-үскән. Олатасы заманының хәлле кешесе була, тик Сәгыйтулланың әтисенең гомере иртән өзелә. Малайның күңелләрен юандырырлык балачак бәхете булмый.

1932нче елны 8 яшендә Сафия гаиләсе белән Куйбышев өлкәсеннән Себер җиренә күченеп килә.

Аларның икесенең дә сугыш елларында укырга мөмкинлекләре булмый. Зурлар белән беррәттән нинди генә эшләр башкармыйлар: чәчү, уру, кышын балык тоту, эшкәртү, төннәр буе күлә сугу. Авыр сугыш елларында 15 яшьлек...

Подробнее...

Әни кочагы – изгелекләр учагы

3-4Бу көннәрдә Муллаш авылында яшәүче Равилә һәм Рәшит Нәҗметдиновлар йорты кунаклардан өзелмәде, атна дәвамында биредә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Хуҗабикәгә аш-су әзерләргә, килүчеләрне якты йөз белән каршылап, өстәл тулы тәмле ризыклар белән сыйларга бертуган апалары Әлфия белән Гөлчәрә булыштылар. Төп нигезгә читтә яшәүче туганнар, бала-оныкларның җыелуга – Кәбирә Яңабай кызы Камаловага 90 яшь тулу уңаеннан уздырылган теләү ашы сәбәп булды. Аннары юбилярны котларга хөрмәтле кунаклар...

Подробнее...

Искә алып

3-5Гомер үтә, инде хәзер үзебез дә арабыздан киткән кешеләрнең яшенә җитеп киләбез.

“Синнән аерылган, киткән, яныңда булмаган туганыңны, кардәшеңне яхшы сүз белән искә ал”. Бу гайбәт түгел. Әгәр дә инде синең белән булмаган кардәшеңне бозык, яман сүз белән искә төшерсәң, ул гайбәт.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: “Мәетләрне, үлгән кешеләрне яхшылык белән генә искә алыгыз”, - дигән.

Әбинең оныгы Әсгать Мөхәммәтҗановның сөйләве буенча, Хәфисә Кәбир кызы Мөхәммәтҗанова (Халикова) 1898 елны Велижан районының Эске авылында туа, балачагы да шул авылда уза.

Әби Талымхан...

Подробнее...

Язмыш һәм гаилә

51-7“Адәм баласы михнәтләргә түзә, ә рәхәткә түзми”, - диләр. Ә бит кайгы, михнәтләрнең кеше көче җитмәстәйләре, таудан биекләре була.

Андый вакыт нишләргә соң? Шулай да сынмыйча-сыгылмыйча дәһшәтле елларны кичеп чыгучылар да аз түгел.

Ризмөхәммәт абый Абайдуллинның тормыш юлына күз салсак, гади кеше иңләп чыга алмаслык авырлыклар кичергән. Ә ул, киресенчә, ачы җилләргә каршы торып, ныгый гына барган, тормыш сукмагыннан башын горур тотып алга таба атлаган. Алар гаиләсен үлем афәте чорнап алганда, Ризмөхәммәт абый әле сабый гына булган. Ә бар авырлык аның әнисенә төшкәнлеге, һичшиксез...

Подробнее...

Төмәндә татар хатын-кызлары конференциясе

51-6Төмән татар мәдәният үзәгендә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм өлкә татар Конгрессы ярдәмендә  “Ак калфак” Төмән өлкәсе иҗтимагый оешмасы мәдәният үзәге белән бергә “Нык гаилә - дәүләт нигезе” дигән конференция уздырдылар.

Әлеге кичә тулысынча татар хатын-кызларына багышланган, аларның гаиләдәге рольләре, балаларны туган телгә өйрәтү, мөстәкыйльлекләре, әхлак һәм тәрбия турында сүз барды. Конференцияне “Ак калфак” оешмасы рәисе Бибинур Сабирова ачты, ә алып баручы үзәк хезмәткәре Зөлфинә Минибаева булды.

Төмән шәһәренең Җәмигъ мәчете идарәсе рәисе Галимҗан Бикмуллин...

Подробнее...

Открытое письмо

С благодарностью и уважением поздравляю с наступающим новым годом, добрых “волшебников в белых халатах” травматолого-ортопедического отделения №2 г. Тюмени: врачей отделения, докторов, травматолога, терапевта и всех обслуживающих персонал, которые не разводили руками, не отворачивались от умирающей, 79 летней старушки, а наоборот внимательно провели обследование. Рассмотрели на клиническом разборе, совещались о проведении оперативного лечения. Среди них лечащий врач 329-й палаты Юрий Николаевич Ветлвугин. На грани смерти поступила 1 октября 2016 года, спустя 6 суток после травмы...

Подробнее...

Контроль за перевозкой детей ужесточен

Губернатор Владимир Якушев потребовал неукоснительного обеспечения соблюдения правил организованной перевозки группы детей автобусами и правил дорожного движения от глав администраций городских округов и муниципальных районов Тюменской области. Каждый из них будет нести персональную ответственность за выезд несовершеннолетних не только за пределы вверенной территории, но и в границах муниципалитета.

Глава региона направил руководителям местных администраций срочные телеграммы — предписания о принятии всех необходимых для обеспечения безопасности организованной перевозки группы...

Подробнее...

Гаилә – тормышның мәгънәсе

Ислам динендә изге гамәлләрнең берсе булып никах санала һәм ул мәхәббәт, мәрхәмәт нигезендә төзелергә тиеш. Аллаһы Тәгалә барлык нәрсәне парлы-парлы итеп яратты, парлы булып яшәргә боерды. Ялгызлык бер Аллаһка гына хас. Җансыз әйберләрнең дә парлары бар: уңның – сулы, акның – карасы, суыкның – җылысы, көннең – төне, электр чыбыгындагы корылмаларның да уңае, тискәресе бер. Бер төрле генә булса, ут та янмас иде.

Кешеләр тормышында беренче бурыч - иманлы яшәү һәм иман белән дөньядан үтү булса, икенчесе – гаилә корып, балалар үстереп, үзеңә караганда әз генә булса да яхшырак нәсел...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836