#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яхшыга өметләник

Табигать пычрана һәм бозыла барган заманда яшибез. Ашаган ризыкларыбыз консервантлар һәм без белмәгән әллә нинди хикмәтләр белән шыплап тулган.

Берккөнне “1нче канал”дан тапшыру карадым. Без яратып ашаган тавык түшкәләрен ничек итеп “эшкәртеп” сатуга чыгарганнарын күрсәттеләр. Шаккаттым. Тапшыруны алып баручы бер килолы түшкәгә шприц ярдәмендә тозлы су кертте. Менә шулай авырлыгын ярты килога арттырып, түшкәне туңдырып, сатуга чыгаралар икән. Тозлы сыекча белән бергә тәмләткечләр, буягычлар, эмульгаторлар да тутыралар икән. Эмульгаторлар – азыкның үзле, матур булуы, тиз бозылмавы өчен...

Подробнее...

“Улларым – алтын баганаларым”

21-12“Хуҗайлан авылы табигатьнең иң матур почмагында урнашкан. Иртеш елгасында су коенып, урманнарында үскән ак каеннары, наратлары, шау чәчкәләре, төрле үләннәренең матурлыгын, байлыгын күреп, сокланып үскән балалар без. Туган яклардан китеп торсак та, авылыбыз безнең күз алдыбызда. Авылдашларыбыз, Я.Зәнкиев исемендәге мәктәп укытучылары, педагогик хезмәт ветераннары хәтердән чыкмыйлар. Бүгенге язмам бу авылда туып-үскән улым Фәннүр турында. Ул Тубыл шәһәренең аскы торасында урнашкан...

Подробнее...

Газиз әти-әни васыяте

21-13Түбән Тәүде районы, Тарман авылында туып-үскән Халидә Хәсән кызы Масямова Уразбикә әнисен, аның васыятен күңел түреннән чыгара алмый.

Уразбикә Свердловск яклары, Элән авылында туа. Нарасыйның дөньяга килгән вакытыннан ил, халыкның тормыш авырлыгы төрле яклап сыный. Әнисе бер яшьлек кызының исәнлеген кайгыртып, ятимнәр йортының ишек төбендә калдырып китә, ә әбисенең күңеленә бу хәл тынычлык бирми. Ул нәни Уразбикәсен үз тәрбиясенә алып кайта, тик 3-4 елдан әби дә дөнья куя.

Бала яшәешендә төрле сынаулар, күз яшьләре, ачлык, газаплар башлана: кеше ишек төбендә, кулдан-кулга күчеп...

Подробнее...

Кузакбердиевларның гаилә бәхете

Авылда яшәү рәхәт. Без монда йортлар салабыз, балалар тәрбиялибез, үзебезнең һәм балаларыбызның киләчәген планлаштырабыз. Үз тормышыбызны уңайлы, куркынычсыз, лаеклы итү – безнең бурыч. Һәр гаилә нык, матди яктан тотрыклы, сәламәт һәм дөнья хәлләре белән хәбәрдар булырга тиеш. Өлкәбез губернаторы Владимир Якушев еш кына, төбәгебез генә түгел, илебездәге тынычлык гаилә иминлегенә бәйле, дип билгеләп үтә. Лев Толстой да: “Өендә бәхетле булган кеше генә бәхетле була”, - дип язган. Һәркем үз язмышын үзе төзи. Тик болар барысы да җиңел генә бирелми.

Кузакбердиевлар авылда...

Подробнее...

Гамәлләре дуслыкта яшәү

Киявебез Рубин белән оныгыбыз Зөлфиянең гаилә коруларына 6 ел тулып үтте, кызлары Альбинага 5 яшь. Кодалар балалары - Алмаз белән Рубинны үзләре кебек тырыш, хезмәтне яратучы, акыллы, сабыр, кешелекле, ярдәмчел, гаилә учагын саклауны бар нәрсәдән дә өстен күрүче итеп тәрбияләгәннәр. Кода-кодагыйлар хөрмәт белән үзара йөрешеп, аралашып яшиләр. Кодаларыбыз безне дә, картларны, игътибарсыз калдырмыйлар. Кодагый Башкортостан кызы булганга, ел саен башкорт балы белән сыйлый. Габделхак кода Миңнебаев грек-рим көрәше буенча спорт мастеры, үз эшенең остасы. Маһинур кодагый өлкән хисапчы булып...

Подробнее...

Тигез горем итегез

16-9Төмән шәһәрендә матур гаилә корып Җаббаровлар яши. Ирле-хатынлы икесе дә сабыр, акыллы, хәтта аларның тавыш йомшаклыклары, итагатьлекләре дә бер-берсенә туры килеп тора.

Илнур Илдус улы Түбән Тәүде районы, Казанлы авылында, ә Рәзилә Әхмәт кызы шул ук районнан – Киндерледә туып-үскән кыз.

Алар туйда танышалар. Еллар буена бер-берсен сынап йөрүдән мәгънә тапмыйча 5 айдан соң кавышырга уйлыйлар.

Ислам динендә изге гамәлләрнең берсе булып никах санала һәм ул мәхәббәт, мәрхәмәт нигезендә төзелергә тиеш. Кешеләрнең дөнья тормышында беренче бурычлары иманлы яшәү һәм иман белән дөньядан...

Подробнее...

Авылдашларыбыз белән горурланабыз

Төмән районы, Ямбай авылында ике тату гаилә бу көннәрдә 55 еллык туй юбилейларын үткәрәләр. Алар бу авылда туып-үскәннәр, күршеләр, дуслар. Авыл ветераннары бу матур гаиләләр турында: “Языгыз әле үзебезнең “ Яңарыш” ыбызга. Алар бит яшьләргә үрнәк булып торалар!” -  дигәч, мин язарга булдым.

Назия апа белән Хәлит абый Моратовлар 1961нче елның 7 апрелендә язылышып, тормыш корып җибәрәләр. Хәлит абый Калинин исемендәге колхозда комбайнчы, слесарь, тракторчы булып эшли. Аннары 1988нче елдан “ Сибнефтемаш” заводында стропальщик hөнәрен үзләштерә hәм лаеклы ялга чыкканчы бу оешмада...

Подробнее...

Гайлә бәхете нәрсәдә?

Гаиләдәге аерылышу һәм буйдаклык проблемаларын күтәргәндә иң мөһиме – җенси мәсьәләләргә тукталыйк. Уйлап карыйк! Гаиләне гаилә итеп торган иң зур сәбәп нәрсә?

Әлбәттә, мәхәббәт. Ир һәм хатын арасындагы сөю, хөрмәт һәм бер-береңә булган рәхимлелек. Әгәр дә тагын да эчкәрәк кереп “Мәхәббәтнең дәвамлылыгына, ныклыгына нәрсә сәбәп?” дип сорасак, уйланып калабыз. Чөнки бу бездә ят санала. Бездә бит гаилә бәхете хатын-кызга кирза итек кидереп, бер кулына носилка, икенчесенә көрәк тоттырып, коммунизм төзү һәм айга очу иде.

Ә чынында исә, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтнең...

Подробнее...

Ләк-ләк килгән ел

8-8Баласыз гаилә була алмый, дисәм, бәлки, дөрес тә булмас. Кайбер парлар яшәп тә калалар. Әмма аларның да күпчелеге асрамага бала алалар, яисә аларда Таһир, Зөһрә мәхәббәте булса гына. Тиккә генә әйтмиләрдер, балалы йорт – бәхетле йорт, дип. Балалар бит алар илнең дә, гаиләнең дә киләчәге.

Кырынкүл авылында яшәүче Лилия Равил кызы белән Тәүфыйк Тимергали улы Вафиннар гаиләсендә 16 ел бала булмады. Алар да көчле мәхәббәт нигезендә кавышып, 1999 елда Түбән Тәүде районына керүче Казанлы авылында гөрләтеп туй ясадылар. Җәйнең бик матур көненә туры килде туй. Ишек алдында, яшел чирәмле...

Подробнее...

Балаларга Мәүлет бәйрәме

3-3Төмән шәһәрендәге «Әминә» хәләл кафесында Төмән өлкәсенең яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге «Төзүче» милләтләр мәдәнияте сараеның татар мәдәнияте бүлеге белән берлектә балалар өчен Мәүлет бәйрәме үткәрде.

Чара Коръән уку белән башланды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, викториналарда катнаштылар. Нәшидләр, салаватлар яңгырады. Тагын да Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр турында мультфильм карадылар. Күпләре милли һәм дини чарада беренче генә тапкыр катнашмый инде, шуңа да балалар актив булдылар. Балаларга традицион ислам кыйммәтләре турында яшьтән үк аңлатырга кирәк, аларга пәйгамбәребез (с.г.в.)...

Подробнее...

Бәдретдиновлар

Без Вагай районы, Меткә авылында гаиләдә тугыз бала үстек. Әтием Низам Бәдретдин улы Бәдретдинов 1930 елны Тугыз авылыннан Меткәгә укытучы булып килә. Әнием Меткә авылы кызы – Фәриха Азиз кызы Азизова. Әнисеннән 5 яшендә ятим калып, әтисе белән үскән. Шуның өчен балачактан ук ир кеше эшләрен дә әйбәт башкарган. Әтием кичләрен олыларны “ликбез”да укыткан. Менә шунда танышып өйләнешкәннәр. Әни аз белемле булса да, бик акыллы, тыйнак, пөхтә иде. Безгә икесе дә гел алай-болай итегез, дип өйрәттеләр. Безне кече вакыттан эш яратып, күп белем алдырырга, кешеләргә хөрмәт күрсәтергә, алдашмаска...

Подробнее...

Туганлык җепләре

Элек-электән кешеләр үзләренең токымнары, шәҗәрә җепләре белән кызыксынганнар. Юкка гына безнең халыкта, һәркем 7 токымга кадәр нәсел тамырларын белергә тиеш, димиләр. Бу темага үземнең бик соңлап килгәнемә үкенәм. Чөнки токымыбыз турында сөйли алучылар калмадылар да дип әйтергә була. Шулай да максатыма ирешеп, бай гына материал булдырдым, кызыксынучылар табылса, бүлешергә дә әзер.

Әтием ягыннан мин Мукминовлар һәм әтинең әнисенең - Әминовлар токымнарын, ә әниемнең ягыннан - Шараповлар һәм Кангазиннарны, шулай ук Гази нәселләреннән картәбием...

Подробнее...

Айдар галимовка чәчәкләр түгел, балалар уенчыклары бүләк итегез

Җырчы: “Миңа чәчәкләрне 25 ел буена бик күп бирдегез. Әйдәгез, балалар уенчыклары, китапларга күчик. Мин аларны урнаштырыр өчен урын табармын, мохтаҗ кешеләргә бирермен”, - диде.

Бу фикерне ул “Яшьләр-онлайн” тапшыруын яздырганда әйткән булган. Кичә тапшыруның алып баручысы Венера Иванова Айдарга беренче уенчыкны бүләк тә итте. Шулай итеп яңа акция башланды. Айдар концертына җыенсагыз, шул хакта истә тотыгыз, дип яза «Шәһри Казан» газетасы.

(Туйлар.ру).

Мәхәббәтсез яшәп булмый

51-8Түбән Тәүде районы, Эске авылына бер барганыбызда: “Авылыгыздагы иң әйбәт гаиләне әйтегез?” - дигәч, берничә кеше Сирачевлар гаиләсен күрсәттеләр. Мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Әбделхәй кызы Яруллина алар турында бик мактап сөйләде. Билгеле булганча “ИП “Сирачев” хуҗалыгы Эске авылында күп еллардан бирле эшләп килә. Бик акыллы, ярдәмчел һәм кешелекле булганы өчен аның хуҗасы Мурат Барый улын хезмәткәрләре, авылдашлары хөрмәтлиләр. Ул тормыштан һәм хезмәттән...

Подробнее...

Бәхет кояшың беркайчан да сүнмәсен

51-9Моннан күп еллар элек Асадуллиннар гаиләсендә коточкыч фаҗигале хәл булды. Инде 30 елга якын вакыт узса да, Нәфисәнең йөрәгендә һаман да шул яра төзәлми. Әйе, тән ярасы төзәлә, ә менә җан ярасы гомер буе әрнеп тора, диләр. Яшь гаилә төньяк шәһәрләренең берсендә кавышып, матур гына тормыш башлый. Шул заманда кибетләрдә әллә нәрсә юк. Алам, дисәң, азык-төлеге, фатирлы булсаң - җиһазлары “дефицит” заманалар. Икесе дә эшли-эшли фатирлы булалар. Кызлары Гүзәл, уллары Вадим дөньяга килә. Гаилә тагын да түгәрәкләнеп, ямьләнеп китә. Нәфисә белән Мосафир икесе дә тырышлар, үзләре дә бер-берсенә пар...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836