Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән шәһәрендә матур гаилә корып Җаббаровлар яши. Ирле-хатынлы икесе дә сабыр, акыллы, хәтта аларның тавыш йомшаклыклары, итагатьлекләре дә бер-берсенә туры килеп тора.
Илнур Илдус улы Түбән Тәүде районы, Казанлы авылында, ә Рәзилә Әхмәт кызы шул ук районнан – Киндерледә туып-үскән кыз.
Алар туйда танышалар. Еллар буена бер-берсен сынап йөрүдән мәгънә тапмыйча 5 айдан соң кавышырга уйлыйлар.
Ислам динендә изге гамәлләрнең берсе булып никах санала һәм ул мәхәббәт, мәрхәмәт нигезендә төзелергә тиеш. Кешеләрнең дөнья тормышында беренче бурычлары иманлы яшәү һәм иман белән дөньядан...
Төмән районы, Ямбай авылында ике тату гаилә бу көннәрдә 55 еллык туй юбилейларын үткәрәләр. Алар бу авылда туып-үскәннәр, күршеләр, дуслар. Авыл ветераннары бу матур гаиләләр турында: “Языгыз әле үзебезнең “ Яңарыш” ыбызга. Алар бит яшьләргә үрнәк булып торалар!” - дигәч, мин язарга булдым.
Назия апа белән Хәлит абый Моратовлар 1961нче елның 7 апрелендә язылышып, тормыш корып җибәрәләр. Хәлит абый Калинин исемендәге колхозда комбайнчы, слесарь, тракторчы булып эшли. Аннары 1988нче елдан “ Сибнефтемаш” заводында стропальщик hөнәрен үзләштерә hәм лаеклы ялга чыкканчы бу оешмада...
Гаиләдәге аерылышу һәм буйдаклык проблемаларын күтәргәндә иң мөһиме – җенси мәсьәләләргә тукталыйк. Уйлап карыйк! Гаиләне гаилә итеп торган иң зур сәбәп нәрсә?
Әлбәттә, мәхәббәт. Ир һәм хатын арасындагы сөю, хөрмәт һәм бер-береңә булган рәхимлелек. Әгәр дә тагын да эчкәрәк кереп “Мәхәббәтнең дәвамлылыгына, ныклыгына нәрсә сәбәп?” дип сорасак, уйланып калабыз. Чөнки бу бездә ят санала. Бездә бит гаилә бәхете хатын-кызга кирза итек кидереп, бер кулына носилка, икенчесенә көрәк тоттырып, коммунизм төзү һәм айга очу иде.
Ә чынында исә, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтнең...
Баласыз гаилә була алмый, дисәм, бәлки, дөрес тә булмас. Кайбер парлар яшәп тә калалар. Әмма аларның да күпчелеге асрамага бала алалар, яисә аларда Таһир, Зөһрә мәхәббәте булса гына. Тиккә генә әйтмиләрдер, балалы йорт – бәхетле йорт, дип. Балалар бит алар илнең дә, гаиләнең дә киләчәге.
Кырынкүл авылында яшәүче Лилия Равил кызы белән Тәүфыйк Тимергали улы Вафиннар гаиләсендә 16 ел бала булмады. Алар да көчле мәхәббәт нигезендә кавышып, 1999 елда Түбән Тәүде районына керүче Казанлы авылында гөрләтеп туй ясадылар. Җәйнең бик матур көненә туры килде туй. Ишек алдында, яшел чирәмле...
Төмән шәһәрендәге «Әминә» хәләл кафесында Төмән өлкәсенең яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге «Төзүче» милләтләр мәдәнияте сараеның татар мәдәнияте бүлеге белән берлектә балалар өчен Мәүлет бәйрәме үткәрде.
Чара Коръән уку белән башланды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, викториналарда катнаштылар. Нәшидләр, салаватлар яңгырады. Тагын да Мөхәммәд (с.г.в.) пәйгамбәр турында мультфильм карадылар. Күпләре милли һәм дини чарада беренче генә тапкыр катнашмый инде, шуңа да балалар актив булдылар. Балаларга традицион ислам кыйммәтләре турында яшьтән үк аңлатырга кирәк, аларга пәйгамбәребез (с.г.в.)...
Без Вагай районы, Меткә авылында гаиләдә тугыз бала үстек. Әтием Низам Бәдретдин улы Бәдретдинов 1930 елны Тугыз авылыннан Меткәгә укытучы булып килә. Әнием Меткә авылы кызы – Фәриха Азиз кызы Азизова. Әнисеннән 5 яшендә ятим калып, әтисе белән үскән. Шуның өчен балачактан ук ир кеше эшләрен дә әйбәт башкарган. Әтием кичләрен олыларны “ликбез”да укыткан. Менә шунда танышып өйләнешкәннәр. Әни аз белемле булса да, бик акыллы, тыйнак, пөхтә иде. Безгә икесе дә гел алай-болай итегез, дип өйрәттеләр. Безне кече вакыттан эш яратып, күп белем алдырырга, кешеләргә хөрмәт күрсәтергә, алдашмаска...
Элек-электән кешеләр үзләренең токымнары, шәҗәрә җепләре белән кызыксынганнар. Юкка гына безнең халыкта, һәркем 7 токымга кадәр нәсел тамырларын белергә тиеш, димиләр. Бу темага үземнең бик соңлап килгәнемә үкенәм. Чөнки токымыбыз турында сөйли алучылар калмадылар да дип әйтергә була. Шулай да максатыма ирешеп, бай гына материал булдырдым, кызыксынучылар табылса, бүлешергә дә әзер.
Әтием ягыннан мин Мукминовлар һәм әтинең әнисенең - Әминовлар токымнарын, ә әниемнең ягыннан - Шараповлар һәм Кангазиннарны, шулай ук Гази нәселләреннән картәбием...
Җырчы: “Миңа чәчәкләрне 25 ел буена бик күп бирдегез. Әйдәгез, балалар уенчыклары, китапларга күчик. Мин аларны урнаштырыр өчен урын табармын, мохтаҗ кешеләргә бирермен”, - диде.
Бу фикерне ул “Яшьләр-онлайн” тапшыруын яздырганда әйткән булган. Кичә тапшыруның алып баручысы Венера Иванова Айдарга беренче уенчыкны бүләк тә итте. Шулай итеп яңа акция башланды. Айдар концертына җыенсагыз, шул хакта истә тотыгыз, дип яза «Шәһри Казан» газетасы.
(Туйлар.ру).
Түбән Тәүде районы, Эске авылына бер барганыбызда: “Авылыгыздагы иң әйбәт гаиләне әйтегез?” - дигәч, берничә кеше Сирачевлар гаиләсен күрсәттеләр. Мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Әбделхәй кызы Яруллина алар турында бик мактап сөйләде. Билгеле булганча “ИП “Сирачев” хуҗалыгы Эске авылында күп еллардан бирле эшләп килә. Бик акыллы, ярдәмчел һәм кешелекле булганы өчен аның хуҗасы Мурат Барый улын хезмәткәрләре, авылдашлары хөрмәтлиләр. Ул тормыштан һәм хезмәттән...
Моннан күп еллар элек Асадуллиннар гаиләсендә коточкыч фаҗигале хәл булды. Инде 30 елга якын вакыт узса да, Нәфисәнең йөрәгендә һаман да шул яра төзәлми. Әйе, тән ярасы төзәлә, ә менә җан ярасы гомер буе әрнеп тора, диләр. Яшь гаилә төньяк шәһәрләренең берсендә кавышып, матур гына тормыш башлый. Шул заманда кибетләрдә әллә нәрсә юк. Алам, дисәң, азык-төлеге, фатирлы булсаң - җиһазлары “дефицит” заманалар. Икесе дә эшли-эшли фатирлы булалар. Кызлары Гүзәл, уллары Вадим дөньяга килә. Гаилә тагын да түгәрәкләнеп, ямьләнеп китә. Нәфисә белән Мосафир икесе дә тырышлар, үзләре дә бер-берсенә пар...
Шәригатькә каршы килми торган юллар белән ничек үзеңә гомерлек юлдаш табарга соң? Минемчә, насыйбыңа дигән ярны ничектер язмыш үзе туры китерә. Беркем дә тормыш иткәндә бер-берсенең нинди буласын алдан белә алмый. Бу фәкать тик язмышыңа яисә тәкъдиреңә язылган үз ярың. Фәрештәләр тәкъдирне язганда: “Бер яхшыга бер яман, бер яхшыга бер яман” дип, күп тапкырлар әйткәч, ялгышып, “бер яхшыга, бер яхшы” дип җибәрәләр дигән сүзләр халык арасында йөри. Ә бит уйлап карасаң, дөресендә дә шулай килеп чыга. Икесе дә акыллы, сабыр һәм эшчән, гомер буена пар аккошлардай бер-берсенә тугры калып...
2016 елның беренче яртыеллыгына подписка бара. Моннан алдагысында Кырынкүл авылында газетага яздырып йөргәндә, бер кызыклы гаилә белән таныштык. Моңа сәбәпче Мәүҗидә Туфатуллина булды. Ул үзе дә һәм аның авылда яшәүче апалары, сеңелләре даими рәвештә “Яңарыш” газетасына язылып торалар. Мәүҗидә язылып алгач: “Әйдә, мин сине күрше Любага алып керәм”, - диде. Юл аркылы мәһабәт йорт капкасын икәүләшеп ачып кергәч, безне якты елмаеп, чибәрлеген югалтмаган хатын-кыз каршы алды. Бигрәк тә аның матур итеп татар телендә сөйләшүе шаккатырды. Газетага язылганда “Любовь Петровна Киртякова” дигәч...
15 сентябрь көнне Төмән шәһәренең Сосьва урамында юбилей мәҗлесе булып үтте. Хуҗабикә апабызның исеме Галия Гайбрахман кызы Гыйльмөхәммәтова (Фазлиәхмәтова). Йортлары күркәм, капканы ачуга – бөтен җирдә пөхтәлек, ә бакчасы турында әйтерлек тә түгел.
Яшелчә түтәлләре, хәрби гаскәрләр рәте шикелле, кунакларны, генералны каршылаган кебек, сакта торалар. Әнә алма агачы үзенә чакыра: “Килегез, минем алмаларымны тәмләгез”, - ди. Инде, безнең халык кышкыга балансыз каламени? Кып-кызыл, өлгергән баланнар җыелган, кояшка тагын да тәмлерәк булып пешсеннәр дип, киртәгә эленгән. Бакчаның һәр почмагында...
Төмән районының матур яшел урманнары эчендә яраткан туган авылым – Муллаш урнашкан. Авыл буйлап искиткеч матур Дуан белән Пышны елгалары агалар.
Борын-борыннан безнең авыл кешеләре тырыш, күркәм, кешелекле, рәхимле-шәфкатьле булганнар. Шул авылда күпсанлы тырыш гаиләләрнең берсе – мин туып-үскән Юсуповлар гаиләсе.
Безнең әттәү – Нуриәхмәт Вавака улы, әннәүебез – Хәлимә Сабур кызы. Бүгенге көндә мин аларга бик рәхмәтлемен, чөнки алар тырыш, тату гаилә төзегәннәр. Беренче көтеп алган яраткан кызлары – Нурзидә апау, аннары кешелекле, игътибарлы Диниәхмәт цәцәкәү туганнар...
Вагай районы, Олы Күл буенда урнашкан Усак авылында киң күңелле, эш сөючән Хәйретдин абый белән Нүрә апа Хәйретдиновлар яшиләр. Хәзерге көндә икесе дә лаеклы ялда. Хәйретдин абый укытучы булып намус белән эшләп лаеклы ялга чыга. Алар ике бала үстерделәр. Зурлары Алмаз Омск физкультура институтын тәмамлады, ә Альберт ТВВИКУда укып үз эше буенча лаеклы ялга чыкты. Ул вакыт кәрәзле телефоннар булмый. Почта аша бер хат килгәнче әни йөрәге чак түзә. Бигрәк тә Чечняда хезмәт иткәнендә бик авыр булды, дип сөйли Нүрә апа, күз яшьләрен тыя алмыйча. Хәйретдиновлар олы яшьтә булуларына карамастан...