#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Гаилә нигезе нык булганда авырлыклар сизелми”

25-7Тубыл шәһәрендә яшәүче Мәҗитовлар гаиләсе күпләргә үрнәк итеп сөйләрлек. Фирдәүс Мөнир кызы Тубыл шәһәрендә туып-үсә, тормыш иптәше Октябрист тумышы белән Вагай районы, Казанлы авылыннан. Октябрист: ”Армиядән соң шәһәргә кранчы һөнәренә укырга килгән идем. Фирдәүскә беренче күрүдә үк гашыйк булдым. Тубыл пединститутының филология факультетын тәмамлаган кыз төрле яктан килгән: чибәр, инсафлы, акыллы, милләт җанлы да иде. Гаилә корып ике кыз үстердек, хәзер инде өч оныгыбыз бар”, - дип әңгәмәбезне башлады.

Октябрист Мәҗитовны Тубыл шәһәрендә яхшы беләләр. Ул шәһәрдә узган...

Подробнее...

Төкле аягың белән килен

25-8Әле бу көннәрдә генә Төмән шәһәрендә яшәүче Марат Вәсил улы белән Ксения Фәим кызының никах туйлары узды. Тагын бер яшь, матур гаилә барлыкка килде.

Алар икесе дә Төмән дәүләт университетын тәмамлаганнар. Марат университетка кадәр милиция мәктәбендә белем ала һәм бүгенге көндә Төмән өлкәсе буенча Россия эчке эшләр министрлыгы идарәсендә эшли.

Яшь кәләш катнаш гаиләдә туып-үскән. Әтисе Фәим Исхаков та кызы Ксениянең мөселман егетен сайлавына куанып бетә алмый.

Никах Маратның әти-әнисе яшәгән йортта үтте. Хәзерге заманда тырыш-эшчән кешеләрнең барысы да яхшы яши.

Шул...

Подробнее...

Исегездәме, дусларым?

Кышкы салкын көннәрнең берсендә Юрмы авылында Гайшә апа белән Азис абый Биктимеровларның тулы зур гаиләсендә 3 малайдан соң, көтеп алган кызлары туа. Аңа Әнисә дип кушалар. Тракторда эшләгән әтисе салкын тидереп үлә. Абыйларының үз гаиләләре. Кече класста укыган Әнисә белем алуын дәвам итә алмый. Яше кече булса да, таза гәүдәле кызга зурлар белән эшләргә туры килә. Ул әнисенең булышчысы, таянычы, энеләренең яраткан апалары, гаиләне туйдыручы була.

Күрәсең, сугыш чоры балаларының язмышы Әнисәне дә читләтеп үтми. Хәзер дә 80 яшьлек әби үткәннәрне күз яше белән сөйли:

–...

Подробнее...

Һәр гаиләдә кояшлы көннәр күбрәк булсын

Олы яшьтәге, 50-60 ел бер-берсенә терәк булып, матур гаилә корып яшәгән парларга карап сокланасың. Ә бит кайчандыр алар да яшь, чибәр, гайрәтле булганнар. Аларның да тормышы белән саф мәхәббәт, пакъ хисләр, бер-береңне гафу итә белү кебек күркәм сыйфатлар идарә иткән. Ир белән хатын бер-берсен ничек кенә яратсалар да, ике йөрәк, ике холык кушылгач, каршылыклар тумый тормый, әлбәттә. Динебез гаиләдә килеп чыккан низагларны хәл итү өчен нинди киңәшләр бирә соң? Җил-давылларны хәл итү юлларына күчкәнче, бер мөһим ноктага тукталып китәсем килә. Гаиләдә ир белән хатын арасында нинди генә...

Подробнее...

Бриллиант туйларыгызга җитәргә ходай насыйп итсен

21-10Түбән Тәүде районының Эске авылында күркәм генә йорт каршына килеп туктадык. Йорт хуҗасы Йосыф бабай капкасы каршындагы әле язгы кояш эретеп бетерә алмаган боз катламын чокып йөри иде. Гомер буена эш белән чыныккан авыл кешесе тик кенә өйдә утырып тора алмый шул. Аның гадәтенә кереп, канына сеңгән: тышка чыгып юк эшне дә бар итеп керә икән бабай. Оныклары шәһәрдән кайткач: “Бабай нинди эшләр бар, әйдә безгә әйт әле”, - дисәләр, Йосыф бабай: “Нинди эш булсын, мин барысын да эшләп бетергән”, – дип җавап кайтара. Әмма авыл җирендә балаларга да, оныкларга да эш табылып кына тора. Әле утынын, әле...

Подробнее...

“Иң оригиналҗ видеоролик” аларныкы булды

21-112015 ел башында “Гаилә” өлкә үзәге “Гаилә традицияләре” дип аталган Iнче өлкә видеороликлар конкурсы игълан иткән иде. Әлеге бәйгене уздыруда – үзәк хезмәткәрләренең күңелле, күп кеше катнашкан, кызыклы, спортчы гаилә традицияләрен табу идеясе сәбәп булды. Аның төп максаты – гаилә һәм туганлык җепләрен ныгыту, актив тормыш алып баручы гаиләләрнең тәҗрибәләрен тарату, аларда позитив җәмәгать фикер булдыру.

15 нче май – халыкара Гаилә көне уңаеннан Төмән шәһәренең “Пионер” сәнгать һәм мәдәният сараенда ”Гаилә традицияләре” өлкә конкурсының финалы үтеп, нәтиҗәләр билгеләнде. Бәйгедә 6...

Подробнее...

Теәгем, таянычым

21-9Бу дөньяда кешенең бертуганы, таянычы, терәге, күрешеп яңадан балачакны искә алып, якты хыялларга чумып, ис-хәтерләрне яңартып, рәхәтләнеп бер утырып сөйләшерлек кешең булсын. Менә мин бертуганнарга бик бай. Әтием Янтимер белән әнием Хәтимә 8 баланы тәрбияләп үстереп, барыбызга да белем бирделәр. Без аларга рәхмәтлебез. 1955 елның 28 апрелендә Яркәү районының, Сала авылында Кармановлар гаиләсендә бик сылу, җитез кыз дөньяга килә. Бу инде минем сеңлем Рауза. Хәзер инде ул әби, 60 яшь тула. Кечкенә вакытыннан ук ул эшчәнлеге, матурлыгы белән авылда дан казанган. Сыер саву, җир казулар, фермада...

Подробнее...

Бакчалының эше күп

Төмән районы, Салаир авылында яшәүче Нәсимә һәм Кафи Азаматовлар гаиләсендә дүрт баланың өченчесе булып кыз бала дөньяга аваз сала – аңа Миннегөл дип исем кушалар. Бала чагы туган Салаирда үтә, ул бик тырыш, эшчән булып үсә.

Авылда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Төмәннең камволь-постау комбинатында эшли башлый. Бер ярым ел эшләгәннән соң, Салих Кармышаков дигән егет белән танышып тормыш корып җибәрәләр. Күпмедер яшәгәннән соң тормыш иптәше Совет армиясенә хезмәт итәргә китә, аларның бу вакытта беренче кызлары туып кала.

1979 елда Салих торфчыларда тракторчы булып эшли, аннан соң...

Подробнее...

Әнием турында

16-7Әтием Таеп Хәмидулла улы Ваһитов Калмаклар авылында, әнием Халисә Вәли кызы Нуруллина Аслана авылында 1918 елда туганнар. Әниемнең әнисе Сайра 30 яшендә авырып үлеп китә. Ул вакытта абыйсы Рамазанга - 7, әниемә - 5, сеңлесе Нәбирәгә 3 яшь тула. Әтисе бер-ике мәртәбә өйләнеп карый, балаларга ошамый, шуннан соң өйләнми, барысы бергә яшиләр. Әнием 1 классны бетермәгән, үзенең исемен гарәпчә генә яза белә, абыйсы 13 яшенә җиткәч, крестьян яшьләр мәктәбенә (ШКМ) китә. Шунда үзләре бакча утыртып, утын әзерләп интернатта яшәп, 16 яшендә үзе теләп сугышка китә. Бер елдан соң сугышта бик каты яраланып...

Подробнее...

Мәхәббәт чишмәләре саекмасын

16-8Тырыш кеше ул беркая да югалмый. Кайда гына яшәмәсен, күршеләренә, авылдашларына һәрьяклап үрнәк. Мәсәлән, ерак сазлыклар уртасында урнашкан Вәчир авылында яшәүче Турышевлар гаиләсе белән танышып, аларның матур тормышларына сокланып кайттык. Шул якларны барып үз күзләре белән күрмәгән кеше гасырлар артында артта калган як дип, уйлавы ихтимал. Әмма, анда да тырыш кешеләр гөрләтеп яшиләр, алар заманадан калышмыйлар. Әлбәттә, шәхсән һәркемнең үзенә карап.

Авыл уртасында Турышевлар гаиләсе яшәгән йорт әллә каян елмаеп, үзенә дәшеп тора. Ул яхшы, төз нарат агачларыннан биек итеп төзелгән...

Подробнее...

Ярдәмчел ахирәтем

Наилә Абушева Тубыл районы, Ләчек авылыннан безнең Усак авылына килен булып төшкәненә дә инде күпме еллар үткән. Үзе шикелле үк эшчән, тырыш, намуслы иптәше Рифкат белән алар 4 егет һәм 1 кыз үстерделәр. Балалары һәркайсы гаилә корып, үз тормышлары белән яшиләр. Кайгыртучан ата-ана һәркайсына өйләр салып, нык итеп хуҗалык торгызырга бөтен көчләрен салдылар. Кечкенәдән әтисез үскән, тормышның бар авырлыгын башыннан кичергән Наилә үз гаиләсенең тоткасы булып яши. Балаларының һәркайсы кешелекле, эшчән, ярдәмчел. Мин алар белән гомер буе аралашып яшәдем. Ярдәмгә мохтаҗ улым белән икебез генә...

Подробнее...

Урманбашлылар аксакалларын соңгы юлга озаттылар

Герой ата, күп еллардан бирле Урманбаш авылында имам вазифасын үтәп килгән хезмәт ветераны, сугыш чорында тылда илнең авыр йөген бала иңнәрендә күтәргән, авылның аксакалы Сәйфулла Нигъмәтулла улы Ягудеев вафат булды. Авылның яме, дин ягыннан терәге, акыл бирүчесе Сәйфулла хәзрәт 84 яшен дә тутырып бетерә алмыйча апрельнең 10нда җан бирде, ә икенче көнне бабайны кадерләп-хөрмәтләп соңгы юлга озаттылар. Урам тутырып ир-егетләр бабай мәетен күтәреп киткәндә, мин ирексездән: “Нинди бәхетле бабай”, - дип уйлап куйдым. Чөнки, Сәйфулла бабайның хәер-фатихада торучы ун баласы калды, аларның күбесе...

Подробнее...

Үзе укыган мәктәптә белем бирә

12-7Түбән Тәүде районы, Тарман авылында туып-үскән Наилә Илфат кызы Айнитдинова кебек тырыш, максатчан кызларыбызның булуы куандыра. Әле кайчан гына ул Төмән дәүләт университеты студенты иде. Киләсе елга читтән торып укып, аспирантураны да тәмамлый. Университетның филология факультетында татар бүлеген җитәкләгән профессор Хәнисә Чәүдәт кызы Алишинага Наилә зур рәхмәтле. Мәктәптән соң, университетка килгән яшь кызны ул колач җәеп каршылый һәм үз канаты астына калган татар балаларын алган кебек, аны да сыендыра. Биш ел дәвамында фәнни җитәкче Х.Алишина курслар һәм диплом эшләрен эшләгәндә Наиләгә...

Подробнее...

Ничек яхшы хатын булырга?

Сөйгәнеңнең яратуын, аның бердәнбере булуын, дөньядагы иң яхшы хатын-кыз дип санавын кайсы гына гүзәл зат теләми икән? Дөрес, һәрбер хатын-кыз да моңа ирешә алмый, ә бит чынлыкта яхшы хатын булу алай ук кыен да түгел. Берничә гади кагыйдәне үтәп, тылсымлы сүзләрне кулланган очракта, озын-озак бәхетле гомер итәргә мөмкин.

Төп шартлар

Бәхетле тормыш итүнең иң төп шарты – уртак фикергә килү. Өйдәге тынычлык һәм ямь, беренче чиратта, хатын-кыздан торганлыктан, нәкъ менә сез сөйләшеп килешә белергә, шуңа өйрәнергә бурычлы. Үз фикерегезне Коръәндә язылган хакыйкать түгеллеген аңлап, юл...

Подробнее...

Яруллиннар нәселе

Истәлекләрне күңелемдә яңартып, Түбән Тәүде районы, Эске авылында яшәүче Салават Әхмәтгали улы Яруллиннан үзләренең нәселләре турында сорашып язарга булдым.

Хәрулла бабай Яруллинның токымы Бухара якларыннан. 1653 елны Эске авылына киләләр. 1769 елда туган Хәйрулла белән Гөлҗамал Рәхмәтулла кызы тормыш корып җибәрәләр, алардан биш ир бала, өч кыз туа. Ә ир малайларының берсе 1889 елда туган безнең дәү әтиебез Әбделхалик була. Ул Татарстанның Мамадыш районыннан килгән Фәхерниса исемле кызга өйләнеп, алардан Әхмәтгали, Кәлимә (булачак әниебез), Каюм һәм Салих туалар. Еллар...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836