#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Интернат тарихыннан

17-9Мин 1964-1976 елларда Мөхәммәтулла абый Урамаев ялга киткәч, Тубылның 15нче мәктәбенең егетләр торагында тәрбияче булып эшләдем. Монда 10-11 сыйныфларда укырга Аромаш, Уват, Яркәү, Вагай, Дубровное, Тубыл районнарыннан сазлар эчендә урнашкан авыллардан белемгә зур теләкләре булган үсмерләр килделәр. Өй, хуҗалык хезмәтен белүләре белән таң калдырырлык тәрбияле балалар укыдылар. Аларның укуларын, яшәү кагыйдәләрен үтәүләрен, ашау-эчү өчен алып килгән акчаларын урынлы тотуларын, үзара ярдәмләшеп дус яшәүләрен тикшерү, киңәш бирү белән бергә булачак ил сакчылары, патриотлар тәрбияләү, физик яктан...

Подробнее...

Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре

Язмам Канчәбер егете Закирҗан абый белән Һәдия улы – Гомәр Сәмәрханов турында. Гомәрнең Киндерледә яшәвенә 38 ел тула. Тормыш иптәше Рузалия белән 2 кыз, 1 егет тәрбияләп тормыш юлына чыгардылар. Өчесе дә гаиләле. Гомәр үз йортының эчен, тышын матурлап, шәһәр фатирлары кебек эшләтеп куйды. Узганда йортының тышына карап, җәен тәрәзә алларындагы төрле чәчәкләрнең тирә-якка тәмле хуш исләрен таратып, үсеп утыруларына сокланып үтәсең.

Гомәр кайчан ял итә булыр, белмим, һаман эштә. Аракы, тәмәке белән булмый, тыңлаулы, кешеләр белән әрләшеп йөрми, ярдәмчел. Кышын мәчет, җәмәгать...

Подробнее...

Һәркем бик рәхмәтле

Түбән Тәүде районының Эске авылында үткән Корбан бәйрәмен 4 гаилә бергәләшеп оештырдылар. Мостафа-Халисә Буберджи, Винарис-Ләмига Кәримовлар, Шәйхулла-Наилә Айдуллиннар, Касыйм-Сөембикә Мусиннар өйдә барысын да әзерләп алып килеп, ун метр озынлыгындагы өстәлләрне тутырып, тәмле шулпа һәм пылау пешереп кунакларны сыйладылар. Аларның кызларына кушылып, Надя Корбаналиева, Наилә Айдуллина, Гүзәл-Ирек Зөлбухаровлар, Басыйр Девятьяров, Мурат Сирачев һәм башкалар булыштылар. Төмәннән, тирә-як авыллардан кунаклар күп килделәр. Тарман авылыннан Гөлсем Туйчикова һәм мулла палас бүләк...

Подробнее...

Октябрьдә бакча эшләре

Бу айда да көзге эшләр дәвам итә эле. Әгәр суыклар башланмаса, айның беренче ункөнлегендә алма, чия, груша, слива үсентеләренең җирле сортларын утыртырга була.

Җиләк һәм җимеш бирә торган үсемлекләрнең төпләренә органик ашламалар салып, тамырларына зарар китермичә, казыйлар һәм туфракны йомшарталар.

Торбалардан су килү тукталганчы җимеш бирә торган агачларга кәүсә тирәли мул итеп су сибәләр. Бакча җиләкләре түтәлләрен, яшь үсентеләр тирәсен дә тиреслиләр.

Ботак кискеч белән агачтагы коры үсентеләрне кисәләр һәм яндыралар. Вакытлыча урынга 10нчы октябрьдән соң да үсентеләр...

Подробнее...

Әни үлеме һәрвакыт ачы

“Миңҗамал әби вафат булган”, – дигән хәбәр Төмән шәһәре янындагы Яңавылда бик тиз таралды. 86 яшенә баскан әбине хөрмәтләмәгән, белмәгән кеше юк иде. Яше-карты, күрше-күлән белән аралашучан, озак еллар мәчеткә йөреп, намазларын укыган дини әби иде ул. Ерак китәсе юк, безнең күршедә яшәүче Рафаил Гыйльфановның әнисе була Миңҗамал Сәләхетдин кызы. Күршемнең: “Әни янына керсәм, чәйләр куеп, минем белән сөйләшеп утырыр иде”, – дип сөйләгәндә күзләреннән мөлдерәп яшьләр аккач, аптырап калдым да, озак кына уйланып йөрдем.

Инде бит ул үзе дә җитмеш ягына баскан бабай. Шулай олыгайгач та...

Подробнее...

Күңелләр күтәрелеп кайтты

Асия Галимҗан кызы Мөхәммәтова үзенең 17 укучысы белән йорт саен тыл ветераннарына кереп, открыткада язылган шигырьләрне укучыларына укытып, мәктәпкә барырга өндәп йөрде.

Балалар бакчасы, ишек алдындагы тәртипкә, зәвык белән кулдан ясалган чәчәкләр белән рәшәткәләрнең бизәлүенә сокланмаслык түгел, аннан соң сукмак белән туры мәктәпкә юл алдык. Ишектән килеп керүгә укытучыларның да, укучыларның да шатлыклары йөзләренә бәреп чыкканнарын күреп, күңелләр күтәрелеп китте. Сугыш ветераннарын югалтуга шактый вакыт узды, тыл ветераннары да 13 кеше генә. Шулардан 7се генә килә алды, безнең белән 11...

Подробнее...

Әни

(Ахыры. Башы 21 санда).

Көтүче Әйтүк бабаның килеп җиткәнен җилкәм белән сизеп утырсам да, әйләнеп карамадым. Башымны тезләремә салган килеш, уйлар диңгезеннән чыга алмыйча, алар иркендә йөздем. Күз алдымда әниемнең соңгы минутлары иде...

Ул көнне мин эңгер-меңгер төшә башлаганда гына төстән цыбыртык җыеп алып кайттым. Өй эче караңгы, салкын. Ишек төбендәге агач караватта әнием авырып ята. Ютәлләгән тавышы ишетелмәгәч, ахры йоклап киткәндер, дип уйладым. Иң беренче, күршеләрдән кус алып чыгып тимер мичкә ут ягып җибәрдем. Цыбыртык коры салам кебек дөрләп кабынып киткәч, кисәк кенә барлыкка...

Подробнее...

Тыл ветераннарын котладык

Бөек Җиңү көне алдыннан Червишево хакимияте хезмәткәре Ирина Ковешникова, авыл ветераннары советы рәисе Зөлфирә Сергеева, Илдус Рәхимов һәм мин, кулыбызга фотоаппарат, видеокамера алып, ветераннарыбызны котларга юл алдык.

Беренче өйгә Саҗидә апа Баязитованы котларга кердек. Безне аның кызы Мәфрүзә ачык йөз белән каршы алды. Саҗидә апа чиста, заманча итеп җиһазланган бүлмәдә ял итәргә яткан булган. Без кергәнгә бик куанды. Икенче өйдә 89 яшьлек Мөфәрлихә апа Баязитова тора. Аның кызлары Әлфирә һәм Равилә апалар әбине тәмле ашлар ашатып яхшы карыйлар. Аннары Разия апа белән Мәхмүт...

Подробнее...

Яу кырыннан әти әйләнеп кайтмады

Миңа хәзер 75 яшь. Сугыш еллары ачлыкны, ялангачлыкны да күрдем. Әтием сугыш кырыннан әйләнеп кайтмады. Без, 4 бала калдык, абыйлар үлгәннәр инде.

Менә мин үзем әтиемә багышлап язган шигыремне җибәрәм. Зинһар, бастырсагыз иде.

Күңелләрнең китек чагы иде,
Яу кырыннан кайтты агайлар.

Ләкин безнең күңелләрне
Мәңгелеккә басты кайгылар.

Әткәй калды яу кырында,
Ил өчен башын салып,
Без үстек ятим калып,
Әнкәй үстерде актык көчен салып.

Әткәй төсен күрмәдем,
...

Подробнее...

Автобус йөртүче

Тугыз авылын юкка гына зурламый халкы, хәтта кайберәүләр туган авылларына багышлап шигырьләр дә язалар. Бу авылда Сабир абый Шамратов автобус йөртүче булып эшли. Ул Тугыздан – Вагайга, һәр авылга тукталып, кешеләрне җыеп бара. Тормыш иптәше сәгать 5тә торып, аңа аш-су әзерли, ә Сабир абый иртә белән автобусны халык туңмасын өчен җылыта. Аннары тормыш иптәшенең пешергән тәмле ашларып ашап алгач, юлга чыга.

Халык салкыннан җылы автобуска кергәч уй-хисләргә күмелә.

Вагайга һәркем үз эше белән йөри, берәүгә - утын, икенче берәүгә күмер кирәк. Сабир абый йомшак күңелле кеше. Ул...

Подробнее...

Әни

(Хикәя).

Җәйге матур иртә. Күктә ачык зәңгәр яктылык. Һава эссе дә, салкын да түгел. Җәйге иртәләрдә генә була торган җанга рәхәт җиләс һава. Иртештән су юлы буйлап, иңнәренә көянтә белән тулы сулы чиләкләрен күтәреп яшь бер хатын килә. Тулы сулы чиләкләре, кайбер яшь кызларныкы кебек чайкалмый, гүя алар оеп калганнар, ә үзе ниндидер бер сихри тынлык эченнән йөзеп килә кебек. Өстендәге чәчәкле ситсы күлмәге үзе ыспай гәүдәсенә тагын да матурлык өсти төшкән. Муенында катлы-катлы төрле төстәге мәрҗәннәр, ике яклап ишелгән кара толымнары кояш нурларында сөлек кебек ялкылдыйлар.

Тукта...

Подробнее...

Казанлыдан хат

Ел башында Түбән Тәүде районы, Казанлы авылыннан хат килде. Бу хатны “Яңарыш”ны яратып укучы милләттәшләргә тәкъдим итәм.

“Әмир кардәш, бу хатны алгач, гаҗәпләнерсез дә инде, моны Казанлы авылында яшәүче Нәркәс Нәбиуллина яза. Мин газетадан сезнең Зәлиловлар токымы турындагы язмаларыгызны кызыксынып укый идем, менә редакциядән китабыгызны да җибәрделәр, зур рәхмәт аның өчен. Без мәңгелек түгел, яшьләргә бу бик әйбәт тарихи истәлек бит.

Әбдрәшит абыйның беренче “оясы” турында язмадыгызмы, әллә мин генә укымадыммы? Әбдрәшит абыйны мин күреп беләм - әле дә күз алдымда – озын буйлы...

Подробнее...

“Яңарыш” ярдәм итте

Минем әтиемнең бабасы Зөлхәрнәй хуҗа Речаповның Ленин урамында, элекке Царскийда мәчет һәм имам гаиләсе өчен йорт салдыруы турында архив документлары дәлилли. Мин, өлкән буын кешеләреннән сорап та, хуҗа атамасы нәрсәне аңлата икәненә җавап таба алмаган идем. Менә газетадан Казан галиме Фәрит Яхинның “Себер шагыйре Һөвәйда” (“Яңарыш”, №-4) дигән мәкаләсен укыгач, аңа җавап таптым. 1395 елда Себергә килгән 366 шәехнең нәселдәше булган икән шагыйрь. Ләкин аны шәех түгел, хуҗа дип атаганнар, ул суфиларның җитәкчесе – мулла турында сүз бара. Аны себерчә итеп “шәех” түгел, “хуҗа” дип йөрткәннәр...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836