#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әни

(Хикәя).

Җәйге матур иртә. Күктә ачык зәңгәр яктылык. Һава эссе дә, салкын да түгел. Җәйге иртәләрдә генә була торган җанга рәхәт җиләс һава. Иртештән су юлы буйлап, иңнәренә көянтә белән тулы сулы чиләкләрен күтәреп яшь бер хатын килә. Тулы сулы чиләкләре, кайбер яшь кызларныкы кебек чайкалмый, гүя алар оеп калганнар, ә үзе ниндидер бер сихри тынлык эченнән йөзеп килә кебек. Өстендәге чәчәкле ситсы күлмәге үзе ыспай гәүдәсенә тагын да матурлык өсти төшкән. Муенында катлы-катлы төрле төстәге мәрҗәннәр, ике яклап ишелгән кара толымнары кояш нурларында сөлек кебек ялкылдыйлар.

Тукта...

Подробнее...

Казанлыдан хат

Ел башында Түбән Тәүде районы, Казанлы авылыннан хат килде. Бу хатны “Яңарыш”ны яратып укучы милләттәшләргә тәкъдим итәм.

“Әмир кардәш, бу хатны алгач, гаҗәпләнерсез дә инде, моны Казанлы авылында яшәүче Нәркәс Нәбиуллина яза. Мин газетадан сезнең Зәлиловлар токымы турындагы язмаларыгызны кызыксынып укый идем, менә редакциядән китабыгызны да җибәрделәр, зур рәхмәт аның өчен. Без мәңгелек түгел, яшьләргә бу бик әйбәт тарихи истәлек бит.

Әбдрәшит абыйның беренче “оясы” турында язмадыгызмы, әллә мин генә укымадыммы? Әбдрәшит абыйны мин күреп беләм - әле дә күз алдымда – озын буйлы...

Подробнее...

“Яңарыш” ярдәм итте

Минем әтиемнең бабасы Зөлхәрнәй хуҗа Речаповның Ленин урамында, элекке Царскийда мәчет һәм имам гаиләсе өчен йорт салдыруы турында архив документлары дәлилли. Мин, өлкән буын кешеләреннән сорап та, хуҗа атамасы нәрсәне аңлата икәненә җавап таба алмаган идем. Менә газетадан Казан галиме Фәрит Яхинның “Себер шагыйре Һөвәйда” (“Яңарыш”, №-4) дигән мәкаләсен укыгач, аңа җавап таптым. 1395 елда Себергә килгән 366 шәехнең нәселдәше булган икән шагыйрь. Ләкин аны шәех түгел, хуҗа дип атаганнар, ул суфиларның җитәкчесе – мулла турында сүз бара. Аны себерчә итеп “шәех” түгел, “хуҗа” дип йөрткәннәр...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836