#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Будьте внимательны!

Обстановка с пожарами в жилом секторе говорит сама за себя. За ноябрь месяц текущего года произошло 29 пожаров, на пожаре погиб 1 человек. Статистика показывает, что в жилом секторе происходит 80% пожаров от общего числа. Основными местами возникновения пожаров, по-прежнему, остаются надворные постройки граждан. Сообщения о пожарах в хозяйственных постройках поступают практически ежедневно.

Основные потенциальные источники пожара:

- неисправные электроприборы и электросети;

- перегрузка электросетей; - оставленные без присмотра включенные электроприборы (такие как...

Подробнее...

60 ел бергә

51-6Төмән районы, Талымхан авылында ел ахырында Бүләк апа һәм Камил абый Юскаевлар гаиләсе 60 еллык туйларын билгелиләр. Моннан күп еллар элек әле 17 яше дә тулмаган матур кызга армия сафларыннан кайткан озын буйлы, кара кашлы егет гашыйк була. Ел буе аның артыннан калмый озата бара. Кыз да егеткә күз сала. Алар кавышалар. Менә хәзер 60 ел бергә, әби-бабай булганнар, бәхетле тормыш кичерәләр.

Җәй көне музей эшләре буенча Юскаевлар йортында булырга туры килде. Ишегалларына кергәч, чәчәкләр патшалыгына эләктемме, дип сүзсез калдым. Менә бүген дә, бөтен дөньяны кар каплаган вакытта, аларның өендә һаман да...

Подробнее...

Иҗат кичәсе уңышлы үтте

Ноябрь аеның ахыргы көннәрендә Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә үткәрелгән кичәләрдә булырга туры килде. Миңа, беренчедән, әйтер идем безнең татарлар өчен шундый әйбәт бинада очрашулар үзе бер бәйрәм булды. Икенчедән, кызыклы чыгышлар, танылган җырчыларыбызның җырлары һәркемгә дә күңелле, кызыклы дип, ышанам. Җәмилә Мирасова, Луиза Сөрмәтова башкарган җырларның сүзләрен тормыш иптәшем Сәгыйть Сагитов иҗат итүе миңа зур яңалык булды. Шулай ук Җәгъфәр Касыймовның юбилей концертында ишеткән «Пышны» авылы турында җырның сүзләрен Сәгыйть язган. «Пышны» авылы ансамбле өстәвенә шундый матур...

Подробнее...

Мамыктан уенчыклар

51-5Традицион мамыктан уенчыклар 100 ел элек барлыкка килгән. Һәм аларны ясау технологиясе шул вакыттан бирле үзгәрмәгән. Бу арзан, ватылмый торган уенчыкларның бит урынына киселгән рәсемнәр ябыштырып та була. Элек әнием белән әбием мамыктан сырган юрган теккәндә, без, кызлар, мамыктан курчаклар ясап, «Өй» уйный идек. Әни мичне балчык белән сылаганда, мин аннан балчык алып, аккошлар һәм җәнлекләр сыннарын ясап, киптерә идем дә, аларны рәхәтләнеп буйый идем.

Үз кулың белән ясаган уенчыкларны бүләк итеп бирергә була бит, ул бинаның оригиналь декорациясендә дә катнаша ала. Аларны Яңа ел чыршысының күзгә...

Подробнее...

Тубыллылар хәрбиләргә ярдәм итә

50-623 нче ноябрь көнне Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә мобилизацияләнүчеләргә багышлап теләү ашы үткәрелде һәм гуманитар ярдәм җыелды. Бу изге эшне шәһәрнең «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысова себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Вилдан Якупов белән бердәмлектә оештырдылар.

Коръән ашында хәрби бурычларын үтәргә киткән якташларыбызга иминлекләр теләп Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Төмән өлкәсе Казыят идарәсе рәисе Ибраһим хәзрәт Сухов бүгенге җиңел вакыт булмаганын истә тотып, диндә һәм тормышыбыздагы мөһим кагыйдәләрне искә алды: «Нинди генә сынаулар...

Подробнее...

Үпкәм юк үткәнгә

50-7Көн артыннан көн үтә тора. Үзебез картайсак та, йөрәгебез яшь булгач, сизмибез икән гомернең шулай узганын.

Безнең өчен кадерле Рәшидә Корман кызына 7 ноябрь көнне 85 яшь тулды.

Үпкәләмичә үткәнгә мин исемә төшерәм: кирәк чагында кырыс булган, иң усалларга мисал булган, түземле, хезмәт кешесе, хуҗабикә һәм тормыш иптәшенә терәк, балаларына сөекле әни булган Рәшидә апа.

Ул Аллаһыдан бирелгән сәләтле укытучы, тәҗрибәле белгеч, үз эшенең остазы. Зур белем туплаган, үзен бөтенләйгә яраткан эшенә багышлаган, талантлы, акыллы, сизгер, сабыр, анда бетмәс-төкәнмәс энергия. Фәнен яхшы белгән, таләпчән...

Подробнее...

“Җил-яңгыр тидерми үстерде”

Маһирә Вәлиуллина кышкы суык көннәрдә кояш яктысыдай дөньяга ямь биреп Ялутор шәһәренең Томилово районында Төхвәтулла белән Маһибәдәр гаиләсендә туа.

13 декабрь көнне тыл ветераны Маһирә Төхвәтулла кызына 95 яшь тула, бер гасырга якын гомер. Тирә-юньдә иң сөйкемле сигез баланың берсе булып үсә. Җиткән кыз булып үскәч, Галимулла исемле сабыр, батыр егет белән гаилә коралар.

«Әби белән бабай 8 бала үстерәләр. Шундый матур пардан әтиебез дөньяга килгән. Тик әтиебезнең гомере озын булмый, юл фаҗигасенә эләгеп яныбыздан мәңгелеккә китә. Без, ике кыз, әби кулында калабыз. Әбиебез –...

Подробнее...

Авылым язмышы

Түбән Тәүде районы, Ахман авылында булып йөрәгем әрнеде. Күргәннәрем мине гаҗәпләндерде: үз вакытында Ахманда клуб, китапханә, медпункт, мәктәп, хәтта кечкенә кибете дә бар иде. Халык тормыш болай дәвам итәчәк дип ышанып яшәде. Кызганычка каршы, барысы да юкка чыкты. Мәктәп урынында - җимерелгән йорт. Китапханә авылның икенче очында, хуҗасыз. Кибет тирәсен үлән баскан, ә Ахманка елгасы зур сазлыкка охшап калган. Дөрес, халык өчен атнага бер тапкыр булса да икмәк, колбаса һәм башка кирәкле әйберләрне китереп торалар.

Ахманлылар хезмәт сөючән, авыл язмышы өчен бик борчылалар. Элекке...

Подробнее...

Солдатларга җылылык

50-9«Гармония» хатын-кызлар клубы әгъзалары һәм Аслана китапханәсе укучылары «Солдатка җылылык тапшыру» акциясендә катнашалар.

Актив укучы Нурсания Бабшанова, хәтта, берцы да алып килде, ә хатын-кызлар солдатлар өчен җылы оекбашлар бәйли.

Хөрмәтле укытучыбыз, туган якны өйрәнүче тарихчы, Ялутор районының мактаулы гражданины Рафаэль Магжанов да читтә калмады, кибеттән солдатлар өчен җылы оекбашлар сатып алды.

Ә яшь укучылар солдатларга рәхмәт сүзләре язылган хатлар язалар.

Китапханәнең барлык битараф булмаган укучыларына һәм авыл халкына аларның игелеге һәм шәфкате өчен рәхмәт...

Подробнее...

Талымханда өлкәннәр көне

43-8«Борын-борын заманда бер явыз патша булган икән. Ул 70 яшькә җиткән кешеләрне, барыбер эшкә ярамыйлар дип, үтереп утырган», дип башланган «Зирәк карт» дигән татар халык әкияте искә төшә. Олы яшьтәге апалар, абыйлар, әбиләр, бабайлар, чәчләрегезне, мыекларыгызны чалга буясагыз да, куллар җыерчыкланып бетсә дә, сез барыбер безнең өчен бик кадерле, матур. Яшьләргә үрнәк, милләтебезне саклаучы, тормыш тәҗрибәсен туплаучы, тормышыбызга ямь өстәүче, нур бөркүче сез.

Талымхан авылы клубына концертка килгән әби-бабайларга балалар җылы сүзләр, матур җырлар, эчтәлекле шигырьләр бүләк иттеләр...

Подробнее...

Өйрәтү осталыгы уңышларга китерә

43-7Район, өлкә күләмендәге кул эшләре бәйгеләрендә Төмән районының Талымхан авылы уңганнары иҗат җимешләре дә еш очрый башлады. Оста башкарылган алар, күңел җылысы салынган. Бер бәйгедә 1 урын алган Руфилә Мәхмүтовадан бу сәләтләренең чишмә башы турында сораштым. Руфилә – күп балалы әни, укытучы. Өйдәге хезмәт тә исәпсез икәнлеге һәр хатын-кызга мәгълүм. Шул вакытта ул кул эшләренә өйрәнергә дә вакыт тапкан. Моңа, әлбәттә, 2021 елда январь аенда оешкан бәйләү түгәрәге сәбәпче булган.

Лена Юскаева җитәкчелегендә алар менә икенче ел инде бәйләү серләренә төшенәләр. Уңышлары да шактый. Балалар да теләп...

Подробнее...

Бәрәңге турында файдалы киңәшләр

Хуҗабикәләргә көндәлек тормышта кирәк булган киңәшләр тәкъдим итәбез.

* Бәрәңге боламыгына сөтне салкын килеш өстәмәгез, төсе ямьсезләнәчәк, каралачак. Аңа сөтнең кайнары гына туры килә.

* Пешкән бәрәңгене ыклау белән төймәгез, бәрәңге дә тигез төелмәс, ыклау да ярылыр. Моның өчен махсус төйгеч бар.

* Бәрәңге пешә торган кәстрюлгә суны күп салмагыз – ул бәрәңгене 1 см гына капласын.

* Кыздырылган бәрәңге әзерләгәндә тозны яртылаш әзер булганда салсагыз, яхшырак булыр.

* Искерә, картая башлаган бәрәңгене әзерләгәндә суына бераз шикәр өстәсәгез, тәмләнер.

* Пешкән...

Подробнее...

«Светофор»лар бәйлим

43-11Талымхан авылы клубында Лена Юскаева кул осталары өчен түгәрәк алып бара. Апаларга монда шәл, оекбашлар, дәстерхан, идәнгә түгәрәкләр, урындыкка җәймәләр, хәтта мунчала да бәйләргә өйрәтәләр. Клубка йөреп, мин дә идәнгә түгәрәк җәймә бәйләргә өйрәндем. Күрше апаларда күреп, аларның матурлыгына мин бик соклана идем. Полиэтилен «маечка» пакетларга икенче гомер бирү, алардан түгәрәк келәмнәр бәйләү минем өчен мавыктыргыч шөгыль булды.

Башта мин җәймәләрне төрле төстәге ак, сары, кызыл, яшел, күк пакетлардан бәйләдем, аларны «мозаика», «калейдоскоп» җәймәләре дип атадым. Соңыннан җиде...

Подробнее...

Олы югалту

“Бик матур алтын көз сәхрәләрендә
Көтмәгәндә килеп басты бу якка уңай,

Әкияттәгедәй чибәр, тырыш, көчле рухлы

Китеп тә барды, бар эшен барлап, шулай
”...

Бу чын күңелдән, йөрәктән чыккан ялкынлы сүзләр.

Бу көннәрдә Олы күл итәгендә яшәүче өч - Усак, Картавыл, Биек авылы халкы олы югалту кичерде.

73 нче яшендә Галия Салих кызы Абназырова көтмәгәндә мәңгелек дөньяга китте. Ул безнең якка матур көз көннәрендә балаларга белем бирергә килде. Шул көннәрдән бу көнгә кадәр үз миссиясен үтәп, ашыгып китеп тә барды... Искиткеч матур, кояшлы көннәр: бар урман, агачлар алтынга төренгән кебек...

Подробнее...

Хөрмәтнең төбе - хезмәт

30 сентябрьдә Кызылъяр клубында өлкәннәр көненә багышланган кичә уздырылды. Оештыручылар – Хәлилә Ибраһимова, Гөлфәрәм Аитова. Кичәне Хәлилә Тимергали кызы алып барды. Котлау сүзләре төптән уйланылган, күңелгә бик ятышлы. Кайсы гына өлкәдә хезмәт иткән булмасын, һәрберсенә тукталып, матур сүзләрен җиткерде. Сүз авыл хакимияте башлыгы Николай Брагинга, аннары мәктәп мөдире Лариса Федоровага, ветераннар советы рәисе Гөлфәрәм Аитовага бирелде. Өстәлләр мул ризык белән тулы - һәркем үзе белән пешереп алып килгән.

Юбилярлар Кәримә Абдразакова, Зөһрә Ибнеәминова, Нурания Ахметьева...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836