#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кайда син туган авылым?

Илебездә кайчандыр гөрләп торган авыллар урынында хәзер үлән баскан ташландык җирләр исәпсез. Кайчандыр аларда тормыш барган, крестьяннар икмәк үстергәннәр, терлек асраганнар, балалар тәрбияләгәннәр. Төрле сәбәпләр аркасында юкка чыккан ул авыллардан топографик картада исемнәр белән архив мәгълүматлары гына калган.

Бик үкенеч хәл авылларның юкка чыгуы. Бөек Ватан сугышы елларында халкы хөкүмәткә күпме икмәк, ит, сөт, агач һәм башкасын тапшырып, Җиңүне тизләткән аларның.

Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районындагы юкка чыккан авыллар турында кызыксынып, интернетка кердем. Андагы...

Подробнее...

Тархан авылыбыз гөрләп яши

Безнең авылда 4 мартта «Кыш озату» бәйрәмен үткәрделәр. Авыл хакимияте башлыгы Рәйсә Курмашева, ярдәмчесе Зөлфия Шарапова бик әзерләнгәннәр: карлар чистартылган, җәй көне кебек палаткалар утыртканнар. Урамда сәхнәдә артистлар җырлап-биеп торалар, кунаклар аларга кушылалар, берәүләр шашлыклар пешерәләр, икенчеләре сатыналар.

Авылда музей да ачылган. Аны Фәния Шарапова ачкан. Нәрсә генә юк анда?! 3 бүлмәдә төрле борынгы әйберләр урнаштырылган. Түрәләр күп килде. Без кунакларны баян-гармунда уйнап каршы алдык. Дус-туганнарны, танышларны күреп, сөйләшеп, күңелләр киңәеп кайттык. Рәхмәт...

Подробнее...

Үзем турында

14-8Мин Яркәү районы, Тархан авылында 1955 елда дөньяга килгән. Әтием белән әнием тыйнак, хөрмәтле, акыллы, ак күңелле кешеләр булганнар. Балачагым бик әйбәт үтте, ни теләсәм шуны кидем. Авылда кибеттә бернәрсә булмаган. Әти-әнием шәһәргә барып алынганнар.

Иркә үстем, әбием бөтен эшне үзе эшләгән, тәмле ашлар пешергән. Әтиемнең улы булмагач, мине үзе белән гел бергә йөрткән. Иртән кияүгә чыгып киттем, ике ел йөргән егетем мине урлап китте. 27 ел яшәдек, 2 кыз, 1 егет үстердек.

Өй төзедек, балалар кечкенә иде, әниемнәр еракта яшәмәгәч, кичен эштән соң балаларны аларга калдырып китәбез...

Подробнее...

Дусларда кунакта

14-9Төмән районында шаулап-гөрләп татар мәдәнияте көннәре үтте. 4 март көнне Салаирка поселогының мәдәният йортында үткән конкурста Винзили поселогының «Дуслык» клубы артистлары да катнаштылар.

Ә 12 нче март көнне «Дуслык» клубы артистлары һәм Муллаш авылыннан «Хәзинә» һәм «Ләйсән» җыр төркемнәре «Язгы моңнар» концерты белән Ямбай һәм Марай авылларына бардылар.

Ике авылда да артистларны бик шатланып каршы алдылар, куллары арыганчы алкышладылар.

Клуб хуҗалары безне татарларга гына хас булган тәмле чәйләр белән сыйладылар. Без аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ә артистларыбызга...

Подробнее...

Гражданская оборона, эвакуация населения, материальных и культурных ценностей в безопасные районы

ЭВАКУАЦИЯ – это комплекс мероприятий по организованному вывозу (выводу) населения, материальных

и культурных ценностей из зон возможных опасностей и их размещение в безопасных районах.

ЭВАКУАЦИОННЫЕ ОРГАНЫ создаются для планирования, подготовки и проведения эвакуации федеральными органами исполнительной власти, органами исполнительной власти субъектов Российской Федерации, органами местного самоуправления и организациями заблаговременно в мирное время.

ЧАСТИЧНАЯ ЭВАКУАЦИЯ проводится без нарушения действующих графиков работы транспорта; эвакуируются

нетрудоспособное и не...

Подробнее...

Сәләтле шәхесләр очрашты

13-315 март көнне Тубыл районы китапханәсендә көтелгән очрашу узды. Себер татар шагыйрәсе Галия апа Абайдуллина үзенең яңа чыккан китаплары, уй-фикерләре белән таныштырып китте. Без китапханәдә шагыйрәнең һәр китабы чыккан саен презентация үткәрәбез. Бу юлы килгән кунакларның Галия апа турында белемнәрен тикшереп карарга булдык. 3 кеше «Галия Абайдуллинаның иҗатын яхшы белүче» медален алды.

Кичәне Галия апа үзе чыгарган табышмаклардан башлап, шигырьләре белән таныштырды, кызыклы мәзәкләр сөйләп көлдерде. Туган телебезне саклап калу турында борчылды. Шагыйрәне яклап Россия рәссамнары...

Подробнее...

Җирле шагыйрә иҗаты

13-2Шигырьләрендә туган ягына, табигатенә, халкына дан җырлаучы Дилә Хәбибуллина Тубыл районы, Сетово авылында яши. Күптән түгел аның «Үсеңне усып пула ма» дип аталган шигырьләр җыентыгы чыкты. Шигырьләрен рус, әдәби татар һәм себер татар телләрендә иҗат итүче шагыйрә Тәпкен авылында туа. Лаемтамак мәктәбендә укыган чорында татар теле һәм әдәбияты дәресләрен Фәхрикамал апа Хәлилова укыта.

Бөтен күңеле белән татар мәдәниятенә, иҗатка тартылган Дилә Хәбибуллина Сетово клубы каршындагы «Ясмин» ансамблендә җырлый, шигырьләр иҗат итә. Үзе уңган, кунакчыл хуҗабикә гореф-гадәтләребезне саклап яши. Җәен...

Подробнее...

Талымхан авылы музейлары

13-4Авылыбызда музейлар икәү, берсе – 20 ел эшләүче мәктәп музее, икенчесе – яңа булдырылган йорт, өй музее. Мәктәп музеен башлангыч класслар укытучысы Тәслимә Мөхәмәдзянова җитәкли, ә мини-музей Шамил абый Юскаевның оныгы – 8 нче сыйныф укучысы Илдар Юскаев тырышлыгы белән нигезләнгән.

Хәзерге көндә лаеклы ялда булган Самад Мәхмүтов иске агач мәктәп бинасында беренче эш экспонатларын җыйган, ә яңа таш мәктәп салынгач, 2003 нче елдан 2013 нче елгача мин укучылар ярдәмендә яңа зур бүлмәдә музей бизәдем.

Мәктәп музее 2013 нче елдан статуслы, ә Илдарның өй музее бер бүлмә почмагында гына әле...

Подробнее...

Зур һәм тату гаилә башлыгы

12-9Минем хикәям Герой-ана, хезмәт ветераны Гөлфара Кашапова турында. Ул безнең Ишаир авылының иң өлкән хатын-кызы, 31 январьда аңа 85 яшь тулды.

Гөлфара апа Еланский авылында туып-үскән, аңа ике яшь тулгач, әнисе үлгән, әтисе фронтка киткән. Аны Гөлсем әбисе тәрбияләгән, ул балачактан ук курчаклар өчен киемнәр тегә, ә бишенче сыйныфтан үзе, дус кызлары өчен челтәрләр бәйли, күлмәкләр, итәкләр тегә. Хәзер дә, 85 яшенә карамастан, киемнәрне үзе тегә. 12 яшеннән өлкәннәр белән беррәттән кырда эшли.

1957 елда Ризван Кашаповка кияүгә чыга һәм шуннан бирле инде 65 ел безнең Ишаир авылында бергә яшиләр...

Подробнее...

Юбиляр Киндерле мәктәбе

12-81976 елны мәктәп директоры Фәһим Хәмидуллин җитәкчелегендә Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында таштан ике катлы яңа белем йорты төзелә башлый. Берничә ел элек Фәһим абыйдан (мәрхүм) шушы төзелеш турында сораган идек. «Миллионер» «Большевик» колхозы рәисе Социалистик хезмәт Герое Поликарп Прокопьевка кердем. «Поликарп Петрович, сугышкача төзелгән агач мәктәп искерде, яңаны салырга матди ярдәм күрсәтмәссезме?» - дип сорадым. Утырып сөйләштек, «Ярый!» - диде рәис. Ниһаять, 1978 елның 1 сентябрендә сигезьеллык яңа мәктәп бинасы укучыларын кабул итте», - дип сөйләгән иде Фәһим Шәрәфулла улы.

1980 елны шушы мәгариф...

Подробнее...

Әбиемнең сөйләгәннәре дәвамлы

Әңгәмәдәшем Сафура Атаева белән Канчәбер авылында яшәгән әбисе Майбадәр Янбаева турында язабыз. Ул бала вакытында Татарстан якларыннан Себергә җәяүләп килгән кешеләрнең берсе. Аның тормыш юлы меңләгән милләттәшләренең язмышы белән аваздаш, илебезнең күпьеллык тарихы белән үрелгән.

Майбадәр апа балаларына, оныкларына башларыннан үткән вакыйгаларга мөнәсәбәтләре турында сөйләп калдырган.

Яңа тормыш

Шул ук елны безне елга буендагы ике катлы сап-сары нараттан салынган өйгә чыгардылар. Якты, күп тәрәзәле, җылы. Өебезне...

Подробнее...

Туфрак начар булса...

Помидор үсентеләрегез тишелеп үсеп киткәндә яфраклары аксыл-яшел, тимгеллерәк була башлый икән, димәк, кибеттән алган җирнең әчелеге күп. Ә җир әче булгач, фосфор, кальций үзләштерелми. Үсемлек тиешле ашламаны алмый. Җирнең әчелеген киметү өчен 300 гр суга 2 аш кашыгы доломит оны кушып, яхшылап болгатырга һәм бер төпкә 3-4 аш кашыгы сибәргә кирәк.

Интернеттан

«Дуслык»ка - 10 яшь

10-921 февраль көнне Винзили поселогының «Вернисаж» ял итү йортында «Дуслык» татар клубының юбилей кичәсен үткәрдек.

2013 нче елда мин Винзили китапханәсендә эшли идем. Шул вакыт китапханә мөдире Надежда Рожицына миңа шундый киңәш бирде: «Винира Мусиевна, үзегезнең татар клубын оештырып җибәрсәгез бик әйбәт булыр иде», - диде.

Менә шулай итеп без үзебезнең клубны оештырдык, «Дуслык» дип исем куштык. Безгә китапханәдә үзебезгә эш бүлмәсе бирделәр. Клубның бурычы: бердәмлек, дуслык, татар халкының телен, гореф-гадәтләрен саклап калу, киләсе яшь буынга җиткерү.

2013 нче елдан 2021 нче елга кадәр безнең...

Подробнее...

Себер Болгары

Кайчандыр рус патшасына баш күтәргәннәрне сөргенгә җибәргән кебек, безне дә Себергә җибәрделәр. Талчыккан, хәлсезләнгән, йөзләгән чакрымнар үтеп, яңа җирләргә килеп җиттек без, күкрәк иркен сулыш алды, аяклар җиңеләеп китте. “Алтын” балыклы күл, җиләк, гөмбә, җәнлек тулы урман безне каршы алды.

Эчемнән ниндидер тавыш: “Үсәр, очар канатлар кабат үсәр, элеккедән дә көчлерәк, себер салкыннарыннан курыкмый торганнары, ачы җилләргә бирешми торганнары».

Язмышның миңа мәхәббәт хисе, ана шатлыгын, ак чәчле әби булганчы бер гасыр гомер, тыныч картлык, тагын бик күп нигъмәтләр әзерләп...

Подробнее...

Абдулла Алиш әкиятләренә сәяхәт

10-11Төмән районында халыкара туган тел көненә багышланган чараларның берсе – Талымхан авылында татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булды. Сугышчы язучы, Муса Җәлилнең фикердәше, иптәше булган Абдулла Алиш әкиятләре буенча сәяхәтне тәрбияче Тәнзилә Хәмитова белән олы тәрбияче Олеся Низямова үткәрделәр. Балалар бакчасында бу көн бәйрәм кебек үтте. Олы группа балалары балалар язучысы А.Алишның әкиятләренә йомгак ясады.

Өйрәнелгән һәр әкиятнең эчтәлеген, төп геройларын, тәрбияви әһәмиятен тагын кабатлап чыктылар. Сабыйларның психологик, физиологик үзенчәлекләрен күздә тотып, апалар...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836