#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тугыз авылында яңа мәчет

Бездә зур шатлык - Тугыз авылында кызыл кирпечтән яңа мәчет төзелде. Көмештәй нурлы ае, биек манарасы ерактан күренеп тора. Тугыз авылы астаналы, изге авыл. Тормыш алга бара, тугызлылар эшчән, хөр, тату, бердәм яшиләр. Күптән түгел юл төзелде, балалар ике катлы матур мәктәптә белем алалар, яңа өйләр төзелә. Халык күп мал асрый, яшелчә, бәрәңге утырта, балык тота, җиләк-җимеш җыеп, артыгын сатып, бернинди дә авырлыкларга бирешми яши. Соңгы елларда авылны 4 мәртәбә су алса да, чит авылларга күчеп китүчеләр булмады. Бу ташкын безнең өчен зур сынау булды, нәкъ менә 2016 нчы елның афәтеннән соң...

Подробнее...

Якты хыяллар тормышка ашты

18 май көнне Тубыл районы, Комарау (хәзер авыл юк) авылы җирендә алдан ук әзерлекләр башкарылып, изге эш оештырылды. Иң әһәмиятлесе, Төмән өлкәсе буенча таралган комараулылар зур теләк, шатлык белән катнашуларын белдереп җыелдылар.

Алдан ук көз көне авыл елгасы яр башында элекке авыл мәчете урынында 1,5 метр биеклектә истәлек билгесе куелды. Аны башкаруда оештыручылар Хафият Гафуров, хатыны Зөлхия Сәйфи кызы, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских иптәше белән, бу мәкаләнең авторы – мин, Фәрид Бакиев һ.б. авылдаш ир-атлар ярдәме зур булды.

Авыл халкы матди ярдәме белән булдырылган...

Подробнее...

Бакчадагы борча коңгызыннан ничек котылырга?

Борча коңгыз көл белән тәмәке тузаныннан курка. Аларның икесен бергә кушып, зыян күргән җимеш куак­ларына сибегез. Кара яки кызыл борыч та булыша, бергә кушып, шулай ук сибеп чыгыгыз. 2 литр суга 1,5 бал кашыгы 70 процентлы аш серкәсе (уксус) салып болгатыгыз. 10 литр суга бер тюбик теш пастасы салып болгатыгыз, 50 гр дегет сабынын да кушарга була. Бакча җиләгенә ияләшкән булсалар, теш порошогы да сибәргә мөмкин.

Tatar Today - татар яңалыклары.

Подробнее...

Шатландырдылар

Бөек Җиңү көнне һәйкәл янындагы әзерләнеп куелган эскәмияләргә утырып, “Киндерле кичләре” фольклор төркеме тарафыннан әзерләнгән татар концертын карап ял иттек. Бу төркемне исән чагында ветераннар советы рәисе Фәһим Хәмидуллин оештырган иде, җитәкчесе итеп Фәния Краморова билгеләнде. Хәзерге көндә Фәния төркемне дә, Фәһим эшен дә алып бара. Концертта катнашучыларның өсләрендә яшел солдат гимнастеркалары, пилоткалар, кара юбка, туфлиләр, киемнәре үзләренә килешеп тора – карап туймаслык. Шигырьләре, җырлары, Ильяс Әхтәриевның гармунда уйнавы безне, ветераннарны, авыл халкын...

Подробнее...

Нәсел җепләрен барлаганда

Хәтерләүдән курыкма, син,
Үткәнеңне онытма, син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.

Равил ФӘЙЗУЛЛИНА.

Әйе, шагыйрьнең сүзләре уйландыра, җанга үтеп керә һәм алар тирән мәгънәгә ия. Беләбезме соң без ерак бабайларыбызны, аларның тарихта калдырган эзләре безгә мәгълүмме?

Билгеле, якындагы әби-бабайларыбызны белмәдек түгел, белдек. Ерак җирләрдә яшәгән бабайларыбызны хәзер эзли башладык, чөнки хәзер интернет челтәре, ТНВ-Планета каналы, китаплар безгә ярдәмгә килде. Мәкаләмдә үземнең бабайларымны барлау турында...

Подробнее...

“Сулеймановские чтения - 2019”

КОМИТЕТ ПО ДЕЛАМ НАЦИОНАЛЬНОСТЕЙ, ДЕПАРТАМЕНТ ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ, ДЕПАРТАМЕНТ КУЛЬТУРЫ ТО, ФГАОУ ВО «ТГУ», ЦЕНТР ТЮРКОЛОГИИ, ГАУК «ТОНБ им. Д.И. МЕНДЕЛЕЕВА», РОО «НКА СИБИРСКИХ ТАТАР И ТАТАР ТО», ТРОО «КОНГРЕСС ТАТАР ТО», НКА СИБИРСКИХ ТАТАР Г. ТЮМЕНИ

Уважаемые коллеги!

Приглашаем вас принять участие в 22-й научно-практической конференции, посвященной памяти первого члена Союза писателей СССР Булата Сулейманова, 90-летию со дня рождения педагога и поэтессы Рашиды Занкиевой, 70-летию со дня рождения поэта и общественного деятеля Николая Шамсутдинова, 70-летию со дня рождения поэта Шауката...

Подробнее...

“Үлемсез полк”ка Ләчек халкы да кушылды

20-8Бөек Җиңү бәйрәменә әзерлекне Ләчек авылы халкы зиратны чистарту эшләре белән башладылар. 8 май көнне һәркем тырма-сәнәкләр күтәреп зиратка юл алдылар. Алар башта якыннары каберләрен рәткә китереп, чардуганнарын буядылар, ир-атлар череп ауарга торган агачларны кистеләр. Аннары авыл мулласы Исхак хәзрәт Сөләйманов зиратта ятучы мәрхүмнәр рухларына багышлап Коръән укыды, һәркем садака таратты.

9 май көнне ләчеклеләр соңгы елларда бәйрәмнең күркәм традициясенә әйләнгән “Үлемсез полк” хәрби-патриотик акциясенә чыгарга дип, сугышта катнашкан туганнарының истәлекле фотосурәтләрен кулларына...

Подробнее...

Укымышлы Ногмановлар гаиләсе

Икенче Вагай авылында туып-үскән кешеләр арасында игенчеләр, укытучылар, шагыйрьләр, табиблар, инженерлар, сатучылар һәм башка бик күп һөнәр ияләре бар. Аларның күпләре үз бәхетләрен туган авылларында тапканнар. Авылыбыздан еракта яшәгәннәре белән дә без горурланабыз.

Хәтер... Уйлар мине еракларга алып китеп, эчке хисләр, кичерешләр белән, өлкәннәрдән ишеткән вакыйгалар белән тоташтыра.

“Авылымның үткәне нинди булган, бездән алда кемнәр, ничек яшәгән?” – дигән сораулар мине бик кызыксындыра. Өлкәннәр сөйләгәннәре буенча, авыл халкы аучылык, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Аннары...

Подробнее...

“Кыз туганым”, исән бул!

Кайнатамның сеңлесе Халисә апа, ирен Ватан сугышына озатып, дүрт кыз бала белән кала. Әтиләре сугыштан кайтмый. Халисә апа кызлары белән Югары Тәүде чигендәге Камай авылында яши. Камай халкы бик тырыш, эшчән, булган халык, бер-берсенә ярдәм итеп авыр сугыш елларын үткәрәләр. Олы кызы Миңлеәсма Уфим авылыннан, Минсәйдә дә калышмый – Урманбаш (Ахман) авылы егетенә кияүгә чыга.

Сүз башым төпчек кызлары Сәкинә Ганеева бит. Ул апасында яшәп Ахман җидееллык мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Ләкин бу вакытта Камайдан халык тарала башлый: колхоз бетә, караучы булмагач, юллар да өзелә...

Подробнее...

Бер күрешү – үзе бер гомер

Тәңрегә мин зур рәхмәтлемен, Аның бирмеше белән 2018 нче елда ике шигырьләр җыентыгым - “Сораулар борчыйлар” (235 шигырь) һәм “Моңга манып шигырь язам” (132 шигырь) дөнья күрделәр. Укыганнар беләләрдер, алар арасында чиләре-пешмәгәннәре дә, тискәреләре-чәнечкелеләре дә, тел-дин-яшәеш-замана турында да бар. Мактауга лаек күренешләрне һәм шәхесләрне дә әһәмиятсез калдырмаска тырыштым. Күренекле шәхесебез Бәхтияр Агишев тәкъдиме белән, себер татар телендә үземнең “Мин – сугыш баласы” дип аталган автобиографик повестем март башында дөнья күрде.

Яз, яратып укыйбыз, диючеләр дә бар. Рауза...

Подробнее...

Тугыз авылындагы мәчетне төзеп бетерергә ярдәм кирәк!

Себер киңлекләрендә урнашкан Тугыз авылы 2015 елда дөньяга танылды. Ул елны авылның 3/4 өлеше су астында калды. Су эченнән мәчетнең балкыган манарасының фотосүрәте иң популяр булды. Төмән өлкәсе губернаторы шушы коточкыч афәтне үз күзләре белән карап киткәч, кирпечтән заманча мәчет һәм мәктәп төзетергә акча бүлеп бирде. Мәктәп бер елдан ачылды, мәчет дүрт ел дәвамында төзелде. Әмма, эчке эшләрен төзекләндерергә, җиһазларга финанслар юк. Шуңа күрә авылдан чыккан егет-кызларыбыз бүген счет ачып, кулдан килгәнчә ярдәм итә. 2015 елда бердәм булып Тугыз авылы халкына ярдәм күрсәткәнне халык...

Подробнее...

Китапка игътибар юнәлтеп

15-7Индрәй (Төмән районы) авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Китапханәгә кунакка” исемле дәрес үткәрелде. Кунакларны китапханәче Гөлнара Исмәгыйлова белән Убырлы карчык (Сөембикә Вәлишина) каршы алдылар. Алар сабыйларны кызыклы китаплар белән таныштырдылар. Уен рәвешендә үзләрен тоту кагыйдәләрен, китапларны куллану тәртипләрен төшендерделәр.

“Малайлар һәм кызлар монда китапларның зур һәм кечкенә, калын һәм нәзек булуларын күрделәр, яңа һәм иске китапларны чагыштырдылар. “Әкияти авыл” уенын уйнадылар. Уен барышында әкиятләрдән хайваннарны табарга кирәк...

Подробнее...

“Сагынычлы очрашулар”

15-6Безнең Түбән Тәүде районы, Чугунаево-Эске авыллары мәдәният йорты каршында татар үзешчән ансамбльләр оешмаган. Шуңа күрә җыр-моңга сагынып, килгән һәр иҗади коллективны зурлап каршы алабыз. 21 мартта Түбән Тәүде мәдәният йорты үзешчән артистлары “Сагынычлы очрашулар” исемле зур концерт белән килделәр. Программа “Зөбәрҗәт” татар җыры ансамбле чыгышларын тәшкил итте. Залда барлыгы 55 кеше җыелды. Ансамбльнең җитәкчесе Эльвира Голубева моңлы тавышы белән рус һәм татар телендә күп җырлар башкарды, ул бигрәк талантлы җырчы. Салават Мәүлетов, Алсу Аптрасакова, Зөһрә Краева, Сачилә Бәширова, Рузилә...

Подробнее...

Җырчының күңеле яшь була

14-11Тубыл районы, Абалак авылының “Иртеш моңнары” ансамбле җыр-моң яратучыларны җыйган, районда танылган ансамбльләрнең берсе. Бу ансамбль егерме елдан артык тамашачыларын яңадан–яңа җырлары белән шатландыра. Авылдагы бер генә дә бәйрәм, милли чаралар аларсыз үтми. Авыл халкының тормышын җанландырган, җырлары белән күңелләрен күтәргән ансамбль Сабантуйларда, татар мәдәнияте көннәрендә якташларының яраткан җырларын башкаралар. Алар Хуҗайлан авыл мәктәбендә узган чараларда да еш катнашалар. Авылда яшәүче тыл ветераннарын юбилейлары белән өйләренә барып котлаулары “Иртеш моңнары”ның матур...

Подробнее...

Репрессияләр=санкцияләр

14-9(Һәлак булучылар турында кайгылы истәлек)

Каен агачлыгында (Төмәннең 5 нче микрорайоны) “Бу территориядә 1937-1938 еллардагы репрессия корбаннары мәетләре ята” дигән язулы мәрмәр истәлекле билге – таш куелган. Көнчыгыш административ округы ветераннар советы планы буенча 13 ноябрьдә 42 нче урта мәктәбенең 10 класс укучылары өчен Политик репрессияләр корбаннары истәлеге көненә әңгәмә-экскурсия үткәрдем. Шул ук вакытта мондый максат эзәрлекләде: киләчәк буын дәүләтебезнең тормышында үткән куркыныч вакыйгалар турында белергә һәм исендә тотарга кирәк. Тарих яңадан кабатланмасын өчен хәтердә...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836