#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әбиемнең сөйләгәннәре дәвамлы

Әңгәмәдәшем Сафура Атаева белән Канчәбер авылында яшәгән әбисе Майбадәр Янбаева турында язабыз. Ул бала вакытында Татарстан якларыннан Себергә җәяүләп килгән кешеләрнең берсе. Аның тормыш юлы меңләгән милләттәшләренең язмышы белән аваздаш, илебезнең күпьеллык тарихы белән үрелгән.

Майбадәр апа балаларына, оныкларына башларыннан үткән вакыйгаларга мөнәсәбәтләре турында сөйләп калдырган.

Яңа тормыш

Шул ук елны безне елга буендагы ике катлы сап-сары нараттан салынган өйгә чыгардылар. Якты, күп тәрәзәле, җылы. Өебезне...

Подробнее...

Туфрак начар булса...

Помидор үсентеләрегез тишелеп үсеп киткәндә яфраклары аксыл-яшел, тимгеллерәк була башлый икән, димәк, кибеттән алган җирнең әчелеге күп. Ә җир әче булгач, фосфор, кальций үзләштерелми. Үсемлек тиешле ашламаны алмый. Җирнең әчелеген киметү өчен 300 гр суга 2 аш кашыгы доломит оны кушып, яхшылап болгатырга һәм бер төпкә 3-4 аш кашыгы сибәргә кирәк.

Интернеттан

«Дуслык»ка - 10 яшь

10-921 февраль көнне Винзили поселогының «Вернисаж» ял итү йортында «Дуслык» татар клубының юбилей кичәсен үткәрдек.

2013 нче елда мин Винзили китапханәсендә эшли идем. Шул вакыт китапханә мөдире Надежда Рожицына миңа шундый киңәш бирде: «Винира Мусиевна, үзегезнең татар клубын оештырып җибәрсәгез бик әйбәт булыр иде», - диде.

Менә шулай итеп без үзебезнең клубны оештырдык, «Дуслык» дип исем куштык. Безгә китапханәдә үзебезгә эш бүлмәсе бирделәр. Клубның бурычы: бердәмлек, дуслык, татар халкының телен, гореф-гадәтләрен саклап калу, киләсе яшь буынга җиткерү.

2013 нче елдан 2021 нче елга кадәр безнең...

Подробнее...

Себер Болгары

Кайчандыр рус патшасына баш күтәргәннәрне сөргенгә җибәргән кебек, безне дә Себергә җибәрделәр. Талчыккан, хәлсезләнгән, йөзләгән чакрымнар үтеп, яңа җирләргә килеп җиттек без, күкрәк иркен сулыш алды, аяклар җиңеләеп китте. “Алтын” балыклы күл, җиләк, гөмбә, җәнлек тулы урман безне каршы алды.

Эчемнән ниндидер тавыш: “Үсәр, очар канатлар кабат үсәр, элеккедән дә көчлерәк, себер салкыннарыннан курыкмый торганнары, ачы җилләргә бирешми торганнары».

Язмышның миңа мәхәббәт хисе, ана шатлыгын, ак чәчле әби булганчы бер гасыр гомер, тыныч картлык, тагын бик күп нигъмәтләр әзерләп...

Подробнее...

Абдулла Алиш әкиятләренә сәяхәт

10-11Төмән районында халыкара туган тел көненә багышланган чараларның берсе – Талымхан авылында татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары булды. Сугышчы язучы, Муса Җәлилнең фикердәше, иптәше булган Абдулла Алиш әкиятләре буенча сәяхәтне тәрбияче Тәнзилә Хәмитова белән олы тәрбияче Олеся Низямова үткәрделәр. Балалар бакчасында бу көн бәйрәм кебек үтте. Олы группа балалары балалар язучысы А.Алишның әкиятләренә йомгак ясады.

Өйрәнелгән һәр әкиятнең эчтәлеген, төп геройларын, тәрбияви әһәмиятен тагын кабатлап чыктылар. Сабыйларның психологик, физиологик үзенчәлекләрен күздә тотып, апалар...

Подробнее...

Моңлы һәм дәртле Себер моңнары

10-10«Төзүче» милләтләр мәдәнияте йортының татар бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова Төмән тамашачысын матур концерт программасы белән кабат сөендерде. Концерт өлкәдә барган татар мәдәнияте көннәре кысаларында узды. Моңлы курай тавышы белән башланып киткән чара «Себер моңнары» дип юкка гына аталмаган икән. Биредә шәһәрнең күренекле җырчылары һәм җыр-бию төркемнәре белән беррәттә яшь йолдызчыклар да чыгыш ясадылар. Чараны ике телдә Гөлнара Кәримова белән Хәлил Вагайлы алып бардылар.

Алар тамашачыларны бәйрәм белән котлап, күңелле ял теләделәр. Үзешчән шагыйрь артистларның һәрберсенә...

Подробнее...

Чын күңелдән рәхмәт белдерәбез

7-109 нчы февраль көнне Тубыл себер-татар мәдәният үзәгенең танылган җырчылары Вәчир авылына концерт белән килделәр. Бу кичәне оештыручы Рузалия апа Корманова ачып җибәрде. Концерт карарга килүчеләргә артистлар матур җырлар башкарып, Рузалия апа уеннар оештырып, оста сүзләр белән үрелеп барды. Уенда катнашкан апаларга «Бер күрешү - үзе бер гомер» дигән спектакльләренә түләүсез билет тапшырдылар.

Бу спектакль белән Казан шәһәрендә 2 нче урынны яулаганнар икән. Менә инде чыннан да «Бер күрешү - үзе бер гомер». Елына бер мәртәбә килеп, халыкны сөендереп, концертлар үткәрүләре бик шатландыра. Киләчәкләре...

Подробнее...

Очрашу урынын үзгәртеп булмый

7-9Түбән Тәүде районының Тарман авылында мәктәпне тәмамлаучылар очрашуы үтте. Бәйрәм чарасын Венера Масямова ярдәмчесе 8 сыйныф укучысы Алинә Касмалина белән алып бардылар. Ә сценарийны Гүзәл Мәчитова төзеде. Бәйрәм җылы, күңелгә ятышлы сүзләр белән башланып китте. Килгән кунакларны мәктәп директоры Наилә Айнитдинова сәламләде. Ул Россиядә 2023 елның Президент карары белән «Педагог һәм остаз елы» дип игълан ителүен әйтеп: «Бүгенге очрашу кичәсе «Педагог һәм остаз» елына багышланган беренче чарабыз», - диде һәм кунакларга укыган мәктәпләрен онытмаганнары, кайтып хәлләр белешеп торган өчен рәхмәт әйтеп, күтәренке кәеф, күңелле...

Подробнее...

Әбиемнең сөйләгәннәре

Каскара мәктәбендә укыткан Сафура Атаеваны очратып сөйләшкәндә «Яңарыш» газетасы турында сүз киткәч, миңа ул: «Рәйсә апа, миндә бик кызыклы, файдалы себер халкының тормышын чагылдырган материаллар бар - әбием Майбадәр Янбаева сөйләгән хәлләр. Тугыз яшьлек кызчык чагында Татарстаннан себергә җәяүләп килгәннәр. Шул вакыйгалар турында рәтләп язасым килә, булышыгыз әле миңа», - дип ялварды. Аның сөйләгәннәрен язарга булдым.

«Мин, Майбадәр Янбаева, татар кызы, 1883 елда Татарстанда туганмын. Осталыгым җитсә, башымнан үткәннәрне бәет итеп сөйләр идем. Бала чагымда ата-ана йортында...

Подробнее...

C 1 февраля правительство РФ проиндексировало социальные выплаты, пособия и компенсации на 11,9%

Работа ведется по поручению Президента.

Индексация распространяется на 46 различных мер.

Среди них ежемесячные денежные выплаты, которые получают инвалиды всех трех групп, участники ВОВ, ветераны боевых действий, чернобыльцы, Герои России.

Кроме того, индексация коснется ряда выплат семьям с детьми:

- материнский капитал на первого ребенка составит свыше 580 тыс. рублей;

- материнский капитал на второго и последующих детей (если ранее не получали выплаты на первого ребенка) – более 775 тыс. рублей;

- единовременное пособие при рождении ребенка увеличится до 22,9 тыс...

Подробнее...

Обучение бесплатное

Федеральная программа обучения по востребованным на региональном рынке труда профессиям реализуется в рамках нацпроекта «Демография»

Уже сейчас соискателям доступно более 60 образовательных программ, число которых будет увеличиваться. Получить новые знания смогут более 1 800 жителей Тюменской области. Обучаться можно как для трудоустройства по найму, так и для открытия собственного дела.

Федеральная программа обучения это дополнительная возможность повысить конкурентоспособность на рынке труда для отдельных категорий граждан. Стать участником проекта смогут граждане в возрасте 50...

Подробнее...

Юбилейлы туган көн

3-91942 нче елда 28 декабрь көнне Яркәү районы, Калым авылында Наилә исемле кыз дөньяга килә. Ул бик матур булып үсә. Мәктәпне тәмамлау белән Наилә апа колхозда сыер сава, ә аннары Төмәнгә килә. Ул төньяктагы буровой оешмасына пешекче кирәк дигән белдерү укый һәм шунда китеп, 4 ел пешекче эшләп, Төмәнгә кайта.

Наилә апаның абыйсы Винзили поселогында яши, ул аны үзенә чакыра. Шулай итеп Наилә апа Винзилига килә һәм хастаханәгә пешекче булып эшкә керә. Ике ел эшләгәч, балалар бүлегенә сестра-хозяйка булып күчә, биредә ул 20 ел эшли.

2000 нче елда лаеклы ялга чыга, әмма тагын 5 ел эшли...

Подробнее...

Усак якларына сәяхәт

Вагай районының Усак һәм башка авыллары турында, гомумән, саз якларының искиткеч матур табигате, тырыш, эшмәкәр кешеләре турында «Яңарыш» битләрендә укытучылар - Жануфа Абушева һәм мәрхүмә Галия Абназыйрова язмаларыннан белә идем. Шушы көннәрдә Ходай Тугыз авылыннан ары булган якларын да күреп кайтырга насыйп итте.

Сәбәбе: аралашкан дустыбыз Мөсәвәрәнең кызы Элеонора Усак авылы егете Данир Алишев белән матур гаилә корып, балалар үстереп шунда гомер итәләр икән. Юкса, гармунчы-баянчы, җырчы кияүне Мөсәвәрә дустыбызның 80 яшьлек юбилеенда Күбәк авылында бергә булып, яратып калган идек, чөнки...

Подробнее...

Узган елга күз салсак

3-13Тормыш дилбегәсен тартып чаба-чаба, вакытның җил кебек узып киткәнен сизми дә калганбыз. 2022 ел да менә галәм тарихында мәңгелеккә калды. Үткән көннәребез заяга узмаган дисәм, ялгыш булмас, чөнки безнең Сәел авылыбызда барлык календарь һәм дини бәйрәмнәрне үткәреп торабыз. Беренчедән, авылыбызда иман нурын чәчеп торган Аллаһы йорты бар. Яшь булуына карамастан, имам вазифасын җиренә җиткереп Равис хәзрәт Мулюков башкара.

Матур, моңлы, йөрәктән чыккан көчле тавышы белән намазга чакыруы, вәгазьләр сөйләве, күпне белүе сөендерә, җанга рәхәтлек бирә. Мәчетебезне чорнап алган тимер рәшәткәләрен...

Подробнее...

Польша өчен һәлак булган

600 мең Совет солдаты Польшаны фашистлардан азат итүдә һәлак булды. Аларның берсе – Абил Бәширов. Аның фамилиясе Төмәннең Хәтер мәйданындагы стендта язылган. Озак еллар туганнары Абил Бәшировны 1945 елның 15 январенда Польшаның Домбровка өчен вафат булган дип уйлыйлар. Ата-анасына килгән үлгән кәгазе моны дәлилли. Егетнең карт әтисе фатир ала һәм үлгәненче шунда яши. Бүгенге көндә сугышта үлгән абыйсын исендә тоткан Әбделхәмит Бәшировның оныгы Наилә Әхтәм кызы исән. Ул Абил Әбделхәмит улын туганнары онытмасыннар өчен бөтен көчен куя.

Батырларча һәлак булган егеттән берни калмый: ни...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836