#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күңелле ял кичәсе

“Ләйсән” күп профильле үзәгендә хатын-кызлар өчен бик күңелле ял кичәсе үтте. Мин анда дус кызларым белән бардым.

Уңайлы, матур бизәлгән, күңелле музыка уйнаган залда тәмле ашлар тулы өстәлләр артында үзәкнең җитәкчесе Фәридә Сәгадәтдин кызы Бабина һәркемне елмаеп, тәмле сүзләр белән каршы алды. Бәйрәмне кызыклы, рәхәтләнеп ял итәрлек итеп алып барды. Һәркемгә ошады. Төрле конкурслар үтте, җыр-биюләр башкарылды. Татар җырларын бик яраттык. Кунаклар күп булса да, беркем дә моңсуланып утырмады.

Фәридә ханым, киләсе ял кичәсе 1 апрельдә - Көлке көнендә булачак, дигәч, анда да килербез...

Подробнее...

Районым белән горурланам

Түбән Тәүде район үзәге белән Чугунаево авылы арасы 39 чакрым. Түбән Тәүде авылына төрле йомыш белән еш барырга туры килә. Ул искиткеч матур, чиста, заманча төзек авыл. Автовокзал бинасы кызыл кирпечтән ясалган, ерактан ук мәһабәт булып күренеп тора. “Магнит” (икенчесе төзелә), “Монетка”, “Бәхетле Сибирия”, “Универмаг” кибетләре эшли. Ашханәдә Советлар чорыннан калган рецепт буенча тәмле итеп котлет һәм бәрәңге боламыгы (пюре) пешерәләр, андыйны башка җирдә очратмассың. Авыл урамнары буенча пассажирларны автобуслар йөртеп тора. Өч катлы яңа йортлар тезелешкән һәм башкасы. Түбән Тәүде яшәү...

Подробнее...

Халыкны хәтер яшәтә

Миңа бу мәкаләне язарга газетадан Роза Хәкимованың “Хәтер һичкайчан сүнми” мәкаләсен (№-52, 2018 ел) укыгач, күңелемдә зур этәргеч булды. Нигә соң шундый тарихи истәлекне яшь буынга мирас итеп калдырмаска?!

Минем дәү абыем Рәфыйк (әниемнең абыйсы) “Сугышка кадәр Төмәндә атаклы баянчылар нәселе – Бәшировлар һәм Шәяхмәтовлар бар иде”, - дип әйтә иде.

Ике зур нәсел – атаклы татар баянчылары тарихын яшь буынга җиткерү - безнең бурычыбыз. Бәшировлар нәселе, аларның сугыш каһарманнары, эш осталары турында Наилә Әхтәм кызы Бәширова (Аппасова) архивында бик кадерле истәлекләр саклана. Аларны...

Подробнее...

Төрле хәлләр була

Шәһәрдә яшәгәч, транспортта, кибеттә, эшкә барганда юлда, поликлиникада һәм башка урыннарда төрле хәлләргә очрыйсың. Һәр җирдә игътибарлы, гадел, уяу булырга кирәктер. Төрле кешеләр бар: яхшылары күбрәк булуы шатландыра.

Мәсәлән, 2018 елның җәендә 50 лет Октября урамында Эльдорадо кибете янында тукталышта торам, “Автоколонна 1228” районынача бара торган автобусны көтәм. Көн эссе, киосктан пластик шешәдә чәй алдым да, килгән автобусыма утырып киттем. Транспортка миннән соң велосипед тотып спорт киемле бер егет керде. Үзе нык тирләгән. Автобуста кеше күп түгел иде, егет велосипедын стенага...

Подробнее...

“Рәхмәтлемен сезгә”

10-112018 елда Зур Акъяр авылында яшәгән өч гаиләнең гомер бәйрәмнәре: Кәримов һәм Таштимировларның - 60, Хәмидуллиннарның 50 еллыклары булып үтте. Зур Акъяр авылында мәдәният йорты хезмәткәре: Ачилә Сагидуллина һәм ветераннар советы рәисе Зөлфирә Сергеева тарафыннан музыкаль кичә оештырылды. Көйле-җырлы котлауларда Владимир Федоренко, Майсәрә Соловьева, Галимә Вәлеева, Ачилә Сагидуллина, Фирдания Ихсанова катнаштылар. Альбина Бикмеева оештырган балалар коллективы үзләренең биюләрен бүләк иттеләр.

Аппаратура белән яшь егет - Алексей Евин җитәкчелек итте. Червишево авыл хакимияте белгече...

Подробнее...

Татар халкының чын улы

10-12Төмән өлкәсендә үткәрелгән татар мәдәнияте көннәрендә без халкыбызның күренекле кешеләрен искә алабыз. Шундыйларның берсе – легендар геолог Илдус Мөхәмәтхәир улы Ибраһимов. Ул бу елның январь аенда арабыздан китте.

Аның хезмәт кенәгәсендә “Эшкә алырга” һәм “Лаеклы ялга китү сәбәпле эштән китте” дигән язулар гына тора. Талантлы геолог үз Ватанына тугры хезмәт итә. Экспедиция партиясенең начальнигы буларак, төрле шартларда эшләргә туры килә: салкыннарда, юлсыз чебен-черкиле сазлыкларда, кайчак азык-төлексез вакытларны да кичерергә туры килә аңа.

Илдус Хәир улы Төмәннең Яңавылында күп...

Подробнее...

Беренче ярдәм ялгышлары

Җәрәхәткә йод яки яшел су сөртү. Теләсә нинди спиртлы препарат (йод, яшел су) җәрәхәтнең химик пешүенә китерә. Нәтиҗәдә җәрәхәтләнгән урын озаграк төзәлә. Яраны йогышсызландыру өчен водород перекисе, хлоргексидин яхшы. Йод һәм яшел су вак җәрәхәтләргә генә ярый. Анысында да җәрәхәт тирәсенә генә сөртәләр

Өшегән урынны уу. Суыкта озак булганда, колак, борын, куллар өшергә мөмкин. Беренче эш итеп ул урынны уа башлыйлар.

Бу — ялгыш. Туңганда кан тамырлары спазмы барлыкка килә, бу урында кан әйләнеше начарлана, кан тамырларының сыгылмалылыгы кими. Уып, капиллярларга зыян китерү...

Подробнее...

Апабыз мәңгелек йортына күчте

19 февраль көнне якын туганыбыз Фәүзия Фәйзулла кызы Фәйзуллинаны мәңгелек йортына озаттылар.

Кадерлебез Фәүзия апам авылыбызның беренче укытучылары Фәйзуллиннар династиясенең иң кече әгъзасы. Үзеннән олы 3 апасы: Кафия, Айсылу, Бану апалары укытучы булгач, Фәүзия апам да Тубыл педтехникумына укырга бара. Педтехникумны уңышлы тәмамлагач, кулына бирелгән юллама белән Вагай районы, Сопра авылы мәктәбендә эшли. Беренче карлыгач – шагыйребез Булат Сөләймановны укыта. Зураеп, егет булып үсеп җиткәч, рәхмәтле укучы яраткан укытучысын эзләп, Хуҗайланга килүе минем хәтер капчыгымда әле дә...

Подробнее...

Ак биләү һәм кәфенлек

“...Әнкәй мине туу белән
Ак биләүгә биләгән.
Ак биләүләргә биләгән,
Бишек җыры көйләгән...”

Халкыбызның гореф–гадәтләре җанга якын. Бала туып, исем атаумы, сөннәт туемы, бер–берсен сөйгән ике яшьнең никах туемы – барысы да бик матур, җанга ятышлы үтә. Һәрберсендә ислам дине кануннары, йөрәкләрне тынычландыра торган Коръән сүрәләре. Тормыш бит ул шулай матур һәм шатлыклы гына бармый: яшен яшәгән, ашын ашаган кеше көннәрнең берендә җир йөзеннән мәңгелеккә китеп бара. Бу туган-тумачалар өчен зур кайгы. Әмма мәетне соңгы юлга матур итеп озатырга да кирәк.

30 елдан артык Төмән...

Подробнее...

Авылым урамы

Туган авылым түгел, яшәгән авылым. Күпме сер бу исемдә, бай тарихлы, ә эчендә – урамнары, йортлары. Авыл тирәсендә Мокыц, Майкамал, Комай, Партизан, Мишә куаклары... Кырлары, Иртеш, Тирмән, Болак елгалары, елга, күл тамаклары, косыклы урманнары. Урманыбызда – Сәйдулла, Урман, Ыслан, Корманак кырлары. Урман эчендә Бугай сазы. Кечкенә чакта елгаяк елган Цәпкә ярбашы, ерынцак һ.б.

Мәктәп. Мәчет. Кибетләр. Медицина пункты. Клуб. Авылыбызда яшәгән халкым...

Кая карасам да, җирдә матурлык, ә без шушы җирдә туып-үстек, яшәдек, эшләдек, балалар үстердек.

Гомер дигән пар ат...

Подробнее...

Ул бик актив кеше

6-4Кешене эш түгел, эшне кеше бизи, диләр. Бу бик дөрес сүзләр. Вагай районы, Икенче Вагай авылында бөтен гомерен балаларга белем бирү, тәрбия эшенә багышлаган ветеран укытучы, сыйныфташым, яшьтәшем, бергә уйнап үскән авылдашым, коллегам һәм шулай ук “Яңарыш” газетасына төрле мәкаләләр язучы Суфия Кашшаф кызы Бакиеваның 11 февраль көнне юбилейлы туган көне - аңа 70 яшь тула.

Беркем дә аңа бу яшьне бирмәс: хәзер ул Тубыл шәһәренә чаба, озак та үтми Сургут шәһәренә юл ала. Күптән түгел сыйныфташы Нурия ханым белән Казан шәһәрендә булып кайттылар, я булмаса авылда бала-оныклары белә...

Подробнее...

Построим мечеть вместе!

Проводится сбор пожертвований на строительство Тюменской областной соборной мечети

История России зиждется на дружбе и братстве ее народов. Многие века мечети и православные храмы, синагоги и костелы соседствовали друг с другом. В единстве народов слава и сила нашей Родины.

Для объединения всех верующих мусульман региона воздвигается главная мечеть Тюменской области.

Обширный храмовый комплекс, спроектированный в монументальном восточном стиле, расположится на территории «Рабочего поселка» (в конце улицы Республики) и станет самой большой мечетью в Тюменской области. Новый «Дом...

Подробнее...

Үткән гасырдан кайтаваз

“Огненная душа” дигән клуб әгъзалары алдында Белгород өлкәсе, Яковлево районы, Ямское авылы тирәсендә тарихи казыну, эзләнү эшләре барышында иң каты һава сугышы булган җирдә бәреп төшерелгән самолетларның агрегат номерларын табу бурычы куела. Нәтиҗәдә, 2018 елның 11 август көнендә, бомбага тотучы Пе-2 самолетының агрегат номерын табалар. Соңыннан самолетның экипажы билгеле була: летчик Евгений Жижко (Украина), штурман Александр Степанов (Белорусь), радист-укчы – якташыбыз, авылдашым, Түбән Тәүде районы (элекке Велижан районы), Эске авылы егете Әхмәт Тимербулатов.

Бөек Ватан сугышында...

Подробнее...

Мәскәү өчен сугышу

(1941 елның 30 сентябре – 1942 елның 20 апреле)

Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылыннан һәлак булалар: Сәхабетдин Баһаветдинов, Гайнетдин Галямов (1942 елның февралендә).

Яралана: Миндубай Шакиров.

Катнашалар: Зарифҗан Батталов, Габдрәхим Биктаһиров.

Сугышта хәбәрсез югалалар:

Хикмәтулла Абдерахманов (1943 елның июнендә), Шәйхетдин Борһанов (1944 елның сентябрендә), Сабирҗан Баһаветдинов (1942 елның ноябрендә), Гыйльмулла Гайфуллин (1942 елның сентябрендә), Мифтах Гыйльфанов (1942 елның ноябрендә), Галимулла Гобәйдуллин (1942 елны), Мәүлетгәрәй Латыйпов (1943 елны), Бәдретдин Низаметдинов...

Подробнее...

Февраль салкыннарына таба

Төмән–Тубыл трактында төзекләндерү эшләре дәвам ителеп, юл 4 полосалы булачак дигән хәбәр Төмән өлкәсендә яшәгән халыкны бик шатландырды. Суалчан кебек боргаланып сузылган юл турайтылып, ара кыскара да төшкән әле. Чынлап та, бу юл өчен күпме көч һәм акча түгелгән. Хәзер инде Төмәннән Тубылга 3 сәгатьтә барып җитеп була. Ә 1950 елларда бу араны 3 көндә үтеп була иде. Ә яңгырлы көннәрдә ул юллар трактор да үтә алмаслык боткага әйләнә иде. Мосафирлар авылларда туктап, ял итеп узганнар. Яңгырлы, салкын, пычрак көннәрдә учак ягып җылынучылар да аз булмаган. Хәзерге юл Иевлево, Караульный Яр...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836