#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Авыл тормышы һәм табиблары

1-6Тарихта, кеше тормышында эзләрен калдырып, аккан сулар кебек кире кайтмый торган төрле вакыйгалар белән ел артыннан еллар агымсудай ага гына.

1988 елда Маслау авылында зур шатлык булып, 2 катлы яңа мәктәп ачылган иде. 40 еллыгына авыл халкы өчен борчулар белән 40ка якын укучы гына булганлыктан ябылды да. Әлегә 2 укытучысы белән башлангыч класслар гына калган.

Алардан тыш буш йортны 10 хезмәткәр саклый: җылыталар, карыйлар. Мәктәптә эшләргә дип, Маслау авылына минем дә күчеп килүемә 1 февральгә 40 ел тулган булыр иде.

1989 елда авылда яңа медпункт салынды. Зур яңа мәдәният йорты да ачылып эшләп киткән...

Подробнее...

Урман кызы

1-8Яркәү районы, Рәгес авылында туып-үскән, хәзерге көндә Каскара авылында яшәүче хезмәте белән хөрмәткә, мактауга лаек булган туганыбыз, дустыбыз Әлфия Әкбәр кызы Тимканова ачык йөзле, ягымлы, кешегә ярдәмчел, искиткеч тыйнак укытучы. Өч бала анасы, бер оныкчыгы бар. Ул бәхетле ана һәм әби. Аның тырышлыгы белән горурланырга була. Өенә керсәң: үз кулы белән әзерләнгән азык-төлек, кура тулы хайваннар, ит-сөт ризыклары. Аның балалары да хезмәт сөючән, бер йодрык булып, бер-берсен хөрмәтләп, ярдәм итеп яшиләр. Иҗат эшләрен дә алып барды, Каскара мәдәният йортында татар бүлеге җитәкчесе булып...

Подробнее...

Тамашачылар рәхмәтле

52-7Быел клуб хезмәткәрләренә ярдәм итүчеләр активлыгы зур булды. Россиянең Мактаулы укытучысы Гөлнура Давыт кызы Фәйзуллина һәм аның ярдәмчесе Рәисә Таштимер кызы Сафиуллина “Яшь йөрәкләр!” ветераннар ансамбле белән берлектә, үз теләкләре белән, бик тә эчтәлекле, күңелләрдә уелып калырлык кызыклы “Үткәннәр сагындыра” кичәсен үткәрделәр.

Элекке талантлы авылдашларның кичке уен, кичәләрдә сәхнәдән тамаша итүләрен, чыгышларын ачыклап искә алдылар.

Рәис Сәитчабаров авылда унга якын гармунчы булуын, дүрт-биш ир-егетнең сәхнәдә матур көйләр уйнап, авылдашларны сөендерүләрен сөйләп...

Подробнее...

Аларның гомерләре тауларда өзелде

52-9Быел җәй ахырында Исәт районының Югары Егәнле мәктәбендә Чечен сугышында һәлак булган якташларыбыз Юрий Фомин һәм Ринат Рәхмәтуллин хөрмәтенә мемориал такта ачылды.

Юра белән Ринат бала чакларыннан дус булдылар. Икесе дә гади авыл балалары, аралашып, хезмәт сөеп үстеләр.

Юра – гаиләдә өч баланың уртанчысы, спорт белән шөгыльләнә, мәктәптән район ярышларына йөри. Армия хезмәтеннән соң туган авылына кайтып гаиләсенә булышу турында хыяллана. Әнисе Нурия Таштимер кызы улын Чечняга җибәргәннәрен аның дустыннан белә.

Грозный шәһәрендә блокпостта, безнең техниканың колоннасын каплауда...

Подробнее...

Көчле рухлы ямбайлылар

52-8Ямбай хакимиятендә инвалидлар оешмасы бар. Алар ел әйләнәсендә актив эш башкаралар. Җитәкчеләре Вәлия Курманова белән бергәләшеп төрле чаралар оештыралар, район, өлкә күләмендәге бәйгеләрдә еш катнашалар.

Ел башыннан календарь, дини бәйрәмнәрне бергәләшеп билгеләп үтәргә тырышалар. Кышны озату, “Алтын көз” кебек чаралар да читтә калмыйлар. Әле кул эшләре, аш-су әзерләү, йорт тирәсенең матурлыгы буенча бәйгеләр дә үтә. Башка авылларга концертлар белән дә, төрле җирләргә экскурсияләргә дә баралар.

“Малцын” ансамбле белән Талымхан авылына Мәүлет бәйрәменә барганнар. Илнара Рамазанова...

Подробнее...

Хәтер һичкайчан сүнми

Төмән шәһәренең Хәтер мәйданында стендларның берсендә Абил Хәмит улы Бәширов (1925 елда туган) исеме бар. Ул 1945 елның январь аенда Польша шәһәрендә һәлак булган. Совет солдатларының каберләрен вәхшиләрчә мыскыллауларын ишетсәң, йөрәкләр әрни. Алар Польша җирен азат итү өчен үз гомерләрен бирәләр.

Абил Хәмит улы Яркәү районы, Югары Биктәр авылында туган. Биш яшендә туган йортыннан куылып, репрессиягә эләккән гаиләсе белән Яркәү районын аркылыга-буйга үтә. Ул йорт хәзер Тубыл районы, Байкалово авылында тора.

Яшүсмер Абил сугыш елларының беренче көннәрендә “Механик” заводында...

Подробнее...

25 ноябрь – Әниләр көне

Төмән районы, Ямбай урта мәктәбенең 4 «А» сыйныф укучылары әниләре турында язалар

Минем әниемнең исеме Әлфия Вәлеева, аңа 30 яшь. Ул парикмахер булып Ямбайда эшли. Минем өчен әнием – дөньядагы иң матур кеше. Аның күзләре коңгырт төстә, кап-кара керфекләр белән сызылган.

Мин әниемне бик яратам, чөнки минем өчен аннан да кадерле кеше юк. Безне гел кайгыртып торучы, кечкенә генә шатлыгыбызны да зур итеп күрә белүче - әни. Ул әтиемне, сеңлемне, мине һәм песиебез Томны бертигез ярата. Әниебез безнең өчен үрнәк, бик оста ашарга пешерә. Дөньяда аның ризыгыннан иң тәмлесе юктыр. Без әниләребезне...

Подробнее...

Хатирәләр яңарту кичәсендә

47-9Аслана авылы китапханәсендә Комсомол оешмасының 100 еллыгы уңаеннан “Комсомол – ул яшь кенә түгел! Комсомол – ул минем язмышым” дигән әдәби-музыкаль кичә узды. Ул Советлар Союзы Гимны белән башланып китте. Чараны китапханәче һәм оештыручы буларак, мин һәм ветераннар советы рәисе Зәйтүнә Мирхәлилова алып бардык. Тамашачылар башта әлеге датага багышланган китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Аннары комсомолның илебезнең социаль-экономик үсешенә керткән зур өлешен, Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгын, сугыштан соң илебезне торгызу эшләрендәге фидакарь хезмәтен һәм ВЛКСМ оешмасының...

Подробнее...

Мәктәп кишәрлегендәге “Авыл хуҗалыгы”

47-102017 елның язында Муллаш урта мәктәбенең укытучылар коллективы, ата-аналар һәм укучылар “Ачык һавада яшел лабораторияләр” Төмән районы проектында катнаштылар. Проект кысаларында мәктәпнең тәҗрибә кишәрлегендә этно-мәдәни компонентлы “Авыл хуҗалыгы” барлыкка килде. Аның төп үзенчәлеге - яшелчәләр исеме татар һәм рус телләрендә языла. 2017-2018 уку елында 4 проект өстендә эш алып барылды. “Күңелле чуалчык” дип аталган төркемдә О.Гәрәева мәктәпкә хәтле яшьтәге (3-4 яшьлекләр) балалар белән матур чәчәкләр үстерделәр.

“Бикә-кәбестә” Л.Бикбаева 5-6 яшьлек балалар белән кәбестә үстереп...

Подробнее...

Кайда туган – шунда кирәккән

25-9Бу көннәрдә Миннебаевлар токымының горурлыгы булган Минзәки Миншакир улына 80 яшь тулды. Туганнары, күрше-дусларының котлауларын ул бик сөенеп үз өендә кабул итте. Намуслы хезмәт юлын искә төшереп һәм юбилярга ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомер теләп Аслана авылы ветераннар советы рәисе Зәйтүнә Мирхәлилова, якын туганнары – Фәнисә Миннебаева, Миләүшә Хәмидуллина, Равилә Дәүләтшина, Мөршидә Зиганшина чыгыш ясап, бүләкләр тапшырдылар. Аларга рәхмәтен белдереп Минзәки Миншакир улы: “Сезнең җылы сүзләрегездән йөрәгем дөп-дөп килде, мине шулай зурлаган өчен Ходай үзегезне дә зурласын”, -...

Подробнее...

Исеме онытылмый

25-825 июньдә милли җанлы, киң күңелле, шәфкатьле, күренекле врач-онколог, медицина фәннәре докторы, профессор Әхәт Хәлим улы Сабировка бары тик 60 яшь кенә тулган булыр иде. Аның безнең арабыздан китүенә 4нче ел инде.

Төмән районының Шыкча авылында туып-үскән егет бала чагыннан ук медицина белән киләчәген бәйлисен белеп үсә. Иң элек әбисенә булыша, аның үләннәр белән дәвалавын күңеленә сеңдерә. Аннары мәктәптә зур тырышлык белән укый. 12 тиенлек дәфтәр һәм ручка тотып Төмән медицина институтына укырга керергә килә.

Сочинение, рус теле, биология буенча имтиханнары “бишле”гә тапшырылса...

Подробнее...

Авылда өмә ясадык

2 июнь көнне Яркәү районындагы Ваңгы авылында бик яхшы эш - өмә уздырылды.Иртә белән сәгать 9да клуб ишек алдына халык жыела башлады, музыка яңгырый, кешеләр шау-гөр киләләр, әйтерсең лә, бер олы бәйрәм көтелә. Халык күп җыелды, эш мәчетнең ишек алдын чистартудан башланды. Техникалары булган 15 ир-ат трактор, машиналары белән чыктылар, калган ирләр һәм хатын-кызлар пычкы, балта, тырмалар, көрәкләр тотып килгәннәр. Хәтта өлкән яшьтәге пенсионерлар да хәлләреннән килгәнчә катнаштылар, күрше авылдан килеп булышучылар да булды.

Чөнки 23 июнь көнне авылдашлар белән очрашу чарасы булачак...

Подробнее...

Туганлык җепләрен саклаучы

Язмам мәрхүмнәр Карыйбулла абый белән Мафруза апа Насыйровларның кече уллары Илнат турында бара. Олы уллары Вил гаиләсе белән Ульяновск өлкәсендә, уртанчылары Азат һәм Илнат Төмәндә яшиләр. Арада туган җанлы Илнат туганнарын барлап, чит җирләрдә яшәүчеләренең хәлләрен белешеп тора, вафат булганнарын туган авылларына алып кайтып әти-әниләре яткан зиратта җирли.

Барлык туган-тумачаларын чакырып Коръән укытып, ашларын уздыра. Күптән түгел әтисенең Ишимда яшәүче 90 яшен тутырган бертуганы - Нурулла абыйны вафат булгач, туган авылы Киндерлегә алып кайтып, дини йолаларын үтәп...

Подробнее...

Хәерле очрашу булсын

Бу көннәрдә Ямбай авылында Хәмзә Кормановның кызы Ләйсән Хөрмәтуллина белән очрашырга мөмкинлек булды. Мин Хәмзә белән күп еллар бергә хезмәт иттем. Ул яхшы күңелле, тәртипле, югары әхлаклы, күркәм гадәтле, эшендә тырыш, югары белемле егет иде. Шуның өчен дә аны комсомол оешмасы секретаре итеп куйдылар. Аңа нинди эш бирсәң дә, ул эшне төбенә җиткереп эшләде. Кыскача әйтсәк, уңган, алга омтылган хезмәткәр. Әнисе Латыйфа апа, Мәҗит, Марат абыйлары, Бибинур апасы белән дә таныш идем. Бер сөйләшүебездә Хәмзә миңа: “Абый, өйләнергә уйлыйм, туема барасыңмы?“ – диде. Мин: ”Чакырсаң, әлбәттә, барам!”...

Подробнее...

“Оясында ни күргән”…

Балаларының ел ашын үткәрергә үз йортына җыелган онык кызлары - Асия, Зилә, Гөлназ, Резидә, Динара Усмановалар нәфис гәүдәләренә сыланып торган озын күлмәктән, башларына йөзләрен генә ачык калдырган яулыкта кунакларны татар телендә ачык йөз белән каршы алып тордылар.

Барысының да гаиләсендә чын татар мохите – балаларын үз телләрендә сөйләшеп үстерәләр.

Иң олылары Рәүф белән Дания. Рәүф бөтен гомерен руль артында үткәрә, эшендә дәрәҗәсе зур, гел мактауда. “Липовый остров” җәмгыятендә агачтан матур итеп йорт, мунча салдылар, тавыклар, кәҗә асрыйлар. Буш вакытта кызлары булышалар. Дания...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836