Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Телне пелү – оллы пәгыт”

9-17Күптән түгел Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә Россия Федерациясе мәгарифенең мактаулы хезмәткәре, хезмәт ветераны, шагыйрә Галия Абайдуллинаның “Телне пелү - оллы пәгыт” дип аталган иҗат кичәсе үтте. Оештыручылары – Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге, Төмән өлкәсе себер татарларының һәм “Себер татарлар” Төмән шәһәре милли-мәдәни автономияләре. Чарага җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрәнең каләмдәшләре, иҗатын яратучылар, укучылары, дуслары, туганнары җыелдылар. Залның нәкъ уртасында Галия Төхвәтулла кызының бастырылган 14 китабыннан күргәзмә төзелгән. Очрашуны үзәк хезмәткәре Зөлфинә Минибаева...

Подробнее...

Рәхмәтлемен

Хөрмәтле дусларым, шигърият яратучылар! Барыгызга да зур рәхмәтлемен: иҗат кичәсен оештыручы себертатар язучылар союзы рәисе Клара ханым Кучковскаяга, башкаручы һәм әзерләүче Төмән татар мәдәният үзәге хезмәткәре Зөлфинә Минибаевага, себер татарларын һәрдаим агартып, яңартып шигырьләремне бастырып торучы “Яңарыш”ка, безне Мәскәүгә таныттырган Вәлимә ханым Ташкаловага, себер татарлары өчен янып эшләүче Максим Сагидуллинга, биш китабымның редакторы Клим Садыйковка, Рауза Садыйковага һәм тыйнак кына хезмәтемне бәяләп, матур, эчтәлекле мәкаләләр язучы Римма Умитбаевага, Клара Кутумовага, Рәшидә...

Подробнее...

Истәлекләр

Быел 15нче этномәдәни компонентлы мәктәп 100 еллыгын каршылый. Ветеран укытучыларның, күп еллар мәктәптә хезмәт иткән, бүген инде мәрхүм булган якташларыбызның якты хатирәләре мәктәп музеенда саклана. Бүген «Яңарыш» укучыларына икесен тәкъдим итәбез.

Мин - Мәхмүҗамал Шәрәфетдин кызы Ташбулатова (Сәитова), 1934 елны Тубыл шәһәренең 15нче татар мәктәбенә укырга кердем. Мәктәп директоры атказанган укытучы Мөхәммәтулла Нимаш улы Урамаев, завуч Мифтах абый Алеев иде. Казан университетыннан химия һәм биология укытучысы булып Зыя абый Фәссәхов килде. Ул зур, тирән белемле, грамоталы һөнәр иясе иде...

Подробнее...

Яшьләрне кызганам

7-10“Яңарыш” газетасының 4 санында Наилә Сафиуллинаның “Ни өчен үзеңә кул салдың?” дигән мәкаләсен укыганнан соң уйландым. Миңа хәзерге яшьләр кызганыч. Төрле фаҗигаләр аркасында рәтләп яшәп тә өлгермичән, күпләр дөньядан китәләр, ичмасам.

Бездә булган кызганыч хәл турында язам. Хәсән Хөсәен улы Ниязовка 81 яшь. Тормыш иптәшенең вафат булуына инде 11 ел вакыт узды. 6 балалары хәзер үз көннәре белән аерым яшиләр. Хәсән абыйга мин кереп йөрим: мунчасына ут кертәм, өендә розеткаларны алыштырам. Спутник антеннасын ялгыш борып куя, мин кереп ясыйм, ничек кулланырга кирәклеген күрсәтәм.

Бик әйбәт, гадел...

Подробнее...

Шигъриятебез

Менә тагын бер ел үтеп тә китте. Ел ахырында без, шигырь белән мавыгучы адәмнәр, аз гына булса да нәтиҗә ясап карыйк. “Әдәби Төмән” оешмасы ел буенча күп җыелмаса да, Аллага шөкер”, “Яңарыш” редакциясенә шигырьләр даими рәвештә килеп торалар. Мин инде шул оешма рәисе буларак, кайсы очракта килгән шигырьләрне укып чыгарга тырышам. Яңа исемнәр эзләп, яңа яза башлаган каләмдәшләргә үзләренә генә атап, кечерәк кенә рецензия шикелле хатлар да җибәрәбез. Галия апа Абайдуллина миңа аталган шигырендә дөрес язган:

Себер татары шагыйре,...

Подробнее...

Изге җанлы якыннарыма багышладым

Минем әнием Сәгыйдә Миңлеәхмәт кызы Төньяк Урал тавы итәгендә Бисерле исемле елга ярындагы Гайна авылында 4нче бала булып дөньяга аваз сала. Әнисе Мөнҗиян ятимлектә, бабасы тәрбиясендә үсә. Әниемнең әтисе Миңлеәхмәт тә үги әни белән үсә. Унсигез яшен тутыргач үги әнисе аңа ике литрлы савытка бодай тутырып, кулына икмәк тоттырып олы тормыш юлына чыгарып җибәрә. Охшаш язмышлы ике ятимгә никах укыйлар һәм бабасының иске йортында яңа гаилә тормыш юлын башлый. Яшьләр армый-талмый эшлиләр, озак та үтми яңа йорт төзеп чыгалар. 1905нче елны аларның беренче уллары туа, аннары бер-бер артлы тагын ике...

Подробнее...

“Беркайчан да тап төшермәбез сезнең горур исемгә”

5-319 январьда Исәт урта мәктәбендә тантаналы рәвештә “Рәхимгәрәй Ильяс улы Алимбаевны искә алу көне” уздырылды. 2018нче елның 12 январенда Рәхимгәрәй Ильяс улына 90 яшь тулган булыр иде. Искә алырга җыелганнар арасында иң якыннары – бала- оныклары, дуслары, хезмәттәшләре һәм кунаклар булдылар. Һәрберсе дә үзләренең күңелләрендәге җылы хисләре белән уртаклашып, Рәхимгәрәй Ильяс улының нинди киң, ачык күңелле, хезмәт сөючән кеше булганы турында сөйләделәр. Рәхимгәрәй Ильяс улы күп балалы крестьян гаиләсендә туа.

Сугыш чоры балаларының балачаклары бик кыска була дигәндәй, аның да хезмәт...

Подробнее...

Кайнанам турында җылы сүзләр

Еллар сизелми генә үтә икән. Мин үзем дә инде улымны олы тормыш юлына озаткан кайнана, оныгымның әбисе. Иптәшем Ибәтулланың әнисен якын күреп, Маслау авылыннан Пушнашка хәлен белешеп еш барып кайтабыз. Каенанамның яраткан бәлешләрен пешерәбез, мунча ягып, ял итеп, сөйләшеп утыруларны бер нәрсә белән чагыштырып булмый. Бу утырулар, сөйләшүләр - үзе бер гомер, дип әйтер идем. Иптәшем туган нигезе, әниебез яшәгән йортның ишек алдындагы карны көри, өйгә утын ташый, йорт алды эшләрен башкара. Каенанам гомер буе сатучы булып хезмәт итте, халык белән аралашучан кеше булды. Аның киңәшләре, җылы...

Подробнее...

Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбенең 100 еллык юбилеена таба

Мәктәп еллары, яраткан укытучылары турында хатирәләр һәркемнең күңелендә сакланадыр.

Тубыл татар 15нче урта мәктәбе үзенең укучылары өчен бик югары урында тора. ХХ гасырның беренче яртысында, дөресе, октябрь аенда 1919 елны дүрт еллык Нариманов исемендәге татар мәктәбе ачыла.

1925 елда дүрт еллыктан ул җидееллык (Н.К.Крупская исемендәге) татар-башкорт мәктәбенә әйләнә.

1931 елны ул (татар авылларыннан килгән балалар өчен) 15нче татар урта мәктәбе исемен ала. Шул вакыттан бүгенге көнгә кадәр мәктәп яши һәм бик югары күрсәткечләр белән Төмән өлкәсе мәктәпләре арасында күренекле урын...

Подробнее...

Дускаемның язмышы

3-8Тормыш, яшәешеңдә ихлас, эчкерсез якын дустың булу зур бәхет дип уйлыйм. Ул синең киңәшчең, сердәшең, кирәк чакта ярдәмчең, шатлык-кайгыларыңны уртаклашучы да. 59 ел бер-беребезне югалтмый, дуслык җепләрен өзмичә, туганнан да якын итүче Төмән шәһәрендә яшәүче Сара Әхмәткәрим кызы Ильясова Ялутор районы, Сәел авылында туып-үскән. Безгә Канчәбер авылында очрашырга туры килде. Мин юллама белән мәктәпкә укытучы булып бардым, ә Сара авыл китапханәсендә эшли иде. Авылда яшьләр күп, клубта кичке уеннар, концерт кую – күңелле яшьлек еллары. Күрәсең, яшьлек елларыбыз онытылмас хатирәләр булып...

Подробнее...

Юрмы мәктәбенең узган елдагы уңышлары

Юрмы мәктәбе, Закир Закиров 34 ел директор вазифасын үтәгән чорда, Вагай районы буенча алдынгылар рәтендә булды. Укыту-тәрбия эшенең югары дәрәҗәдә алып барылуы һәм башка юнәлешләрдәге хезмәт нәтиҗәсе: ике мәртәбә өлкә күчмә Кызыл байрак тапшырыла, ике дистә еллап мәктәпне яңа уку елына әзерлекне куелган таләпләрне төгәл үтәве буенча беренчеләрдән саналды.

Хәзерге көндә Гүзәл Гайсина мәктәп җитәкчесе. Аның белән берничә мәртәбә очрашып, мәктәп коллективының үткән елгы хезмәт нәтиҗәләре, уңышлары белән кызыксындым. Иң мөһиме: 11нче сыйныф укучылары район мәктәпләре арасында БДИны рус...

Подробнее...

Тынгысыз җанлы ветеран

2-52017нче елның соңгы көннәрендә Ялутор районы, Бумаер авылында яшәүче Зоха апа Исхакова үзенең чиста, җыйнак йортында колач җәеп, ачык йөз, тәмле сүз һәм бай табыннар әзерләп кунаклар каршылады. Чөнки ул үзенең 90 яшьлек юбилеена туганнарын, авылдашларын чакырган иде. Туган көне белән котларга дип район, авыл хакимиятеннән дә вәкилләр килеп зур бүләкләр тапшырдылар. Ике улы, киленнәре, оныгы олы ихтирамнарын белдереп, җылы теләкләрен җиткерделәр. Кызы Мөнирә әнисенә багышлап шигырь язган, йөрәк җылысы, рәхмәт сүзләре белән сугарылган иҗат җимешен укыганда якыннарының күзләрендә бәхет яшьләре...

Подробнее...

Юбилей кичәсе дә үтеп китте

Вакыт үтеп, еллар тиз арада узып китә икән. Менә инде лаеклы ялга чыгып, 11 ел ял итәм. Ноябрь аенда мәдәният йортыбызда Әниләр көненә, “Чишмә” ансамбленең 10 еллыгына багышланган зур концерт үткәрделәр. Ялга чыгып та өлгермәдем, ветераннар оешмасы җитәкчесе вазифасын миңа тапшырдылар. Яшь әбиләр, яшьтәшләрем белән ансамбль оештырырга уйладым. Ял итәргә ирек бирмичә Нурия Хәсәнова, Тимербикә Дәминованың моңлы матур тавышларын халыкка тыңлатасым килде. Наҗияф Тузмөхәммәтова үзенең көчле тавышы белән ансамбльгә көч бирә. “Чишмә” группасы дип исем бирелде. Хәзер инде безгә яшьләр Нурзия...

Подробнее...

Картлык

Яшь вакытта картлык бик еракта
Килеп җитмәс кебек күренә.
Картаюдан курыкмый бит кеше
Һаман алга таба үрелә.

Мин дә шулай үрелә-үрелә 80 яшькә килеп җиткәнемне сизми дә калдым. Юбилей шаулап-гөрләп үтеп тә китте. Балаларым, оныкларым, сеңлем Венераның балалары барысы да ерак юлны якынайтып килеп, юбилейны бик яхшы, күңелле үткәрделәр. Горурланып, шатланып утырдым. Медальләр дә әзерләгәннәр. Һәрберсе сүз алып котладылар, биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Хәлил белән Венераның кечкенә оныгы каушамыйча сәнгатьле итеп шигырь сөйләде. Уй-хәсрәтләрем, авыру-сырхауларым бетеп, яңадан...

Подробнее...

Юрмы мәктәбенең үткәннәре

Юрмы авылында башлангыч мәктәп 1922нче елны гына ачыла, чөнки авыл кечкенә, халкы аз була. Юрмыдан биш чакрым ераклыкта Әшле авылы урнашкан. Элек-электән Әшледә бик тырыш, хезмәт сөючән халык яшәгән. Революциягә кадәр үз көчләре белән мәчет һәм мәдрәсә корып, белем һәм дини тәрбия алганнар. Яңа власть урнашкач, мәдрәсәне ябалар, мәчетне җимерәләр. Халыкның күпчелеге җирле, күлле Юрмы авылына күчә.

Юрмыда яңа ачылган совет мәктәбенең беренче укытучысы Сәбах абый Моратов була. Ул ике авыл балаларын укыта. Гаит абый Гаитов 1930-1937нче елларда балалар укытучысы, халык арасында агитатор...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836