#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Милли кул эшләрен торгызучылар

44-6Тубыл шәһәрендә түбәтәйләр, калфаклар тегүчеләр, чигүчеләр бармак белән генә санарлык: өлкән яшьтәге хезмәт ветераны Хәмидә апа Урамаева, Фәүрия Ниязова, Гөлшат Нуретдинова, өлкәбездә танылган читекче Шәйдулла Хәмидуллин. Ул регионара бәйгеләрдә катнашып җиңү яулаган оста. Шәйдулла агымдагы елда Мәскәүдәге “Царицыно” дәүләт тыюлыгында узган “Рус кыры” регионара славян халыклары мәдәнияте фестивалендә милли читекләрен, калфакларын, сараучларын күрсәтеп Мактау грамотасы белән бүләкләнеп кайтты. Шәһәр күләмендә узган мәдәни чараларда катнашкан Әлфия Тляушева (рәсемдә) теккән, чиккән...

Подробнее...

Тубылда авыл хуҗалыгы ярминкәсе гөрләде

44-5Бу чара район хакимияте җитәкчелегендә ел саен шәһәрнең “Северный” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда үткәрелә. Көзге уңыш ярминкәсендә быел катнашучыларның саны тагы да күбрәк булды. Бирегә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, фермерлар, зур булмаган хуҗалыкларында хезмәт итүчеләр дә үзләре җитештергән продукцияләрен алып килгәннәр. Тырыш, уңган эшмәкәрләр ит, сөт, каймак, йорт куяннары, каз, үрдәк түшкәләрен тәкъдим иттеләр. Кибетләрдә сатылган ризыкларның бәяләре белән чагыштырганда монда бәяләр дә түбән һәм сайлап алырга мөмкинлек булды.

Хуҗаларның кайберләре өлкән яшьтәге сатып алучыларга...

Подробнее...

Дөреслек хәтере - хәтер хакыйкате

44-4Тубыл районы, Вәчир авыл китапханәсендә политик репрессия корбаннарына багышланган чара уздырылды. Чарага махсус кунаклар – тыл ветераны Кәбирә Мифтах кызы Барсукова, авыл ветераннар советы рәисе Гөлфара Шәрифулла кызы Азанова, социаль эшләр буенча белгеч Мөхәррәмә Нияз кызы Хисаметдинова, тарих укытучысы Әскәр Нияз улы Айдуллин һәм мәктәп китапханәчесе Вәгыйзә Тимерали кызы Айдуллина чакырылганнар иде. Килүчеләр башта “Дөреслек хәтере – хәтер хакыйкате” дип аталган күргәзмә белән таныштылар. Биредә әлеге авыр чорны чагылдырган төрле мәгълүмат чыганаклары һәм репрессияләнгән авылдашлары...

Подробнее...

Өлкәннәргә дәрес бирелде

40-7Октябрь ае башында һәркемнең йөрәгенә аеруча җылылык тудыра торган Халыкара өлкәннәр көне бар. Ул бәйрәмне лаеклы ялга чыккан һәрбер кеше көтеп аладыр. Шул уңайдан, төрле җирдә бәйрәмнәр оештырыла, ә очрашу-күрешүләр үзе бер истәлек булып күңел түрләрендә саклана. Шундый күрешү мизгелләрен сагынып, күңелле чараларда катнашу өмет-хыяллары белән, алдан игълан ителгәнчә, Индрәй авылының абруйлы әби-бабайлары иртә белән мәктәп бинасына юнәлделәр. Бәйрәмчә киенгән кадерле кунакларны якты йөз, котлау сүзләре белән укытучы апалар каршы алдылар, тамаша үтә торган җиргә озатып...

Подробнее...

Хөрмәт итеп

40-8Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Тубыл себер татар мәдәният үзәгендә 30 сентябрьдә һәм 1 нче октябрьдә бәйрәм чаралары узды.

Тормыш юлларында зур сынаулар узган, лаеклы ялда булган, бүген дә җәмәгать эшләрендә катнашып, татар үзәгендә ел дәвамында күп мәртәбә булган якташларыбыз хөрмәтенә матур концерт программасы оештырылды. Тамашачыларны хөрмәт итеп бәйрәм белән мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева котлады, җылы теләкләрен юллады. Татар мәдәниятен торгызуда зур өлеш кертүче хезмәт ветераннарына рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм концертында яшь, талантлы үзешчән...

Подробнее...

Талымханда бәйрәм

29 сентябрь көнне Талымхан авылы мәдәният йортында өлкәннәр көненә карата чәй табыны янында “Буыннар чылбыры” дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде. Кичәгә Талымхан авылы һәм Төмән шәһәрендә эшләп лаеклы ялга чыккан, бүгенге көндә авылыбызда көн күрүче өлкәннәребез чакырылды. Каскара җирле хакимият җитәкчесе И.В.Капылов һәм “Ясень-Агро” авыл хуҗалыгы оешмасы урынбасары В.А.Федоров бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен җиткерделәр, сәламәтлек, якыннарының күңел җылысын тоеп яшәүләрен һәм шатлык тулы озын гомер итүләрен теләделәр.

- Кадерлеләрдән кадерлерәк, сөйкемлеләрдән сөйкемлерәк...

Подробнее...

Патриотлар һәм хыянәтчеләр

Газетаның 25нче санында басылган “Патриотлар һәм хыянәтчеләр” дип аталган мәкаләмдә Көнбатыш фронтның 43нче армиясе 17нче укчы дивизия рядовое Солтан Алиш улы Садыйковның һәм шул ук 43нче армиянең 17нче дивизия командиры полковник Петр Сергеевич Козловның язмышлары Мәскәүне саклау юлларында, Тарутино өчен барган сугышларда, тирән көз көнендә бергә үрелә дип язган идем. Мәкаләмнең дәвамында кемнәрнең патриот, кемнәрнең хыянәтче булуы ачык күренә:

Г.К.Жуков приказының “1.Отходить с занимаемого рубежа до 23.10 ещё раз категорически запрещаю. 2. ... 17 дивизию, 53 дивизию заставить...

Подробнее...

Икмәкне зурлыйк, ихтирам итик!

Бу көннәрдә икмәк турында интернетка куелган фоторәсемле хәбәр шаккатырды. Төмәннең Монтажников урамында ниндидер адәм актыклары күп кенә икмәктән юл уртасында чүплек ясаганнар. Шуның кадәр күп икмәкне ыргытырга кемнең кулы күтәрелде икән? Төрү кәгазьләрендә “Железнодорожный хлеб” дигән язу күренә. Шәһәр кешеләре таң калып рәсем астына комментарийлар биргәннәр. Берәү сәүдә челтәре ыргытты микән, дип шик белдергән. Икмәкне хайваннарга төяп китәргә теләүчеләр дә табылган.

Икмәк – иң бөек азык. Аны шулай мәсхәрә итүчеләр нинди юл белән кибет киштәләренә килүен белмиләрдер. Крестьянның...

Подробнее...

Сазъякларга очу проблемалары

29-11Төмән өлкәсенең берничә районына керүче сазъяк авылларына, Тубыл аэропортыннан АН-2 самолеты очуы беркемгә дә сер түгел. Әмма, ул вакытлыча гына. Быел май урталарыннан оча башлады, ә октябрьнең 30ы соңгы рейс була. Аннан соң алар шәһәрдән өзеләләр. Күпме вакытка икәнлеге билгесез, кайчан сазлыклар яхшылап ката, шуннан соң гына машиналар йөри башлый. Кайсы елларда яңа елдан соң гына юллар ачыла.

Җирле халыкның тилмереп көтеп торган бердәнбер самолеты атнасына 2 рейс йөри, бу халык өчен бик аз. Бигрәк тә Тубыл районы, Лаемтамак авылына, аңа тагын Вәрмәкле, Тәпкен авыллары пассажирлары...

Подробнее...

45 елдан соң очрашу

29-9Без, 1972нче елгы чыгарылыш класс укучылары, 1нче июль көнне очрашу кичәсе оештырдык. Без биш ел саен очрашып торабыз.

Бу юлы да Кремль янында җыелышып истәлеккә фоторәсемгә төштек, Губернский музеена экскурсиягә бардык, 430 еллыгын билгеләгән шәһәребезнең тарихы белән таныштык.

Бигрәк тә безне, өлкән яшьтә булуларына карамастан, очрашуга килгән укытучыларыбыз куандырды. Алар без үткәргән һәрбер чараларда катнаштылар.

5нче һәм 6нчы сыйныфларда укыткан класс җитәкчебез Мәдинә Хәбибулла кызы Касыймова, яшь булуына карамастан, безне әниләрчә кабул итте. Тыйнак, озын чәчле...

Подробнее...

Хатирәләр

Сәкинә Нотфуллинаның 16 июньдә басылган “Язмыш кешене төрлечә сыный” язмасы миңа Аслана мәктәбендә укыган елларны искә төшерде.

1949 елны Ямбай мәктәбе җидееллык кына иде, без Аслана мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, 10 еллыкка әйләнде. Сигезенче сыйныфка бик күпләп барсак та, 3 егет, 3 кыз укып чыктык, калганнарыбыз бер генә ел укыдылар да, Ямбай мәктәбе 10 еллыкка әйләнгәч, укуларын анда дәвам иттеләр. Ул елларны өлкә буенча ун еллык Аслана мәктәбе генә иде, шуның өчен өлкәдәге күп татар авылларыннан – Шыкча, Ямбай, Карбан, Кортъегән, Канчәбер, Исәт, Тәрсәк, Сәел, Явызбы, Талмы...

Подробнее...

Авылның Яңарышы

25-8Россия көне бәйрәме алдыннан Вагай районы, Катангуй авылында беренче мәртәбә Авыл көне үткәрелде. Бәйрәмне оештыру мәшәкатьләрен Сәгыйдә Бикбаулова һәм активлар төркеме үз өсләренә алдылар, аларга Дубровинский авыл хакимиятенең мәдәният хезмәткәрләре дә ярдәм иттеләр.

Бу шатлыклы бәйрәм белән авыл халкын Дубровинский авыл хакимияте башлыгы Евгений Дубровский, Юлдаши авылы мәчете имамы Измаил хәзрәт һәм Тугыз мәчете имамы Рәмис әфәнде тәбрикләделәр.

Авыл халкы бердәм булып, бәйрәмне үткәрер өчен акча җыеп, уеннарда катнашучыларга призлар, авылның хөрмәтле өлкәннәренә бүләкләр...

Подробнее...

Россия көне - Шыкчада

25-6Төмән районы, Шыкча авылында Россия бәйрәме митингтан башланды. Биредә губернатор В.Якушевның котлавын укыдылар, шулай ук авыл хакимияте башлыгы Р.Әминов, ветераннар советы рәисе Р.Алеев, мәктәп директоры Г.Кәримова, авыл думасы депутатлары Н.Шәрипов, Р.Әфлетунова тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясадылар.

Авыл халкына һәм кунакларга концерт программасы тәкъдим ителде.

“Шытыр-Шатыр” балалар фольклор төркеме, А.Кәримова, И.Габдуллина (җитәкчеләре Г.Габдуллин), “Дрим” хоры (Л.Будякина) үзләренең чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр. Л.Хәйруллина, Г.Колчакова, Л.Гафурова, И.Кирилова...

Подробнее...

Соңгы кыңгырау

25-7Күптән түгел безнең мәктәптә соңгы кыңгырау шалтырады. Бирегә килеп, чыгарылыш класс укучыларына сокланып, мин дә үзебезне укыткан хөрмәтле укытучыларыбызны исемә төшердем.

Кайчандыр безнең өчен дә соңгы кыңгырау шалтыраган иде. Яз... Мәктәп бакчасында алмагачлар һәм сиреньнәр шау чәчәк аткан вакыт. Элек без укытучыларыбызга букет сатып алмый идек, ә алма, сирень чәчәкләре бүләк итә идек. Безне дә алар шулай ук олы тормыш юлына озатканнар иде.

Өзлексез педагогик хезмәтләре аркылы артта калган илебезне грамоталы илгә әверелдерүдә, Бөек Ватан сугышыннан соң җимерелгән илне...

Подробнее...

Галия Сагитуллина

23-6(1931 – 2017)

1 июнь көнне Төмән районы, Индрәй авылы халкы зур югалту кичерде - 85 яшендә хөрмәтле тыл, педагогик хезмәт ветераны, авыл музее директоры, ветераннар советы председателе Галия Хәмзә кызы Сагитуллина арабыздан мәңгелеккә китте.

Галия Сагитуллина 1931 елның 20 июнендә Тубыл шәһәрендә дөньяга килә. Төрле мәктәпләрдә 7 класс белем алып, татар педучилищесында, пединститутта укый. Хезмәт юлын 1949 елда Яркәү районының Яңа Кәешкүл мәктәбеннән башлый.

Аннары Вагай районының Рәнчек (1957), Карагай (1959) мәктәпләрендә директор була, 1969 елда Тазовск районына китеп эшләп...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836