#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сыналган, әмма сынмаган буын

20-6Гөлфара Шиһап кызы Кашапова 1938нче елны Көмешле авылында туа. Әнисе Айникамал апа 1940нчы елны дөнья куя. Бөек Ватан сугышы башланган 1941нче елны Гөлфараның әтисе Шиһап абый фронтка китә. Өч яшендәге кыз өлкән яшьтәге Гөлсем әбисе кулында кала. Балачак елларын искә алып: ”Сугыш чоры балалары күп михнәт күрде. Әбием авыл хатын-кызлары белән көне-төне колхозда эшләде. Мине, күз алдында булсын өчендер, эшкә бергә алып бара иде. Авыр хезмәтне безнең буын кече вакытларыннан белеп үстеләр. Без сугыш чорын җиңеп, авырлыкларга бирешмичә үскән кешеләр”, - дип әңгәмәбезне башлады...

Подробнее...

Тарихны онытырга ярамый

Кулга “Яңарыш” газетасын алсам, Азат абыйны искә алмый булмый. Якуб абый Зәнкиевның “Иртеш таңнары” китабы басылып чыккан вакыт. Газетада аның “Кайчыколак” китабы редакциядә сатыла, дигән белдерү күреп, кызыксынып алырга киттем. Азат абый җылы йөз белән, елмаеп каршы алды. Исәнлек-саулыкны, авыл хәлләрен сорашты, газетаны яздыруыбызны белеште. Өйгә кайтсам, инәкәү дә, хатыным да язылып куйган – ике газета килде. Барыбыз да бик яратып укыйбыз.

Минем бер үпкәм бар: мәкаләләрдә авылларның тарихын белмәүдән исемнәрен язганда ялгышлыклар китә. Гел безнең авыл “Түреавыл” дип языла, ә...

Подробнее...

Кыю күлнең суы ага торыр

18-5Һәр авылның истәлекле урыннары, сагынып сөйләрлек мөхтәрәм кешеләре була. Тубыл районының куе урманнар, сазлык, күл-елгалар белән камалып алынган Күкрәнде авылының да тарихы кызыксынырлык. Авылдан ерак түгел сары табан балыгына бай күлне, мәсәлән, “Сары балыклы” дип атаганнар, усак агачлары белән уратып алынган, юлчыларның юлын бүлеп интектергән түбән җирне “Аусак уй” дип йөрткәннәр, ә авылны “олы җир” белән бәйләгән зур булмаган төпсез һәм ләмле күлне “Кыю күл” дип әйткәннәр. Аннан авыл халкы су эчкән, балык тоткан. Тормыш шулай күлнең суы кебек әкрен генә ага торыр иде, әгәр Ватан сугышы...

Подробнее...

Балаларым бәете

18-6Тагын да Бөек Җиңү бәйрәме якынлаша. Шыкча халкы да бәйрәмгә әзерләнә: урамнарны чистарталар, мәктәп балалары яңа җырлар, шигырьләр өйрәнәләр. Ә өлкәннәр, бәйрәм турында сүз чыкса, үзләренең бакыйга күчкән яшьтәшләрен юксына башлыйлар. Шыкчада хәзер сугышта катнашкан бер ветеран да калмады, тыл хезмәткәрләре рәте дә кимегәннән-кими бара.

Шундыйларның берсе  - Наилә апа Шәрипова. Аның да балачак еллары авыр сугыш чорына туры килә. Әтисе Бакый Кәримов авыр яраланып сугыштан кайтканда, Наилә апага нибары 7 яшь була.

“Мине, әниемнең иске киемнәреннән теккән...

Подробнее...

Бәрәңгене кайчан, ничек утыртырга?

Бәрәңгене белеп игәргә кирәк. Туфрак җитлеккәч кенә утыртырга, 120 көннән дә иртә казымаска. Иртә казып алсаң, файдалы матдәләр тупланып өлгерми. Шәхси бакча тотучылар “икенче икмәк”не ел саен бер урынга утырта. Менә шуңа күрә дә дистә еллар утыртылган кишәрлектә чүп үләннәре күпләп үсә. Туфракта бәрәңге авырулары да туплана.

Ә бит алардан котылу юлы бар, дип аңлата белгечләр. Моны бары тик белергә генә кирәк. Кишәрлекне икегә бүлеп, бер өлешенә - бәрәңге, икенчесенә люцерна белән солы кушылмасы чәчәргә киңәш итәләр. Башка күпьеллык печән культураларын да кулланырга була. Шулай ук бер...

Подробнее...

Каен суы файдалы

Каен суын элек-электән әби-бабаларыбыз иммунитетны ныгыту чарасы буларак кулланган. Әйе, анда файдалы элементлар, витаминнар бик күп. Россиядә генә түгел, башка илләрдә дә ул бик популяр. Мәсәлән, Швейцариядә аннан хәтта шәраб ясыйлар.

Каенның тамырлары тирәндә, яз җитеп, тормыш яңара башлагач, алар туфрактан суны үзләренә тарта һәм агач кәүсәсе буйлап, ботакларга җиткерә.

Каен суы – гади су гына түгел, ул витаминнар, минераллар белән баетылган туклыклы коктейль. Кальций, калий, магний, тимер, натрий, эфир майлары, С, В6, В12 витаминнарына бай. Каен, зурлыгына карап, көненә 1-6...

Подробнее...

“Күренергә вакыт җитте”

“Үлемсез полк” – халыкара иҗтимагый акция. Җиңү көнендә Россиядә һәм кайбер  чит илләрдә  уздырылучы зур масштаблы чара. Аның барышында катнашучылар колоннага тезелеп,  Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының фоторәсемнәрен, транспарантлар тотып атлыйлар. Беренче тапкыр Төмәндә портретлар тотып 2007 елда чыгалар. Башлап җибәрүчесе - журналист Геннадий Иванов. Ул елда өч кенә кеше катнаша. Анда акциянең исеме “Җиңүчеләр парады” була. “Үлемсез полк” хәрәкәтенә 2011 елда Томск журналистлары: Сергей...

Подробнее...

В Тюменской области с 28 апреля вводится особый противопожарный режим

Особый противопожарный режим будет введен в Тюменской области с 28 апреля. Постановление об этом подписал глава региона Владимир Якушев в пятницу, 21 апреля, на заседании президиума правительства области.

Меры предосторожности приняты в связи с повышением пожарной опасности в результате наступления неблагоприятных климатических условий (сухая, жаркая, ветреная погода), сходом снежного покрова и появлением обширных площадей с сухой травяной растительностью, а также в целях защиты населения и территорий от чрезвычайных ситуаций.

На период действия особого режима жителям области...

Подробнее...

Максатлар уртак булса, гаилә матур һәм нык була

16-10Тыйнак, сабыр, гаилә җанлы, сынмас рухлы булган  якташыбыз Рәсимә Паси кызы Абдарахманова Тубыл шәһәрендә яши. Ул Тубыл педучилищесын, аннары пединститутның филология факультетын тәмамлагач, Вагай районы, Заречный мәктәп-интернатында, аннары Казанлы урта мәктәбендә эшли. Бу авылда ул гомерлек юлдашы - Маршал исемле егет белән таныша, аңа кияүгә чыгып, Тубыл шәһәренә күчәләр. 28 ел ул мәктәп-интернатта хезмәт итеп лаеклы ялга чыга. Гомер юлында төрле сынауларны җиңеп, ятимлек ачысын да күреп үскән Рәсимә ханым йомшак күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел, якыннары, дуслары турында кайгыртучан...

Подробнее...

Күңеле дингә тарта

16-8Яркәү районының Тархан авылында 24 апрельдә Шәүкәт һәм Халисә Алишиннар гаиләсендә Хәмит исемле сөйкемле малай дөньяга килә. Авыл мәктәбендә тырышып укыган елларын әле дә якты хатирә итеп саклый ул. Беренче укытучысы 39 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Халык мәгарифе отличнигы Фәгыйлә Имашеваны, Зәкия Айтбаеваны, Вил Мамаевны, Гали Шәрәфетдиновны, Сара Тузбакованы, Лариса Утабаеваны, Нәҗибә һәм Минһаҗ Хәмидуллиннарны, Кәүсәрия Азаматованы, Нурлыхаян Назырова-Уразаеваны тирән ихтирам белән искә ала.

Мәктәпне тәмамлаганлыкка таныклык алу белән Хәмит Алишин Төмән...

Подробнее...

Максатларың изге, Миләүшә

16-9Өлкәдәге “Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик ансамбле турында дөньяга билгеле инде. Анда шөгыльләнүчеләр тәҗрибә туплап, аерым да чыгыш ясый башлыйлар. Шулар арасында Миләүшә Бегежанова быелгы җиденче өлкә фольклор фестивалендә вокал буенча беренче урын алуга иреште. Ул Төмән районы, Хәбибулла Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбенең 8 классында белем ала.

- Мин иҗат кешесе, күп нәрсәләр кызыксындыра, - ди Миләүшә үзе турында. – “Шытыр-шытыр” ансамбленә 8 ел элек килдем. “Шытыр-шатыр” миңа бәяләп бетергесез тәҗрибә бирә. Ансамбль белән илдә, чит илдә бәйгеләрдә уңышлы катнаштык...

Подробнее...

Башкортостан артистлары Төмәндә

29 март көнне Төмән шәһәренең “Нефтяник” мәдәният сараеның концертлар залында узган “Курай... Музыка, рождённая ветром...” концертына Төмән районының Талмы, Шыкча, Явызбы авылларының актив җәмәгать эшлеклеләрен махсус автобус белән алып бардылар. Башкорт халык көйләренә килсәк, нинди моңлы! Уен-кораллар арасында курай бер ямь өстәп тора. Башкорт кураеның тарихы турында, аның ничек һәм нәрсәдән ясалуын да сөйләп бирделәр, беренче булып уйнаучыларны искә алып, зур исемнәр яулаган курайчыларны да...

Подробнее...

Шыкча мәдәният йортындагы сулыш

Клуб хезмәткәрләренең эшләре артканнан арта   бара. Чараларның төренә карап, сценарийлар язу, төрле бизәлешләр, материаллар эзләп табу, ясау бик  тә мәшәкатьле эшләр. Аларга төрле язу, документлар белән эшләр өстәлә. Конкурс-фестивальләрдә дә актив катнашалар. Репетицияләргә килсәк, катнашучылар я мәктәптә укыйлар, я һәркайсының гаиләсе, эше бар – барысын бергә җыеп алуы бик кыен. Шул ук вакытта костюмнар да кирәк. Өйләреннән 2 тегү машинасын алып килеп, клуб  хезмәткәрләре үзләре тегәләр. “Битва хоров”...

Подробнее...

Әсирләр язмышы

14-811 апрельдә истәлекле дата – Нацистлар концлагерларыннан тоткыннарны азат итү көне.

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында, фашистлар концлагерьларында газап чиккән тоткыннар турында безгә күп нәрсәләр мәгълүм түгел. Илебездән читтә, Германия концлагерьларында, миллионлаган ватандашларыбыз ерткычларча үтерелгәннәр. Аларның бик азы гына исән кала алганнар.

Мин фашистлар концлагерьларында коточкыч шартларда газап чиккән тоткыннар турында язмакчы булдым.

Минем бабай Әхәт Азан улы Абайдуллин 1917 елда Тубыл районы, Лаемтамак авылында туып-үскән. Сугышка кадәр колхозда...

Подробнее...

Россия балаларын берләштерүче “Казаныш”

14-926-28нче март көннәрендә Тубыл шәһәренең 9нчы мәктәп укучылары, “Брэвис” вокал студиясе солистлары җитәкчеләре Вәлия Фирүс кызы Бакиева белән Казанда узган “Казаныш” халыкара фестивалендә катнашып, 1 һәм 2 урыннар яулап кайттылар. Шатлыклы яңалык белән уртаклашып Вәлия Фирүс кызы: ”Казан безне җылы каршылады. Беренче көнне “Ак барс” яшьләр үзәгендә танышу программасында катнаштык. Икенче көнне “Юность” мәдәният сараенда чыгыш ясадык. Төмән өлкәсеннән тагын бер катнашучы бар иде. Халык бик күп булганлыктан, аның белән күрешеп, танышып ...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836