Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә “Искиткеч әбиләр-2017” бәйгесе уздырылды. Башка елларда “Супер әби” бәйгесе дип аталса да, быел да шул ук, тик аз гына исеме үзгәртелгән һәм җиңүчеләргә урыннар билгеләнмәде. Бәйгедә катнашкан 13 әби 13 номинация буенча бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.
Номинацияләр: “Иң ягымлы әби”, “Иң сәләтле әби”, “Иң игелекле әби”, “Иң кызыклы әби”, “Иң тапкыр әби”, “Иң уңган әби”, “Иң кайгыртучан әби”, “Иң тыйнак әби”, “Иң мәрхәмәтле әби”, “Иң дәртле әби”, “Иң гүзәл әби”, “Иң шаян әби”, “Оныкларга бай әби”.
Үткән еллардагы “Супер әби”гә...
Киндерледән 10 чакрым ераклыкта Кыткүл авылы урнашкан. Бу якларда яшәвемә быел 55 ел тула, менә шушы еллар эчендә шул авылда яшәүче халыкның үзара бердәм, тату булуларына инандым, бер-берен хурлап, сатып, юк-барны сөйләп йөргәннәрен ишетеп карамадым. Югыйсә, киленнәрне дә читтән алып кайталар, күрәсең, алар да үзләренә охшап киләләр. Балалары да Киндерле мәктәбендә укыганнарында бер-берсе өчен, руслар әйтмешли, “за горой” торалар иде. Күбесенең балалары югары уку йортларын тәмамлап дәрәҗәле урыннарда хезмәт итәләр, ә ата-аналарының балалары белән мактанып йөргәннәрен ишетмәдем, мактанырлык...
Әмәл бәйрәмен себер татарлары борынгы заманнардан үткәргәннәр. Мул тормыш, саулык-сәламәтлек теләгәннәр.
Күптән түгел Төмән-Тубыл трактыннан унике чакрым ераклыкта урнашкан Ишмәт авылына авылдашлар Әмәл бәйрәменә дип, кура-каралтыларына кайттылар. Күп йортлар буш утыра, җәен якташлар бакча-җимеш утыртырга киләләр.
Уен-көлке белән авыл гөрләп торды. Бала-чага да күп булды. Авыл халкы җитди әзерләнгән, төрлесен пешереп китергәннәр. Бәйрәмне староста Тимербикә Рябикова оештырды, халык аңа рәхмәтен белдерде.
Хисаметдин МӘҺДИЕВ, Төмән шәһәре.
В программе тюменского этапа:
1 апреля (суббота):
12:00 – масс-старт 12,5 км (женщины), 14:00 – эстафета 4х7,5 км (мужчины);
2 апреля (воскресенье):
12:00 – эстафета 4х6 км (женщины), 14:00 – масс-старт 15 км (мужчины).
Соревнования пройдут в областном центре зимних видов спорта «Жемчужина Сибири». В перерывах, до и после гонок для болельщиков будет организована развлекательная программа, откроют двери точки питания и торговые павильоны с сувенирной продукцией. В настоящее время утверждаются места остановки и расписание автобусов-шаттлов, на которых можно будет добраться до стадиона и...
”Валентина” шәхси җитәкчесе Валентина Алексеевна Семёнованың Түбән Тәүде районы, Эске авылында ике кибете бар. Кечерәге нәкъ Эскенең уртасында, ә зурысы Эске белән Чугунаево чигендә урнашкан. Зур кибетнең бер ягында азык-төлек, ә икенче бүлмәсендә промышленность тауарлары тезелеп киткән. Кибетләрдә 4 сатучы эшли. Валентина Алексеевна үзе тауар ташый, тормыш иптәше “Петрович”, без аны шулай дип йөртәбез, бик тырыш, хатынына булыша. Йортларында зур хуҗалык тоталар, терлекләрнең итен халыкка саталар. Ишек алдында техникалары да күп. Валентина гади, кеше хәленә керә белүче...
“Яңарыш”та (№-18 (1792) - 29 апрель, 2016 ел) бастырылган “Авырлык берләштерә” мәкаләсендә Вагай районының Казанлы авылында 4 балалы (3, 13, 14, 16 яшьлекләр) Шиховлар гаиләсенең кыш көне төнлә өйләре януы турында язып чыккан идек. Аларга ул вакытта тирә-яктагы авылларда яшәүче халыклар да булышкан, Тубылда узган Ринат Рәхмәтуллин концертында Фәрит Хәкимов оештыруында тамашачы 15650 сум акча да җыеп биргән иде. Себердә эшләүче туганнары җәйгә кадәр үз йортларына кереп яшәргә рөхсәт иткән иде.
Башта алар туганнары өендә яшиләр, аннары авыл советы элекке совхоз фатирын...
Минем әти Хәмзә Фәизов Байкалово районында эшли, без Байкаловога якын булган Арткавылда яши идек. Кайбер укытучылар Байкаловога киләләр, бездә куна иделәр. Күкрәнде мәктәбе директоры Ваһап абый Әхмәтов та әтием белән якын дуслар булгач, безгә килә иде. «Алар икесе төннәр буе сөйләшеп утырып чыгалар», - дип әйтә иде әнием. Бер баласына Хәмзә дусның баласының исемен бирәм дип, Әдип дип исем дә кушкан. Ике Әдип күрешсәләр, “адаш” дип эндәшәләр иде. Шуннан Әдип дигән исем Күкрәнде якларында барлыкка...
Тубыл районы, Күкрәнде мәктәбендә 1967-1968нче елларда мәктәпне тәмамлаучыларның очрашу кичәсе үтте. Кунакларны тантаналы рәвештә мәктәп администрациясе, укытучылар һәм укучылар котладылар. Кичәне мәктәп мөдире Әлфридә Латыйпова ачты. Ул мәктәпнең бүгенге тормышы, уңышлары турында сөйләп китте, мәктәп буенча экскурсия үткәрде. Кунакларга бигрәк тә мәктәп музее ошады, үзләренең фотосурәтләрен күреп бик шатландылар, мәктәп елларын искә төшерделәр. Матур итеп бизәлгән татар теле кабинетында алар парлашып парталар артына утырып үзләренең класс җурналларын карадылар. Әлфридә Әнвәр кызы аларны...
Һәркем балачагын, мәктәп елларын сагынып искә ала. Кайберәүләр мәктәптә үзләрен бик иркен тота, ә берәүләр, киресенчә, бик тыйнак, оялчан булалар: укытучыларның, иптәшләренең әйткән hәрбер сүзенә кызаралар. Ә мәктәпне тәмамлагач, hәркем үз юлын үзе сайлый, классташлар ерагая, дөнья мәшәкатьләре белән бөтенләй онытылалар. Ә менә инде, балалар үсеп җитеп, үзең лаеклы ялга чыккач, шул балачак елларын, бергә укыган классташларны, укыткан укытучыларны ешрак искә ала башлыйсың икән. “Бергә җыелып аласы иде, рәхәтләнеп үткәннәрне искә алыр, классташлар белән якынрак танышыр идек”, - дигән уйлар...
Ялутор районы, Калмак-Кактамак балалар бакчасында әниләр өчен "Оригами - тылсымлы дөнья" темасына мастер-класс үткәрелде.
Мастер-класс сүзе безгә инглиз теленнән кергән. Мастер - билгеле бер өлкәдә белеме һәм тәҗрибәсе булган кеше, ә класс - шөгыль, дәрес дигәнне аңлата. Бүгенге көндә бу термин киң таралыш алды.
Мастерларыбыз - әниләребез, Эльза Закриева hәм Идиана Хәлилова иделәр. Алар әниләрне борынгы япон сәнгате – оригами белән таныштырдылар.
Бу – кәгазьдән төрле уенчыклар, әйберләр ясау ысулы. Хәзер бик күпләр оригами белән мавыга. Безне исә, тәрбияче буларак, ул...
Күптән түгел тормыш иптәшем Муса белән Шыкча урта мәктәбенең 30 еллык юбилеенда булып кайттык.
Тантана кичке сәгать алтыда концерт номерлары белән башланды. Укучы кызлар әйбәт итеп биеделәр, җырладылар. Алып баручылар мәктәп тарихын сөйләп, видеоролик күрсәттеләр. Мәктәп директорына, бу кичәне оештыручыларга, укытучыларга зур рәхмәтемне белдерәм, бик канәгать булдык. Күз алдына мәктәп еллары, бала чак искә төште. Ул чакта мәктәп сигезьеллык иде. Без дүрт ел интернатта торып укыдык, Муллашта дүрт еллык мәктәп иде. Ике атнага бер трактор белән авылдан килеп алалар иде, төрлесе инде булган...
Укытучы турында борынгы риваять сөйлим: «Җир шарында Беренче укытучы тугач, аның бишегенә өч фея төшә. “Син һәрчак яшь булачаксың, чөнки яныңда гел балалар булыр”, - дигән беренче фея. “Син уйларың һәм җаның белән матур булачаксың, чөнки сабыйларга йөрәгеңне бүләк итүдән дә мәрхәмәтлерәк омтылыш юк”, - дип әйтә икенче фея. “Үлемсез булачаксың, чөнки гомереңне үзеңнең укучыларыңда дәвам итәчәксең”, - дигән өченче фея.
Намуслы кеше, талантлы укытучы һәм яхшы җитәкче, нәкъ менә шундый иде минем...
Гомере буе бер-беребезгә терәлеп яшәгән яхшы күршеләребез турында язам. Күршеләрем минем мәрхәмәтле, ярдәмчел. Кайберләре инде мәңгелеккә яныбыздан киттеләр. Кеше китә, әмма исеме, кылган гамәлләре кала. Күршеләр якын туганнарың шикелле, әмма туганнарың еракта яшәргә, инде бөтенләй булмаска да мөмкин...
Без зур гаилә булып яшәдек, үстек. Төрле уеннар уйнадык, иртән төркемебез белән күрше авылга мәктәпкә укырга йөгерә идек. Җәйге каникулларда әти-әниләргә печән әзерләштек, бакчада, урманда җиләк-җимеш җыйдык.
Олырак малайлар балыкка, сунарга бара башладылар. Бер-берләренең...
Бехтеревка елгасы буенда урнашкан Арткавылда кайчандыр Нигъмәтуллиннар гаиләсе яшәгән йорт бар. Бабам Хәким белән әбием Хәят бу өйдә тугыз бала үстергәннәр. Бабам алтын куллы булган: агач эшен дә яхшы белгән, умартачы, аучы, балыкчы да булган.
6 яшьлек вакытында ике абыйсы белән әти-әнисез һәм кечкенә энесез, туган өйсез калалар. Аның әтисе Хәмитулла гади генә кеше булмый: авылда куну йорты (постоялый двор) тота, өч хатыны (Гөлҗамал, Сәлика, Латыйфа) була. Һәркайсының балалары бар. Әтисе 72 яшендә чакта Хәким дөньяга килә. Ә балалар саны 12гә җитә. Шул чакларда тормыш авырлаша, дини...
Яркәү районы, Тархан авылында туып-үскән Әхәт Алим улы Насыйбуллинга 1 январьда 65 яшь тулды. Ул гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән үк тормышның әчесен дә, төчесен дә татырга туры килә аңа.
Гаиләдә биш бала үсәләр: дүрт егет, бер кыз. Әнисе гомер буена балалар укыта, әтисе шофер булып эшли. Мәктәптә яхшы укый, спортны да, сунарчылыкны да ярата. Кечкенәдән үк машина йөртергә өйрәнеп, әтисе урынына сыер савучыларны эшкә йөртә. Гармунда уйнарга да үзе өйрәнгән.
Авылда үзеннән олырак абыйлары - Әүхәт, Фаил, Гали күршесе әзрәк күрсәткәннәр. Икедән туганы Азат белән...