#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бәйрәмегез котлы булсын!

Себернең иксез-чиксез киңлегенә, исәпсез-сансыз байлыгына, матурлыгына, йомшак күңелле, юмарт, тыйнак, яратучан себер халкына искитәрлек, сокланып туймаслык...

Менә шуларның берсе, 2008 елдан бирле “Сердәш” фольклор ансамбленең оста җырчысына, биючесенә - Яркәү районы, Рәгес авылында туып-үскән Мәрьям Әкбәр кызы Хәнәфиевага 60 яшь тулды.

Аның иң зур байлыгы – һәрвакыт ягымлы карашы, күркәм нурлы йөзе. Дус-ишләрен, туган-тумачаларын, олысын-кечесен, кем генә булмасын – ачык күңел белән хуш күреп каршы ала.

Ул бик тырыш, эшчән – 43 ел эшләп лаеклы ялга чыкты. Шул эш юлларында...

Подробнее...

Күңелле ял иттек

Ямбай музеенда Әниләр бәйрәменә багышланган күңелле чара уздырылды. Бәйрәмгә Ямбай һәм Турай авылларыннан әбиләрне һәм күп балалы әниләрне чакырдылар. Концерт программасы да бик күңелле булды, өстәлләр милли ашлар белән тулган, җылы һәм йөрәккә үтеп керерлек сүзләр дә, барысы да әһәмиятле иде.

Безне музей хезмәткәрләре ачык йөз белән каршыладылар. Бәйрәмне алып баручының сүзләре һәрбер әнинең күңелен тетрәтте. Без тик тыңлаучы гына булып тормадык, ә бергә табышмаклар, ребуслар чиштек, шаярышып күңел ачтык.

Бәйрәмгә себер җырчысы Луиза Сөрмәтова чакырылган иде. Ул үзенең такмакларын...

Подробнее...

Гомеребезне озайтучылар

Һич уйламаганда-көтмәгәндә Тубыл районы, Хуҗайлан мәктәбенең 1968 елгы бер төркем чыгарылыш укучылары авылга килеп киттеләр. Кайчандыр аларга аң-белем, тәрбия биргән укытучыларын искә төшереп, аларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, үзләренең олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Гомер тузаны алар чәчләренә дә кунган икән. Ләкин һәрберсенең күзләрендә бала вакыттагы кечкенә кояшкайлар. Үткән көннәр кире кайтмый, гомер-елга кире акмый, тик хәтер-сандык нидер саклый, - диләр. Таныдык без һәркайсын.

Өчәве үзебезнең авыл кызлары: Айничамал Сәетгәрәй кызы Садыйкова, Равия Муса кызы Моратова...

Подробнее...

Язмыш күп сынады аны

Авылдашым, абыема тиң кешем – Хәлит Гани улы Морсәлимовның тормыш юлы безнең арада узды. Гаиләсе белән авылдан китеп тә карады, ләкин авыл үзенә тарта -  кире әйләнеп кайтты.

Ул үзе зур гаиләдә өченче бала булып туа. Әнисе соңгы баланы дөньяга тудырып 1968 елны үлеп китә. Әтисе аларны  балалар йортына тапшыра, ә Хәлит абый 8нче сыйныфны тәмамлагач, 23нче елга училищесына укырга керә. Шулчак бер туганы “Генерал Карбышев” теплоходына эшкә чакыра. Ул бер мәртәбә Омск-Салехард маршруты белән йөреп кайта да, күңеленә ошамагач, укуын ташлый да, Төмәнгә юл тота. Анда 7нче училищега укырга...

Подробнее...

Авылдашларыбыз өчен сөенәбез

7нче ноябрь көнне Шамил Алим улы һәм Рәшидә Хәмит кызы бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләделәр.

1967нче елны аларның туй мәҗлесләре Бигәтен авылында Шамил абыйның әтисе - Алим бабайның йортында үтә.

Хәзерге көндә алар Индәр авылында үз йортларында тормыш корып яшиләр. Ике кыз, өч егет үстерделәр. Балалары яраткан һөнәрләрен сайлап, гаилә корып матур тормыш итәләр.

Рәшидә Хәмит кызы Төмән кооператив училищесын тәмамлап, төрле оешмаларда хезмәт итә. Соңгы елларда авылыбызда сатучы булып эшли һәм 28 ел стаж белән лаеклы ялга чыга.

Тормыш иптәше Шамил Алим улының стажы 40 ел...

Подробнее...

Китапханәдә балаларны көтеп алалар

52-13Элек телевизор, компьютер булмаган вакытларда китапханәләргә һәркем теләп йөргән. Хәзер кешеләр телевизордан, интернеттан яңалыкларны белергә тырыша. Авыл балаларының тормышы  шәһәрнекеләрдән күпкә аерылмый. Аларның да компьютер, интернет... Яңа Аптулла авылында мәктәп яшьтәге балаларның буш вакытларын файдалы үткәрергә китапханәдә оештырылган чаралар ярдәм итә. Әйтергә кирәк, китапханәгә килүчеләрне якты йөз белән китапханәче Дония Габбас кызы Вәлиева каршы ала, аларны яңа...

Подробнее...

Картаямыни соң йөрәк?

Менә шулай җырларда җырланганча яшебез 60ны узса да, күңел әле дә яшь кебек, бер дә картаясы килми икән.

Әниләр көнендә Муллаш авылы мәдәният йортында концерт программасы белән чыгыш ясадык. Залда урта яшьтәге апалар, әбиләр дә бар иде. Бергә һәр концертта катнашучы ике коллектив: “Хуҗабикәләр” һәм “Пышны” ансамбльләре һәр тамашачының күңеленә зур тәэсир ясадылар. “Хуҗабикәләр” - 21 ел буена авыл өчен бөтен көч-күңелләрен биреп эшләүче 11 хатын-кыз.

26нчы ноябрь көнне Богандинский поселогында “Столичный сувенир” бәйгесендә дә ике төркем чыгыш ясады. Шул ук көнне “Пышны” коллективы...

Подробнее...

Кышка киңәшләр

Кыш. Көннәр кыскарды, бар дөньяны кар басты… Ә организмыбызның бер дә кышка керәсе килми. Кышын аеруча йокыдан кузгалырга  авыр. Җылы урын җирдән торып, салкынга чыгып китәсе килми.

Әмма хәлсезлекне, төшенкелекне җиңәргә була.

Иң беренче чиратта, калкансыман бизгә ярдәм итәргә һәм аны активлаштырырга кирәк. Моның өчен йодлы үлән — йолдызак (мокрица), әстерхән чикләвеге аралыклары төнәтмәсе бик файдалы.

Иммун системасына тәэсир итүче үләннәр дә хәл кертеп җибәрә. Болар канлы үлән (чистотел), элеутерококк, гөлҗимеш, бака яфрагы (подорожник), тырнак гөл (календула).

Кан...

Подробнее...

Өшемәс өчен киңәшләр

Көчле салкыннар вакытында, суык тиюдән саклану өчен беренче чиратта,  тиешле итеп киенү һәм дөрес туклану кирәк.

Суыкта урамга чыкканда, натураль булмаган тукымадан тегелгән (синтетик) киемнәр кимәскә тырышыгыз. Чөнки андый киемнәр тәннән бүленеп чыккан тирне сеңдерми, нәтиҗәдә тәнебез дымлана, ә бу исә, үз чиратында өшүгә китерә. Белгечләр фикеренчә, “кәбестә” кебек киенү, ягъни бер калын свитер урынына өч нәзекне кию, җылыны әйбәтрәк саклый. Артык нык кысып тора торган киемнәр кан әйләнешен начарайта һәм кеше тизрәк өши башлый. Башыгызга җылы башлык, бүрек киегез, чөнки баш аркылы...

Подробнее...

“Җырларым – халкыма сәлам”

51-10Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә үзешчән җырчы Хәсән Хучашевның концерты үтте. Җырчы мәдәният үзәге сәхнәсеннән 15нче ел тамашачыларын моңлы тавышы, репертуарында булган төрле җырлары белән сөендереп, якташларының мәхәббәтен яулый. Ул төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә катнаша: ”Искер-җыен” фестивалендә Гран-прига лаек булды, “Дуслык күпере” өлкә фестивалендә Лауреат дипломнары, шәһәр күләмендә үткәрелгән иҗади конкурсларда  призлы урыннар яулый. Ул өлкә, шәһәр хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты...

Подробнее...

“Дуслык такыясы” бәйгесендә

51-9Шәһәрнең 15нче этно-мәдәни компонентлы мәктәбендә традициягә әйләнгән “Дуслык такыясы” XIнче балалар иҗаты фестивале үтте. 200гә якын мәктәп яшендәге укучылар, сәнгать, мәдәният үзәкләреннән, А.Алябьев исемендәге сәнгать һәм мәдәният колледжыннан яшь сәләтләр чыгышларын тамашачылар һәм жюри әгъзалары игътибарына тәкъдим иттеләр. Матур бизәлгән якты залда милли костюмнар күргәзмәсенә охшаш күренешне күзәтергә мөмкинлек булды. Бу көнне тубыллылар рус, татар, азәрбайҗан, украин, белорус, әрмән, төньяк халыкларының бай, үзенчәлекле милли киемнәрен карап сокландылар.

...

Подробнее...

“Авылдашларны шатландырдылар”

51-8Бу көннәрдә редакциягә Түбән Тәүде районы, Эске авылыннан хәбәрчебез Рәхимҗан Муллаков килде, яңалыклар белән бүлеште. 

- Шушы арада мәдәният йортыбызда зур чара булды. Төмән районы, Муллаш авылыннан Җәгъфәр Касыймов җитәкчелегендә “Пышны” фольклор ансамбле килеп, якташларга  онытылмас гүзәл концерт программасын тәкъдим итте. Артистлар өч җиңел машинага утырып килделәр. Залда халык тулы иде. Бездә концертлар еш булмый, мәдәнияткә сусаган авылдашлар чын күңелдән шатландылар. Артистларның костюмнары матур, чыгышларын алкышларга күмдек.

Татар халык җырларын туйганчы...

Подробнее...

Күңелле бәйрәм кичәсе

Туачак бала бер көн алдан Аллаһы Тәгаләдән сораган: “Ни өчен мин бу дөньяга киләм? Нәрсә эшләргә тиешмен мин?”. Аллаһы Тәгалә аңа болай дигән: “Мин сиңа бер фәрештә бүләк итәрмен. Ул һәрвакыт синең яныңда булыр, бар нәрсәне дә аңлатыр”.

- Ә мин аны ничек аңлармын?

- Фәрештә сине үз теленә өйрәтер, явызлыктан сакларга тырышыр.

- Ә сиңа мин кайчан әйләнеп кайтырмын?

- Фәрештәң сиңа ул турыда үзе әйтер.

- Ә фәрештәмә мин кем дип дәшәрмен?

- Син аны “Әнием”, - дип әйтерсең”, - дигән гыйбрәтле мәсәл белән Индрәй мәктәбенең 4”а” сыйныфында әниләргә багышланган...

Подробнее...

“Казан егетләре” төмәндә

Декабрь башында Төмәннең “Тимерьюлчы” мәдәният сараенда “Казан егетләре” төркеме һәм җырчы Зәринә Хәсәншина якташларыбызга өр-яңа, дәртле концерт программасын тәкъдим иттеләр.

Узган гасырның 60нчы еллары стилендәге причёскалы, шакмаклы ачык костюмнарда сәхнәгә биеп, “Казанның кадерле кичләре” җырын җырлап өч егет чыкты. Алардан куәтле уңай энергия агымы килде. Тамашачылар дәррәү кубып егетләрне алкышларга күмделәр. Чибәр, төз гәүдәле, сүзгә оста, ифрат талантлы шушы егетләрнең исемнәре: Фәнил Фәйзуллин, Илнат Фәрхуллин, Айдар Әгъләмов.

- Сезгә “Туган ягым” исемле яңа программа алып...

Подробнее...

Әтиемнең зәңгәр тышлы дәфтәреннән

48-6(Дәвамы. Башы “Яң” 2014 ел. 5нче, 9нчы, 44нче, 45нче, “Яң” 2015 ел. 36нчы, “Яң” 2016 ел. 6нчы саннарда).

Әтием – Шамил Фәхретдиновның якташлары өчен “Әтиемнең зәңгәр тышлы дәфтәреннән” циклы буенча өзекләрне бастыруны дәвам итәбез.

“Ватан алдындагы изге бурычымны өч ел үтәп, сержант дәрәҗәсендә туган якка юл алдым. Карбанга Покровкадан җәяү кайттым. 1960 елның 28 сентябре иде, җәй буе зур су китмәгән, пычрак, паром эшләми. Аны ясарга авылдан ирләр килгәннәр. Мине начар хәбәр белән таныштырдылар: алдагы көнне генә Равил Ганиевны җирләгәннәр, аны трактор таптаган.

Ул  кабинага...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836