#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Дуслык такыясы” бәйгесендә

51-9Шәһәрнең 15нче этно-мәдәни компонентлы мәктәбендә традициягә әйләнгән “Дуслык такыясы” XIнче балалар иҗаты фестивале үтте. 200гә якын мәктәп яшендәге укучылар, сәнгать, мәдәният үзәкләреннән, А.Алябьев исемендәге сәнгать һәм мәдәният колледжыннан яшь сәләтләр чыгышларын тамашачылар һәм жюри әгъзалары игътибарына тәкъдим иттеләр. Матур бизәлгән якты залда милли костюмнар күргәзмәсенә охшаш күренешне күзәтергә мөмкинлек булды. Бу көнне тубыллылар рус, татар, азәрбайҗан, украин, белорус, әрмән, төньяк халыкларының бай, үзенчәлекле милли киемнәрен карап сокландылар.

...

Подробнее...

“Авылдашларны шатландырдылар”

51-8Бу көннәрдә редакциягә Түбән Тәүде районы, Эске авылыннан хәбәрчебез Рәхимҗан Муллаков килде, яңалыклар белән бүлеште. 

- Шушы арада мәдәният йортыбызда зур чара булды. Төмән районы, Муллаш авылыннан Җәгъфәр Касыймов җитәкчелегендә “Пышны” фольклор ансамбле килеп, якташларга  онытылмас гүзәл концерт программасын тәкъдим итте. Артистлар өч җиңел машинага утырып килделәр. Залда халык тулы иде. Бездә концертлар еш булмый, мәдәнияткә сусаган авылдашлар чын күңелдән шатландылар. Артистларның костюмнары матур, чыгышларын алкышларга күмдек.

Татар халык җырларын туйганчы...

Подробнее...

Күңелле бәйрәм кичәсе

Туачак бала бер көн алдан Аллаһы Тәгаләдән сораган: “Ни өчен мин бу дөньяга киләм? Нәрсә эшләргә тиешмен мин?”. Аллаһы Тәгалә аңа болай дигән: “Мин сиңа бер фәрештә бүләк итәрмен. Ул һәрвакыт синең яныңда булыр, бар нәрсәне дә аңлатыр”.

- Ә мин аны ничек аңлармын?

- Фәрештә сине үз теленә өйрәтер, явызлыктан сакларга тырышыр.

- Ә сиңа мин кайчан әйләнеп кайтырмын?

- Фәрештәң сиңа ул турыда үзе әйтер.

- Ә фәрештәмә мин кем дип дәшәрмен?

- Син аны “Әнием”, - дип әйтерсең”, - дигән гыйбрәтле мәсәл белән Индрәй мәктәбенең 4”а” сыйныфында әниләргә багышланган...

Подробнее...

“Казан егетләре” төмәндә

Декабрь башында Төмәннең “Тимерьюлчы” мәдәният сараенда “Казан егетләре” төркеме һәм җырчы Зәринә Хәсәншина якташларыбызга өр-яңа, дәртле концерт программасын тәкъдим иттеләр.

Узган гасырның 60нчы еллары стилендәге причёскалы, шакмаклы ачык костюмнарда сәхнәгә биеп, “Казанның кадерле кичләре” җырын җырлап өч егет чыкты. Алардан куәтле уңай энергия агымы килде. Тамашачылар дәррәү кубып егетләрне алкышларга күмделәр. Чибәр, төз гәүдәле, сүзгә оста, ифрат талантлы шушы егетләрнең исемнәре: Фәнил Фәйзуллин, Илнат Фәрхуллин, Айдар Әгъләмов.

- Сезгә “Туган ягым” исемле яңа программа алып...

Подробнее...

Әтиемнең зәңгәр тышлы дәфтәреннән

48-6(Дәвамы. Башы “Яң” 2014 ел. 5нче, 9нчы, 44нче, 45нче, “Яң” 2015 ел. 36нчы, “Яң” 2016 ел. 6нчы саннарда).

Әтием – Шамил Фәхретдиновның якташлары өчен “Әтиемнең зәңгәр тышлы дәфтәреннән” циклы буенча өзекләрне бастыруны дәвам итәбез.

“Ватан алдындагы изге бурычымны өч ел үтәп, сержант дәрәҗәсендә туган якка юл алдым. Карбанга Покровкадан җәяү кайттым. 1960 елның 28 сентябре иде, җәй буе зур су китмәгән, пычрак, паром эшләми. Аны ясарга авылдан ирләр килгәннәр. Мине начар хәбәр белән таныштырдылар: алдагы көнне генә Равил Ганиевны җирләгәннәр, аны трактор таптаган.

Ул  кабинага...

Подробнее...

Хөрмәткә лаек зат

Тубыл шәһәренең себертатар мәдәнияте йортына укучым Мөҗип Нәҗип улы Хәбибуллинның юбилей тантанасына чакырылдык.

Залга керү белән без шаккаттык – монда “пионерлар иле» икән. Барлык кунаклар да кызыл пионер галстугыннан иделәр. Алып баручы Татьяна Янышева: “Дружина, стройся! Старшей сестре юбиляра - Сафуре сдать рапорт о готовности к проведению юбилейного вечера!” командасын бирде. Рапорттан соң “Взвейтесь кострами, синие ночи” җыры яңгырады. Минем күзләремә яшьләр килде. Без совет чорына кереп киттек. “Будь готов!», «Всегда готов!» девизлары яңгырады.

Нинди күңелгә якын ул...

Подробнее...

Комсомол – ул безнең яшьлегебез

47-9Рәсемдә 1957 елдагы 15нче мәктәпнең комсомоллары. Без комсомол исемен йөртеп, значок тагып йөрүебез белән горурлана идек. “Яңарыш” газетасында (2005 ел, февраль) зур хөрмәткә лаеклы атказанган укытучыбыз Хөсни Харис кызы Гаитованың (мәрхүмә) “Кеше булып кала белик” дигән язмасын укып, комсомолдагы еллар искә төште. Мәктәп еллары... Өмәләрдә катнашу, класс белән экскурсияләргә йөреп, авылларга барып, ай буе яшәп, колхозларга урып-җыю эшләренә булышу һ.б.

...Хөсни апа урамда барганда, 7 яшьлек бала, 8-9 яшьләрдәге 2 кыз, тәмәке кабызып, әдәпсез сүзләр ычкындыралар. Апа, нәрсә...

Подробнее...

“Ленин юлы” эзләреннән

Мәкаләдә сүз Ленин турында түгел, ә фәкать, Тубылда чыккан газета хакында бара. Газета кыска гомерле булса да (1957-1963 еллар) милләт тарихында тирән эз калдырган. Алты ел эчендә газетада бихисап язмалар яктыртылган. Күпме хәбәрчеләр газета белән хезмәттәшлек иткәннәр. Менә алар: Якуб абый Зәнкиев, Искәндәр абый Янтимиров, Изил абый Гарифуллин, Альберт абый Урамаев, Булат Сөләйманов, Азат Сәгыйтов, Клим Садыйков һәм башкалар.

Мин газета белән бәйләнешкә 1960нчы елда кердем. Шул бәйләнешнең мисалы булып редакциядән килгән хатлар тора.

...

Подробнее...

Хуҗайлан яңалыклары

Еллар, искән җилдәй, бик тиз үтә. Тормыш та әкренләп алга таба тәгәри, үзгәрә. Тормыштагы үзгәрешләр табигый хәл.

Хөкүмәтебезнең кечкенә авылларны үстерү турындагы сәясәте күңелдә өмет уята. Бу сәясәттән файдаланып, үстерик, яшәртик авылларыбызны. Төрле “Үз-үзеңне эшле итү”, “Үз-үзеңне тәэмин итү” һ.б. программаларны кулланып яшьләребезне авылларда калдырсак иде, аларны кечкенә ватанның патриоты итеп тәрбияләсәк иде. Хыялларда йөзәм дә йөзәм.

Шәһәрдәгечә шартлар тудырып авылда да яши яшьләр. Андыйларның берсе - улымның классташы Илмир Миршат улы Зәнкиев урта мәктәпне...

Подробнее...

Я.Зәнкиевның 100 еллыгына

Хөрмәтле Рафаил абый!

Сезнең Хуҗайлан мәктәбе, Якуб абыегыз турында язган мәкаләләрегезне зур кызыксыну белән укып чыктым. Хәтерегез сокланырлык, афәрин, дип әйтәм. Моннан 50 ел элек булган чараны вак-төягенә кадәр, хәтта ят кеше исемнәрен дә дөрес истә калдырып, безне дә, Хуҗайлан укытучыларын яшьлек елларыбызга кайтарып, күңелләребезне күтәрдегез. Мәкалә дә вакытлы язылган. 2017 елның 6 апрелендә мөхтәрәм Якуб абый Зәнкиевның тууына 100 ел тула. Шушы мәкаләгез юбилей тантанасына беренче бүләк – истәлек була түгелме? Сез “Яңарыш” битендә “Я.Зәнкиевның 100 еллыгы” дигән яңа рубрика ачучы...

Подробнее...

Рәхмәт хаты

Тубыл районы, Күкрәнде авылында туып–үскән сөекле сеңлебез, яраткан апабыз Эльмира Илдус кызы БУГАЕВАНЫҢ вакытсыз (25 яшендә) безне тирән кайгыда калдырып, дөньяга аваз салмаган нарасые белән фани дөньядан китте. Аны хөрмәтләп соңгы юлга озаткан авылдашларыбызга, старостабыз Фәрит Ташбулатов, Рамил Айтбаков, Ринат Рахимбакиев, Илдар Карымов, Илфат Латыповка, Тубыл шәһәреннән, Ләчек, Птицы авылларыннан юлсызлыкка карамастан килгән барлык туганнарыбыз - Марсель Рыханов, Раил абый белән Мәдинә апа Ригановларның балаларына, Муратовларга, Гайсиннарга, Сәитовларга, Сөләймановларга, Рыхановларга...

Подробнее...

Күлләр кеше гомерен ала

Белгәнебезчә, сазлыклар арасында урнашкан авыллар һәрберсе күлләргә беркетелгән. Борынгы бабаларыбыз үз көннәрен һәм киләчәк буынны уйлап күлләр-елгалар янына килеп урнашканнар. Берничә гасыр элекке тормыш белән чагыштырганда, бүгенгесе әле дә әллә ни үзгәрмәгән. Шулай ук яз һәм көз айларында юллар өзелгәч, алар сазлыклар чолганышында бикләнеп калалар. Йорт саен һәркемдә суыткычлар да юк бит әле, хәер һәр гаилә анысын да булдыра башласа, җирле электр станцияләренең көче дә җитмәс иде. Борынгыча, гаиләләрен туендырыр өчен, хәзер дә шул күлләргә сыеналар. Күл өстен боз каплап өлгергәнче...

Подробнее...

Алтын туегыз белән котлыйбыз!

Зәйнетдиновлар гаиләсе быел ноябрь аенда бик күркәм бәйрәм – Алтын туйларын уздырырга җыеналар. Бәхетле гаилә әгъзалары - Шамил Абит улы һәм Камилә Тимербулат кызы илле ел бергә иңне-иңгә куеп бик матур яшиләр. Хуҗага – 71, хуҗабикәгә 69 яшь. Ярты гасыр элек алар очраштылар, бер-берсенә гашыйк булдылар, әмма никахлашуларына якыннары каршы төштеләр, шуның өчен тормыш киртәләрен үтәргә туры килде.

Камилә – минем апам. Безнең гаиләдә 7 бала үсте. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Камиләгә укуын дәвам итеп, һөнәр алырга мөмкинлек булмаган. Ул гаиләдә хуҗалыкта ярдәм итеп, кечкенә...

Подробнее...

Күңелле октябрь

5нче октябрьдә өлкәннәр өчен укучылар концерт күрсәттеләр. Әйбәт концерт карап җыелган  халыкның күңеле күтәренке булды.

Балалар чыгуга баянист Илгиз Ихсанов сәхнәгә чыгып басты да, бию көе уйный башлады. Шуны гына көтеп утырган кебек, әбиләр, апалар берсе артыннан берсе сәхнәгә чыгып төйдереп бии башладылар. Зур булмаса да, биючеләргә ветераннар советы бүләкләр тапшыра барды. Җыр, бию белән күңел ачу тәмамлангач, авыл хакимияте бәйрәм бүләге тапшырды. Халык канәгать булып, рәхмәтләр әйтеп күтәренке күңел белән таралыштылар.

12нче октябрьдә клубта “Алтын яшь” чарасы үткәрелде...

Подробнее...

Бәхеткә түзеп кара

Әле генә кергән идек
Шау чәчәкле язларга.

Шул чәчәкләр кай арада
Әйләнделәр алмага.

Ышанырлык та түгел, әле генә безнең күз алдыбызда үскән “бала-чагалар”га да инде 50 яшь тула башлады.

Йөзенә карасаң да 50 яшь бирмәссең. Менә дигән егет бит әле ул – Тугыз авылында яшәүче Вайнер Әбдрәшит улы Ибуков. Күп балалы гаиләдә тугызынчы бала булып дөньяга аваз сала егет. Гаиләдә төп тәрбияче -  акыллы, сабыр, бөтен нәрсәне уйлап кына эшли торган әниләре Зөләйха апа мәктәп буфетында эшли һәм интернатта яшәүче читтән килгән укучыларга икмәкне дә үзе пешерә иде. Без шул икмәкләрне алып кайтырга...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836