#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Табигать ярдәмендә мул уңыш

Бакчада иң актив чор быел иртәнрәк башланды, яз иртә килде. Гадәттәгечә, 10 июньнәрдән соң гына утыртыла торган помидорлар да рәхәтләнеп чәчәк аталар. Бәрәңге һәм башка яшелчәләр матур шытымнары белән куандыралар. Кар эрүгә куйган тырышлык нәтиҗәсе бу, бакча ялкауларны яратмый.

Шул уңайдан, өлкәбезнең хөрмәтле затлары, бик тырышып, төрле ысуллар кулланып мул уңышлы җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерүче Раяна апа һәм Әхтәм абый Каюмовлар белән киңәшләшергә уйладым.

Аларның ишегалларына керүгә, соклану хисләре биләп ала: бер якта яшел ясалма чирәмлек, аның тирәсендә...

Подробнее...

Рәхмәт сүзе

Бу көннәрдә авылдашыбыз Хәлил Әйтмөхәммәтов үзенең иҗат дуслары белән авылыбызга ямь, бәйрәм бүләк итте. Авыл халкы, мәктәп балалары, укытучылар, китапханә мөдире Наҗия Әхәтова, клуб мөдире Лиана Кутайгулова исеменнән аларга рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Безгә кунаклар килмиләр дисәм ялгыш булыр – киләләр, ләкин шул кадәрле халыкның клубка җыелуы беренче тапкыр булды. Рәхмәт яусын Хәлил абыйга, безнең гади генә авылыбызны яратканы, зурлаганы өчен. Бу ярату аның шигырьләрендә дә чагыла. Бөтен кешенең Тубылга барып концерт карарга мөмкинлеге юк. Кайчан тагын ишетер идек башкорт моңнарын, курай...

Подробнее...

Шомлы хәбәр

24-9Хәбәрләр, хәбәрләр! Аларның да була төрлесе. Шомлы хәбәр китерүче 20 май көнен онытырлык түгел. Күпме көннәр үтте, кулыма каләм тота алмый утырдым. Акыл ышанса, күңел ышанмый. Хәзер дә миңа Нәҗибә, кояштай елмаеп, алдыма килеп басар кебек. Ничек инде шундый көчле рухлы, шат, оптимист, ярдәмчел Нәҗибәне язмыш, аяз көндә яшен суккандай, бик тиз генә бездән аерды? Озак еллар бергә эшләдек. Укытучылар укытучысы иде, үз эшенең остасы. Авыл укытучыларын һәрвакыт укыту-тәрбия өлкәсендәге яңалыклар белән таныштыра килде, мастер-класслар үткәрә иде, аларның профессиональ осталыгын күтәрү өстендә...

Подробнее...

Кемдер исән, ә кемдер бит китә...

28 май көнне Тубыл татар педучилищесын тәмамлауга багышланган 60 еллык юбилейлы очрашуларыбыз үтте. Менә нәкъ шул көнне курсташыбыз Раукия Хөтчәт кызы Аширова-Нәбиеваны балалары, туганнары мәңгелек дөньясына озатканнар. Бәйрәм кәефләрен төшермик, аларны борчымыйк, дип булыр, безгә шалтыратмадылар. Ә без Раукияне, авырса да, кияве Ибраһим хәзрәт Сухов, кызы Гөлшат җитәкләп булса да, 15 нче мәктәпкә очрашуга алып килеп китәрләр дип өмет өзми көткән идек. Ә язмышлар бит безнең маңгайларга әнкәй сөте белән язылган.

Раукия Тубыл районы, Шаңшы авылында туып-үскән, җиде классны...

Подробнее...

Алтын йөрәкле әниебез

Әниебез Рәйсә Тимир кызы Әйтбаева юбилейлы туган көнен каршылый. Ул 1951 елда 9 июнь көнне укытучы гаиләсендә туа, үзе дә укытучы һөнәрен сайлый. 1973 елда Тубыл педагогия институтының филология факультетын тәмамлаганнан соң, Яркәү районы, Тархан авылы сигезьеллык мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. Һәм менә инде 43 ел ул үзен укыту-тәрбия эшенә багышлый, 43 ел хезмәтенең 34 елы җитәкчелектә үтә.

Бала чактан тормышка актив карашлы яшь белгеч, үзен тиз арада яхшы яктан күрсәтә: 1982 елда...

Подробнее...

Төмән районы автономиясе утырышында

23-8Төмән районы хакимияте бинасының конференцияләр залында район татар милли-мәдәни автономиясенең 2016 елның беренче яртыеллыгы буенча отчет утырышы узды. Автономия рәисе Хәмзә Биктимиров шушы вакыт эчендә башкарылган эшләре турында сөйләде. Аның чыгышында автономиянең өлкә, район, авыл хакимиятләре, мәгариф һәм мәдәният департаментлары, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты,  җирле үзидарәләре белән тыгыз элемтәдә эшләүләре күрсәтелде. Форсаттан файдаланып, Хәмзә Колчак улы апрель аенда татар теле һәм әдәбияты буенча...

Подробнее...

Яңа кәешкүлдә җиңү көне

Менә инде 71нче мәртәбә шатлыклы Җиңү бәйрәме дә үтеп китте.

Бәйрәм безнең  авылда 8нче майда ук башланды. Наҗия Хәмитова башлангыч класс укучылары белән һәрбер ветеранның ишегалларына кереп, бәйрәм белән котлап, үз куллары белән ясалган рәсемнәр таратып, җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп күңелләрне күтәреп йөрделәр.

9нчы май көнне демонстрация булды, 2 чакрым озынлыгындагы авыл урамнары буйлап мәктәп укучылары сугыш ветераннарының фотосурәтләрен тотып, җырлар җырлап әйләнделәр.

Сәгать 11дә клуб янындагы һәйкәл янында митинг башланды. Аны укытучы Зифанур Әнвәрова алып барды...

Подробнее...

Ерак көнчыгыш кызыл армиясе исемендәге колхоз язмышы

Кулымда игътибарны җәлеп итүче бай эчтәлекле “Муслим-инфо” Төмән мөселман информацион газетасы редакторы Кәлил Кабделвахитовның “Откочевники” исемле китабы. Ул 2010 елны “Төмән матбугат йорты” нәшриятында бастырылган. Автор китапны Бөек Ватан сугышында һәлак булган Садок авылы солдатлары истәлегенә багышлаган. Анда 1938-1945 еллардагы Төмән өлкәсенең Түбән Тәүде районындагы Ерак Көнчыгыш Кызыл Армиясе исемендәге казах колхозы елъязмасы язылган.

“Откочевники” – коллективлаштыру  һәм ачлык елларындагы вакыйгалар корбаннары булып, туган як далаларын калдырып Себергә китәргә...

Подробнее...

Хәтерләрне яңартыйк

22-6Бөек Ватан сугышы тәмамлануга инде күп еллар үтте. Минем Тубыл шәһәре педучилищесында эшләгән елларым дөньяларның тыныч вакытына туры килде. Үзем лаеклы ялда булсам да, бу уку йортының тарихы, татар педучилищесы булган елларны фотоальбомнарга карап, хәйран калып күз алдыма китерәм. 1946-1948нче елларда төшкән укучыларның фоторәсемнәре, алар турында язылган мәгълүматлар күп нәрсә турында сөйлиләр. Сугыш авырлыкларын җиңеп, укырга омтылып, җитешсезлеккә бирешмичә алга барган яшь кызлар, егетләр укырга 1942-1943нче елларны керәләр. Бу елларны тормыш авырлыгы ныгып җитмәгән, балачак шатлыгын...

Подробнее...

Язмышын беләсем килә

Мине авылдашым Әсмәндиәр Ченбаевның язмышы кызыксындыра. Аның турында “Яңарыш” газетасында бик кызыклы мәкалә басылган иде. Ләкин, кызганычка каршы, ул миндә сакланмаган, газетаның кайсы санында, ничәнче елда басылганын да белмим. Миңа билгеле булганы шул: Әсмәндиәр Ченбаев Тубыл районы, Кызылбай авылында туа. Бөек Ватан сугышы башлангач фронтка китеп, фашистларга тоткынлыкка төшә. Сугыш беткәч, тоткындагыларны азат итәләр, ләкин әллә нинди сәбәпләр белән Ә.Ченбаев туган ягына кайтмыйча, Төркиягә китә. Һәм ул Истанбул университетында укыта. Шунда яшәп вафат була. Мин бу хатымны, бәлки...

Подробнее...

Сөендерделәр

Күптән түгел туган авылым Төмән районы, Ямбайда улыбыз Азатның 60 яшенә багышланган Коръән ашында булдым. Ямбай авылы дини әһелләренең бертавыштан тәкъбир, салават әйтүләре йөрәкләрне җилкендереп, күңелләрне күтәрде. Күз яшьләрем чыгып,  рәхмәтләремне укып, сөенеп утырдым. Авылыбызда 2 мәчет урнашкан һәм аралары ерак түгел, Турай авылында да мәчет бар, барысы да эшлиләр. Һәрбер мәчетнең үзенең имамы һәм мөселман оешмасы җитәкчесе, дин сабакларын өйрәтүчеләре бар икән. Имамы Илһам, җитәкчесе Сәгыйть булган мәчеттән намаздан соң Коръән ашына бер төркем ирләр килеп керделәр һәм Турай...

Подробнее...

Мәхәббәтле язмыш

21-10Яшь вакыттан аралашып, кайгыны да, шатлыкны да бергә уртаклашып, бергә гомеребезне кичергән дусларыбыз турында язмыйча булдыра алмыйбыз. Шундый да була икән мәхәббәт. Алар бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булалар. Берсе Иртешнең бер ягында, ә икенчесе икенче ягында. Аларны күп чакрымнар аерып тора. Заһит булмаган эшләрне табып, аның янына ашыга. Ә Зиннура әле мәктәптә укый. Әтисе аны кичләрен урамга җибәрми. Иң яраткан кече кызлары булгангадыр, я комсомол җыелышына, я концертка...

Подробнее...

Торышыбызның бизәге ул

21-11Исәт районының Югары Егәнле авылында эш сөючән халык яши. Бүген аларның берсе Вабирә Хәйбуллина турында язабыз. Ул Ялутор районының Сәел авылында 1933 нче елны дөньяга килгән. Аның мәктәпкә керү еллары иң авыр заманага, сугыш чорына туры килә, ачлык, авыр еллар чорнап ала. Илдәге башка балалар кебек ул да гаиләсенә, олыларга хәленнән килгәнчә ярдәм итә башлый. Ул вакыт авылда балык тоту бригадасы эшли, аларга булыша. Уналты яшеннән колхозга эшкә чыга, нинди генә авыр эшләрне башкармый. Кая җибәрсәләр дә, яшь кыз сынатмый. Өч ел чәчүче булып эшли.

...

Подробнее...

Кеше китә, эше, исеме кала

1901 елның 10нчы май көнне Телембай бабайның өченче улы Кәлимулла белән Бибисайдә әбинең (Акъяр кызы) беренче ир балалары туа. Аңа Якуб дип исем бирәләр.

Якуб Акъяр мәдрәсәсендә укый, бик тырыш укучы була. Еллар үтә, Якуб Кызыл Армиягә хезмәт итәргә китә. 1941 елда Индрәйдә “Кызыл балыкчы” колхозы оештырылып, колхоз рәисе итеп сайлана. Сугыштан Якуб Кәлимулла улын бронь белән калдыралар. Ул хәрби киемдә йөри. Колхоз планын арттырып үти. Тырышлыгы өчен “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.

1970 елда аның сәламәтлеге начарланган иде, шулай булса да авылның тарихын җыйганда, Якуб...

Подробнее...

Бибиниса дустыбыз

Бик тырыш, тыйнак, ярдәмчел, сабыр, кешелекле, гаиләнең нык тоткасы булган, тормыш иптәше белән дөрес мөнәсәбәттә яшәгән, өч балаларына яхшы тәрбия биргән курсташыбыз Бибиниса Гафуровага (Хәбибуллина) 19 майда 80 яшь тулды.

Бибиниса Әхәт кызы Хәбибуллина Усть-Ишим районы, Оллы Бүрән авылында туа. Әнисе Бибисайрә Рәхим кызы колхозчы, әтисе - Әхәт Гафур улы фин сугышын үтеп, Ватан сугышында Европа илләрен азат итүдә катнашып, 1952 елда гына өенә кайта. Шулай итеп Бибинисаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә.

Ашеван авылында җидееллык мәктәпне тәмамлап, Тубыл педучилищесында...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836