Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сөендерделәр

Күптән түгел туган авылым Төмән районы, Ямбайда улыбыз Азатның 60 яшенә багышланган Коръән ашында булдым. Ямбай авылы дини әһелләренең бертавыштан тәкъбир, салават әйтүләре йөрәкләрне җилкендереп, күңелләрне күтәрде. Күз яшьләрем чыгып,  рәхмәтләремне укып, сөенеп утырдым. Авылыбызда 2 мәчет урнашкан һәм аралары ерак түгел, Турай авылында да мәчет бар, барысы да эшлиләр. Һәрбер мәчетнең үзенең имамы һәм мөселман оешмасы җитәкчесе, дин сабакларын өйрәтүчеләре бар икән. Имамы Илһам, җитәкчесе Сәгыйть булган мәчеттән намаздан соң Коръән ашына бер төркем ирләр килеп керделәр һәм Турай...

Подробнее...

Мәхәббәтле язмыш

21-10Яшь вакыттан аралашып, кайгыны да, шатлыкны да бергә уртаклашып, бергә гомеребезне кичергән дусларыбыз турында язмыйча булдыра алмыйбыз. Шундый да була икән мәхәббәт. Алар бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булалар. Берсе Иртешнең бер ягында, ә икенчесе икенче ягында. Аларны күп чакрымнар аерып тора. Заһит булмаган эшләрне табып, аның янына ашыга. Ә Зиннура әле мәктәптә укый. Әтисе аны кичләрен урамга җибәрми. Иң яраткан кече кызлары булгангадыр, я комсомол җыелышына, я концертка...

Подробнее...

Торышыбызның бизәге ул

21-11Исәт районының Югары Егәнле авылында эш сөючән халык яши. Бүген аларның берсе Вабирә Хәйбуллина турында язабыз. Ул Ялутор районының Сәел авылында 1933 нче елны дөньяга килгән. Аның мәктәпкә керү еллары иң авыр заманага, сугыш чорына туры килә, ачлык, авыр еллар чорнап ала. Илдәге башка балалар кебек ул да гаиләсенә, олыларга хәленнән килгәнчә ярдәм итә башлый. Ул вакыт авылда балык тоту бригадасы эшли, аларга булыша. Уналты яшеннән колхозга эшкә чыга, нинди генә авыр эшләрне башкармый. Кая җибәрсәләр дә, яшь кыз сынатмый. Өч ел чәчүче булып эшли.

...

Подробнее...

Кеше китә, эше, исеме кала

1901 елның 10нчы май көнне Телембай бабайның өченче улы Кәлимулла белән Бибисайдә әбинең (Акъяр кызы) беренче ир балалары туа. Аңа Якуб дип исем бирәләр.

Якуб Акъяр мәдрәсәсендә укый, бик тырыш укучы була. Еллар үтә, Якуб Кызыл Армиягә хезмәт итәргә китә. 1941 елда Индрәйдә “Кызыл балыкчы” колхозы оештырылып, колхоз рәисе итеп сайлана. Сугыштан Якуб Кәлимулла улын бронь белән калдыралар. Ул хәрби киемдә йөри. Колхоз планын арттырып үти. Тырышлыгы өчен “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.

1970 елда аның сәламәтлеге начарланган иде, шулай булса да авылның тарихын җыйганда, Якуб...

Подробнее...

Бибиниса дустыбыз

Бик тырыш, тыйнак, ярдәмчел, сабыр, кешелекле, гаиләнең нык тоткасы булган, тормыш иптәше белән дөрес мөнәсәбәттә яшәгән, өч балаларына яхшы тәрбия биргән курсташыбыз Бибиниса Гафуровага (Хәбибуллина) 19 майда 80 яшь тулды.

Бибиниса Әхәт кызы Хәбибуллина Усть-Ишим районы, Оллы Бүрән авылында туа. Әнисе Бибисайрә Рәхим кызы колхозчы, әтисе - Әхәт Гафур улы фин сугышын үтеп, Ватан сугышында Европа илләрен азат итүдә катнашып, 1952 елда гына өенә кайта. Шулай итеп Бибинисаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә.

Ашеван авылында җидееллык мәктәпне тәмамлап, Тубыл педучилищесында...

Подробнее...

Шатлыклы бәйрәм

9 май – илдә тынычлык урнаштырылган көн. Бездә ел саен митинг үткәрелә. Халык чакыру көтмичә җыела. Быел да зур митинг булды, көне дә бик әйбәт, күңелне күтәрде. Хөрмәтле кунаклар да матур итеп сөйләделәр. Җирле Дума депутаты Газиз Тилимбаевның татарча чыгышын халык игътибар белән яратып тыңлады. Галия апа Сагитуллина  “Сугыштан кайтмаган солдат” бәетен укыганда, үткәндәге ачы хатирәләр искә төшеп, күз яшьләрен сөртә-сөртә тыңладылар. “Кан яшьләр койсак та, очып кайтар булсак та”, дигән сүзләрен сөйләгәндә авторның үзенең дә тавышы башкарып китте.

Митинг яхшы...

Подробнее...

Күкрәнде авылында җиңү бәйрәме

8 май көнне Күкрәнде авылында Бөек җиңү бәйрәменә багышланган чаралар үткәрелде. Авылга төрле төбәктән кунаклар килде. Көн салкынга карамастан, яше–карты Күкрәнде мәктәбе тарафыннан әзерләнгән  митингка җыелды. Күчүм Гайсин (авыл ветераннар советы җитәкчесе) котлау сүзләрен әйтеп, авылдан сугышка 117 кеше китеп, 65 һәлак булган, 51 сугыштан соң үлгән, бары тик бер генә ветеран калган, дип сөйләде.

Укытучылар һәрбер ветеранны искә алып исемнәрен әйтеп киттеләр, экран аша сугыштан кайтмаган, шулай ук сугыштан килеп арабыздан киткән ветераннарның фоторәсемнәре, исемнәре...

Подробнее...

Хәтер

19-5«Бу дөньяда һәркем лаек игътибарга,
Раслый алса яшәвенең олылыгын”.

                                                                                                                        (Р.Фәйзуллин).

Иртән йокыдан торуга сеңлем Зәкия миңа: “Арабыздан тагын бер югалту”, - дип хәбәр...

Подробнее...

Мәңге онытылмас мәктәп һәм укытучым минем

19-41964 нче елда Талымхан башлангыч мәктәбен тәмамлап Ямбай урта мәктәбенә юл тоттым. Миңа бары 11 яшь, башымда төрле уйлар: бер яктан мин шатланам, чөнки анда минем Хәбибулла дустым Насыйбуллин яши, димәк, аның белән бергә укыячакмын; икенчедән – анда минем картинәм яктан туганнарым яшиләр; өченчедән – йөрәгем күкрәгемә сыймый, еш тибә, мине зур очрашулар көтә.

Безне, чит авыллардан килгәннәрне, Турай авылындагы интернатка урнаштырдылар. Менә 1 сентябрь көне, мәктәпкә 3 чакрым тирәсе юл. Эленгән расписаниедән җыр дәресен эзлим, тизрәк музыка укытучысын күрәсем килә. Җыр...

Подробнее...

Милләтебезнең тагын бер сәләтле кешесе

Берара ял итеп алганнан соң, без, “Милли моңнар” ансамбле, яңадан репетициягә җыелдык. Безгә гадәти булмаган, бик кызыклы кеше Хәлил Вагайлы кушылды. Үзенең сәләтлелеге белән ул тиз арада коллективка кереп китте, әйтерсең, күп еллар безнең белән җырлап йөргән. Гармунда оста уйнавы, матур, көчле тавышы белән ул ансамблебезне баетып, ямьләндереп җибәрде. Хәлил төрле яклап сәләтле, бии дә, спетакльләрдә оста уйный һәм шигырьләр дә яза. Аның шигырьләре “Яңарыш”газетасында бастырылып килә. Гармунда уйнап кына калмый, искергән-таушалган гармуннарны да өр-яңадан ясап куя һәм матурлап...

Подробнее...

Язгы май баласы

Язгы май аеның иң җылы, иң якты көнендә безнең апабыз Майрави Чаппар кызы Нигъмәтуллина унынчы бала булып дөньяга килгән. Әти-әнисе бик акыллы, белемле кешеләр булганнар. Алар тормышта нинди генә авырлыклар булса да, төшенкелеккә бирелмичә яшәгәннәр. Авыр минутларда кулларына гармун алып уйнап, җырлап, гаилә бәхетен татып гомер иткәннәр. Апабызның әтисе Чаппар Садыйков сугышка китеп, хәбәрсез югалган, ә әнисе (минем әбием) Кәдирә Садыйкова гомер буе ирен көтеп яшәгән. Гаилә зур, фәкыйрь булган, ләкин үз көче белән, тир түгеп икмәк тапканнар. Авыр тормыш апабызны сындырмаган. Сабырлыкка...

Подробнее...

Хезмәт һәм тыл ветераны сөйли

18-12Көсәйкүл авылында 85нче яшендә барган Хисмәтулла кызы  Гөлсу апа Даутованың хезмәт стажы 13 яшеннән башлана. Күп балалы гаиләдә туып-үскән кыз Бөек Ватан сугышы елларында тормышның ачысын, ачлыкны, җитешсезлекне күреп үсә. Аның әтисе тылда тимерче булып эшли. Сугышка киткән  абыйлары: Нигъмәтҗан, Пәхертдин, Сәйфетдин яу кырларыннан әйләнеп кайтмыйлар.

- Мин сугыш елларында гаиләбезгә ярдәм булсын өчен кече вакытымнан колхозда, аннары совхозда, фермада эшләдем. Язгы кыр эшләрендә, көзге уңыш җыю вакытларында балалар да бу йөкне бергәләп тарттык.

Көлтә суктык...

Подробнее...

Шыкча тамашачыларын шатландыручылар

Татарстанның Әбри Хәбриев һәм “Рәвешләр” театры артистлары Шыкча мәдәният йортында концерт куйдылар. Зал тамашачылар белән тулы булмаса да, алкышлар белән һәрбер артистны каршылап тордылар. Аларның театраль күренешләре, оста уйнаулары, матур җырлаулары халыкка бик ошады.

Аларның килешле костюмнарына, пародиягә осталыкларына, хәтта җыр җырлаганда аяклары да биеп торуларына сокланмаган кеше булмагандыр.

Алар арасында оста итеп мәзәк, шигырь сөйләүче, җырлаучылар, биючеләр, баянчылар да бар иде. Атна башы иде, ял көннәре булса, зал тулы булыр иде.

“Шытыр-шатыр” фольклор...

Подробнее...

Балаларыгызны судан саклагыз!

Тубыл районы, Вәчир авылында 2нче сыйныф укучысы Ингел Рябиков авыл елгасында суга батып үлде.

Лаемтамак белән Вәчир - хакимиятле, урта мәктәпле авыллар. Алар икесе дә сазъякта, бер-берсеннән 60 чакрым ераклыкта урнашканнар. Кыш көне кар күп төшкән елларда, бу авылларны берничә елга бер тапкыр су баса. Елга-күлләр һәм сазлыклар тоташып, чын-чынлап “Себер Венециясе”нә әйләнә. Әмма авыл йортлары бик үк суга кереп бетми, утрау хасил була. Әлеге дә баягы шул якларда табигать һәм тормыш шартларына карап балалар бик тиз өлгерә. Ишкәк күтәрерлек көче булса, балалар көймәгә утырып йөри дә башлыйлар...

Подробнее...

90 яшь – олуг юбилей

17-890 яшен каршы алган хөрмәтле Нәсибҗамал Мөхәммәтулла кызы Исхаковага Президент В.Путинның котлау хаты тапшырылды. Тубыл шәһәрендә яшәүче хезмәт һәм тыл ветеранына шәһәр хакимиятеннән, ветераннар оешмасыннан килгән вәкилләр һәм якыннары җылы теләкләр юлладылар. 12 яшеннән чалгы белән печән чапкан, урак урган, көлтә бәйләгән Нәсибҗамал әби хатирәләре белән уртаклашты.

- Мин Вагай районы, Корманка авылында күп балалы гаиләдә туып-үстем. Башлангыч сыйныфларны - туган авылыбызда, өлкән классларны Казанка авылы мәктәбендә укыдым. Сугыш елларында Җиңүне якынайту өчен тылда көне–төне...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836