#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Снайпер хатасы

1970 нче еллар. Ел саен 9 май көнне өч карт: минем кайнатам – Шиһаб Хәйруллин, күршебез Гәрәй абый Кәримов һәм Вилдан абый Сөләйманов кечкенә генә табын корып, утырып алалар.

Аларның уртак сөйләшер сүзләре күп, күбесе сугыш турында. Мин табын карап йөргән арада, аларның сүзләренә колак салам. Алар өчесе дә 1921 елларда Татарстан ягыннан килгән кешеләр.

Гәрәй абый белән әткәй Кайбыч районыннан: Гәрәй абый Кошман авылыннан, ә әткәй – Мөрәледән. Авыл аралары ерак түгел, алар шул вакытта ук бер-берсен белешеп яшәгәннәр. Әле Гәрәй абый Мөрәле кызына - Гаишә апага өйләнгән булган. Гәрәй...

Подробнее...

Себер юллары урау

12-13Вакыт барышын иң сизгер тоючылар, мөгаен, укытучылардыр. Гомеремнең зур өлеше педагогия институтында үткән кеше буларак, мин моны дәвамлы күзәтүләремә нигезләнеп әйтәм. Шәкертләр, укуны тәмам иткәч, кулларына диплом алып, күңелләрендә балаларга булган мәхәббәтләре белән канатланып, төрле урыннарга эшкә таралалар. Биш ел үткәч, үзләренең беренче очрашуларына җыелалар. Кайчакта безне, укытучыларын да чакыралар. Шушы кыска гына вакытта аларның никадәр үзгәргәнлекләрен, чын мәгънәсендә мөгаллимнәр булып әверелгәннәрен күрәсең.

Аларның инде күп нәрсәләргә үз карашлары, инанулары барлыкка килгән. Инде...

Подробнее...

Ул актив җәмәгать эшлеклесе дә иде

Берничә еллар элек Яркәү районы, Бурбар авылында 5 нче сыйныф укучысы Сережа Тарасов фаҗигале рәвештә вафат булды. Хокук саклаучылар үтерүченең эзенә төшәр өчен, мәгълүматны бөртекләп диярлек җыйдылар. Мәсәлән, бер бабай атын аланга ашатырга алып барганда, ике яшүсмерне күрүен, аларның берсе елаганын әйтә. Ә хатын-кыз шул кичтә өйдән-өйгә хәмер сорап йөргән егет турында сөйли. Менә шундый юл белән тикшерүчеләр әлеге буталчык җинаятьнең ахырына чыгалар. Әмма үтерүче, балигъ булмаган яшьтә булу сәбәпле, төрмәдә озак утырмады. Иреккә чыккач, аны да үтерделәр. Әлеге җинаятьтә Яркәү мәктәбе...

Подробнее...

Наил Алан вафат

24-5Коточкыч сүзләр... Күңелнең ышанасы килми. Әле генә ялкынланып, кыю фикерләр белән татар халкын яклап, мәктәпләрдә туган телләрне кыскартуларга, мәдәни үсештәге кимчелекләргә ныклап тукталып һәм дә себер татарлары тормышы турында язды. Үз һөнәренә тугрылыклы, үзенә бик нык таләпчән, эшен җиренә җиткереп башкара белә торган татар халкының милли җанлы, ачык күңелле, кайгыртучан улы иде ул. Ә инде бүген интернет челтәрендә аның үлеме турындагы кайгылы хәбәр язылган. Йөрәк сыкрый...

Наил Алан (Хисамиев) 1963 елның 5 июнендә Татарстанның Теләче районы Алан авылында туа. “Әтием...

Подробнее...

Эшен яратып башкаручы табибә

24-7Гомерен табиблыкка багышлаган Юлия Фәрук кызы Маметова Уват районының Өге авылында туа. Аларның гаиләләрендә шәфкать туташы, табиб булып эшләүчеләр булмаса да, ул кечкенә вакытыннан ак халатлы һәм “хастаханә” рольле уеннарны ярата. Юлиянең әнисе Рәйсә Шәүкәт кызы - укытучы, әтисе Фәрук Тимерхан улы – инженер. Юлия сигезенче классны авылда тәмамлап, укуын Тубыл шәһәренең унөченче мәктәбендә медицина классында дәвам итә. Төмән дәүләт медицина университетына укырга кереп, уку йортын уңышлы тәмамлый һәм күңеленә якын булган һөнәре буенча эшли башлый. Әти-әнисе кызларының гомерен табиблыкка...

Подробнее...

Ак халатлы һөнәр иясе

24-6Авыруларның хәлен җылы сүзе, йомшак карашы белән җиңеләйтү сәләтенә ия булган, миһербанлы, мәрхәмәтле, уколларны авырттырмый ясый белгән Радмила Маршал кызы Моратова Тубыл хастаханәсендә өлкән шәфкать туташы булып эшли. Кече яшеннән бу һөнәр турында хыялланган кыз мәктәпне тәмамлап, Тубыл медицина колледжына укырга керә. Аның бу юнәлештә хезмәт итүенә быел 18 ел булган. Үзе яшь булса да, Радмила Маршал кызы 24 санитар, 19 шәфкать туташы белән җитәкчелек итә. Үзенең эше турында: ”Мин әле өлкән шәфкать туташы булып икенче ел эшлим. Гади шәфкать туташы булып эшләү күбрәк ошый иде.

Без...

Подробнее...

Сквер катер-һәйкәл куелды

23-428 майда Россиянең Чик сакчылары гаскәрләре һөнәри бәйрәмнәрен уздырдылар. Төмәндә иртән Тарихи мәйданда Мәңгелек ут янында бәйрәм митингы үткәрелде һәм чәчәкләр салынды. 1941 елны чик сакчылары немец-фашист һөҗүмен беренче булып кабул иткәннәр. Бөек Ватан сугышында, заман кампанияләрендә һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Көндез Кырынкүл авылында урнашкан Чик сакчылары скверында диңгез чик сакчыларына атап “Аист” катеры һәйкәлен ачу оештырылды. Ул шулай ук Россия чик сакчылары хезмәтенең 100 еллык юбилеена багышланды.

“Аист” чик сакчылары катеры 1986...

Подробнее...

Йөзьяшәрләр сафына басучы

23-5Кактамак авылында яшәүче Зәйтүнә Гаяз кызы Шакирова 90 яше белән котларга килгән кунакларны ачык йөз, күтәренке кәеф белән каршылады. Гармун уйнап, җырлап-биеп килеп кергән Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре һәм авыл ветераннар советы әгъзаларын күрүгә, әбинең күңеле тагын да күтәрелде, сөенечен яшермичә, хәтта ул гармунга кушылып җырлап, биеп тә алды. Хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветеранын олуг юбилее белән котлап халыкны социаль яктан яклау районара идарәсе начальнигы Евгения Лебедева Россия Президенты Владимир Путинның Тәбрикләү хатын укыды һәм Ялутор район хакимияте башлыгы...

Подробнее...

“Кайтмадылар!”

Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исемен алган гаять тырыш, уңган, гадел, кешелекле якташыбыз Сорур Рәхмәтулла кызы Хәлилова яши. Ул озак еллар “Большевик” колхозында терлек фермасында сыер сауган. Гел алдынгылар рәтендә булып, намуслы хезмәт башкарган. Хәзерге көндә төзек, пөхтә, җыйнак йортларында улы Эдик тәрбиясендә тыныч картлык кичерә. Сеңлесе - ветеран укытучы Фәридә Йосыпова белән урамның ике очында яшәсәләр дә, көн саен очрашып хәл белешәләр.

Сорур Рәхмәтулла кызы Бөек Ватан сугышы чоры баласы. Шушы дәһшәтле...

Подробнее...

“Мине шигырьләремдә эзләгез”

1-11Тубылның Наместник Сараеның “Себер татарларының мәдәнияте һәм көнкүреше” залында шагыйрә Галия Абайдуллинаның “Мине шигырьләремдә эзләгез” исемле яңа китабының презентациясе уздырылды. Автор белән иҗади очрашуга иҗтимагый оешмалар вәкилләре, дуслары килделәр. Чараның оештыручысы Тубыл тарих-архитектура музее-тыюлыгы булды.

Презентациядә тарих фәннәре кандидаты, күп фәнни публицистик басма һәм китаплар авторы Гөлзифа Тәкыйулла кызы Галия Абайдуллинаның себер татарлары иҗатына өлеш кертүен, шулай ук хәзерге вакытта яңа фәнни китап өстендә эшләвен, анда Г.Абайдуллинаның себер...

Подробнее...

Алтын куллы оста

1-12Авылда гади бер хатын-кыз яши. Тормыш юлы да башкалар шикелле үк: мәктәптә укый, кияүгә чыга, эшли, гаилә, хәзер пенсия яшендә. Мәкаләмнең герое Венера Сәлахетдинованың эшләгән еллары 31гә тула. Ул һәрвакыт үз эшен җаваплы, төгәл башкарды, карусыз булды. Яхшы эшләгәне өчен һәрвакыт акчалата премияләр белән бүләкләделәр. Тик “Хезмәт ветераны” исеме генә юк. Элек җитәкчеләр дә, хезмәткәрләр дә льготалар турында уйламаганнар. Тормыш иптәше белән шәхси хуҗалыкларында күп терлек асрадылар, бәрәңге, җиләк-җимешен утырттылар.

...

Подробнее...

Түбән Тәүде җире крестьяннары белән мактаулы

1-10Күптән түгел Түбән Тәүде район үзәгендә зур тантана булды. Монда районның агропромышленность комплексы өлкәсендә эшләүче барлык алдынгы хезмәтчәннәрен  җыйдылар. Авыл хуҗалыгы тармагында уздырылган ярышларга нәтиҗә ясалды. Безнең район авыл хуҗалыгы зонасы буенча икенче урынны алды. II дәрәҗәдәге диплом һәм 800 мең сум акча белән бүләкләнде.  Бүләкне губернатор Владимир Якушев район башлыгы Валерий Борисовка тапшырды. Машина белән саву операторлары арасында беренче уынны авылдашым ...

Подробнее...

Охшаш язмышлы кадерлеләрем

Олуг шәхесләрнең берсе - әнием кебек якын күргән Рәйханә апам Алимова турында сүзем.

1936 елда мин беренче класска укырга кергәндә Рәйханә апа Туйчы авылыннан Кәчүккә укырга килеп, югары классларда әниемдә татар теле һәм әдәбиятыннан белем алып, истәлекләрендә аның турында матур сүзләр әйтә. Үзебезнең телгә, милли әдәбиятка мәхәббәт уяткан өч укытучысына ул гомер буе рәхмәт укый. Әнием Кайнәт Якубованы шул авыр, ләкин мактаулы хезмәткә юл күрсәтүче итеп саный.

Ни кызганыч, алар әнием исән чагында бер-берсен белешеп яшәмәделәр. Мин дә Тубылда практикада, күп кенә семинарларда...

Подробнее...

“Балаларыбыз җыр-моңга сәләтле”

51-5Төмән шәһәренең “Этнос” балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә 2015 елда 20 ел тулды. Террактлар куркынычсызлыгы сәбәпле, юбилей тантанасы кичектерелде. Без юбилей уңаеннан “Яңарыш” газетасында  өстәмә белем бирүче укытучыларның хезмәтен яктыртабыз.

Төмәннең 9нчы мәктәбендә Зенфира Галимҗан кызы Дворянских (өстәге рәсемдә) 4нче сыйныфта татар этномәдәни компоненты  белән җыр дәресен үткәрде.

Бәйрәмчә бизәлгән кабинетта парталар артында утыручы укучы кызлар шат йөз белән укытучыны каршы алдылар. 

Балалар тиз темп белән “Ак чәчәк ата, гөл чәчәк ата” җырын...

Подробнее...

Халык җырларында – рухи хәзинәләребез

51-611-12 декабрь көннәрендә Төмән дәүләт мәдәният институты оештыруында Төмән шәһәрендә “Себер чишмәләре” V бөтенроссия конкурсы узды. Әлеге мәдәни чара өлкәбездә яшәүче төрле милләт халкының мәдәниятен популярлаштыру, иҗади элемтәләрне ныгыту, мәдәни мирасыбызны, фольклорны саклау максаты белән үткәрелә. Халык бәйрәменә әверелгән бәйгедә катнашучылар игътибарына төрле күргәзмәләр оештырыла, халык җырларын башкаручылар өчен мастер-класс тәкъдим ителә.

Бәйрәмгә килгән тамашачылар әһәмиятенә танылган фольклор ансамбле...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836