Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
21нче сентябрь көнне Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә “Ачык ишекләр” чарасы үтте. Бирегә ата-аналар, әби-бабайлар үзләренең бала-оныкларын сәләт-теләкләренә карап үзәктә эшләп килүче түгәрәкләргә яздырырга килделәр. Кунакларны гармун, җыр-биюләр белән каршылап тордылар. Балалар өчен 15 иҗади түгәрәк тәкъдим ителде. Яшьләр өчен Ринат Гарифуллин җитәкчелегендә “Хәрәкәт” театр студиясе эшләячәге дә белдерелде. Безне бигрәк тә “Туган телем” түгәрәге кызыксындырды.Алып баручысы Гөлфара Гарипова безне дә елмаеп каршылады.
Ул: “Мин икенче ел эшлим. Балаларны ике төркемгә – кече һәм...
23 нче сентябрьдә “Өлкә татар һәм себер татарларының тарихи-мәдәни мирасы” фәнни–гамәли конференциясе делегатларын, кунакларын Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә җитәкчеләре филология фәннәре кандидаты Гөлсинә Ташкеева, үзәк хезмәткәрләре, артистлар милли костюмнарда татар җырлары башкарып каршы алдылар. Милли ризыклар белән сыйланганнан соң, конференциянең фәнни өлеше үзәкнең беренче катында түгәрәк өстәл артында үтте. Фәнни форумны өлкәбезнең туган якны өйрәнүчеләр оешмасы рәисе Зәйтүнә Тычинских башлап җибәрде, аннары шәһәр мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Сухов җылы теләкләрен юллап...
Безнең якташыбыз Флора Әхмәтова-Урманче 1935 елның 23 маенда Төмән өлкәсенең Тубыл районы, Күкрәнде авылында җиденче бала булып укытучы Ваһап Туктабай улы Әхмәтов гаиләсендә дөньяга килә.
Флора алты яшендә әнисез, ә сигез яшендә әтисез кала. Җидееллык белемне ул Күкрәнде мәктәбендә ала.
1949 елда Тубыл татар педучилищесына укырга керә һәм 1953 елны тәмамлый. Шул ук елны ул Төмән пединститутының филология факультетында укуын дәвам иттерә, 1957 елда диплом ала. Укуын бетергәннән соң, ике ел Ханты-Мансийск округында эшли.
1959 елда Казан шәһәренә килә һәм Галимҗан Ибраһимов...
Ялутор районы, Рауды авылында Җиңү бәйрәменә багышланган чарада күршедәге Кулик авылында яшәүче Рафия Мәлик кызы белән Хәлит Владимир улы Егоровлар Әфганстан җирендә батырларча һәлак булган уллары Закир истәлегенә күргәзмә оештырдылар. Ә 20 нче апрель көнне Закир Хәлит улы укыган Заводопетровск мәктәбендә мемориаль такта ачылды. Тантаналы митингта әти-әнисе, туганнары, укыткан укытучылары, укучылар, бергә хезмәт иткән дуслары һәм хөрмәтле кунаклар катнаштылар.
Мәрмәр тактаның япмасын Закирның энесе Радик...
Быел “Аҗаган” (“Зарница”) уены Бөек Ватан сугышының 70 еллык юбилеена багышланган иде. Әгәр ике ел элек 15ләп мәктәп катнашкан булса, быел Кырынкүл авылы янындагы Чик сакчылары аллеясына 28 мәктәптән укучылар килде бу уенга. Алар үзләрен төрле яктан күрсәттеләр: автомат сүтеп җыюда, отрядның җырын башкаруда, хәрбиләрчә атлауда һәм башка бәйгеләрдә көч сынаштылар. Ялутор районының Исәт, Яңа Атьял, Төмән районының Ямбай, Түбән Тәүде районының Чугунаево, Төмәннең Кырынкүл мәктәпләреннән килгән милләттәшләребез дә катнаштылар.
...