#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Беренче булып татар теленнән

4-6Мәктәп, районнарда төрле фәннәрдән олимпиадалар үтеп, кышкы каникуллар вакытында укучылар аның өлкә турына әзерләнделәр. Ел саен иң беренчеләрдән булып сынауларга татар телен, әдәбиятын яратучылар җыела. Быел да оештыручылар традициядән читкә китмәгәннәр. 9 январь көнне Төмән шәһәренең урман хуҗалыгы техникумы бинасына өлкәбезнең Тубыл, Төмән шәһәрләреннән, Төмән, Ялутор, Түбән Тәүде, Вагай, Тубыл, Яркәү районнарыннан туган телебезне ныклап үзләштергән югары класс укучылары җыелдылар. Ачылу тантанасында аларны ТОГИРРО проректоры Наталья Милованова, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина...

Подробнее...

Осталыкка чикләр юк

51-8Һәр чорда да татар теле һәм әдәбияты алдында укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү бурычы торды. “Яңа мәктәп” илкүләм проекты кысаларында укытучы алдына шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү максаты куела.

Район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе педагогларның фән буенча, педагогика, психология, укыту методикасы буенча белемнәрен күтәрү, аларның һөнәри осталыкларын үстерү юнәлешендә максатчан эш алып бара.

Мәктәпләрдә оештырылган ачык дәресләрдә, тәрбия чараларында, фәнни-методик семинарларда, эшлекле уеннарда...

Подробнее...

2018 елны озатканда

51-9Россия Президенты В.В.Путинның Указы буенча Россиядә Волонтёрлар елы дип игълан ителгән иде. Билгеле, максаты да бик эчтәлекле: яшьләрдә актив тормыш позициясе, гражданлык һәм әхлакый сыйфатлар, өлкәннәргә  карата хөрмәт хисләре тәрбияләү; яшьләр арасында волонтёрлар  хәрәкәтен пропагандалау  һәм үстерү һ.б. Болар барысы да мәктәптә укыту һәм тәрбия эшен алып барганда актив кертелде. Мәктәпләрдә Россия укучылары хәрәкәте (РДШ) актив эшчәнлек алып бара. Чыннан да, бу хәрәкәт күп яшьләрне берләштерде, элекке пионерлар шикелле яшь буын да үзләренең проектларын, яңа...

Подробнее...

Нәтиҗәле ел булды

Бу ел Төмән өлкәсенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен нәтиҗәле булды дип саныймын. Ел башыннан укытучылар укучылары белән җиң сызганып эшләделәр. Билгеле, тырышып эшләсәң генә нәтиҗәсе күренә. Өлкәбезнең төрле районнарыннан, төрле мәктәпләрдән 9, 10, 11 нче сыйныф укучыларыбыз өлкә олимпиадасында җиңү яуладылар. Шулай ук Казан шәһәрендә үткән регионара, соңыннан халыкара олимпиадаларда катнашып, өлкәбезгә призлы урыннар алып кайттылар.

Төмән өлкәсе укучылары белән генә түгел укытучылары белән дә илебез күләмендә дан тота. Укытучыларыбыз Татарстан Республикасы оештырган...

Подробнее...

Мактаулы исемгә ия педагог

38-6Уку елы алдыннан гына шәһәр мәгариф белгечләре киңәшмәсендә өлкә мәгариф һәм фән департаменты директоры Алексей Райдер Халидә Хәлидулла кызы Кирамовага “Мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре” исемен тапшыра.

Халидә Хәлидулла кызы “Минем методик табышларым” эссесендә үзе һәм эше турында менә нәрсәләр яза:

- 17 ел традицияләргә бай Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы вазифасын үтим. Шушы 17 ел дәверендә яшь буынны тәрбияләүдә сизелерлек тәҗрибә тупладым. Укыту, тәрбия эше эчтәлеген яңарта бару, инновацион технологияләрне куллану –...

Подробнее...

Укытучы белән сүзеңне үлчәп сөйләш

Беренче сентябрь узуга, мәктәпләрдә бер-берсенә игезәкләрдәй охшаган киеренке уку атналары башланып китте. Мәктәп бусагасына тәүге мәртәбә аяк баскан бала белән укытучы сыйныф бүлмәсендә йөзгә-йөз калды. Көн дә әти-әни назын-иркәләвен тоеп, кадер-тәрбиядә үскән кичәге сабый һәм баш миләре җылы өй парында гадәттән тыш үзсүзлелек, кирелек илә оеша башлаган нәниләр белән көненә йөз кат очрашкан тәҗрибәле педагог. Беркөнне әлеге иркә сабый өенә елап кайта. Ана тиз генә тотып, укытучы янына мәктәпкә килә.

Һәркайсына кәефбозгыч әңгәмәләр үткәреп, бала белән укытучы арасындагы низагны уңай...

Подробнее...

Әти-әниләр өчен биш кагыйдә

Салкын тию, грипп, ОРЗ, ОРВИ... Болары әле халык телендә йөргәннәре генә, табиблар телендә тагын да күбрәк алар. Үзең авырсаң, бер хәл әле, менә балаң авырый башласа, бик яман...

Иң яхшы дәва ул – профилактика. Бала авырып киткәч, аны терелтү өчен бөтен көчебезне куябыз: табибка да алып барабыз, әбиләрдән өйрәнгән халык медицинасын да кулланып карыйбыз. Ә менә чирләгәнче үк чарасын күрү турында уйламыйбыз. Югыйсә, профилактиканың гади генә биш баскычын истә тотсак, балабызның организмы да какшамый, үзебезгә дә җиңелрәк буласы бит инде.

...

Подробнее...

Бала тәрбияләүдә дүрт кагыйдә!

Совет педагогы Симон Соловейчик: “Бала үскәч, аның холкын үзгәртергә тырышып азапланганчы, ул кечкенә чакта ук дүрт кагыйдәне истә тотыгыз”, – дигән. Ул әйткән кагыйдәләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

1. Ирек. Ләкин Соловейчик ирек дигәндә баланы үз иркенә кую, нәрсә теләсә – шуны эшләргә рөхсәт итүне күздә тотмый. Ирек – тәртипсезлек дигән сүз түгел. Ирек – баланы фикерләргә өйрәтү, аның фикере белән кызыксынып тору, балага сораулар бирергә рөхсәт итү. Кыскасы, баланы үз фикере булган шәхес итеп тәрбияләү.

2. Дөньяны аңлату. “Дөнья яхшы, тик ул синең тирәдә генә әйләнми” –...

Подробнее...

Казан безне гашыйк итте

30-7Казанның “Заречье” лагеренда 21нче июньнән 9нчы июльгә кадәр “Дуслык” исемле регионара профиль сменасы үтте. Бу форумга бөтен Россиядән, Казахстаннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 176 бала килде. Төмән районыннан Индрәй мәктәбеннән Алинә Алеева, Ямбай мәктәбеннән Артур Алтынгузин һәм Ариана Гайнуллина, Шыкча мәктәбеннән Адилә Баязитова һәм Ләйсән Айдбаева шушы чарада катнаштылар.

Смена татар балалары өчен оештырылган иде. Күңел ачу өчен генә түгел, ә балаларның белемнәрен үстерү өчен төрле чаралар уздырылды. Татар, испан һәм инглиз телләре дәресләре дә булды...

Подробнее...

Себер телендә яңа китап

30-6Шушы көннәрдә Клара Кучковская миңа үзенең яңа чыккан хикәяләр китапчыгын бүләк итте. Китап себерчә язылган. Редакторы - Максим Сагидуллин. Китапның аңлатмасында мондый сүзләр бар: “Китапныкы исеме антагы кереше пулып кергән кикәйәнеке исеме пелән аталты. Ул кикәйтә “Сагыну” – иң көцле пер тойоу пулып киләте, антайын тойоу аркылы сур эшнең эшләнеүе күргәселәте”. Китап 12 хикәядән тора. Күләме зур булмаса да, себер телендә бу беренче проза әсәре булып тора. Безнең Төмән өлкәсендә проза әсәрләрне татар язучылары рус телендә генә яза иделәр. Бер вакыт “Әдәби Төмән” утырышында галимәбез -...

Подробнее...

Милләтебез юлынан барыйк

Газиз дин кардәшләрем, без бу дөньяга Аллаһы Раббыбызның рәхмәте, аның кодрәте белән яралтылган. Җир йөзенда бик күп милләтләр яши. Аллаһы Тәгалә дөньядагы барлык милләтләрне тигез күрергә, бер-беребезгә карата сабыр булырга чакыра Китапның эчтәлеген белер өчен аны ачып укып карарга кирәк. Шулай ук һәрбер милләтнең үз китабы бар. Үз киеме, үзе теле, гореф-гадәтләре, яши торган урыны, дине, тарихы, мәгьрифәте, шагырьләре, язучылары, җырлары, көе, башка милләтләрдән аермалы ашлары, музыка кораллары. Кайберәүләр башка халыкларга ияреп, аларга ошарга тырыша. Бу уйны тормышка ашырырга мөмкин...

Подробнее...

Галия апа хөрмәтенә

26-10Төмән районы, Индрәй авылында 1970 елдан бирле яшәгән, эшләгән хөрмәтле тыл һәм педагогик хезмәт ветераны, авылның тарихын барлаучы, бай музей булдыручы, озак еллар татар теле һәм әдәбиятын укыткан, драмтүгәрәк оештырып, алар белән танылган татар әдәбияты әсәрләреннән үзе төзегән кечкенә сәхнә әсәрләрен күрсәтүче, токымнарны бергә очраштыручы Галия апа Сагитуллинага 20 июньдә 87 яшь тулган булыр иде. Былтыр без аны соңгы юлына озаттык.

Быел Хәтер һәм кайгы көне алдыннан (бу бәйрәмдә факеллар белән йөрүне дә ул башлап җибәргән иде) туган көне уңаеннан авыл ветераннар советы...

Подробнее...

Кырым Төмән арасы нык

26-8Төмән өлкәсе 4 елдан бирле Кырым Республикасына ярдәм күрсәтә. Төмән дәүләт университеты һәм Кырым федераль университеты белән тыгыз элемтә урнаштырылган. Профессор Хәнисә Алишина күптән түгел Кырым Республикасында шагыйрь, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Эшреф Шемьи-заденың 110 еллыгына багышланган конференциядә булып кайтты. Һәм үзенең кичерешләре белән уртаклашты:

- Кырым ярымутравы башкаласына килеп төшүгә, яхшы якка үзгәрешләргә хәйран калдым. Иң беренче яңа заманча аэропортка килеп кердем. Әлбәттә, Кырым күперен әйтми калырлык түгел!

Кырымда һәр музейда, мәдәният...

Подробнее...

“Төмән тюркологиясе башында”

Татарстан язучылар берлеге сайтында "Яңа китаплар" рубрикасында өлкәбездән бердәнбер әлеге берлек әгъзасы, күренекле профессор Хәнисә Алишинаның “Төмән тюркологиясе башында” исемендәге альбомы урын алган. Альбом - Төмән дәүләт университетында яңа ачылган информацион-музей үзәгенең беренче иҗат җимеше.

Ул Хәнисә Чәүдәт кызының: “Профессор дип аталасы җиңел, тик профессор буласы авыр. Ул дәүләт алдында үз укучылары өчен җаваплы. Хатын-кыз профессор барысына да өлгерергә, җавап бирергә, белергә, тырышып эшләргә тиеш. Тормыштагы авыр вакытларны да актив хезмәт белән җиңәргә тиеш”, - дигән...

Подробнее...

Сораулар борчыйлар...

26-9Җирле шагыйрә Галия Абайдуллинаның “Сораулар борчыйлар” дип аталган яңа китабы дусларын яңадан Тубыл себер-татар мәдәният үзәгенең тамашачылар залына җыйды. “Дуслар белән генә кеше мин” дип аталган кичәгә килүчеләр авторны шатлыклы вакыйга белән котладылар. Мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева Галия апаның шигырьләрен яратып укыганын белдерде. Район үзәк китапханәсе җитәкчесе Тәнзилә Ниязова, китапханә хезмәткәрләре шагыйрә белән тыгыз элемтәдә булулары, район китапханәләрендә очрашулар оештырулары турында сөйләп, котлауларын җиткерделәр.

Күп белергә теләүче кеше китапсыз яши...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836