#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төмән районда Iнче “Милләтем хәзинәләре”

19-9Төмән районының татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин Шыкча авыл клубында район күләмендә балалар өчен шигырь бәйрәме үткәрү турында планлаштырып, катнашырга теләк белдерүчеләрдән гариза җибәрүләрен сорады. Озак та үтмәде, теләүчеләр исемлеге 50гә җитте. Алар районның Ямбай, Акъяр, Индрәй, Талымхан, Муллаш, Шыкча мәктәпләреннән, Шыкча авыл клубыннан тәкъдим ителделәр. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан аның һәм патриот шагыйребез Муса Җәлилнең иҗатына багышланган яшь шигырь сөйләүчеләрнең Iнче “Милләтем хәзинәләре” бәйгесен район татар автономиясе...

Подробнее...

Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсында

19-820 апрельдә VIII Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсында җиңүчеләрне котладылар. Жюри әгъзасы Инсаф Абдулла әйтүенчә: «Быел конкурста 500гә якын укучы, студент катнашты. Алар арасыннан 106 укучы Россия төбәкләреннән hәм 30дан артык чит илләрдән иде. Конкурсның икенче этабында төрле ил hәм Россия төбәкләреннән 95 кеше ярышты». Төмән өлкәсенең Төмән районы, Индрәй урта мәктәбе укучылары Салават Сәитов һәм Наилә Кәримова конкурсның икенче этабын үткәннән соң, җиңүчеләр гала-концертына чакырылдылар.

19 апрель иртәсендә гала-концерт кунакларын федераль...

Подробнее...

Ф.Җәүһәрова: “Хәтерле булып чшик”

16-4Өлкәбездә быелгы VIIIнче татар фольклор фестивале дә гөрләтеп үтеп китте. Анда алдан сайлап алу турларында җиңгән Вагай, Түбән Тәүде, Төмән, Ялутор, Яркәү районнары һәм Тубыл, Төмән шәһәрләреннән коллективлар, аерым башкаручылар килгәннәр иде. Быелгы чара Ямбай туган якны өйрәнү музеен булдыручы, халыкара күләмдә лауреат булуга ирешкән беренче татар фольклор ансамбле “Милли моңнар”ны төзүче Венера Биктимирова истәлегенә багышланды.

Әлеге халык авыз иҗатына багышланган бәйрәмне Төмән районы мәдәният идарәсе баш белгече Гөлфия Бикмуллина югары дәрәҗәдә алып барды. Ул Венера Әдият кызына багышланган фильм барышында...

Подробнее...

Җырым – туган ягым турында

16-5“Шушы яктан, шушы туфрактан без”.
(К.Булатова).

Алдан игълан ителгәнчә, язгы каникул вакытында Индрәй авылы китапханәсе хуҗабикәсе Гөлнара Исмәгыйлова шигърият яратучы дусларын, балаларын хуплап килгән әниләрен, әбиләрен, укытучы апаларын китаплар йортында каршы алды. Әзерлек белән оештырылган чарада дустанә атмосферада туган яклары белән кызыксынган мәктәп укучылары иҗади ярышка җыелдылар.

- Туган ягыбыз табигатенең мул балыклы сулары, җәнлекле урманнары, чәчәкле иркен болыннары, чияле сазлыклары белән һәрберебез горурланабыз. Ә инде нефть, газы белән тиңләшерлек тә түгел, - дигән...

Подробнее...

Тубылда шигърият бәйгесе

12-5Узган атнада “И туган тел, и матур тел” дип аталган шигърият конкурсы себер-татар мәдәният үзәгендә үтте. Бәйге ел саен Халыкара туган тел көнендә үткәрелә иде, быел салкын көннәр, мәктәпләр карантинга ябылу сәбәпле, оештыручылар март аена күчерделәр. Элекке елларны бәйге шәһәр күләмендә узса, быел бәйгедә районнардан килгән мәктәп укучылары да катнаштылар. Сиксәнгә якын бала дөньякүләм танылган һәм җирле шагыйрьләребез иҗат иткән шигырьләрне яттан сөйләделәр. Күпчелеге җитәкчеләре белән Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиев, Резедә Вәлиеваның шигырьләрен сайлаганнар...

Подробнее...

Каскара мәктәбендә семинар

12-62 нче март көнне Каскара мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары чираттагы методик берләшмә җыелышында очраштылар. Монда Акъяр, Индрәй, Муллаш, Талымхан, Ямбай, Шыкча, Каскара мәктәбе укытучылары килде. Бу юлы безнең белән татар теле укытучылары гына түгел, ә башлангыч сыйныфларда белем бирүчеләр дә күп иде. Семинар “Яңа стандартлар нигезендә заманча укыту” дигән темага багышланды. Яшь укытучылар - Әлфинур Хәчәт кызы Бакиева һәм Зөһрә Азат кызы Риханова рус hәм татар әдәбиятын интегратив рәвештә чагыштырып 5 нче сыйныфта “Муса Җәлил – үлемсез шагыйрь” дигән темага ачык дәрес...

Подробнее...

Татарча сөйләшү “Үрнәге”

“Яңа гасыр” телеканалыннан бер тапшыру бара. Мин аны башыннан ук карый алмадым. Шулай да, сөйләвеннән бу ханымның Сара Садыйкова җырларын башкарган җырчы икәнен аңладым. Мин аның кем икәнен әйтеп тормыйм, ләкин аның сөйләве мине бик гаҗәпкә калдырды. Мин аның барлык сөйләгәннәрен язып өлгермәдем, шулай да кайбер өзекләрен сезгә тәкъдим итәм.

Башта аның сөйләве балачагы турында булды.

Казанга кайттым. Дедушканы – әти, бабушканы – әни дип дәшәм. Дедушка белән бабушканың бакчалары бар иде. Анда разный җиләкләр үсә иде. Иң истә калганы – малина. Мин малинаны өзәм дә бармакларыма...

Подробнее...

“Ана - ул бөек исем”

Әни… Кем ул әни? Яшь кеше дә, олы яшьтәге кеше дә безгә җиңеллек белән әйтеп бирә: әни – иң якын һәм иң яраткан кешебез. Әниләр тугыз ай буйлап үз йөрәкләре янында йөртәләр безне. Балага гомер биреп, бу дөньяга китерәләр. Аннары, туганнан алып безне кайгырталар, безнең өчен борчылалар.

Әни кешенең эше бала карауда гына түгел. Ул өйдәге эшләрне алып бара: ашарга пешерә, өйне җыештыра, керләр юа, гаилә турында кайгырта. Ләкин шул хәтле күп эш булса да, әни барыбер бөтен нәрсәгә вакыт таба.Авыр хәлдә гел булыша, җылы сүзләр табып тынычландыра һәм бөтен җаны белән баласын ярата. Кояшсыз яңгырлы...

Подробнее...

Төмәнлеләр Казанда олимпиадада

8-9Казан II төбәкара татар теле һәм әдәбиятыннан олимпиадага килгән укучыларны карлы, буранлы көне белән каршы алды. Быелгы олимпиадада Россиянең 20 төбәгеннән йөздән артык мәктәп укучысы катнашты. Бәйгегә Төмән өлкәсеннән сигез укучы барды. Алар татар теле һәм әдәбиятыннан өлкә һәм муниципаль этапта җиңгән укучылар: Ялутор районы, Яңа-Атьял мәктәбеннән 11нче сыйныф укучысы Элина Хисаметдинова һәм 10нчы сыйныф укучысы Ойша Хисаметдинова, Төмән районы, Шыкча мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Рузанна Фастуллина, Тубыл районы, Лаемтамак мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Камилла Акбердеева, Вагай районы...

Подробнее...

Татар әдәбиятына гашыйк Рузанна

8-10Татар әдәбияты буенча өлкә күләмендәге олимпиадада 9 класслар арасында җиңү яулаган Рузанна Фастуллина Казанда үткән төбәкара ярышта да сынатмады. Анда да призлы урын алып кайтты. Гел бишле билгеләренә генә укучы тырыш кыз үткән ел әлеге олимпиадада шигырь сөйләүчеләр конкурсында Рәзил Вәлиевның әсәреннән өзек сөйләп, бәяләүчеләрне таң калдыра, җиңүгә ирешә. Шул уңышлары өчен аңа сәләтле балалар чакырыла торган “Сәләт” лагерена юллама бүләк ителә. Рузанна монда да һәр чарада актив катнаша, “Татар кызы” бәйгесендә җиңеп чыга.

- Туган телемне мин бик яратам! Минем тормышта ул зур...

Подробнее...

Татарча сөйләшү “Үрнәге”

“Яңа гасыр” телеканалыннан бер тапшыру бара. Мин аны башыннан ук карый алмадым. Шулай да, сөйләвеннән бу ханымның Сара Садыйкова җырларын башкарган җырчы икәнен аңладым. Мин аның кем икәнен әйтеп тормыйм, ләкин аның сөйләве мине бик гаҗәпкә калдырды. Мин аның барлык сөйләгәннәрен язып өлгермәдем, шулай да кайбер өзекләрен сезгә тәкъдим итәм.

Башта аның сөйләве балачагы турында булды.

Казанга кайттым. Дедушканы – әти, бабушканы – әни дип дәшәм. Дедушка белән бабушканың бакчалары бар иде. Анда разный җиләкләр үсә иде. Иң истә калганы – малина. Мин малинаны өзәм дә бармакларыма...

Подробнее...

“Күренекле шәхесләр”: Люция Хәбибуллина

51-7Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина җитәкчелегендә чыгарылып килгән Төмән өлкәсенең аеруча зур уңышларга ирешкән, яхшы нәтиҗәләр белән куандырган төрле өлкәдәге татарлары турындагы “Күренекле шәхесләр” китаплар сериясенең чираттагы җыентыгы дөнья күрде. Ул өлкәбезнең күренекле шәхесе, татар мәдәнияте һәм мәгарифе эшлеклесе, танылган Гарифуллиннар педагогик династиясе вәкиле, атказанган мөгаллим, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты, Россия һәм Татарстан журналистлар, себертатар язучылар союзлары әгъзасы, сугыш һәм хезмәт ветераны Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллинаның...

Подробнее...

Туган телеңне ярат һәм бел!

“Син туган телеңне беләсеңме?” “Әйе!” – дип бергә кычкыралар Лаемтамак урта мәктәбе укучылары. Әйе, чөнки өйдә татар телендә сөйләшәләр, мәктәптә өйрәнәләр, олимпиадаларда, туган тел атналыкларында актив катнашалар. Олимпиадага тукталсак, мәктәп этабында 27 бала катнашты. И.Колмәмәтова (5 класс), А.Фазылова (6 класс), А.Мусина, М.Шәмшитдинова (7 класс), Д.Фазылова, З.Кадырова (8 класс), Э.Сәйфуллина, Л.Назырова (9 класс) җиңүчеләр булдылар. Район турына өлкән класслардагы 4 кенә укучы барды. Ягъни “Буран” чанасына шулкадәр генә кеше сыйды, дисәк дөресрәк булыр. Анда да сынатмадык. 8 класс...

Подробнее...

Системалы-гамәли юнәлеш буенча

45-8План буенча алдан билгеләнеп куелганга, котырып яуган карлы көнгә дә карамастан, иртән үк Төмән районының мәгариф бүлеге белгече Ирина Стрижак, район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе, Шыкча мәктәбенең туган тел укытучысы Гүзәлия Муллачанова һәм Индрәй, Каскара, Талымхан, Ямбай, Муллаш мәктәпләре укытучылары Акъярга семинарга юл алдылар. Кунакчыл коллектив аларны киң күңел белән каршы алды, сый тулы өстәлгә чакырды.

Беренче дәрес үзенчәлекле иде.

- Дәрес яңа стандартларга туры китереп төзелгән, интегратив дәреснең барлык этапларында...

Подробнее...

Татар телен өйрәтәләр

45-7Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче татар теле төркеме азрак булса да туган телне өйрәнү мөмкинлеген булдыра. Анда шимбә көнне өч дистәгә якын бала һәм зурлар татар теле нигезләрен белү өчен җыелалар. Төркемнең җитәкчесе Гөлфара Гарипова бер сүз дә аңламаучыларның берникадәр сүз байлыгы туплануын шатланып хәбәр итә. Балалар түләүсез йөрсәләр, зурларга 2шәр сәгатьлек 4 дәрес өчен 1600 сум бирергә кирәк.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836